Бурычлар һәм хокукларны әкиятләр аша таныйбыз
классный час (3 класс) на тему

Максат:балаларны “хокук”,  “бурыч”,“закон”төшенчәләре белән таныштыру;хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү; законга хөрмәт хисе тәрбияләү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khokuk_hm_burychlar.docx20.91 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                    Нургалина Лилия Мусавировна

                                                                                   башлангыч класс укытучысы

                                                                                    Аксар гомуми белем бирү мәктәбе

Тема : Бурычлар һәм хокукларны әкиятләр аша таныйбыз

Максат:балаларны “хокук”,  “бурыч”,“закон”төшенчәләре белән таныштыру;хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү; законга хөрмәт хисе тәрбияләү;

Җиһазлау:әкият китаплары, видеокассеталар, әкиятләргә рәсемнәр,”закон” , “бурыч”, “хокук “һәм бурычлар , хокуклар язылган карточкалар.

“Бурычлар һәм хокукларны әкиятләр аша таныйбыз”тәрбия чарасын тарихка күз салудан башлыйк.

1948ел-Кеше хокуклары турында Декларация кабул ителә

1954 ел- Генераль Ассамблея Балалар көне бәйрәм итү тәкъдиме белән чыга

1959 ел   20 ноябрь – Балаларның хокуклары турында  Генераль Ассамблеяда Декларация кабул ителә

 (балаларның хокуклары һәм бурычлары  турында  бик күптән 18гасырда ук сөйләшә башласалар да ,рәсми документ булып кабул ителгәнче 2 гасыр вакыт кирәк булган. Беренче халыкара документ 1923 елда Англиядә Халыкара балаларны яклау союзы була )

1979ел- БМО тарафыннан Халыкара Балалар елы дип игълан ителә(шушы вакытта рәсми документ кирәклеге килеп баса)

1989 ел.20 ноябрь –БМО  Бала хокуклары турында Конвенциясен кабул итә.1990 ел.26 январь- әлеге документ имзалана. Икенче көнне үк бу документны 61 дәүләт кабул итә. Бу-рекорд була!. Анда 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән , 54 матдәдән тора.

Ә 20 декабрь- Кеше хокуклары көне буларак билгеле.Бу-тарих,рәсми документларның үткән юлы.

Конвенциянең бурычы  балаларның мәнфәгатләрен кайгырту.Ул дәүләтне балалар өчен тиешле шартларны булдырырга өнди,балаларның дәүләт тормышында актив,иҗади катнашуларын сорый.

“Маугли”  әкиятенә видеотасмадан  өзек карала.

-Мауглиның тормышында иптәшләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән чаклары күп була.Бу вакытта  ул иптәшләреннән ничек ярдәм сорый? (“Без синең белән канкардәшләр” дип әйтә)

-Бу сүзләр джунгли  өчен тылсымлы сүзләр.Ә ни өчен тылсымлы? Джунглида бу сүзләр нәрсәне аңлата?

( “Джунгли законы”н )

-Джунгли законы нәрсә өчен кирәк? (хайваннар тыныч яшәсеннәр өчен;аларны кешеләр үтермәсен өчен;барлык җанварлар да үз балаларын үстерә алсын өчен)

-Җанварларның ДЗ карашлары нинди?(алар аңа буйсыналар,аны хөрмәт итәләр.ДЗ тантана  һәм хөрмәт белән әйтәләр)

-Бөтен җанварлар да хөрмәт итәме ДЗ?(Юк,Юлбарыс Шерхан законны боза.Ул кешегә ау уздыра  һәм җанварлар аны хыянәтче дип атый)

-Җанварларның джунглида үз законнары бар.Ә кешеләр дөньясында  -җәмгыятьтә законнар бармы соң?

-Әйе,бар. Бу канун КОНСТИТУЦИЯ дип атала.Хезмәт турында закон, белем алу турында,җир,салым һ.б. бик күп законнар бар.

Ә  нәрсә соң ул закон?

Закон - кешенең җәмгыяттә үз-үзен тоту   кагыйдәләре язылган документ.Законнар ТР Дәүләт Советында, РФ Дәүләт Думасында языла,карала,тикшерелә.Аннары президент тарафыннан раслана.

-Әйдәгез , ДЗ әйләнеп кайтыйк әле. ДЗ буенча бүре ,гаилә башлыгы булганнан соң ,бүреләр төркеменнән чыгарга хокуклы.Ләкин балалары үсеп җиткәч,ул аларны төркем Киңәшенә алып барырга бурычлы.Икенче төрле әйткәндә, закон  ике өлештән тора.Шуларны әйтеп карагыз әле?( Хокуклар һәм бурычлар)

-Нәрсә соң ул кеше хокуклары?- кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар.Һәрбер кешенең яшәргә,ирекле,бәхетле булырга хокукы бар.Ә балаларның аерым хокуклары да бар.Бу белем алу, әти-әни белән яшәү,сәламәтлекне кайгырту һәм ныгыту, хөкүмәт тарафыннан яклану хокуклары.

-Ә нәрсә соң ул бурыч ?-кеше тарафыннан ул үзе һәм башкалар тыныч – имин яшәсеннәр,эшләсеннәр өчен башкарылырга тиешле эш-гамәлләр.

Һәрбер кеше башлангыч һәм төп мәктәпне тәмамларга,

урлашмаска,алдашмаска,әйләнә-тирә мохитне сакларга бурычлы.

-Хәзер сезнең хокуклар һәм бурычларны дөрес аңлавыгызны тикшереп карыйк( карточкалар таратыла,укучылар аларны хокуклар һәм бурычларга аерып куя-

лар ,алар тактага беркетелә)

Тормышта кеше хокуклары бозылу очраклары еш була.Хәзер без әкиятләрдән  өзекләр карарбыз, тыңларбыз. Нинди хокуклар бозыла,кайсы бурычлар үтәлми?

1. А.С.Пушкин”Солтан патша турындагы  әкият”тән өзек:

                  “Хатны укып бетерәләр,

                          Зур бер мичкә китерәләр,

                          Һәм бикәне шул сәгать

                          Улы белән бергәләп

                          Шул мичкәгә салалар да

                          Җибәрәләр диңгезгә-

                          Патша кушты , дип , безгә .”

Чынлыкта  үлем карарын кем чыгара?Бу әкияттә нинди хокук бозыла? (җаваплар тыңлана)

 Нәтиҗә : Һәр кешенең төп хокукы –яшәү хокукы. Кечкенә кеше –бала яшәргә хокуклы.

   2.  А.С. Пушкин”Патшаның үлгән кызы һәм җиде баһадир турында”әкиятендә патша кызының нинди гаебе булды икән?

                         “Кара урманнар аша

                          Алып патша кызын,

                          Тереләй бәйләп бер ялгызын,

                          Ташларга наратлыкка

                           Бүреләргә азыкка”( җаваплар тыңлана)

Нәтиҗә :  Беркем дә , беркайчан да  баланы газапларга,хурларга тиеш түгел.

3. Г.Х.Андерсен”Кар патшабикәсе” әкиятеннән өзек:

“ Әбисенең кечкенә өеннән Кар патшабикәсе бәләкәй Кайны  үзенең зур боз сараена алып китә. Ул аңа яңа тимераяклар бүләк итәргә сүз бирә”.

-Кар патшабикәсе малайга яхшылык итәргә теләп шулай эшлиме? Малайны туган йортыннан алып китәргә хакы бармы?  (җаваплар тыңлана)

Нәтиҗә : Һәр дәүләт үзенең кечкенә гражданнарын якларга бурычлы.Балалар үз әти-әниләре белән яшәргә хокуклы һәм аларны беркем дә аера алмый.Дәүләт табигать бәла-казаларыннан котылу,сугыш барган җирдән имин урынга күчерү максатында балаларны ерак чит илләргә күчерергә мөмкин. Соңыннан аларның әти-әниләренә бер-берсен эзләп табарга булышырга тиеш.

4. А.Толстойның “Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары” әкиятендә Папа Карло улына Әлифба алып бирә.Ә Буратино мәктәпкә барамы соң? (җаваплар тыңлана)

Нәтиҗә : Һәрбер бала акыллы һәм тәрбияле булып үссен өчен түләүсез белем алуга хокуклы.Без мәктәптә укып Конвенцияне тормышка ашырабыз.

5. Г.Х.Андерсен”Сөйкемсез үрдәк бәбкәсе” әкиятендә  язучы үзенең балачагын исенә төшереп яза. Әкияттә үрдәк баласын  шыксыз,килбәтсезгә санап ,гел какканнар, чукып торганнар.Башкаларга охшамаган өчен аны үги иткәннәр.Үскәч үрдәк баласы нинди кошка әверелә?Әкияттә нинди хокук бозыла? (җаваплар тыңлана)

Нәтиҗә : Бала башка кешеләргә ошарга тырышырга бурычлы түгел. Бала үзе булып калырга хокуклы.

6. Ш. Перроның “Золушка” әкиятенә  өзекне видеотасмадан карау.Золушка үзенең нинди хокукларын белми? (җаваплар тыңлана)

Нәтиҗә :Аның ял итәргә хокукы бар. Балаларны авыр,ялыктыргыч эшкә кушу, мәҗбүриләү ярамый.

7. Д. Мамин-Сибирякның” Соры муен” әкиятеннәнбер өзек :

        “ -Йөзәсеңме ,аңгыра? Чумган буласыңмы? Ярый,йөз , әйдә,мин сине баребер ашыйм! Үзең чыксаң яхшырак булыр,- ди төлке.”

    -Ни өчен бу үрдәк җылы якка очып китмәгән? Төлке аны үз корбаны итәме?(җаваплар тыңлана)

Нәтиҗә :Авыру бала махсус карауга,белем, тәрбия алуга хокуклы. Сәламәт балага тудырылган шартлардан авыру бала да мәхрүм булырга тиеш түгел.

8. Дж.Родариның “Чиполлино” әкияте буенча эшләнгән видеодан өзек карау.

-Синьор Кабакның нинди хокуклары бозыла? Кем аны яклап чыга? (җаваплар тыңлана)

Нәтиҗә :Һәрбер кешенең яшәү урынына хокукы һәм сүз иреге бар.Шулай ук,баланың шәхси тормышы, үз сере булырга хокуклы.

С.Маршакның “Унике ай”,рус халык әкиятеннән “Царевна –лягушка», “Аленький цветочек” ,татар халык әкиятләреннән”Каракош”(тирә-юньдәгеләргә   зыян китермәү,алдашмау),”Ике ялкау”, һ.б.  Тукай, Алиш әкиятләреннән  күп мисаллар китерергә,балаларның  әйтүләрен  сорарга.

Тәрбия чарасына йомгак ясау.Балаларның хокук,бурыч,закон төшенчәләрен аңлауларын тикшерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкиятләр илендә

КВН. Татар һәм рус телендәге әкиятләр турында белемнәрен тикшерү....

"Тукай әкиятләренә ияреп" әкият кичәсе

Безнең шәһәребездә күп еллар “Мирас” ветераннар клубы эшләп килә. Без, 2 нче лицей укытучылары һәм укучылары, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезгә “Мирас”лылар белән берлектә үткәрелгән бер ...

Әкиятләр темасына презентация

Әкиятләр темасына презентация. Ярдәме тими калмас....

Яшәгән ди, булган ди..(Әкиятләрне йомгаклау)

Әкиятләрне йомгаклау, укучыларның белемнәрен йомгаклау...

ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА

Балалар иртәсенә укытучы, урта, өлкән класс укучылары, ки­тапханәче бергәләп әзерләнәләр, аның программасын төзиләр, кайсы классның ниләр башкарырга тиешлеген билгелиләр, һәр класска эш бүлеп бирәләр....

Әкиятләр иленә сәяхәт. (викторина)

Әкиятләр халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы....

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

ldquo;Белдекле Керпедә кунакта” бүлеге буенча татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы “ темасына дәрес эшкәртмәсе....