Иң гүзәл кеше икәнсез.
методическая разработка на тему
Укытучылар көненә үткәрү өчен класстан тыш чара.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Иң гүзәл кеше икәнсез. | 18.24 КБ |
Предварительный просмотр:
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”. |
|
Стенада “Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар!” һәм шигырь юллары язылган плакат: |
Укытучы исемен икеләнми |
Ана исеме белән тиңлим мин. |
Бала өчен анда туган хисләр |
Ана хисе белән тиң дим мин. |
|
1 укучы: Бүген без барыбыз да бераз дулкынланабыз, чөнки бүген гадәти көн генә түгел -Укытучылар көне. |
2 укучы:Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. |
Бергә: Бәйрәмегез котлы булсын! |
3 укучы: Өйрәтәсез безне каләм тотарга һәм |
Тәүге сызыкларны сызарга. |
Өйрәтәсез хәрефләрне теркәп, |
Иҗекләрлән сүзләр язарга. |
Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”. |
4 укучы: Хәтереңдәме, дустым |
Алтын яфрак яуган |
Кояшлы көзге иртә |
Әниләр кулына тотынып |
Мәктәпкә килдек бергә. |
5 укучы: Хәтеремдә курка-курка гына |
Классыма килеп кергәнем. |
Хәтеремдә шулчак, беренче кат, |
Якты йөзен аның күргәнем. |
6 укучы: Дәреслекне ачкач, аптыравым, |
Нәүмизләнеп каушап калуым. |
Хәтеремдә аның әкрен генә |
Иңнәремә кулын салуы... |
7 укучы: Өйрәтәсез безне мәктәпләрдә |
Хәреф танып, саннар язарга |
Кечеләрне һәрчак яратырга |
Ә зурларны хөрмәт итәргә. |
8 укучы: Һәрчак шулай сабыр булды, |
Ялгышларым булса, төзәтте |
Хезмәт яратырга, туган җиргә |
Тугрылыкка мине өйрәтте. |
Җыр: “Хәтерлим әле бүгенгедәй “. |
9 укучы: Хәреф язабыз бүген. |
Хәреф бит рәсем түгел, |
Серле таяклар сызам, |
Матур чыкмаса-бозам. |
10 укучы: Язам-бозам, язам-бозам... |
Ә дәрес һаман уза. |
Рания инде дәфтәрен |
Укытучыга суза... |
11 укучы: Шулкадәр дә ягымлы, |
Тансык, бу нинди тавыш? |
Яле, яле әйтеп кара |
Уйлап тап инде, тырыш. |
12 укучы: Белмисезме? Көмеш тавыш |
Ул кыңгырау тавышы... |
Утырып тәмам туйгач |
Шуннан яхшы бармы соң? |
13 укучы: Дәрес беткәнен белдереп |
Чыңлавын кыңгырауның |
Тиз ишетеп алабыз, |
Шундук чыгып чабабыз. |
14 укучы: Тик дәрескә керергә дип |
Чакырганда кыңгырау |
Бик ишетеп бетермибез |
Шуңа күрә еш кына |
Соңга кала күбебез. |
15 укучы: Чү, бу ни соң? |
Әллә инде, дөнья бетеп киләме? |
Яисә якын урманнан Шүрәлеләр килгәнме? |
Яисә Кызыл Калфакны да |
Явыз бүре йотамы? |
16 укучы: Каф тау арты җеннәре |
Сабантуй уздырамы? |
Әллә песиләр бары да |
Тычкан ауларга чыкканмы? |
17 укучы: Юк икән лә, бары безнең |
Сыйныфта мәхшәр купкан. |
Чөнки укытучы апа |
Беразга бүлмәдән чыккан. |
18 укучы: Бу бераз шаяру гына |
Зинһар, гаеп итмәгез. |
Шаярсак та, уйнасак та |
Тик чама белеп кенә |
Мәктәп кагыйдәләренә |
Туры килерлек кенә. |
1 укучы: Ә бүген күңелсезләнмик, |
Бергәләп бәйрәм итик. |
Барлык укытучыларга да |
Рәхмәтебезне әйтик. |
2 укучы: Кадерле укытучылар! |
Сезне бик яратабыз. |
Сезгә бүген чәчәкләрнең |
Матурын тартабыз. |
3 укучы: А лыгыз сез бүген бүләк итеп |
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен. |
Каршылагыз тагын бик күп еллар |
Укытучылар бәйрәмен. |
Җыр: “Укытучылар көне”. Ф.Мортазин көе һәм сүзләре. |
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бөтен кеше элек бала булган.
Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....
Классный час "Кеше- жирнен бизэге"
Классный час для учителей начальных классов....
Әйләнә - тирә дөньядан ачык дәрес"Урман һәм кеше"4 нче
4 нче класс өчен...
Иң кадерле кеше -әни
Мәктәп күләмендә аналар көнен билгеләп үтү өчен сценарий...
Әбиле кеше-бәхетле кеше
Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...
Әбиле кеше- бәхетле кеше.
Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....