2011-2012 нче уку елы укыту – тәрбия бирү нәтиҗәләре буенча отчеты
материал по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт кызының директорлык эшчәнлегендә 2011-2012 нче уку елы укыту – тәрбия бирү нәтиҗәләре буенча отчеты

Скачать:


Предварительный просмотр:

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Рассия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен бакча балаларына белем-тәрбия бирүдә яңа федераль дәүләт таләпләре куелса, шуның дәвамчысы буларак укучыларга белем бирүнең  икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.

     Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү РФ хөкүмәт башлыгы  Д.Медведевның “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы  бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.

     Элек тә мәктәп- бакча  программаларында үзгәрешләр булгалап тора иде. Тик алар ничектер тавыш-тынсыз гына кабул ителеп, эшләп китә тордылар. Ә бу яңа стандарт дигәннәре Россиядә яшәүче бер генә кешене дә битараф калдырмыйча, күпләрнең күңеленә борчу салды.  Шул исәптән, әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар алдына яңа бурычлар куйды.

             

Тормыш бит ул бер урында гына тормый. Галимнәр яңа ачышлар ясый, инженерлар яңа технологияләр эшләп чыгара, тарих та үзгәрә. Шуңа күрә укыту системасына да үзгәрешләр кертеп тору кирәк. Ел саен элеккеге программаларга яңа фәннәр, дәресләр генә өстәп барсак, балаларыбыз мәктәптән чыкмыйча укырлар иде.

Яңа стандартларны эшләп чыгарганда укучыларыбызга заманча белем бирү өчен беренче чиратта нәрсә кирәклеге ачыкланды. Узган уку елында илебез башлангыч мәктәпләрендә  ул стандартлар эксперимент узды. Эксперимент барышында стандартларның кимчелекләре дә ачыкланды һәм әле тагын ачыкланачак. Әлбәттә, аларны булдырмау өстендә даими эш алып барыла. Шулай да җитешсезлекләргә караганда уңай яклары күбрәк дигән нәтиҗәгә киленде. Тестлар балаларның белем дәрәҗәсе бермә-бер үсүен, логик фикер йөртергә өйрәнүләре, максатка ирешергә омтылышлары барлыкка килүен күрсәтте.

Элек өстән мәгариф министрлыгы төшергән укыту программасын җитәкчеләр дә, укытучылар да төгәл үтәп барырга тиешләр иде. Хәзер исә һәр мәктәп шушы яңа стандартлар нигезендә үз программасын эшләп чыгарырга, мәктәпнең юнәлешен билгеләргә тиеш булачак. Стандартларның иң аек язылган урыны – укыту максатлары һәм нәтиҗәләредер, мөгаен. Ә мәгариф учреждениесе шушы нәтиҗәләргә ничек ирешү юлларын ирекле рәвештә үзе билгелиячәк.

          Узган уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч белем бирүнең яңа стандартлары  тулы көченә эшләде, ә балалар бакчаларында өлешчә генә өйрәнелеп, аерым эксперименталь площадкаларда гына эш барды. Моннан шуны аңларга кирәк,  яңа стандартлар мәктәпнең эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү. Бу исә укытучыга да. Әти-әнигә дә тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк дигәнне аңлата. Шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, ягъни  баланы укырга, язарга, санарга гына өйрәтү түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштыру, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булу –  бүгенге көндә һәрберебез алдында торган бурыч.

Шулай булгач, заманча стандартларның мәктәп-бакча  баласына заманча таләпләр куюын һәрберебез аңларга тиеш. Чөнки компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, рус теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы көтелә.

 Бу яңа федераль дәүләт таләпләрен һәм икенче буын федераль белем стандартларын  гамәлгә ашыру максатыннан Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы 2011-2012 нче уку елында планлы эш алып барды һәм уңай нәтиҗәләргә иреште. Укыту – тәрбия бирү нәтиҗәләре буенча мәктәп –бакча коллективлары арасында ярышта икенче урынга чыкты, узган ел өченче урында иде.  

Бу нәтиҗәләргә ничек ирешелде соң?

     Узган уку елында мәктәп ягында 5 бала  белем алды, балалар бакчасында 2 группада 23 бала тәрбияләнде. 3 укучының 2 есе “4” һәм “5” билгәләренә генә тәмамлады. Белем сыйфаты 66,66% булса , өлгереш 100%  булды.

    “Балаларга ныклы белем һәм әхлак тәрбиясе бирү, аларны патриотик рухта тәрбияләү,сәламәт яшәү рәвеше булдыру, бала тәрбияләүдә әтиләрнең ролен арттыру” – безнең төп максатыбыз иде.

 Чөнки балаларны укыту һәм тәрбияләүдә уңышка ирешүнең шарты булып- аларның сәламәтлеге тора.   Шуңа күрә дә  һәр көнне иртә белән гимнастика, саф һавада уеннар, төрле күмәк-иҗади чаралар үткәрелде.  Барлык укучылар һәм хезмәткәрләр  ГТО нормаларын тапшырды, “Кросс-2012», “Лыжня-2012” күмәк чараларында катнашты.

   Расписание СанПин нормаларына, укучыларның эш сәләтләренә туры китереп төзелде, расланды.

   100% бала да җылы аш белән тәэмин ителде: башлангыч мәктәптә 1 тапкыр, балалар бакчасында 3 тапкыр ашау оештырылды.

   2011-2012 нче уку елында 2 укучы 1 нче сыйныфка, 7 бала балалар бакчасына килде. Аларның мәктәп-бакчага ияләшү чоры җиңел узды, яңа коллективка тиз кереп киттеләр. Аларга 4 укытучы, 2 тәрбияче,6 техник персонал хезмәт күрсәтте һәм алар барысы да балаларның сәламәтлеген саклау , ныклы белем һәм тәрбия бирү өчен үз көчләрен кызганмадылар. Укытучылар Хасанова Р.Ф.  белән Асадуллина Г.Г. ФГОС, Садыкова Г.М.  белән абдуллина Г.Т.ФГТ буенча белемнәрен күтәреп кайттылар, педсоветта башка укытучылар белән уртаклаштылар.

   Бу уку елында тәрбияче Абдуллина Гөлназ Тимерхан кызы “Ел тәрбиячесе”, Яшел ут” зональ конкурларында катнашты, куст мәктәп-бакча тәрбиячеләре арасында 2-3 нче урыннарны алды һәм    яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәте өчен Балтач районы мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде.2 укытучыга балаларга экологик тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәннәре өчен россия күләмендә грамоталар бирелде.

   Баланы укыту-тәрбияләү өлкәсендә әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эш башкарылды. Алар ачык дәресләргә, бәйрәмнәргә, җыелышларга, хуҗалык эшләрендә булышырга чакырылды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә  төрле лекцияләр укылды, педагогик яктан белемнәре арттырылды. М-н: “Адаптация чорының кыенлыклары”, “Әгәр балаң бакчага йөрергә теләмәсә”, “Әгәр балаң ялганласа...”, “Әхлаклы шәхес тәрбиялик” кебек консультацияләр уңай нәтиҗәләр бирде.

    Ата-аналар комитеты да бу уку елында шактый ярдәм кулы сузды. Алар ярдәме белән балалар бакчасы ягында евровагонка алынып, стена ремонтланды, кыш буе мәктәп-бакча юлы, түбә кардан чистартылды,  веранда түбәләре профнастилдан ябылды,краннар яңартылды, сыерчык оялары , җимлекләр эленде, 4 магнитлы такта алынды, яңа ел чыршы кайтарылды. 2011 нче ел- Татарстанда “Габдулла Тукай елы” һәм Россиядә “Космонавтика елы”, 2012 нче ел  -  тарихи- мәдәни мирас елы уңаеннан яңа стендлар ясалды, класс сәгатьләре үткәрелде,  “Яшел ут”. Габдулла Тукай туган көненә багышланган район күргәзмәләре  уңай бәя алды.

     Елга 5 тапкыр педагогик киңәшмә уздырылды. Укытучылар бер-берсенең дәресләренә, тәрбиячеләрнең шөгыльләренә кереп, фикер алыштылар. Мәктәп-бакчаның бергәлеге тәэмин ителде. Балалар бакчасыннан 1 бала, мәктәптән 3 укучы Мөстәкыймовлар олимпиадасында, 5 укучы интернет аша “Кленовичок” олимпиадасында  катнаштылар. 1 укучы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча панно ясап, районда 3 нче урын һәм интернет буенча шулай ук 3 нче урыннарны алды.

    ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар бакчасы ягында   “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? “ кичәсе оештырылды, балалар уеннар белән бүләкләнде.

    Укучылар, бакча балалары, әти-әниләр белән планлаштырылган күмәк-иҗади чаралар вакытында үтеп барды. Әти-әниләр катнашында 2 тапкыр ярминкә, отчет концертлары оештырылды. Алардан кергән акча бюджеттан тыш акча эшләүгә тапшырылды. Авылның 7  ветеранына өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм пакеты тутырылды. 2 тапкыр әбиләр чәе үткәрелде. Авылның сугышта үлгән батырлары истәлегенә куелган обелиск елның һәр фасылында чистартылып торылды. “Беренче сентябрь – белем көне», “Сөмбелә бәйрәме”, “Яңа ел”, “Тукай туган көн”, “Кошлар көне” . “9 нчы май – Җиңү бәйрәме” кебек традицион бәйрәмнәрдә балаларга патриотик, табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләсәк, Гаилә бәйрәме, “Әниләр көне”, “Нәүрүз”, “Өлкәннәр көне”, “Сабантуй”, “Әбием – кадерлем” кичәләре якын кешеләребезгә, халкыбызга, аларның милли йолаларына, тарихыбызга  мәхәббәт уята алдык. Шулай ук туган як табигатенә, Чепьядагы Халыклар музеена экскурсияләр, “Наз” реабилитация бүлегендә ял итүчеләргә концерт кую балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды. Район полициясе белән тыгыз элемтәдә эш оештырылды, коррупциягә каршы көрәш алып барылды.Барыннан да бигрәк,балаларга белем-тәрбия бирүдә уңай атмосфера булдыру, хезмәткәрләрнең эшен җиңеләйтү максатыннан  мәктәп –бакчаның материаль – техник базасын баету  - безнең төп максат булды:  яңа дәреслекләр кайтарылды, методик әсбаплар сатып алынды, аудио-мульти язмалар булдырылды, 2 компьютер, 2 ноутбук эшләде,спортзалга,уен залына, коридорга ковер –паласлар алынды, 23 комплект урын-җир тектерелде, йокы, бүлмәсенә, уен бүлмәсенә, спортзалга пәрдәләр тектерелде, уен почмаклары бизәлде, тулыландырылды, чокырлар, кашыклар алынды,электромясорубка, автомат кер юу машиналары, принтер, спорт инвентарьлары (волейбол, баскетбол, футбол туплары, 1 пар чангы, 2 обруч, 2 скакалка) алынды. Здание эченә космитик ремонт үткәрелде: идәннәр , ишекләр, эчке яктан тәрәзәләр, уен һәм спорт площадкаларда атынчыклар, спорт инвентарлары буялды, туалет идәннәре өлешчә ремонтланды, нигезләр сыланды, мичләр, фундамент агартылды, каршылыклы йөгерү юлы, сәламәтлек юлы ясалды.

  Шулай ук укучыларга төрле яклап тәрбия бирүдә музей, ПДД, табигать бүлмәләре эшчәнлеге  төпле нигез булып тордылар. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү балаларыбызга хезмәт тәрбиясе бирүнең бер үрнәге булса, анда сотрудникларыбызның көче белән үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр балаларыбыз өчен чиста экологик продукция дә витамин да. Ә тирә-ягыбызда үстерелгән матур чәчәкләр балаларның гына түгел, авыл кешеләренең дә күңеленә рәхәтлек бирә, кәефен күтәрә.

   Менә шундый уңай яклар белән беррәттән, түбәндәге кимчелекләр дә яшәп килә:

  1. Мәктәптә рус һәм инглиз теленнән белем сыйфаты түбән.
  2. Укытучылар һәм тәрбиячеләрнең, әти-әниләребезнең. балаларның газет-журнал битләрендә басылган материаллары  аз.

Дөрес, бар эшне дә санап бетереп булмый. Әмма минем әйтәсем килгән сүзем бер. Без -  укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Шулай булгач,  киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын дисәк, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән,  алдан күрә белә торган, шәфкатьле, хезмәт яратучы, сау-сәламәт балалар үстерик. Моның өчен , әлбәттә, хезмәткә өйрәтүнең  бар төрен практик куллану гына – ныклы фундамент булып тора. Барыгызга да шушы фундаментны нык төзүдә сәламәтлек, сабырлык, тигезлек телим.

Әлбәттә, шушы форсаттан файдаланып, үз чиратымда барлык әти-әниләргә рәхмәтемне әйтәсем килә. Эшләү дәверендә (дөрес озак эшләмәдем) миңа бик нык терәк булдыгыз, ярдәм иттегез.Барлык авырлыкларны бергә-бергә җиңеп чыктык.  Бик күп тикшерүләр үтәргә , яңа проектлар башларга туры килде. Әлбәттә. Начар эшләмәдек. Әмма күргәнегезчә. башлаган эшләр бик күп. Аларны дәвам итәргә бик энергичный , талантлы кешеләр кирәк. Шуңа да үземнән эстафетаны яшьләргә тапшырам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Отчет за 2011 - 2012 уч. год

http://www.sharemania.ru/0275069 ссылка на скачивание файла "Отчет за 2011 - 2012 уч. год"...

Отчет за 2011 - 2012 уч. год

http://www.fayloobmennik.net/1991761 сслыка на скачивание файла "Отчет за 2011-2012 уч. год"...

Отчет о работе МО за 2011-2012 г.г.

Отчет о работе школьного методического объединения за 2011-2012 учебные года...

Презентация-отчет по ВР 2011-2012

Отчет по воспитательной работе спального корпуса школы-интерната №576 с углубленным изучением предмета физическая культура  за  2011-2012  учебный год...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Отчет о работе МО учителей начальных классов за 2011 -2012 уч.год

Презентация к отчету МО учителей начальных классов....

Отчет МО учителей начальной школы за 2011-2012 учебный год

Анализ работы учителей начальной школы ....