Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?
методическая разработка (2 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Юл йөрү билгеләрен һәм транспорт чараларын беләсеңме?
( йолдызлар сәгате уены )
Максат. Башлангыч сыйныф укучыларының юл билгеләре,аларның төрләре турында белемнәрен камилләштерү; игътибарлылык, фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһазлау: һәр бер балада 1-6га кадәр язылган саннар белән карточкалар; йолдызлар; компьютер,мультимедиа.
Уен барышы.
-Исәнмесез,хөрмәтле балалар һәм тамашачылар.Бүген без юл билгеләре һәм транспорт чараларына багышланган “Йолдызлар сәгате” уенына җыелдык. Уенчыларыбызга уңышлар теләп уеныбызны башлыйбыз.
1 тур. Сезнең алда транспорт чаралары:
1.Трактор
2.Трамвай.
3.Янгын сүндерү машинасы.
4.Экскаватор.
5.Су сиптерү машинасы.
1нче сорау(табышмак) Ул үзе шундый көчле,
Тешле-тешле,чүмечле.
Бер үзе эшли ала
Йөз кешелек эшне.
2нче сорау: Кылга асылына,
Тимергә таяна.
Утыртып чаба
Теләсәң кая.
3нче сорау:Тыр-р дисәң,туктамый
На-а дисәң,атламый,
Печән салсаң ашамый.
4нче сорау:Бу машина еш кына
Кинәт бәйдән ычкына:
Йөрәкләргә шом салып,
Елый-елый кычкыра.
5нче сорау:Чүп –чар,тузан йота ул,
Юлны чиста тота ул.
Себереп кенә үтми,
Яңгыр яудырып китә ул.
6нчы сорау: Бу машиналарның кайсысы төзелештә кулланыла?
7нче сорау: Бу транспорт чараларының кайсысы авыл хуҗалыгында кулланыла?
Беренче тур нәтиҗәләре буенча иң әз йолдыз җыйган бала уеннан чыга.
Музыкаль пауза.
2 тур. Сезнең алдыгызда транспорт төрләре:
1.Җигүле транспорт.
2.Су транспорты
3.Тимер юл транспорты
4.Автомобилҗ транспорты
5.Һава транспорты.
1нче сорау:Бу транспортларның кайсысын машинист йөртә?
2нче сорау: Нинди транспортны капитан йөртә?
3нче сорау: Кайсы транспорт белән очучы идарә итә?
4нче сорау: Кайсы транспортны олаучы йөртә?
5нче сорау: Кайсы транспорт бик борынгы дип санала?
6нчы сорау: Кайсы транспорт чарасы иң арзаны?
7нче сорау: Кайсы транспорт бик тиз хәрәкәт итә?
8нче сорау: Җилкәнле көймә,корабль, паром нинди транспорт төренә керә?
9нчы сорау: Дөя,фил,ат нинди транспорт төренә керә?
Икенче тур нәтиҗәләре санала.
Музыкаль пауза.
3 тур.
Тактада рәсемнәр:
1.Ашыгыч ярдәм машинасы.
2.Су сиптерү машинасы
3.Милиция машинасы.
4.Янгын сүндерү машинасы.
1нче сорау: Янгын вакытында кайсы транспорт безгә ярдәмгә килә?
2нче сорау: Бу транспорт төрләренең кайсысы “артык”?
3нче сорау: “02” дип кайсы транспорт төрен атыйлар?
4 нче сорау: Бу транспорт төрләренең кайсысы шифаханәләрдә кулланылы?
Рәсемнәр алыштырыла, “алгы”, “арткы” дигән сүзләр языла.
1нче сорау: Автобус,троллейбус, трамвайга кайсы ишектән керергә?
2нче сорау: Автобус, троллейбус, трамвайдан төшкәндә, кайсы ишектән төшәргә?
3нче сорау: Трамвайдан төшкәч ,аны кайсы яктан әйләнеп үтәргә?
4нче сорау: Автобус, троллебустан төшкәч, аны кайсы яктан әйләнеп үтәргә?
Өченче тур нәтиҗәсе буенча иң әз йолдыз җыйган бала уеннан чыга.
Музыкаль пауза.
4 тур.
Тактада юл билгеләре ясалган рәсемнәр чыга.
1. 4.
6.
2. 5.
7.
3.
1нче сорау: Кайсы билге җәяүлеләр өчен урам аша чыгу юлын күрсәтә?
2нче сорау: Бу билгеләрнең кайсысы велосипедта йөрүне тыя?
3нче сорау: Кайсы билге җәяүлеләргә йөрергә ярамый дигәнне аңлата?
4нче сорау: Мин-иң кирәкле билге,
Җәяүле белә мине.
Күрсәтәм урам-юлның
Аркылы чыгу урынын.
5нче сорау: Бу билгегә карасаң,
Сөенә авырулар.
Димәк,якында гына
Ярдәм күрсәтүчеләр.
6нчы сорау: Бу билгеләрнең кайсысы “кеше тора торган зона” дигәнне аңлата?
7нче сорау: Юл билгеләренең кайсылары тыючы билгеләр төркеменә керә?
8нче сорау: Нинди билге сервис билгеләре төркеменә керә?
9нчы сорау: Җир өсте җәяүлеләр юлын нинди билге аңлата?
Дүртенче тур нәтиҗәләре буенча иң әз йолдыз җыйган балалар уеннан чыгалар.Уенда 2 бала кала.
5 тур.Финал.
“ТУКТАЛЫШЛАР” дигән сүздән яңа сүзләр ясарга (1 минут эчендә).Сүзләр баш килештә һәм берлек санда булырга тиешләр.
Соңыннан җиңүче билгеләнә,истәлек бүләкләре тапшырыла.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Ашаганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре", башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән презентация
Бу презентация әдәплелек темасын үткәндә кулланыла....
![](/sites/default/files/pictures/2015/02/03/picture-26217-1422968793.jpg)
3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар
3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...
![](/sites/default/files/pictures/2012/10/21/picture-125715-1350833093.jpg)
Юл тәртипне ярата (Шаян Шәвәли белән Юл кагыйдәләре иленә сәяхәт) (Дәрестән тыш чара) 2 нче сыйныф
Кереш Һәр баланың торм...
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/17/picture-142586-1361129001.jpg)
Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие
Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...
![](/sites/default/files/pictures/2011/10/12/picture-23697.jpg)
Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр
Татар теле дәресләрендә куллану өчен кагыйдәләр тупланмасы. Презентация башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим ителә....