Яшәгән ди, булган ди..(Әкиятләрне йомгаклау)
план-конспект урока по чтению (3 класс) на тему

Әкиятләрне йомгаклау, укучыларның белемнәрен йомгаклау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyatlr.doc495 КБ

Предварительный просмотр:

Яшәгән ди, булган ди...

Тема: Яшәгән  ди, булган ди... (Әкиятләр темасын йомгаклау)

Максат:  

1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту.

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы ярату хисләре булдыру,

Җиһазлау: Төлке, Убырлы карчык, Кыз костюмнарына киенгән югары сыйныф укучылары, мәгълүмати технологияләр: компьютер презентациясе, мультимедия аппараты.

Дәреснең төре: дәрес-викторина

Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек.

Дәрес барышы.

  1. Юнәлеш бирү өлеше.

- Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме? Бездә бүген кунаклар, алар белән әйдәгез исәнләшеп алыйк әле.

          - Исәнмесез!             

- Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз.           

Өй эшен тикшерү:Презентацияләр

  1. Бик әйбәт, балалар. Булдырдыгыз, молодцы!
  1. Актуальләштерү.

-Рәсемгә карагыз  әле, рәсемдә нәрсә  сурәтләнгән.

-Табигат  күренеше.

-Быел нинди  ел дип игълан ителде әле?

 -Ә без , табигатне ничек саклый алабыз.

-Агачлар утыртабыз

-Дөрес  әле без кечкенә үзебезнең хәлдән килгәнчә  булышыйк, агачлар –куаклар утыртыйк, тирә- ягыбызны чиста тотыйк.

  1. Ә бүген без сезнең белән әкиятләр темасын йомгаклыйбыз һәм серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз. (1 нче слайд)
  2. Укучылар, исегезгә төшерегез әле, без өйрәнгән соңгы бүлек ничек дип атала? (Борын-борын заманда...)
  3. Әйе, балалар, бик дөрес. Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды икән ул? (Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)
  4. Дөрес. Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин? (Яшәгән ди, булган ди..., әүвәл заманда..., бервакыт...)
  5. Әйе. Димәк, сез әкиятләр укырга яратасыз икән, шулаймы? (Әйе) 
  6. Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә. Нинди  геройлар икән алар, укучылар, сез аларны беләсезме икән? (Беренче герой чыга.)
  7. Бу – Төлке.
  8. Төлке ул хәйләкәр,  ул күп әкиятләрдә хәйләләп йөри.
  9. Мин әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә булам. Чөнки мин хәйләкәр һәм барысын да алдый алам. Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?
  10. Бу әкиятләр хайваннар турында була.
  11. Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә. Бу төр әкият  жанрының иң борынгысы дип санала.
  12. Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. (Икенче герой чыга.)
  13. Бу – Убырлы Карчык
  14. Убырлы Карчыкның без тискәре  рольләрдә генә булуын беләбез.
  15. Сүзне Убырлы карчыкка бирик әле.
  16. Мин Убырлы Карчык. Мин төрле тылсымнар башкара алам. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя алам. Ләкин бу әкиятләрдә бездән дә көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар. Шушындый маҗараларны булдыра алганга мине нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?
  17. Тылсымлы  әкиятләр төркеменә кертәләр.

        -

  1. Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.
  2. (Өченче герой чыга.)
  3. Ә сез “Өч кыз” әкиятендәге өченче кыз буласыз.
  4. Каян белдегез минем өченче кыз икәнемне
  5.  Өч кыз әкиятендәге өлкән һәм уртанчы кыз уңган булсалар да әниләренең  хәлен белергә ашыкмаганннар , ә сез камырлы кулларыгыз белән әниегез янына йөгерәсез
  6. Димәк сездә уңганлык кына түгел мәрхәмәтлелек бар..
  7. Ә хәзер Кызны  тыңлап карыйк.
  8. Мин күп кенә әкиятләрдә катнашам һәм үземнең акыллылыгым, уңганлыгым белән барысын да шаккатырам.                              Мине барлык әкиятләрдә дә яраталар, хөрмәт итәләр. Мин киңәшләр бирергә, эшләргә яратам. Ә мине, укучылар, сез нинди әкият төренә кертерсез?
  9. Тормыш-көнкүреш әкиятләренә кертәбез.
  10. Шулай итеп, безнең акыллы, тырыш, эшчән, булган кешеләребез тормыш-көнкүреш әкиятләре төренә керәләр икән.
  11. Димәк, әкиятләрне нинди төрләргә кертеп була:

әкиятләр

хайваннар турында әкиятләр                тылсымлы әкиятләр                тормыш-көнкүреш                        

                                                                                                                     әкиятләре

2. Физкультминут:-Тиздән  безнең башкалабыз Казанда  нинди истәлекле вакыйга була әле.

_ Универсиада

Укучылар Универсиада  башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Без дә универсиадага өлешебезне кертик, сәламәтлегебезне ныгытыйк., ял итеп алыйк , киләчәктә бәлки үзебездә шундый уенннарда катнашырбыз.

               Без урманга барабыз, барабыз ( йөрү хәрәкәтләре ясала).

               Матур  чәчәкләр  җыябыз, җыябыз (иелеп  чәчәкләр  җыю хәрәкәтләре ясала) .

               Усал бүре күренә, күренә (курку хәрәкәтләре ясала,үз-үзләрен кочаклыйлар).

               Өйгә таба качабыз, качабыз (йөгерү хәрәкәтләре ясала)

        III. Уку мәсьәләсен кую.  Дәресебезне дәвам иттерәбез.

-  Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик. Һәр дөрес җавап биргән укучыга менә шундый “кояш” рәсемнәре биреп барылачак. Кем иң күп рәсемнәр җыя, шул җиңүче була.

IV.         Уку мәсьәләсен чишү.

Укучылар, экранга карагыз әле.

1. Бу геройлар нинди әкияттән? (2 нче слайд)

Бу геройлар нинди әкияттән? (3 нче слайд)

   

2. “Өч кыз” әкиятенә кайсы мәкаль туры килә? (4 нче слайд)

  1. Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада.
  2. Иренчәк ике эшләр.
  3. Сабыр төбе – сары алтын.
  4. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

               

Мәкальләрнең кайсы “Хәйләгә каршы хәйлә” әкиятендәге Торнага, кайсы Төлкегә туры килә? (5 нче слайд)

  1. Акылың булса, ачу саклама.
  2. Булма син төлке, булырсың көлке.
  3. Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта.
  4. Кунакка барсаң, кунак көт.
  5. Яхшы ашка кыстау кирәкми.

3. Бу өзек кайсы әкияттән? (6 нчы слайд)

Бер авылда бер карт белән карчык булган. Бервакытны карт, базарга барып, балык алган да кайтырга чыккан. Кайта торгач, караса, юлда бер үлгән төлке ята, ди. (“Карт белән төлке”)

Бу өзек кайсы әкияттән? (7 нче слайд)

Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.

Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди. (“Кәҗә белән Бүре”)

4. Бу нинди әкият геройлары? (8 нче слайд)

Әби, тычкан, песи, эт, бабай, кыз. (“Шалкан”)

Карт, төлке, карчык, балык. (“Карт белән төлке”)

Бу нинди әкият геройлары?

Кызыл калфак, әни, бүре, аучылар, әби. (“Кызыл калфак”) (9 нчы слайд)

Кызлар, тиен, ташбака, үрмәкүч, әни. (“Өч кыз”)

5. Артык сүзне тап! (10 нчы слайд)

Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре. (Бүре)

Кәҗә, соры бүре, аю, кәҗә бәтиләре, тимерче. (Аю)

6. Әкиятләрнең авторын бел! (11 нче слайд)

Урман әкияте

Карт белән төлке

Хәйләгә каршы хәйлә

Татар халык әкияте

Фәнис Яруллин

Татар халык әкияте

Әкиятләрнең авторын бел! (12 нче слайд)

Карга белән Шөпшә

Өч кыз

Кәҗә  белән Бүре

Татар халык әкияте

Фарсель Зыятдинов

Татар халык әкияте

7. Бу иллюстрацияләр нинди язучы әкиятләреннән? Геройларның исемнәрен атагыз. (13 нче слайд)

             

(Г.Тукай. “Су анасы”, “Шүрәле”) г . Тукай турында сөйләргә

 Балалар карагыз әле . Рәсемдә кемне күрәсез.

-Әйе Габдулла Тукай(презентаөия күрсәтелә)

 Кыска гына гомерендә  балалар өчен дә , зурлар өчен дә әкиятләр, шигврләр язып каслдырган. Тиздән Аның туган көнен дә билгеләп үтәрбез әле.

 Уеныбызны әкиятләр турында сөйләшүебезне дәвам итик.

8. Бу  нинди татар халык әкиятләре? (14 нче слайд)

           

(“Камыр батыр”, “Шомбай”)

V.  Рефлексия өлеше.

-  Балалар  бүгенге дәресебез  сезгә ошадымы?  

-Ошады

 -Кайсы ягы белән ошады ул сезгә?

-Әкиятләрнең  төрләрен белдек.

-  Дәрес  файдалы булдымы ?

- Булды.

-Нинди файдасы  булды?

-Әкиятләрне истә калдырдык

-Эчтәлеге , рәсемнәре буенча танырга өйрәндек.

-Сез нинди сабак алдыгыз?

-Өлкәннәрне олыларга, хәйләләмәскә, кешеләргә ярдәм итәргә., әти-әниләрне хөрмәт итәргә, чит кешеләргә ошанмаска.

 

VI. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

Җыелган “кояш” рәсемнәрен санау, җиңүчеләрне билгеләү. Иң күп “кояш” рәсеме җыйган укучы “Татар халык әкиятләре” китабы белән бүләкләнә.

2. Билгеләр кую. Дәресебез моның белән генә бетми, укучылар. Хәзер дәресебезнең иң тәмле өлеше. Әкият сөйлим. (“Йомры икмәк” әкиятен укытучы укый башлый, экранда күрсәтелә)

3. Өй эше бирү

1) Әкиятне дәвам итеп язарсыз.

2) Тыңлаган өлешенә рәсем ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөтен кеше элек бала булган.

Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

М хәрефе булган сүзләрне уку

Әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

ldquo;Белдекле Керпедә кунакта” бүлеге буенча татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы “ темасына дәрес эшкәртмәсе....