Бөек Җинүнең 70 еллыгына багышланган сценарий
методическая разработка на тему

Зарипова Лидия Азгатовна

Бу сценарийны авылыбыз һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган минингта куйдык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 70_ellykka_senariy.docx33.91 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүгә багышлана.

Тема: «Хыялларның канатлары янды…»

СӘХНӘЛӘШТЕРЕЛГӘН ОЧРАШУ-КИЧӘ

                       


Кичәнең  максаты:

  1. Балаларны  .яшьлекләре, балачаклары  сугыш  елларына туры килгән өлкән  буын  вәкилләре  белән  очраштыру, таныштыру:
  2. Өлкәннәргә  хөрмәт, ихтирам тәрбияләү;
  3. Авыр  еллар  кичеп тә, тормыштан ямь табып яши белгән, күңел күтәренкелеген югалтмаган өлкәннәр  үрнәгендә  тәрбияләү

 

   

 

 Левитан тавышы. Сугыш башлануын хәбәр итә. Тынлык. Башлар иелгән. «Священная война» җыры уйнатыла.

  Укытучы: 1941 ел 22 июнь… Халык тын йокыда. Ләкин немец фашистлары, илебез халкының тыныч йокысын бүлеп, рәхимсез һәм канлы сугыш уты ачтылар. Илебезнең күген кара болыт каплады, һәр гаиләгә иңнәре күтәрә алмаслык фаҗигале һәм ачы язмыш үтеп керде. Бу кара һәм шомлы көннәр 1418 көн дәвам итте. Канэчкеч сугыш 50 миллион халыкны йотып, бик көттереп җиңү белән төгәлләнде. Илебезнең  ир-егетләре  тиз әйләнеп кайтырбыз диделәр  дә, ут эченә барып керделәр.  

Егетләр жырлыйлар :

                Китәсе булгач, китәрбез

                 Урман эчләре белән

                 Бәйләсәләр дә калмабыз

                 Ефәк очлары белән.

                 

               

                Ал кисәргә, гөл кисәргә

                 Үтмәс кайчыларыбыз

                 Киләсе ел бу айларда

                 Булмас кайсыларыбыз.

                 Без урамнан үткән чакта

                 Күтәрелде томаннар,

                 Дөнья хәлен белеп булмый

                 Сау булыгыз туганнар.

Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта — Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштылар. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштеләр. Тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттеләр.  Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштылар,  бик күпләре  яу кырында ятып калдылар.

 

  1 нче егет: Минем өстән пуля яуса да,

                  Җәрәхәттән каннар тамса да,

                  Халкым өчен постта торырмын,

                  Халкым өчен тугры булырмын.

                  Авырлыклар миңа килсә дә,

                  Барыр юлым дошман киссә дә,

                  Тереләй бирелмәмен дошманга.

  2 нче егет: Кая гына аяк бассам да,

                     Тик бер генә пуля атсам да:

                     Сөйгән халкым өчен барсы да,

                     Тугры улың, халкым, мин сиңа.

  Укытучы: Татарстаннан сугышка 560 мең кеше, шул исәптән безнең авыл           кеше фронтка китә.

  • Сугыш- куркыныч һәм дәхшәтле сүз,

Аңа бәйле күпме күз яше.

Без яшәгән шушы җир шарының

Борынгыдан килгән афәте.

Тарихлардан укып беләбез без,

Нинди вәхшилекләр булганын,

Бөек Ватан, дөнья сугышлары,

Күп илләрне җимереп узганын.

  • Мең тугыз йөз кырык беренче ел.

22 нче июнь иртәсе.

Илебезгә күп сынаулар куйган

Кахәрләнгән сугыш иртәсе.

Ул иртәләр аяз, матур иде,

Сызылып кына тыныч таң атты.

Алсу кояш нуры, кошлар җыры

Табигатьне назлап уятты.

-Кинәт бозып сихри гүзәллекне

Туплар шартлый, бомба ярыла.

Фашизмның сугыш машинасы

Туган илебезгә ыргыла.

Фашист кара йөзле һәм мәкерле.

Игълан итми безгә сугышны.

Бәреп керде газиз җиребезгә,

Юк итәргә безнең тормышны.

  • Кан исенә исергән фашистлар

Беркемне дә аяп тормады

Каргыш, гөнаһлардан курыкмыйча

Картын-яшен бергә турады.

                               

 

-  Тып – тын дала.

  Моннан сугыш үткән.

  Көрәш барган монда,

  Кан аккан.

  Тәмуг кебек ялкын дөрләп яткан

  Утлы телен сузып һәр яктан.

  Көн тумаган,

  Ялкын – ут эчендә

  Жир белән күк гүя тоташкан.

  Жирләр тетрәп,

                            күкләр күкрәп торган

  Туплар улавыннан тоташтан.

-  Бүген тып – тын

  Бөтен тирә - якта

  Тибрәнә тик соры кылганнар.

  Күпме ирләр монда тынлык саклап,

  Гомерлеккә тынып калганнар.

  Ята алар

  Дәһшәт  - ут яуса да,

  Янаса да нинди куркыныч,

  Сыкранмый да алар, уфтанмый да,

  Илкәй генә булсын тик тыныч .

    Укытучы: Татарстаннан 300 меңләп кешенең Бөек Ватан сугышында гомере өзелә.

  Шахмай  авыл советыннан      кеше мәңгелеккә яу кырында ятып кала.

Җыр “Солдатлар”

Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.

Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Ирләр китте. Кызлар елап калды

Елап калды күпме хатыннар

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды ятимнәр.

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да, кысыла сулышлар.

Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр. . 

  Тыл батырлары  фронтка  олаулары-олаулары белән икмәк озатты . Ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

     

   -              

                    …Мин яшермим,

                      сагынып искә алырлык

                   Балачагым минем булмады.

                   Чәчәк атып килгән яшьлегемне

                   Мәрхәмәтсез сугыш урлады.

                    Йокы – ялны белми ындырларда

                    Көне – төне ашлык сукканда,

                    Таң алдыннан эшкә китә идек,

                    Кайта идек кояш чыкканда.

                   

                     Ядрә булсын диеп дошманнарга

                    Калдырмыйча, хәтта, бөртеген,

                    Сабыйларның өзеп авызыннан,

                    Озатабыз икмәк көшелен.

 Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

 

 

Укытучы: Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

 Икенче алып баручы. Җиңү көне! Халкыбыз  бу  зур бәйрәмне быел 70 нче тапкыр  бәйрәм  итә.

 

1945 нче елның 9 нчы маенда озак  коткэн  Жинү  көне   килэ. Жиңү  шатлыгы  белән бергә ачы хәсрәт, сагыш та алып  килә ул. Толлар, ятимнәр бу  сагышны  гомерләре  буе  күнелләрендэ  йөртәләр.

Булыр икән кешеләрнең

Анадан туган көне.

Җиңү көне — бу дөньяның

Яңадан туган көне.

 

Җиңү көне иң зур бәйрәм —

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.

 Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

  • Югалтулар, зур җиңүләр белән,

Тәмамланды Ватан сугышы.

Дүрт ел дәвам иткән бу сугышта

Милионнар башын салдылар.

Ватан сугышының геройлары

Тарихларга кереп калдылар,

                         Жыр «Җиңү килде..»

Укытучы: Хормэтле  өлкән буын кешеләребез!. Сезнен арада  сугыш   жилләре кагылмаган  кеше  бармы икэн? Берүәүләрегез  сугыш  утында булса, икенчеләрегез  тылдагы  авыр  хезмәтне,  ачлыкны  башыннан  кичергән. өченчеләрегез  әтисезлек  хәсрәтен  гомер буе  кичергән.  Сугыштан  сонгы авыр  хезмәт, ятимлек  сезнен   күнелләрне  катырмаган , рухыгызны  сындырмаган.

   Без, яшь  буын,сезнен    тормыш    соючәнлегегезгә, кешелеклегезгә, эшчәнлегегезгә   сокланабыз.  Рәхмэт  сезгә!

Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

 Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге — бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

өлкәннәр көненә багышланган сценария

өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына стенд

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына стенд. Стендтта Кече Кайбыч авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемлеге яктыртыла.Безнең  Кече Кайбыч авылыннан 200 дән артык асылир-егетләребез 1941...

Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган кичә.

Кичә һәйкәл каршында үткәрелә. Җиңү көне сезнең күңелләрдә уелып калсын өчен, кадерле балалар, сугыш эчендә булган, немец фашистларын җиңүдә көчләрен аямаган ветераннарны очрашуга чакырдык....

Әниләр көненә багышланган сценарий "Әниемнең җылы кочагы". 4 сыйныф.

4 сыйныф өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе сценариясе....

ТАССР ның 100 еллыгына карата дәрестән тыш чара. “Туган ягым – Татарстан!”

Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты ә...