Тәрбия чараларына анализ
материал (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Тәрбия чарасын анализлау
Максатка юнәлгәнлек:
1.Үткәрелгән чара максатының тәрбия максаты белән туры килүе.
2.Планлаштырылган чара максатларының ачык һәм аңлаешлы формалаштырылуы.
3. Максатның укучылар ихтыяҗын, яшь үзенчәлекләрен, тәрбиялелек дәрәҗәләрен исәпкә алып куелуы.
4.Бу тәрбия чарасының тәрбия эше системасындагы урыны.
5.Бу чараның максатка ярашлылыгын һәм әһәмиятен укучыларның тануы.
6.Эш формасы һәм алымнарының куелган максатка ярашлы булуы.
Эчтәлек:
1.Анализланучы чара эчтәлегенең һәм темасының актуальлек дәрәҗәсе.
2.Эчтәлекнең аңлаешлылыгы(яшь үзенчәлекләрен, әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алу).
3.Мәгълүмат яңалыгы.
4.Бу чараны оештыручыларның әзерлек һәм эрудициялелек дәрәҗәләре.
Башкару алымнары:
1.Үткәрелгән чара формалары һәм алымнарының дөрес сайлануы, аларның билгеләнгән максат һәм эчтәлеккә туры килүе.
2.Оештырудагы төгәллек, вакытны дөрес бүлү.
3.Укучыларның активлыгы, мөстәкыйльлеге һәм алар үсешенә тәэсир итүче чара һәм алымнар.Үзидарә органнарының әһәмияте.
4.Фронталь(гомуми), төркемнәрдәге һәм индивидуаль эшләр бәйләнеше.
5.Чара үткәргән урын һәм бизәлешнең әһәмияте, тиешле эмоциональ моһит булдыру.
6.Үткәрелгән чараның төрле этапларында укучылар игьтибарын арттыру.
7.Күрсәтмәлелектән файдалану.
8.Элек әзерләнгән материалның һәм эш барышында уйлап табылганнарның, ягъни импровизациянең үзара ярашуы, бу ярашуның алдан билгеләнгән максатка туры килүе.
9.Чарада катнашучылар һәм аны оештыручылар арасында эмциональ контакт булдыру.
10.Уен һәм романтика элементлары файдалану.
11.Тәрбия чарасын үткәрү формасының үзенчәлекләрен исәпкә алу.
12.Бу чараның оештырылуына әзерләнү һәм үтәлешенә педагогик шәхеснең йогынтысы.
13.Укытучының педагогик сәләте һәм осталыгы.
Нәтиҗәлелек:
1.Куелган максатларга ирешү, бурычларның үтәлеш дәрәҗәсе.
2.Укучыларның үткәрелгән чарага мөнәсәбәте(кызыксыну һәм активлык дәрәҗәләре).
3.Танып белү нәтиҗәсе: укучылар нинди яңа белем-мәгълүмат алдылар, нәрсәгә өйрәнделәр, нинди күнекмәләре артты һәм ныгытылды?
4.Балаларда социаль мәсьәләләргә карата нинди фикеләр урнашты?
5.Үткәрелгән чараның укучылар тәртибенә йогынтысы?
6.Тәрбия чарасы барышында ирешелгәннәрне тагы да арттыру һәм ныгыту юллары.
7.Бу чараны оештыручыларның аны анализлау дәрәҗәсе.Тәрбияче һәм укытучыларның чара нәтиҗәлелеген бәяләве.
8.Тәрбия чарасын оештыру барышында килеп туган кимчелекләр, аларның сәбәпләре һәм бу кимчелекләрне бетерү юллары.
9.Мондый чараларны үткәрү һәм камилләштерүгә караган тәкъдимнәр.
Үткәрелгән чараларның сыйфатын билгеләү юллары:
-чараны әзерләгән һәм үткәргән вакытта укчыларны күзәтү;
-чараны үткәргәннән соң укчыларны күзәтү;
-чарада катнашучылардан анкета сорауларына җавап алу;
-чарада катнашучылардан аның сыйфатын төрле төстәге жетоннар белән бәяләтеп, соңыннан нәтиҗәсен өйрәнү;
-уку ел ахырында, башка чаралар белән чагыштырып, аның нәтиҗәлелеген ачыклау алымнарын да куллану.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү"
Рухи байлык - ирекнең нигезе. Чын кеше моделе....
Доклад:УКУЧЫЛАРДА БЕРДӘМЛЕК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.
Башлангыч сыйныфта укучылар коллетивын туплау, аралашырга өйрәтү, психоогик үзенчәлекләрне ачыклау....
Еллык тәрбия эше планы. 2 нче класс.
Башлангыч классларда класс җитәкче булып эшләүчеләргә ярдәмгә....
Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата. -Кешене барлык физик һәм дини ...
Тәрбие сағаты"Менің өз сыныбым үшін құндымын ба?"Бұл менің
Бұл менің оқушыларыммен өткізген тәрбие сағатым.Тәрбие сағатын өткізе отырып,оқушылардың өз "Мен"-ін анықтауға көмектесуге болады....
Тәрбие сағаты"Менің өз сыныбым үшін құндымын ба?"Бұл менің
Бұл менің оқушыларыммен өткізген тәрбие сағатым.Тәрбие сағатын өткізе отырып,оқушылардың өз "Мен"-ін анықтауға көмектесуге болады....
Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).
Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...