Нравственное воспитание
план-конспект занятия по теме
Предварительный просмотр:
Балтач районы
Алан төп гомуми белем мәктәбе
Әхлактан ачык дәрес өчен чара
Төзеде: Газимова Г.Ф.
2012-2013
Әхлактән ачык дәрес өчен чара.
-Хәерле дип эш башлаган халкым
Зур юлларга сәфәр чыкканда
Хәерле дип бала битен юган
Хәерле дип бәйрәм уздырган
Шуңа аның йөзе, иман нурлы
Ә эшләре һәрчак “уң” булган
Хәерле көн дуслар! Хәерле көн!
Хәерле эш! Хәерле гамәл.
-Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Сезне үзебездә күрүебезгә һәм үзебезнең дә яхшы эш-гамәлләребезне тәкъдим итә алуыбызга шатбыз.Сүзебезне бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның гыйбарәле сүзләре белән әйтсәк ,кичәбез тагын да бәрәкәтлерәк булыр кебек.
- Әй угыл, яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булуың яхшы.Берәүгә бер яхшылыгың тисә-сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәң-онытма.
- Әй угыл, бер кеше сине явыз холкы белән рәнҗетсә,эчкерсезлегең белән аңа вәгазь кыйл,ягъни аннан ачу алам дип мәшәкать чикмә, борчылма.
*Мөнәҗәт
- Әй угыл,әйткән сүз аткан ук кебектер, һәрбер сүзне уйлап сөйләшергә кирәк, авызыңнан чыккан сүзне кире кайтарып алып булмас. Гөнаһлы була торып та, тәүбәгә ашыкмаган кеше-гөнаһысы кечкенә булса да зурга әйләнәдер.
- Һәр эшнең ахырын фикер кыйлып , вә уйлап эш кыйлган кеше бәла вә кайгыдан имин булыр, вә сәламәт калыр. Уйламаенча, ашыгып эш эшләгән кеше һичбер тәүбә вә үкенечкә тармый калмас.
*Җырлый Лилия Хисаметдинова.
- Әй угыл, тар холыклы кешенең ризыгы да тар була. Киң холыклы вә сабыр булырга тырыш. Тугры сүзле кешенең матурлыгы артык булыр. Сүзендә вә фигылендә тугры кешегә халык: ”Һай, матур кеше икән,-” дип сокланып карар.
- Әй угыл, күп телләр белү фарыздыр.Тел белү кешене яктылыкка, нурга *илтә. Сезнең игътибарыгызга Айсылу Аскарова үзенең инглиз телендәге шигырен тәкъдим итә.Рәхим итеп тыңлагыз.
- Гакыл ияләре вә гыйлем әһле белән аралашу вә сер кыйлмак күңелләрне тергезер... Наданнар вә явызлар белән сер кыйлмак-тимерчеләр янында тормак белән бәрабәрдер: очкыннары сиңа килеп чәчрәр, шулай ук наданның наданлыгы әсәр итәдер...Ә акыллының синең янда булуы да сиңа иман нуры өстидер.
* Хөрмәтле кунаклар. Сезне өчен җырлый Айдар Насибуллин.
-Теткәләнә, туза бик тиз.
Мишень бит безнең йөрәк.
Тузмас иде, бер-беребезгә
Булсак мәрхәмәтлерәк.
Елмайсак,куллар кысышсак,
Йөрешсәк әгәр күбрәк,
Булыр иде бу дөньялар
Тагы да мәхәббәтлерәк.
Җирдә күпме кешеләргә
Кирәк таяныч, терәк.
Мәрхәмәтебез белән без
Булыйк мәһабәтлерәк.
-дип без үз чыгышыбызны тәмамлыйбыз.
-Игътибарыгыз өчен рәхмәт
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Авторская программа внеурочной деятельности по духовно-нравственному воспитанию "Азбука нравственности"
Актуальность программы в том, что одной из важнейших задач образования в настоящее время является освоение детьми духовных ценностей, накопленных человечеством. Уровень нравственности чело...
Формирование нравственных качеств личности во внеурочное время. Из опыта работы по нравственному воспитанию детей-сирот.
Важным структурным компонентом личности является нравственность. В практике работы с детьми с особыми образовательными потребностями это наиболее значимый аспект воспитания. Представленный материал бу...
Духовно — нравственное воспитание младших школьников через реализацию программы“Азбука нравственности”
Нравственное развитие ребенка занимает ведущее место в формировании всесторонне развитой личности. Занятие, проводимое в рамках “Азбуки нравственности”, является дополнительным средством решения задач...
Выступление на тему" Духовно-нравственное воспитание младших школьников через внеклассную работу.Воспитание детей через воспитание родителей"
Конспект выступления...
Духовно-нравственное воспитание молодёжи является сегодня неоспоримой и важнейшей целью всякого общества. Недостатки и упущения в нравственном воспитании наносят обществу такой невозвратимый и невосполнимый ущерб, что при недостатках другого характер
Духовно-нравственное воспитание молодёжи является сегодня неоспоримой и важнейшей целью всякого общества. Недостатки и упущения в нравственном воспитании наносят обществу такой нев...
Духовно-нравственное воспитание младших школьников. Основные направления и ценностные основы духовно-нравственного развития и воспитания обучающихся.
Программа духовно - нравственного развития, воспитания обучающихся на ступени начального общего образования должна быть направлена на обеспечение духовно-нравственного развития обучающихся в единстве ...
Проект по духовно-нравственному воспитанию «Воспитание духовно-нравственных качеств личности через национальные русские традиции посредством социально-педагогического взаимодействия»
Создание условий для духовно-нравственного развития детей дошкольников и младших школьников в тесном взаимодействии ДОУ и СОШ с семьями и объектами социума....