"Гаилә кафесы"
материал по теме

Каримова Гульзиля Махмутовна

Разработка внеклассного мероприятия для начальных классов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ГАИЛӘ  КАФЕСЫ

      Зал шарлар, плакатлар белән бизәлгән.  Стенаның бер ягында балаларның  “Безнең гаилә” темасына язылган иншалары  һәм рәсемнәре эленгэн. Икенче якта әти-әниләр һәм балаларның иҗат күргәзмәләре оештырылган.  

   Укытучы:      Исәнмесез, кадерле кунаклар!    Менә ничә еллар безнең мәктәптә башлангыч сыйныфларның традициясенә кереп киткән  “Гаилә кафесы”  уздырылып килә.  Бүген без сезне гадәти булмаган “Гаилә кафесына” чакырабыз.

                                        Бик якын туганмы сез?

                                        Ерактан килгәнме сез?

                                        Дуслашырга бер сүз җитә;

                                        Сихри сүз – исәнмесез!

                                        Шушы сүзне ишетүгә

                                        Йөрәгем эреп китә...   Исәнмесез.

                                        Бу сүзләр көч бирә,

                                        Йөз ел яшисе килә –

                                        Исәнмесез! Исәнмесез!

     Һәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша.  Ата-ана тәрбиясен, ата-ана назын берни белән дә алыштырып булмый. Халык та бит: “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс”, дип әйтә. Тәрбия ана сөте белән кермәсә, педагогларга бик зур кыенлыклар кичерергә, зур көч белән хаталарны төзәтергә туры киләчәк. Чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп  белән гаиләнең бердәмлегендә.  Мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала.

Үзе  бер  ил  ул.

     Һәр гаилә – үзе бер ил бит ул,

Аның суы да бар, җире дә;

              Анда һәрчак тыныч кына  булмый,

Исеп китә кайчак җиле дә.

     Һәр гаилә – үзе бер ил бит ул,

Аның кереме бар, чыгымы.

 Әгәр илдә яхшы хуҗа булса,

Юлга сала керем-чыгымны.

    Һәр гаилә – үзе бер ил бит ул,

Анда    туып   үсә    балалар.

Илдә яхшы ата хуҗа булса,

Алар бар да кеше булалар.

    Һәр гаилә – үзе бер ил бит ул,

Дусы була аның, дошманы.

   Ил хуҗасы акыллы эш йөртсә

     Дошманнан күп була дуслары.

   Һәр гаиләгә телим изге теләк:

 Акыл   белән  уйлап эшләгез,

       Йөргән юлларыгыз туры булсын,

 Борчуларсыз    гына   яшәгез!

Укытучы:  кадерле кунаклар, бәйрәмгә әзерләнгәндә без берничә гаиләгә төрле-төрле өй эшләре биргән идек. Алар барысы да бик зур тырышлыклар куеп яхшылап әзерләнеп килделәр. Әйдәгез аларга сүз бирик.

     Хәйретдиновлар гаиләсе.  Гаилә башлыгы Илгиз, тормыш иптәше Алсу, кызлары Ләйсән, уллары Илсур.

    Бүгенге бәйрәмдә без үзебезнең фамилиябезнең килеп чыгышы белән таныштырырбыз.  (гаилә чыгышы)

   Гаилә төзелгәннән соң көтеп алган сабый дөньяга килә  Ә сабый булган йортта бишек җырлары бик еш яңгырый.  Хәзер без әниләрнең сабыйларына җырлаган җырларын тыңлап үтәрбез.

1 әни:  Кыйгач кашым,    асыл ташым!

             Йоклаек икәү!

             Йокла,  иркә,    йокла, бәбкә,

             Бәүкәй, бәллү-бәү!

2 әни:   Хуплар хубы, алма тубы,

Пешкән, тулгансың!

Бу чагында син тагын да

Чибәр булгансың!

Алмакаем, аппаккаем, йоклаек икәү!

Йокла, иркә,йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү-бәү!

3 әни:  Әлли-бәлли көйләрмен,

            Хикәятләр сөйләрмен,

             Сиңа теләк теләрмен,

             Бәхетле бул диярмен!

             Әлли-бәлли-бәү!   Әлли-бәлли-бәү!

4 әни: Йокла-йокла син, балам,

           Сине бишеккә салам.

           Син йокыга киткәнче,

           Синең яныңда калам!

           Әлли-бәлли-бәү!   Әлли-бәлли-бәү!

Низамовлар гаиләсе.    Гаиләнең өлкән кешеләре: дәү әни – Мөнирә апа, дәү әти – Нариман абый, Алмаз һәм Зилә; аларның уллары - Айдар, кызлары – Алинә.  

   Дәү әни белән дәү әтигә сүз бирәбез. Алар сугыш чоры балалары.  (өлкәннәрнең чыгышы)   Балалар өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйлиләр.

Алинә:   Җиңелгән грипп.

              Дәү абыйга грипп йоккан,

               Дәү абыйны грипп еккан

               Дәү абый урынга яткан...

              Кечкенәсе сыгылмаган,

              Бирешмәгән, егылмаган

              Чаңгыда йөреп чыныккан,

               Гриппны сугып йоккан.

               Гриппны җиңеп чыкка.

Айдар:  Һич мактанып әйтмимен.

Мин бик бәләкәй чакта

Атланып йөрдем атка.

Ә аннары соң үстем

Һәм машинага күчтем.

Шактый йөрдем ансында,

Уза идем барсын да!

Һич мактанып әйтмимен,

Бик остаргач, әтием,

Бәйрәмдә бүләк итеп,

Алды шәп велосипед!

Тик җилләр тарый чәчне.

Әй чаба да соң көчле!

Ничек чапмасын көчле –

Ул бит өч тәгәрмәчле!

Укытучы:   Үткәндә кичергән кайгылар, газаплар,

                    Барысы да онытыла.

                    Барысы да җуела.

  Шәҗәрә туганлык дәрәҗәсен ачыклаучы бер нәсел буыннарының үсеш схемасы.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн күргәнен

Ни иккәнен, ни чиккәнен.

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Валиевлар гаиләсе.   Гаилә башлыгы Зиннур, тормыш иптәше Рауза, уллары Алмаз, Шамил, Камил һәм кызлары Айсылу.  Алар күп балалы, җыр-моңа гашыйк гаилә буларак безнең кафебызның кунаклары.  Айсылу  бүген үзләренең шәҗәрә агачы белән таныштыра.  (соңыннан  гаиләләре белән үзләренең яраткан җырларын башкаралар)

Укытучы:  Мич янында тып-тын гына

                   Тыңлап тора киленнәре.

                   Шулдыр үзе өйгә иман,

                   Татулыкның иңүләре.

   Алдагы гаиләбез – Шамсутдиновлар гаиләсе. Өлкән кеше – Зөлхәбирә апа, Илфат белән Гөлфинур, кызлары – Айсылу, уллары – Салават.  Алар безгә  гаиләдә буыннан-буынга күчеп килүче чулпы турында сөйләрләр.

Укытучы:                                Улын көтә ана

                             Капка төпләренә әнкәй чыгар,

                             Карап торыр кайту юлына.

                             Күзләреннән яшләр агар аның,

                             Күңелендә сагыш, моң гына.

                             Көтә әнкәй һәр көн саен чыгып,

                             Улы кайтыр диеп бер көндә.

                            Ап-ак шәлен ябып чыгып утыра,

                            Өметен өзми ана бер көн дә.

                            Кайтыр, ана, кайтыр синең улың,

                           Шатлык кунар синең йөзеңә.

                           Гел шатланып яшә, кайгы күрмә,

                           Теләк сиңа, Ана, шул гына.

  Барыгызга да зур рәхмәт!

Хәзер без бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.  Барлык гаиләләрне дә спорт залына чакырабыз.

  Укучылар башкаруында  “Күңелле дә соң спорт” биюе.

Спорт ярышлары.

Ярышта ике команда катнаша.  

Балалар командасы: “Кыюлар”

Девиз:  “Тырышабыз, булдырабыз, зур үрләргә юл тотабыз”

Әти-әниләр  командасы: “Җитезләр”

Девиз: “Кояш  кебек җылы без, кошлар кебек җитез без”

Укытучы:  Командаларга рәхмәт.

Безнең бу тамашаны

Рәхим итеп карагыз.

Күңелләрегезгә хуш килер

Без моңа ышанабыз.

     Ярышлар мондый тәртиптә узачак.(уен төрләре һәм кагыйдәләре белән таныштыру)

  1. “Убырлы карчык” 

Уенчы бер аягы белән чиләк эченә баса, икенчесе белән җирдән атлый. Бер кулы белән чиләкне, икенчесе белән щётканы тота. Шул рәвешле билгеләгән дистанцияне үткәч, чиләк белән щётканы чираттагы уенчыга тапшыра.

  1.  “Хоккей уйныйбыз” 

Һәр уенчы кәшәкә белән тупны тәгәрәтеп билгеләнгән урыннан әйләндереп алып килә. Кәшәкә белән тупны чираттагы уенчыга тапшыра.

  1. “Сазлык аша узабыз”

Ике кечкенә такта ярдәмендә билгеләнгән урыннан такталарны күчереп кызыл сызыкка кадәр барырга, кире әйләнеп  кайтканда такталарны кулга тотып чабарга. Такталарны чираттагы уенчыга тапшырырга.

  1. “Капчыклы көнгерә”

Уенчының биленә капчык бәйләп куела. Аның эченә туп салына. Көнгерә кебек сикерә-сикерә,  билгеләнгән араны узарга кирәк.

  1. “Бергә киенәбез”

Бу уен өчен зур размердагы шортик кирәк. Командир һәр уенчыны чиратлашып ташый. Ул шортикның бер балагын үзе кия, икенчесен үзе иярткән кешегә киертә һәм билгеләнгән урыннан әйләндереп алып килә. Шулай итеп калган уенчыларны шул ук тәртиптә ташып бетерә.

  1. “Күңелле поезд”

Командир обруч белән башта билгеләнгән урыннан үзе генә әйләнеп килә, аннары  берәм-берәм калганнарын ташып бетерә. Уенчылар бер-берсенә тотынып йөгерәләр, поезд төзиләр.

Укытучы:  Безнең әзерләнгән ярыш төрләре тәмам.  Командаларга әзрәк ял итү  өчен вакыт бирелә.

Укучылар башкаруында җыр “Сәламәт булыгыз”

Укытучы:   Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Бу дөньяда ничек яшәсәк тә

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлларыгыз,

Татулыкка җирдә ни җитә!

Йортта аш-су мул булсын!

Бала-чага ун булсын!

Йөзләрегез якты булсын!

Эшләрегез уң булсын!

(Спорт бәйрәменә тантаналы төстә нәтиҗә ясала. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла)

     Бәйрәмнең  өченче өлеше алдан ата-аналар ярдәме белән әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итә. Күмәкләшеп җырлар башкарыла. Зур залда бергәләшеп бииләр һәм өйләргә таралышалар.

Теләче райоы Олы Нырсы урта мәктәбе Каримова Гөлзилә Махмутовна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...