Гаиләм-минем терәгем!
классный час (4 класс) по теме

Гаилә көненә багышланган класс сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gailm-minem_tergem.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Гаиләм-минем терәгем!

Максат: Балаларда гаилә белән горурлану хисе тәрбияләү;

               ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы, дустанә

               мөнәсәбәтләрне ныгыту; гаилә әгъзаларына карата һәр-

               вакыт яхшы , җылы карашта булырга өйрәтү.

Җиһазлау һәм кулланылган материал:  укучылар ясаган гаилә тугралары,  гаилә турында мәкальләр, магнитофон, йөрәк, чәчәк рәсемнәре, Ф.Яруллин “Сайланма әсәрләр”, Р.Фәхретдин “Балаларга үгет-нәсыйхәт.”

                                               Дәрес барышы:

  - Гаилә - кешенең туган йорты, бишеге, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Кешелек тә гаиләдән башлана. “Гаилә бәхете-ил бәхете “ ди халык. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-берегезне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Һәр гаилә үзе бер дәүләт. Ныклы гаилә - ныклы дәүләт нигезе.

   - Менә бүгенге тәрбия сәгатендә без дә укучылар сезнең гаиләләрегез турында сөйләшербез һәм соңыннан “Гаиләдә иң мөһиме...?” дигән сорауга җавап алырбыз дип ышанам.

  - Бүгенге дәрестә сезнең әти-әниләрегез, әбиләрегез дә катнаша.Хәзер сүзне, өч малай үстереп, ул-киленнәреннән, оныкларыннан кадер –хөрмәт күреп яшәүче , Гүзәлнең дәү әнисе- Йөзлебикә апага бирик әле.Ул безгә үзенең киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен биреп китәр,гаиләдә дус, тату яшәү серләрен ачар.(Йөзлебикә апа сөйли.)

 

                         

  - Укучылар , бөек татар мәгърифәтчесе Р.Фәхретдиннең ата-ана хакы турында бик күп хезмәтләре бар. Әйдәгез, аның ”Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннын кайберләре белән танышып үтик :

  • Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.
  • Сезгә иң якын кешеләр – ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез.Шул вакытта аларның күңелләре дә, үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
  • Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне тәрбияләп үстерделәр. Бер көнне сез дә әти, әни булырсыз, шунда сезне дә балаларыгыз хөрмәтләр.

- Бу китапта киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр бик күп.Һәм аларның һәркайсы тирән мәгънәгә ия.

  - Сез барыгыз да каникул вакытында үзегезнең гаилә туграсын ясадыгыз. Нәрсәләр ясадыгыз һәм ни өчен, ул тугра нәрсәне аңлата, шул хакта сөйләп үтсәгез иде.( Һәр бала үзенең гаиләсе турында , тугра буенча аңлатып сөйли.)

                             

- Әби –бабай, әти-әниләрдән башка безнең гаиләләребездә туганнарыбыз: абый-эне, апа-сеңелләребез дә бар. Кем үзенең туганы турында сөйләп китәр икән? ( Берничә укучы үзләренең туганнары белән таныштыра.)

                             

- Р.Фәхретдиннең туганнар турында да бик матур сүзләре бар. Укып китик әле.

* Туганнарыгыз ата-аналарыгыздан соң иң якыннырыгыздыр. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз. Олы яшьтәге туганнарыгызга карата итәгатьле булыгыз, сүзләрен тыңлагыз, кечеләренә карата рәхим-шәфкатьле булыгыз.

* Үзләре әйткәнне көтмичә, туганнарыгызга һәр изге эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән игелекләрне кылуда үзегезне кызганмагыз.

* Туганнарыгызның серләрен саклыгыз, аларга гел шатлыклы хәбәрләр китерүче булыгыз, бик мөһим булмаса яманнарын сөйләмәгез. Сүзегез һәм эшегез белән аларга ихласлы булыгыз.

- Балалар, сезнең өйләрегездә тагын кечкенә туганнарыгыз, тугры дусларыгыз да бар бит әле: этләр , песиләр. Кемнәр алар турында сөйләргә тели?  

 

- Сезнең белән гел бергә, туганыгыздай якын , шатлыгыгызны да, кайгыгызны да бүлешүче дусларыгыз хакында кайсыгыз сөйли? (Берничә укучы сөйли.)

                                                                     

Җыр “Дуслык турында”.

    Дуслар белән күңелле,

    Яшәве рәхәт.

    Дустым булганың өчен,

    Сиңа зур рәхмәт.

                           Син минем якын дустым,

                           Мин синең дустың.

                           Яхшы һәрвакыт янда

                           Булганы дусның.

Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын.

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын.

                       

 Язучы Ф.Яруллин ата-ана хакы турында бик күп тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләр иҗат иткән. Сез аның шигырьләрен, әкиятләрен бик яратып укыйсыз. Ф.Яруллинның үзегезгә ошаган шигырен ятлап килергә кушылган иде, хәзер шуларны сөйләп китик.                   

                  “Калыйк вакытында сорап.”      

Озын-озын нәрсә озын?-

Озын-озын бәхет юлы.

Үз бәхетенә бара кеше

Кайвакытта гомер буе.

Олы-олы нәрсә олы?

Ата-ана хакы олы.

Онытмасын иде кеше

Үлгәнчегә кадәр шуны.

Ерак-ерак нәрсә ерак?-

Үткәннәргә юллар ерак.

Ата-ана фатихасын

Калыйк вакытында сорап.

               “ Сез кирәк.”      

Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

Сүнгәнг чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк.

Күз яшьләрен сөртә-сөртә

Юатырга сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәсен өчен йөрәк-

Сез кирәк, әти-әниләр,

Безгә һәрчак сез кирәк.

             

                     “ Бай кеше.”        

Мин бай кеше.

Күп малайлар

Карый миңа көнләшеп

Юмарт булсам да аны мин

Бирә алмыйм өләшеп.

Очыйм дисәм, оча алам

Канатларым пар минем.

Байлыгым шул- әтием дә,

Әнием дә бар минем.

                 “ Әни, синең хәер-фатихаң.”      

Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулау өчен күбрәк җиңү-дан.

Юлда безне бәлаләрдән саклый,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кебек була якты таң.

Караңгыда безгә юл күрсәтә,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Киңәшергә янда дус югында,

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан-

Иң акыллы бер киңәшче була

Әни, синең хәер-фатихаң.

“  Молодец минем әби.”        

Бөтен эш кулыннан килә,

Әй уңган минем әби!

Мин дигәндә-ул идәндә,

Көчен һич тә жәлләми.

Алъяпкычларым үтүкли,

Көн дә чәчләрем үрә.

Якаларым гел ак минем

Әби юганга күрә.

Күңелләре күтәрелә

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен укырга да

Барыр иде ... яраса.

                   “Әти карап торганда.”   

Курыкмыйм мин бүген,

Өрекмим мин бүген

Явыз малайлардан да,

Явыз маэмайлардан да.

Ата казлар ысылдап,

Муенын сузып калса да,

Сөзгәк усал тәкәнең

Күзе уттай янса да-

Курыкмыймын бер тамчы,

Уйнап йөрим урамда:

Әй рәхәт соң уйнавы

Әти карап торганда.

     -  Молодцы укучылар. Фәнис абыегыз язган шигырьләрне бик матур сөйләдегез.

      Ә хәзер бүгенге сөйләгәннәр, фикер йөртүләр аша нәтиҗә чыгарыйк Гаиләдә  иң мөһиме.. (укучылар үз фикерләрен әйтәләр: ышаныч, җылылык, ярату, хөрмәт, татулык, дус яшәү, бәхет).

- Бүгенге дәрестә алган киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр эзсез югалмаслар дип ышанам. Барыгызга да бик зур рәхмәт.

     

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем гаиләм-минем шәҗәрәм

"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия  сәгате конспекты...

Сыйныф сәгате "Минем гаиләм-минем шәҗәрәм"

Минем гаиләм – минем шәҗәрәм....