Конспект внеклассного часа "Икмәк, ипи, ипекәй"
классный час на тему
Предварительный просмотр:
Сыйныф сәгате:
Тема. Ипи, икмәк, ипекәй...
Максат:
1.Шигырьләр, мәкальләр, әкиятләр, презентация, рәсемнәр аша балаларны бөртекле культуралар белән таныштыру, икмәк турындагы белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту;
2. Укучыларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын , иҗади сәләтләрен үстерү.
3. Табигатькә, икмәккә сак караш, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау. әкият эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр, компьютер, проектор, бөртекле культуралар,
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
- Барыбыз да матур итеп бастык. Бүген бик матур итеп киенеп килгәнсез. Барыгызның да кәефләре яхшы, бер-берегезгә карап елмаегыз да урыннарыгызга утырыгыз.
Мин сезгә бер әкият сөйлим. Яхшылап тыңлап утырыгыз, аннан әкият турында бераз сөйләшербез.
Борын-борын заманда яшәгән ди бер егет. Ул бик ярлы булган. Картайган әнисеннән башка беркеме дә булмаган. Егет бер иртәдән кичкә кадәр байга эшләгән, ләкин бай аңа акча бирмәгән, ашарына да бик аз биргән.
Беркөнне әнисе улына әйткән:
- Бай сине ачка интектерә. Эшкә барма. Урманга утынга бар, аны мин ярлыларга сатармын. Аларның да акчалары аз. Ләкин бу эштән килгән акчага без ничек тә яши алырбыз.
- Синеңчә булсын,- дигән егет. Ул иртүк торган да, бау һәм балта алып чыгып китәргә җыенган.
- Улым, - дигән әнисе- менә бу ипи кисәген дә ал әле.- Башка бернәрсәбез дә юк безнең. Ләкин син аны ашарга ашыкма, балга әйләнгәнен көтеп тор. Шуннан соң гына ашарсың ,- дигән. Егет ипи кисәген яулыкка төреп салган да урманга киткән. Егет төш вакыты җиткәнче эшләгән дә эшләгән, ул бик арыган, бик ашыйсы килгән. Егет төенчекне алган да ипи балга әйләнмәде микән диеп чишеп караган. Ләкин ипи һаман да ипи булып калган. Бик ашыйсы килсә дә әнисенең үтенечен бозарга теләмәгән егет. Ипине куенына яшергән дә яңадан эшли башлаган. Караңгы төшкәнче утын кисүен дәвам иткән.
- Хәзер ипи балга әйләнгәндер инде, - диеп уйлап төенчекне тагын чишкән.
- Әни мине алдаган,- дип уйлаган һәм ипине ашый башлаган. Кабуы булган, балдан да тәмлерәк булып тоелган ипи. Егет әнисеннән оялган.
- Кичер мине, әни. Ипи тәмле, бал кебек татлы, -дигән ул.
- Укучылар сезгә бу әкият ошадымы?
- Әкият нәрсә турында?
- Ни өчен малайга ипи бал кебек татлы булып тоелды икән?
- Әгәр сез нинди дә булса хезмәт белән шөгыльләнсәгез, яки уеннан ачыгып кайтсагыз икмәк аеруча тәмле була.
- Нәрсә соң ул икмәк?
- Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?
Кирәк, дуслар, уйлап карарга!
Ләкин әле икмәк ашау гына
Ярдәм итмәс җавап табарга.
-Балалар, әйдәгез, әлеге сорауга җавапны без шигырь юлларыннан эзлик.
1нче укучы
Яшәү чыганагы-Кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
2нче укучы
Алдыбызда ята кара икмәк,
Телем-телем итеп киселгән.
Өй эчләре шундый аңкып тора,
Яңа пешкән икмәк исеннән.
3нче укучы
Игенчеләр күпме тир түккән
Һәр бөртеге өчен аларның?
Ашауларын онытып, кырда
Үткәргәннәр күпме таңнарын.
4нче укучы
Һәр башакны саклап калган алар,
Җил-давыллар ярсып килгәндә.
Шулар иккән икмәк...
Бөртеген дә
Төшермәгез аның идәнгә.
5нче укучы
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өтәлгә-
Безгә куәт өстәргә!
Ипи булса табында,
Булдырам мин барын да.
6нче укучы
Ботканың да тәме юк.
Ашының да тәме юк.
Хәтта чәйнең дә тәме юк.
Табынның да яме юк.
Ә табында ни генә юк?!-
Бары ипи генә юк!
7нче укучы
Асыл таштай кыйммәт хәзинә ул-
Изге туфрак биргән көшелләр.
Үзләренең йөрәк хисен салып
Үстергәннәр аны кешеләр.
- Димәк, икмәк – кадерле, олы ул. Ул тамагыбыз тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый. Аны үстерү өчен бик күп хезмәт куела. Икмәкне кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез. Икмәк-сәламәтлек, хезмәт нигезе.
- Ә сез икмәкнең табынга килгәнче нинди юллар үткәнен беләсезме?
Нинди матур күпергән!
Беләсезме үз юлында
Ул күпме хезмәт күргән!
(слайд )
-Иген үстерү өчен башта җирне сөрергә, тырмаларга, иген чәчәргә кирәк.
(Слайд)
Сезнең көз һәм яз айларында ямь-яшел төскә кергән кырларны күргәнегез бардыр. Бу - иген чәчелгән кырлар.
(Слайд)
- Иген кырларында нинди ашлык үстергәннәрен, табышмакларга җавап биреп белеп була. Әйдәгез, үзегез әзерләп килгән табышмакларны әйтегез, ә без җавабын табарга тырышырбыз.
1. Үзем ап-ак, вак-вак йомры,
Мул итеп уңыш бирәм.
Вакытында җыймасагыз
Өйдән чыгып йөгерәм. Борчак
2 . Кар астында кыш үткәрәм,
Яшел тунымны киеп.
Көздән чәчеп калдырганга,
Өлгерәм мин иң элек.( Арыш)
(балаларга арыш бөртекләрен һәм слайд күрсәтү)
3. Эшкәртсәләр бөртегемне
Бөтен шартын китереп,
Минем оннан күмәч пешә
Күбек кебек күпереп. Бодай
(балаларга бодай бөртекләрен һәм слайд күрсәтү)
4. Бодай белән ярыша алмыйм,
“Оным ак”,-дип.
Аңа карап һичкем мине
Кире какмый:
Бөртегемнән ботка өчен
Ярма ясый. Тары
(балаларга тары бөртекләрен һәм слайд күрсәтү)
4. Ап-ак җәйгән кебек була басу,
Мин утырсам хуш исле чәчкә атып.
Соң чәчеләм, иртә кайтам басу-кырдан.
Табыннарда мин бик затлы ризык булам. Карабодай
(балаларга карабодай бөртекләрен һәм слайд күрсәтү)
Ай башлы,
Яшел кашлы,
Сары ефәк калфаклы,-
Борыла да кояшка карый. Көнбагыш
(көнбагыш, слайд карау)
Басуда тагын солы, арпа, бәрәңге дә үстерәләр.
Иген үссен өчен яңгырның вакытында яуы, кояш нуры кирәк.
Җәй көне анда күпме бөҗәкләр безелди, кошлар сайрашалар. Җәй көннәрендә игеннәр бөҗәкләр безелдәвен, кошлар сайравын тыңлап үсәләр кебек.
(Слайд)
III Физкультминут.
-Сез арыгансыздыр. Ял итеп алыйк.
Җил исә,исә, исә
Бодайларны селкетә.
Җил тына,тына, тына
Бодайлар үсеп китә.
Иген үскәннән соң комбайннар белән ашлыкны уралар.
(Слайд)
Сугылган ашлыкны машиналарга төяп, элеваторга озаталар.
(Слайд)
Ашлыкны тегермәндә он итеп тарталар.
(Слайд)
Оннан икмәк пешерәләр.
(Слайд
-Балалар! Менә бүген сез ашлыкның төрләре, аны ничек үстерү турында тыңладыгыз. Димәк, икмәк күп көч куеп үстерелгән ризык булуы белән дә чиксез кадерле. Ләкин барыбыз да хөрмәтлибезме соң икмәкне? Икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт турында онытып җибәрүчеләр дә бар әле. Ашханәдә бик күңелсез күренешне күрергә мөмкин. Өстәлдә дә, тәлинкәдә дә ипи сыныклары кала. Кайвакыт идәнгә төшеп киткәнендә калдырып китүчеләр бар. Андыйларны тәрбияле, кеше хезмәтен хөрмәт итүче балалар дип һич әйтеп булмас.
Яки мондый күренешне алыйк. I класс укучысы Р. III класстагы апасы белән мәктәптән кайтып бара, ди. Малай җирдә аунап яткан ипи кисәген күрә һәм аягы белән читкә тибеп җибәрә, янәсе “Юлда ятмасын”. Ә апасы аңа: “Аяк киемеңне сыдырасың, катып беткән ич ул,”-ди.
-Уйлап карый әле, балалар, апасы энесенә нәрсә дип әйтергә һәм нишләргә тиеш иде?
- Болай эшләргә ярамый, чөнки икмәкнең бер генә бөртеге дә синнән зур. Апасы ипине үзе белән алырга тиеш иде.
-Икмәктән олы аш юк. Ни өчен болай әйтәлә икән?
- Өстәлдә нинди генә сый-нигъмәт юк, әмма икмәктән башка өстәлнең яме юк.
Укучылар шигырьләр сөйлиләр, әлеге шигырьләр буенча әңгәмә үткәрелә.
1. Шулай итеп икмәк нәрсә?
Язын тургай җыры,
Кышкы буран,
көзге җил дә ул.
Кайгы да ул,
Чиксез шатлык та ул,
Бәхет тә ул,
Изге сүз дә ул.
2. Онытмагыз аның алтыннардан
Күп тапкырлар кыйммәт икәнен.
Бәрәкәте белән тотыгыз сез
Тыбындагы арыш икмәген
Исләремнән чыкмас беркайчан да
Шул сүзләре газиз анамның :
-Тәүфыйгы һәм бәхете күбрәк була
Икмәк кадере белгән баланың.
III Йомгаклау.
-Нәрсә ул икмәк?
-Бүгенге сыйныф сәгате сезгә ошадымы?
-Нинди яңалык белдегез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
конспект внеклассного мероприятия по сказкам А.С. Пушкина
данный конспект представляет собой авторскую разработку литературного мероприятия, посвящённого творчеству А.С. Пушкина....
Конспект внеклассного мероприятия " Солнце, я тебя люблю!"
Внеклассное мероприятие...
Конспект внеклассного занятия " Александр Невский- гордость нации"
Конспект для проведения классного часа или внеклассного мероприятия во 2 классе....
конспект внеклассного мероприятия
Выпуской вечер в 4 классе....
Конспект внеклассного занятия по курсу «Наш край» 3 класс
Внеклассное мероприятие по региональному курсу "Наш край". Расширяет понятие о фольклерной культуре и растениях края....
Конспект внеклассного занятия "Дом в котором я живу"
Цели занятия: - помочь сориентироваться в ближайшей социокультурной среде, представляющей своеобразную микромодель внешнего мира и включающей в себя его важнейшие ценности – одухотворённый мир людей...
Конспект внеклассного занятия ТЕМА ВНЕКЛАССНОГО ЗАНЯТИЯ: Герои отечественной войны 1812 года
Конспект внеклассного занятия ТЕМА ВНЕКЛАССНОГО ЗАНЯТИЯ: Герои отечественной войны 1812 года...