"Яз килә, яз көлә"-внеклассное мероприятие.
классный час (1 класс) по теме
"Яз килә, яз көлә" -ел фасыллары, табигатьтәге үзгәрәшләр, табигатьне саклау турында класстан тыш чара.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yaz_kil.doc | 45.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Яз килә, яз көлә.
А.б.
Кичәбезне башлыйбыз. Бүгенге кичәдә без табигатебезнең матурлыгы,
аның байлыклары, табигатьне саклау турында сөйләшербез.
Менә җиребезгә үзенең бөре-чуклары, гөрләвекләре, сайрар кошлары белән елның иң гүзәл мизгеле-яз килде. Бөтен җирдә-табигатьтә һәм кешеләр күңелендә яз шатлыгы.
1 ук. Кырлар әле кардан арынмаган,
Тик яз инде якын, бик якын.
Бу ак пәрдә ачылыр да,
Язлар чыгар җәеп канатын.
Аксакал кыш инде озак тормас,
Гомере узган, китәр дөньядан.
Шаулап- гөрләп, кышны алыштырып,
Язлар килә җиргә яңадан.
2ук. Көннәр аяз, күктән алсу Әйтегезче, кайсы вакыт
Нур сибеп кояш көлә. Яздагыдан ямлерәк?
Җиргә тама көмеш тамчы, Кыш айларын да яратам,
Сагынып көткән яз килә. Әмма яз күңеллерәк.
Көннәр җылы,күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
Җыр “ Бәйрәм бүген.”
А.б. Бүген бездә кунаклар бар. Рәхим итегез.!
(Сәхнәгә Яз матур, Март, Апрель , Май керә)
Яз-матур: Исәнмесез,кадерле укучылар, кунаклар! Сез мине таныйсызмы?
Бу мин – Яз матур. Карлы – буранлы салкын кыштан соң, туган
ягыбызга ямьле яз килә.Бүген мин сезгә кунакка үземнең кыз-
ларым белән килдем.Таныш булыгыз: Март. Апрель, Май.
Ә сез язны яратасызмы? Яз турында ниләр беләсез?
“Яз җитте” курчак театры күрсәтелә.
Яз-матур: -Ә хәзер кызым Мартны тыңлагыз!
Март: Кара каргалар килде, Тамчылар бии тып та тып,
Түбәдән тамчы тама. Тамчылар сикерәләр.
Көндез көн җылы була, Аларны булмый туктатып,
Суыта кичкә таба. Алар яз китерәләр.
--Кем минем турыда шигырь сөйләргә тели?
(Шигырь “Ах,бу язлар, назлы язлар” Касыйм Тәхау.)
-Ә хәзер мин сезнең белән викторина үткәреп алырга телим.Сез кошларны беләсез микән?
-Бу нинди кошлар?
(Төрле кошлар булып киенгән балалар чыгалар)
Песнәк: Мин сары күлмәк, кара жилет киеп,кара галстук тагып йөрим.Башка
кошлар кебек, бөҗәкләрнең үсеп җитүләрен көтеп тормыйм, йо-
мыркада вакытта ук аларны юк итәм.
Кызылтүш: Мин кызыл түшле,бүрегем кара. Кыш буе миләш һәм орлыклар белән тукланам.Яз көне үз илемә - Себергә китәм.
Карлыгач: Мин- санитар кош.Төп азыгым- бөҗәкләр.Көн буе һавада очам,
җиргә аз вакытка гына төшәм.Томшыгым кыска һәм киң.Озын
койрыгым һәм канатларым тиз очарга булыша.
Сораулар:
-Нинди кошлар яз көне җылы яклардан кайталар?
-Кайсы кошны яз хәбәрчесе дип атыйлар?
-Кайсы кошның балтасы борынында ?
-Кайсы кош ауга төнлә генә чыга?
-Кайсы кошның өе кар астында?
-Кайсы кошның балалары әниләрен белмиләр?
-Кайсы кош бик тиз йөгерә?
-Иң кечкенә кош нинди?
-Нинди кош балаларын кышын чыгара?
-Дөньяда һәм бездәге иң зур кош?
-Дөньяда һәм бездәге иң кечкенә кош?
-Кошлар безгә нинди файда китерәләр?
(Кошларның файдалары турында укытучы сөйли.)
3 ук. Ш. Маннур. “Исәнмесез, кошкайлар!” шигыре.
Март: -Март аенда нинди бәйрәмнәр була?
(8-Март турында шигырьләр.)
Яз-матур: -Ә хәзер минем уртанчы кызым Апрельне тыңлагыз.
Апрель: Гөрләвекләр агалар. Күктән кояш елмая.
Каңгылдашып торналар тезелеп үтте бая.
Инешләрдә коена канатланып үрдәк-каз,
Җирне яшәртеп безгә гөлләр алып килә яз.
-Ә яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
4ук. Апрель аенда елгалардан бозлар ага, көняктан кошлар кайта.Тау
битләрендә яшел үлән күренә башлый.Бар табигать уяна,кошлар
йомырка сала, бала чыгарырга утыра.
5 ук. (К.Нәҗми. “Яз җыры”)
Язгы ташу башлануын Хәбәр итеп дөньяга,
Зәңгәр бозлар агып китте Зәңгәр сулы дәрьяга.
Шаулап акты гөрләвекләр Яуды ләйсән яңгыры
Шәһәрдә дә, авылда да Яңгырады яз җыры.
Апрель : Минем сезнең зирәклекне, тапкырлыкны тикшереп карыйсым килә.
Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын табарсыз.
- Кар астында кышлаган, яшел тунын тышлаган.
- Агач башында йорты,эчендә яши җырчы.
- Утта янмый, суда батмый, ташкын булмаса акмый.
- Ак сандыгы ачылды, эченнән ефәк чәчелде.
6 ук. ” Яз дуслары”
Бозларны кузгатты- яз җитте, яз җитте!
Киң җәелеп су акты, су ерып боз китте.
Көн ямьле, көн аяз, сайрый яз кошлары.
Кадерле безгә яз, без бит яз дуслары.
-Апрель аенда безнең бөек кешебез туган. Кем ул? ( Г. Тукай.)
-Аның яз турында нинди шигырен беләсез?
Яз- матур: Ә хәзер, дусларым, минем төпчек кызым- Майны тыңлагыз.
Май: Агачлар яфрак ярды, алмагач чәчәк атты.
Тургайлар тугайларын сагынып кире кайтты.
Килде туган якларга елмаеп чәчәкле ай,
Күңелләр канатлана, бу бәйрәм, Беренче Май.
Май: -Әйе, май аенда агачлар яфрак яра, гөлләр чәчәк ата.
Ә яз көне нинди үләннәр, чәчәкләр чыга?
-Кайсы чәчәкләр Кызыл китапка кертелгән?
(сөйлиләр, рәсемнәрен карыйлар.)
-Аларның кайсылары “яшел докторлар” дип атала?
Сез аларны ничек саклыйсыз?
А.б. “Яшел докторлар” Х. Халиков шигырен укый
Энҗе чәчәк: Энҗе чәчәк – матур чәчәк,
Энҗе сыман чыннан да.
Дарулы да, агулы да,
Сак булыгыз җыйганда.
Тузганак: Кем ярата кузгалак?
Ә мин булам тузганак.
Чәчәкләрен кара син,
Әйтерсең лә таң нуры.
Дару аның тамыры,
Шикәре дә җитәрлек.
Чәй ясасаң кыздырып
Тәме исең китәрлек.
А. Б. –Сез яз көне еш кына табигатькә чыгасыз, ял итәсез.
Сез анда нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешсез? (Кагыйдәләр)
Ирина Рәҗәпова.“Табигатне саклагыз” шигыре.
-Табигатьне саклауда без үзебездән нинди өлеш кертә алабыз?
Гөлназ Нәбиуллина. “Кешеләр, саклагыз җиремне!”шигыре.
Яз-матур: Дусларым! Табигатьтә бар ел фасылы да матур.
Яратыгыз көзне дә, яратыгыз кышны да.
Яратыгыз җәйне дә, яратыгыз язны да.
Яратыгыз көннәрне, айларны һәм елларны.
Кешеләрне, табигатьне, саклагыз сез аларны!
А.б. -Изге теләкләрең өчен зур рәхмәт, Яз матур! Көннәрең матур, имин
үтсен!
Җыр: “Яз килде”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Внеклассное мероприятие. Тема мероприятия: Правила дорожные знать каждому положено.
Цели занятия:1. Познакомить детей с правилами дорожного движения.2. Формировать навыки поведения на улицах города в соответствии с правилами ПДД....
Внеклассное мероприяти Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»
Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа» проводится с целью - познакомить детей с обычаями и традициями татарского народа; продолжать прививать детям чувство...
Внеклассное мероприятие "Прощание с Начальной школой" 4класс. Конспект мероприятия.
Внеурочная деятельность . Конспект "Прощание с Начальной школой"...
"Цветочная история" внеклассное мероприятие в рамках общешкольного мероприятия "Фестиваль цветов" для учащихся начальной школы
Методическая разработка воспитательного мероприятия "Цветочная история" , проведенного в рамках общешкольного "Фестиваль цветов" составлена с использованием интернет-источников.Текст частично бы...
Самоанализ внеклассного мероприятия. Внеклассное мероприятие, защита проекта «Моя семья»
Самоанализ внеклассного мероприятия....
Методическая разработка внеклассного мероприятия по литературному чтению. Познавательно - развивающее мероприятие «Русские писатели 19 века».2 класс
Данное мероприятие проведено в рамках Фестиваля гуманитарных наук среди 2-х классов. Групповая работа, ИКТ, инсценирование позволиили активизировать учащихся в течении всего мероприятия....
Внеклассное мероприятие « Старичок-боровичок» с презентацией к внеклассному занятию «36 занятий для будущих отличников».
конспект внеурочного занятия для 3 класса...