"Эзтабарлар иленә сәяхәт"
материал (2 класс) на тему

2 сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon puteshestvie.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Педагог-оештыручы:  Бүген без монда нәни дусларыбызны эзтабарлар сафына кабул итү өчен җыелдык. Алар эзтабар булу өчен зур сынаулар үтәргә тиешләр, әгәр шул сынауларны үтеп, эзтабарлар иленә барып җитә алсалар, без аларга моннан соң “балалар” дип түгел, ә эзтабарлар дип дәшәчәкбез. Ә кем соң ул эзтабар? Яшь эзтабар булу ул, кызыклы дөньяга кергәч тирә-яктагы табигать, кешеләрне генә түгел, ә үзегезне дә яхшырак белә башлау.

      Эзтабарлар булгач, сез физик яктан тагын да көчлерәк, акыллырак, мөстәкыйльрәк буласыз. Үзегезгә яхшы, тугры иптәшләр табасыз. Бик күп нәрсәгә үзегез мөстәкыйль рәвештә өйрәнерсез. Эзтабар булгач, сез табигатьтә ничек ориентлашырга, яз һәм көз аеның ямьсез яңгырлы көннәрендә ничек чыланмаска һәм салкын тидермәскә, беренче врач ярдәмен ничек күрсәтергә, табигатьнең законнарын бозмыйча һәм аңа зыян китермичә табигать тормышын күзәтергә өйрәнерсез. Эзтабар булгач, сез үзегез белгән барлык эшләрне иптәшләрегезгә дә өйрәтә аласыз һәм өйрәтәсез.

   Эзтабар булу бик кызыклы һәм күңелле! Я ничек сезнең чүт-чүт кенә зуррак буласыгыз киләме? Килсә, әйдәгез “эзтабарлар дөньясына” сәяхәткә кузгалганчы бергәләшеп эзтабарларның кагыйдәләрен искә төшереп, кабатлап үтик әле. Алар безгә сәяхәт вакытында бик зур ярдәм күрсәтерләр.

Укучылар хор белән “эзтабар кагыйдәләре” дип әйтәләр дә, эзтабар кагыйдәләрен кабатлыйлар.

  Хәзер без сезнең белән “Эзтабарлар” поездына утырып сәяхәткә чыгабыз. Сезнең белән бергәләшеп ике вагонга бүленеп утырырбыз. Поездыбыз станцияләрдә тукталыш ясаячак,безнең состав бер станциядән икенчесенә күчеп йөриячәк.

  Ә хәзер әйдәгез “поездга” утырып сәяхәткә китәбез.Хәерле сәгатьтә!

  Укучылар бер-берсенең кулларына тотынып “Поезд”  ясап басалар һәм “Зәңгәр вагон” җырын башкаралар.

   Менә килеп тә җиттек. Безнең бу станция “Минем туган ягым” дип атала. Ә сез туган ягыгыз турында ниләр беләсез? Сөйләп бирегез әле.

1 укучы: Көмеш суларың,

              Зәңгәр урманың

Якын күңелгә,

Татарстаным!

Син – туган ягым,

Син – минем таңым,

Татарстаным!

2 укучы:Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле, ямьле,мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

3 укучы: Иркен һәм матур да

Безнең туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез.

4 укучы:Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк,

Без яшәгән өй кирәк!

5 укучы: Без,Татарстан Республикасы Кукмара районының   Югары Чура авылында яшибез.

6 укучы: Авылыбызның исеме, бу якларга иң беренче килеп, йорт салып үз тормышын башлап җибәргән Чура батыр исеменнән килеп чыккан.

7 укучы:Туган ягыбызда каен,тал,өрәңге, юкә,чыршы,нарат, имән кебек һәм башка бик күп төрле агачлар үсә.

8 укучы: Урманнары тәмле кура һәм каен җиләкләренә, күп төрле гөмбәләргә, мәтрүшкә, бака яфрагы, гөлбадран, үги ана яфрагы кебек дару үләннәренә бик тә бай.

9 укучы: Әле тагын ул урманнарда төлке, аю,бүре,куян,кабан дуңгызы, поши кебек кыргый хайваннар да яши.

10 укучы:Безнең янәшәбездә яшәүче йорт хайваннарын да беләбез әле без: сыер, дуңгыз,ат, сарык, кәҗә, бозау, һәм башкалар.

11 укучы:Ә сез беләсезме соң әле? Кыш якынлашу сәбәпле сыерчык, кара карга, торна,кыр казлары, кыр үрдәкләре кебек кошлар бездән җылы якларга күчеп         киттеләр.

12 укучы: Безнең янда кышларга калучылары да бар бит әле: чыпчык,песнәк,саескан, ала карга,кызылтүш һ.б.

13 укучы:Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин җир кирәк!

Туган-үскән ил кирәк.

Мәңге имин Җир кирәк!

Укучылар хор белән “Туган илебез!” исемле җырны җырлыйлар.

Педагог-оештыручы: Молодцы,балалар. Туган ягыгыз турында барыгыз да бик яхшы, күп беләсез икән.Сез инде эзтабарлар сафына таба бер адым ясадыгыз.Ә хәзер без сезнең белән “Әкиятләр дөньясына”юл тотабыз. Юлга кузгалыр алдыннан бераз утырып ял итеп алыйк.Мин сезгә бер әкият сөйлим.

“Ерак бер илдә, Франциядә булган хәл. Бу әкиятне Шарль Перро исемле язучы язган. Бер кыз яшәгән ди, әнисе аны бик нык яраткан.Кызның туган көненә әнисе кызыл калфак бүләк иткән.Кыз бик сөенгән.Менә шул көннән башлап бу кызны Кызыл Калфак дип йөртә башлаганнар.Менә мин сөйли торган Кызыл Калфак шушы түгелме соң инде? (кызыл калфак керә)

К.К. Әйе бу мин.Исәнмесез!

Б-р. Исәнмесез!

К.к.Сез кемнәр?

Б-р.Без эзтабарлар! Без көчле,бәхетле,игелекле, кыю, намуслы балалар.

К.к.Сез бик яхшы балалар икәнсез.Мин сезнең белән танышуыма бик шатмын.Мин монда ялгыш килеп чыктым бугай.Миңа урманга барасы иде.Ярый мин китим инде.

Б-р. Сез безнең якны бик яхшы белмисез ахры?

2 нче бала: Әйдә, без сине озатып куйыйк.

К.к. Әйдә киттек.Ә бу нәрсә соң?

Б-р:Бу зур юл.Моннан машиналар йөри.

К.к. Моннан ничек чыгалар соң?

Б-р: Машиналар туктагач.

К.к. Алар кайчан туктый?

Б-р: Светофорда  кызыл ут янгач.Менә кызыл ут та янды,чыгарга ярый.Иң беренче сулга карыйсы,әгәр дә машина килми икән, уртадагы сызыкка кадәр чыксаң була,аннары уңга кара, әгәр дә машиналар килми икән чыгарга була.

К.к. Мин куркам.

Б-р:Курыкма,курыкма әйдә чык.

Балалар юл аркылы чыгалар, аларны Буратино каршы ала.

Буратино: Исәнмесез,нәни дусларым! Исәнме, Кызыл калфак.Мине таныдыгызмы? Әйе, мин Буратино. Хәзер мин шушы патшалыкның патшасы.Эзтабарлар дөньясына юл минем патшалыгым аша үтә.Минем патшалыгыма аяк баскан кеше җиңел генә чыгып китә алмый. Юлыгызны алга таба дәвам итәр өчен сезгә, мин биргән сорауларга җавап бирергә кирәк булыр. Мин әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез ул әкиятнең исемен әйтергә тиешсез.

  1. Бервакыт,китәм дигәндә,төште күзем басмага,

Карасам, бер куркыныч хатын утырган,басмага.

Көнгә каршы ялтырый кулында алтын тарак,

Шул тарак белән утыра тузгыган чәчен тарап.

                                       (Су анасы)

2.Нәкъ Казан артында бар бер авыл,Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз – торган идем.

Җирне әз-мәз тырмалап,чәчкән идем,урган идем.

                                       (Шүрәле)

3.Кәҗә әйтә:”Мик ки ки, мики-ки-ки

Капчыктагы бүре башы бит уники”

Ах, уңмаган пешмәгән сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер алып.

                                   (Кәҗә белән сарык).    

            Буратино: Молодцы балалар! Сез мин сөйләгән әкиятләрнең исемнәрен бик дөрес әйттегез. Ә бу әкиятләрне кем язган соң? Беләсезме? Ә сез менә үзегез нинди әкиятләр беләсез?

  Сез бик күп әкиятләрне беләсез икән, молодцы! Ярый, балалар, хәерле юл инде сезгә. Поездыгыз сезне көтеп аргандыр инде. Исән-сау йөрегез.

К.К. Балалар, мин дә Буратино янында “Әкиятләр илендә” калам инде. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз.

Б-Р: Сау булыгыз.

Педагог-оештыручы: Балалар, без сезнең белән “Күңелле почта” иленә кузгалабыз.

Поездга утыралар. “Зәңгәр вагон” җырының музыкасы җибәрелә.

Педагог-оештыручы: Без сезнең белән “Күңелле почта” иленә килеп тә җиттек. Сезнең өчен өлкән эзтабар, варис апа-абыйларыгыз кечкенә генә бүләкләр әзерләделәр. Ягез әле, карап карыйк, ниләр әзерләделәр икән?

Концерт номерлары.

Укучыларыбызга бүләкләре өчен бик зур рәхмәт. Ә хәзер алдагы “Шифалы сүзләр” станциясенә юл тотабыз. Әйдәгез, әкеренләп кенә поездга утырышыйк та кузгалабыз.

“Паравоз” уены.

Алга таба барабыз                     Тавышы еракка җитә

Тик-так-так./2 тапкыр               Уу-уу-уу /2 тапкыр

Гөрләп чаба паравоз,                 Бик күп җирләрне үттек,

Юл тап-тап / 2 тапкыр.              Чың-чың-чың. / 2тапкыр.

Ак төтен артта кала:                  Станциягә дә җиттек,

Пух-пах-пух! / 2 тапкыр.            Дың-дың-дың / 2 тапкыр.

Вагоннар җырлап чаба                Зур паравоз уфылдый:

Ах-ах-ах / 2тапкыр.                     Пуф-пуф-пуф / 2 тапкыр.

Свисток яңгырап китә:                Бүген бигрәк ардым ди:

Ту-ту-ту / 2 тапкыр.                     Уф-уф-уф./ 2 тапкыр

 Педагог-оештыручы: Әйе, безнең паравозыбыз озын юл үтеп бик ные арыды инде. Укучылар без сезнең белән “ Шифалы сүзләр” станциясенә дә килеп җиттек. Сезгә утырыр өчен урындыклар да әзерләп куелган икән бу станциядә. Ләкин бу урындыклар гади генә түгел, ә “хикмәтле”. Сезнең һәрберегез берәр шифалы сүз әйткәч кенә урындыкка утыра ала. Ягез башладык.

Балалар шифалы сүзләр әйтәләр.

Молодцы укучылар! Ә әниләргә, әбиләргә , әтиләргә нинди матур сүзләр әйтеп була?

( кадерлем, бәгърем,алтыным,акыллым һ.б.)

Балалар, карагыз әле, без инде эзтабарлар иленә килеп тә җиткәнбез ич. Менә безнең алдыбызда эзтабарлар иле.

 Нәни дусларым! Сез бик куркусыз, игелекле балалар икәнсез. Сынаулар аша бик җиңел үттегез. Сез,бүгеннән эзтабарлар булдыгыз. Һәрвакыт шулай дус, тату, ярдәмчел булыгыз.

Ә хәзер сүзне сезнең үзегезгә бирәбез, бар дусларыгыз һәм

безнең алда биргән вәгъдәләрегезне тыңлап узыйк.

Эзтабар вәгъдәсе: Мин......(исем,фамилия) яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм.

1 укучы: Күңелдә нурланып. Сызылып

Туа җыр:

Һәр эштә алдын бул, ялкын бул,

Эзтабар!

2 укучы: Сүнмәс дәрт һәм йөрәк ялкыны

Яктырта кешенең юлларын.

Без бүген, уйлап шул сүзләрне

“Эзтабар” исеме бирәбез, дусларым.

3 укучы: Бүгенгенең гүзәл хатирәсе итеп

Тапшырабыз сезгә группа флагын.

Кызыл төсе сезгә көчләр биреп

Киләчәккә әйдәп алып барсын.

4 укучы: Хөрмәтле 2 сыйныф укучылары. Бу группа флагы сезгә дөрес юлны сайларга һәм шушы юлдан читкә тайпылмыйча атларга ярдәм итсен. Тап төшермичә саклагыз аны.

Котлаулар, бүләкләүләр.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

Математика иленә сәяхәт

план конспек по математике для 1 класса...

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Әлифба бәйрәме...

Презентация "Дару үләннәре иленә сәяхәт".

"Дару үләннәре" темасына презентация....

Эзтабарлар берлегенең эш планы

Төбәк тәрбиясе бирү юнәлешендә республика күләмендә кабул ителгән балалар оешмасы положениесе аша тәрбия бирүдә эзлеклелекне һәм дәвамчанлыкны тудыру:  "Эзтабарлар” (7 – 10 яшькә...