Әниләр көненә багышланган сценарий "Әниемнең җылы кочагы". 4 сыйныф.
материал (4 класс) на тему
4 сыйныф өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе сценариясе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Әниемнең җылы кочагы" бәйрәм кичәсе эшкәртмәсе | 57.47 КБ |
Предварительный просмотр:
Әниләр көненә багышланган сценарий
Әзерләде: 4 г сыйныфы җитәкчесе
Фаттахова А.М.
2017-2018 нче уку елы, ноябрь
«Әниемнең җылы кочагы...»
Максат: 1.Кадерле әниләрне бәйрәм белән котлау, аларны сөендерү. 2. Әниләрнең кадерле, гүзәл зат икәнлегенә төшенү.
3. Әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә. “Иң-иң кадерлеләребез”, дип язылган плакат, һәр баланың әнисе турында язылган мәкаләләр белән стена газетасы.
Бәйрәм барышы
Фәридә-Алсу дуэты “Бишек җыры” җырлана. 4 кыз (Мәрьям, Язилә, Ләйсән, Нәфисә) курчак тотып, бииләр.
Айнур: Тал бишекләрдә тирбәтеп
Кем ул көйләр көйләгән?
Әниләр бит, әниләр бит
Кызык әкият сөйләгән.
Ислам: Безгә бөтен көчен биреп
Назлап-сөеп үстергән.
Давылларда адашмаслык,
Һич бетмәслек көч биргән.
Әнис: Менә шуңа иң изге сүз
Әни сүзе була ул!
Иң кадерле кеше җирдә
Әни үзе була ул!
Заһир: Ана назы – җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр – бишек җырлары,
Без узасы юлда маяк булып,
Гомер буе балкып торадыр.
Мәрьям: Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! Әни – һәркем өчен дә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.
Нәфисә: Әни күзләре... алар шундый мөлаем һәм ягымлы!
Ләйсән: Әнкәйнең куллары – иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан бер сыйпауга, бөтен кайгыларың югала.
Язилә: Әнкәй сүзләре... Алар шундый акыллы, шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы!
Ләйсән : Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
Айнур: Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Язилә: Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
4 г сыйныфы укучылары башкаруында җыр. “Әнием – иң якын кешем син!”
Нәфисә: Әкрен генә карлар ява.
Дөнья бик юмарт бүген.
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.
Иң сөйкемле кешеләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң – иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.
Әниләрнең бәйрәме ул
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап – биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
Малайлар башкаруында бию. Фирдүс Тямаев “Дуслар”.
Ләйсән: Р.Миңнуллин. “Әни эштән кайтканчы”.
Әни таңнан Чират җитте
Эшкә киткән, Акмайга да,
Бөтен эшне Өлеш чыкты
Эшләп киткән!.. Акбайга да!
Нәрсә эшлик икән дип, без Савытларны юып аннан
И баш ваттык, Тезеп куйдык өстәлгә.
Баш ваттык – Тагын эзләгән идек тә,
Ахырдан җаен таптык. Савыт беткән өстәргә.
Банкадагы вареньены Савыт-сабалар өстәлгә
Ялт иттердек бергәләп. Таудай өелсен әле,
Чүлмәктәге каймакны да, Чиста савытларны күреп,
Табадагы коймакны да Әни... сөенсен әле!
Ашап куйдык бергәләп!
Безнең бәхеткә, шешәдә Сөенер шул!
Сөт тә никтер әчегән. Ә нигә?
Шуңа күрә без ул сөтне Ул савытларны барыбер
Салып бирдек мәчегә. Юасы бит... әнигә.
Язилә: Мамочка, любимая, Будь всегда здорова,
Родной мой человек! Счастлива, нежна.
Богом ты хранима, Ведь ты – семьи основа,
Будь на целый век! Ты очень нам нужна!
Пусть не доберется, Приятных слов для мамы,
До ясных глаз печаль, Всех не перечесть!
Пусть губ твоих коснется Спасибо тебе, мамочка,
Смех звонкий, как хрусталь! Что ты на свете есть!
Ләйсән башкаруында җыр.
Айнур: Йолдыз. “Әни сүзе”.
Әни безгә еш кына: Киреләнергә дигәндә,
“Зоопаркка илтәм”, - ди. Дәү мөгезле кәҗә сез.
Энем риза: “Әйдә соң, Шуңа зоопаркка илтсәм,
Булмадык бит күптән”, - ди. Бик тә теләп алырлар.
Әни әйтә: “Бер илтсәм, Әле алай гынамы соң?!
Тиз генә алып кайтмам – Рәхмәт әйтеп калырлар!”
Зоопарк җәнлекләренә
Охшаган сез бар яктан. Әни безгә шулай дия.
Әтәчләр күк сугышасыз Беләм инде, шаярта.
Ду килеп, өй туздырып, Бездән башка нишләсен соң,
Хәтта кылана беләсез Ул бит безне ярата.
Маймылны да уздырып. Шаяннар, шуклар булсак та,
Ә хәйләгә килгәндә, Түгел аңа без артык.
Төлкене дә җиңәсез. Ә шулай да җиткәндер шул
Кеше булырга вакыт.
Ислам: Йолдыз. “Бүләк”
Әниләр бәйрәме бүген. Әни миңа әкият сөйли,
Безнең өйдә зур бәйрәм. Кулларында бәйләве.
Әти чәчәк бүләк итте Нигә көн дә булмый икән
Әниемә бер бәйләм. Бу әниләр бәйрәме?!
Идәннәрне юды, аннан Мин нәрсә бүләк иттемме?
Сулар сипте гөлләргә. Бик шәп бүләк ясадым:
Бүгенге көн охшамаган Сөтемне дә эчеп куйдым,
Бер дә башка көннәргә. Боткамны да ашадым.
Кызлар башкаруында Чишмә биюе.
Әнис: Сәбәбе нидә икән? (Мөҗәһит)
Чәйне мин үзем генә дә
Пешереп эчә беләм.
Тик нигәдер чәй икенче,
Тәмлерәк әни белән.
Җәен җиләккә барганда,
Әни булса яныңда,
Рәхәтлекнең чиге булмый
Тәбигать кочагында.
Әни урынны җәйдеме,
Керә тәмле төш кенә.
Шушы кызыклы хәлләрнең
Кем серенә төшенә?
Мәрьям: Кадерле әниләребез! Бүген Сез ял итеп, концерт карап утырырбыз дип уйлагансыздыр. Юк шул! Алай гына булмый... Без сезнең зирәклегегезне, җитезлегегезне дә сынап карарга уйладык әле. Хәзер сәхнәгә 8 әнине чакырабыз! Алар дүртәрләп 2 командага бүленергә тиешләр. Сезгә берничә бирем булачак. Куркып калмагыз, биремнәребез авыр түгел!
(Әниләр җыелып беткәч кенә сөйли башлыйсы).
Язилә: Беренче биремебез бик гади. Әниләр темасына бәйле табышмакларга җавап табарга кирәк.
Башта сораулар беренче командага.
- Әнкәңне арка кочып ... алып барсаң да, бурычыңны түләп бетерә алмассың. Бу әйтемдә сүз нинди шәһәр турында бара? (Мәккә)
- “Әнкәмнең догалары” җырын халык күңеленә җиткерүче җырчының исемен әйтегез. (Салават).
- Кыш көне бала чыгаручы кош. (чукыр).
- Татлыдан татлы ни татлы? (йокы).
Мәрьям: Хәзер сораулар икенче командага.
- Әйтемне тулыландырыгыз: “ ... әниләрнең аяк астында”. (җәннәт).
- “Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – ана булуда”. Бу шигъри юлларның авторы кем? (Һ.Такташ).
- “Кайтабыз да китәбез шул...” дип җырлаучы җырчыны әйтегез. (Гөлназ Сираева).
- Йомыркаларын чит ояга салучы кош. (күке).
Язилә: Молодцы! Булдырдыгыз! Икенче биремебез иҗади рухта булыр. Без Сезгә рифмалары туры килгән сүзләр өләшәбез. Сез әниләр темасына бәйләп шигырь иҗат итәргә тиеш буласыз. (Кәгазьләр һәм биремнәр өләшә).
Бирем өчен сүзләр: Матурым, күз нурым
Ямьле, күңелле.
Котлады, җырлады.
Ярата, җан ата.
Мәрьям: Әниләребез әзерләнгән арада бию карап алыйк. Закиров Айнур башкаруында бию.
Закиров Айнур бии.
Язилә: Әниләребез иҗат иткән шигырьләрне тыңлап карыйк. Рәхим итегез.
(Әниләр иҗат җимешләрен тәкъдим итәләр)
Мәрьям: Әниләребез оста шагыйрьләр дә икән әле безнең. Афәрин!.. Ә хәзер сезгә тагын бер бирем тәкъдим итәбез. Әниләребез безгә төрле матур сүзләр белән дәшергә яраталар. Шул матур сүзләрне бүген дә әйтсәләр, без бик шат булыр идек.
Язилә: 1 нче команда “А” хәрефенә башланган сүзләр, ә 2 нче команда әниләре “Б” хәрефенә башланган сүзләр әйтергә тиешләр. Мәсәлән: аппагым – балам. Һәр команда берәрне әйтеп барырга тиеш. Кайсы команда күбрәк матур сүзләр әйтә, шул команда җиңә.
(уен уйнала)
Мәрьям: Рәхмәт сезгә, матур, ягымлы сүзләрегезгә, хөрмәтле әниләребез. Ә бәйгебез дәвам итә. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Бәйгенең шарты мондый: һәр командадан бер әни, акча саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш.
Язилә:
- Балагызның исеме ничек?
- Балагызның фамилиясе ничек?
- Улыгызга яки кызыгызга ничә яшь?
- Әтисенең исеме ничек?
- Балагыз кайсы ел фасылында туган?
- Туган көне, ае, елы.
- Балагызның күзе нинди төстә?
- Аяк киеменең үлчәме?
- Балагыз ничә яшьтә укырга керде?
- Яраткан ризыгы нинди?
- Кайсы фәнне яратып үзләштерә?
- Атнаның ничә көнендә укырга бара?
- Балагыз укыган сыйныфта ничә бала?
- Балагызның укытучысының исем, отчествосы ничек?
Икенче командага да шул ук сораулар.
Мәрьям:
- Балагызның исеме ничек?
- Балагызның фамилиясе ничек?
- Улыгызга яки кызыгызга ничә яшь?
- Әтисенең исеме ничек?
- Балагыз кайсы ел фасылында туган?
- Туган көне, ае, елы.
- Балагызның күзе нинди төстә?
- Аяк киеменең үлчәме?
- Балагыз ничә яшьтә укырга керде?
- Яраткан ризыгы нинди?
- Кайсы фәнне яратып үзләштерә?
- Атнаның ничә көнендә укырга бара?
- Балагыз укыган сыйныфта ничә бала?
- Балагызның укытучысының исем, отчествосы ничек?
Язилә: Афәрин, әниләребез! Сезгә бер генә биремебез калды. Һәрберегез без кечкенә чагында бишек җырлары җырлап, безне йоклаткансыздыр. Без ул җырларны тыңлап, изрәп йоклаганбыз. Әйдәгез, шул бишек җырларын безгә тагын бер җырлап күрсәтегез әле. Сез әзерләнгән арада Закиров Заһиргә сүзне бирәбез!
Закиров Заһир: “Әнинең нурлы йөзе”.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Мәрьям: Ә хәзер әниләргә сүз бирәбез. Рәхим итегез!
(Әниләр бишек җыры җырлыйлар).
Язилә: Бик зур рәхмәт сезгә! Сез барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп чыктыгыз. Без киңәшкәннән соң, 2 команданы да җиңүче итеп билгеләргә булдык. Чөнки әниләребез безнең өчен һәрвакыт – җиңүчеләр!
Мәрьям: Ә хәзер 4 нче сыйныфлар башкаруында музыкаль композиция карап китәрсез.
4 г сыйныфы укучылары башкаруында Вадим Захаров репертуарыннан “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” җырына композиция.
4 сыйныфлар тезелеп басалар.
Ләйсән: Люблю тебя мама,
за что не знаю...
Наверно за то,
что дышу и мечтаю.
Захир: И радуюсь солнцу
и светлому дню,
За это тебя,
я родная люблю.
Нәфисә:За небо, за ветер,
за воздух вокруг.
Люблю тебя мама,
ты лучший мой друг!
Мәрьям: My Mother, my friend so dear (Моя мама, мой друг который так дорог)
Throughout my life you're always near. (Всю жизнь ты рядом со мной.)
A tender smile to guide my way (Нежная улыбка направляющая меня)
You're the sunshine to light my day. (Ты солнечный свет освещающий мой день.)
Язилә: Best friends forever, mom and me: (Лучшие друзья навсегда, мама и я:)
Picking flowers and climbing trees, (собирание цветов, лазание по деревьям,)
A shoulder to cry on, secrets to share (плечо поплакать, поделиться секретами,)
Warm hearts and hands that really care. (Тепло сердца и руки которые действительно заботятся.)
Айнур: Котлап бүген барчагызны
Әниләр көне белән,
Бәйрәмне без тәмамлыйбыз
Иң матур бер җыр белән!
4 г сыйныфы укучылары башкаруында русча җыр “Мама”.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
өлкәннәр көненә багышланган сценария
өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....
4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе
Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....
Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы
Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...
Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә
Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...
Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе.
Максат: Әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.Зал бәйрәмчә бизәлә. Укучылар белән бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, би...
Варислар булырбыз. (2 нче сыйныф укучыларын Татарстан эзтабарлары, 4 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары сафына кабул итү кичәсе.)
Көн саен игелекле эш эшлә....
Башлангыч сыйныф белән хушлашу- 4 сыйныф
Сау бул, башлангыч!...