Всё для начальных классов.
классный час (4 класс) по теме

Алексеева Назира Зуфаровна

      Уважаемые коллеги! Здесь можно познакомиться с моими работами и с трудами моих учеников. В своей работе использую современные образовательные технологии: особенно игровую, проектную технологию, создание проблемной ситуации, разноуровневую дифференциацию.Эти технологии позволяют мне научить моих учащихся преодолевать трудности в обучении , качественно усваивать учебный материал. Надеюсь, мои материалы помогут  и вам. Удачи всем!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyzyl__tch_tim_bezg.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

    Тәрбия сәгате.

Тема.”Кызыл әтәч, тимә безгә!”

Максат.  Янгын чыгу очракларының сәбәпләрен аңлату.

                Ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төше-

             рү.            

               Янгын зур фаҗига икәнлеген хикәяләр,шигырь, мәкальләр аша ут

             хәвефенә бәйләп төшендерү, эвакуация планын искә төшерү.

               Үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе                    

            тәрбияләү.

Материал.”Ачык дәрес”,”Көмеш кыңгырау”газеталарыннан материаллар,

              2 нче класс өчен”Әйләнә-тирә”китабы,”Хезмәт”газетасыннан мате-

              риаллар.

Җиһазлау.Папка”Основы пожарной безопасности для школьников”,кулдан

              ясалган рәсемнәр, компьютер,маскалар.

                         План.

I.Оештыру өлеше.

 Табышмакка җавап эзләү.

II.Төп өлеш.

 1.Әтәчләр турында әңгәмә.

 2.Әкиятттән өзек күрсәтү.

 3.Укытучының кызыл әтәч турында сөйләве.

 4.Ләйлә фаҗигасе турындагы хикәяне уку.

 5.”Хезмәт”газетасындагы мәкалә буенча эш.

 6.Физкультминутка”Бу бит мин, бу минем дусларым”.

 7.Таблицалар буенча эш.

 8.Эвакуация планын искә төшерү.

 9.”Аерманы тап!”уены.

III.Йомгаклау.

     Тәрбия сәгатенең барышы.

I.Оештыру өлеше.

  -Хәерле иртәләр, барыгызга да! Тәрбия сәгатен башлыйбыз.Мин сезгә

бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын табарга тырышып карагыз. Аннары шуның турында бер әкият тә укып күрсәтермен. Сез әзерме?

     Башы-тарак,

     Койрыгы-урак,

     Кычкыртып быргысын

     Уята барысын.Ул нәрсә икән?

(Җавабын әйтәләр.Полкага әтәч рәсемен куям.)

II.Төп өлеш.

1.Әтәчләр турында әңгәмә.

-Әтәчләрнең ниндиләре  була?

 -Сезгә тимәсен өчен нишлисез?

  Менә безнең класска Абдулла Алиш әкиятеннән килгән кебек әтәчләр дә

була. Әйдәгез әле, аларны карап үтик.

2.”Чукмар белән Тукмар”әкиятеннән өзек күрсәтәләр.(Әтәчләр дошманлашып яшәүнең яхшылыкка илтмәвенә төшенәләр.)

3.Укытучының кызыл әтәч турында әкият укуы.

  “Борын-борын заманда яшәгән ди бер әтәч.Кара да түгел, ак та түгел; ул кып-кызыл ди.Тәртибе дә бик яхшы түгел икән аның, сугышырга ярата икән ул.Бу әтәч шундый усаллана икән, шундый усаллана икән- күзләрен-нән очкыннар чәчелә икән. Ул очкыннар төшкән җир янып китә икән.Кешеләр сүндерергә җитешә алмыйлар икән:өйгә төшсә-өй яна, коймага төшсә- койма яна икән. Кешеләр нишләргә дә белми, аптырап беткәннәр.Берсенең дә аны үзләре янына китерәсе килми икән; аның белән көрәш алып баралар икән. Бу көрәштә кешеләр шуны аңлаганнар: бу әтәч балаларны ярата икән, аларга шырпылар өләшә икән, игьтибарсыз кешеләрне ярата, үзе судан,комнан курка икән”.Нинди әтәч булганын аңлагансыздыр инде,балалар?Нәрсә соң бу?

-Кызыл әтәч янгын дигәнне аңлата.

4.Шулай итеп, балалар, бүгенге тәрбия сәгатенең темасы:”Кызыл әтәч,тимә безгә!”дип атала.(Экранда тема чыга.)

    Хәзер игътибар белән бер хикәяне тыңлап карагыз әле.

   “Бер шырпыдан яки утлы күмердән килеп чыккан бәла...Аннан соң кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, яралы йөрәк...

     Ул көнне Ләйлә әнисе белән Казанга барып кайта. Өйгә кайткач, әнисе мичкә ягып җибәрә.Көн кичкә авышкан була инде.

     Әнисе авылның икенче башында яшәүче дәү әнисенә күчтәнәч илтә китә.Ләйлә ишекне эчтән бикләп кала. Түр бүлмәдә мичтә каен утыннары яна.

 Ләйлә кызыксынып, идәндә яткан кәгазь тартманы мичкә ташлый. Ут көчәеп китә.Ялкынның телләре матур: алсу, кызыл. Ләйлә, мавыгып китеп, мичкә тагын бер тартма ата. Тик яна башлаган тартма кире идәнгә төшә. Әүвәл идәндәге паласка ут каба. Аннары ялкын телләре тәрәзә пәрдәләренә, диван җәймәсенә үрелә. Кызчык ни эшләргә дә белмичә, өй буенча елап тик йөгереп йөри...Ут ялкыны тиз арада бөтен өйне чолгап ала. Кызчык, төтенгә бу-

ылып, идәнгә егыла. Янгын күреп ярдәмгә килгән кешеләр ишекне ватып ачканда, Ләйләнең нәни йөрәге тибүдән туктаган була инде. Идән уртасында курчагын кочаклап яткан Ләйләнең гәүдәсен күрше егете Рәшит алып чыга...

    Шушы хәлдән соң Ләйләнең әнисе Зәкия апаны хастаханәгә озаталар.

Бик озак ята ул анда.

    Йа, Хода! Әгәр үткәнне кире кайтара алса, Зәкия апа беркайчан да сабыен өйдә ялгыз калдырмас иде! Ә кечкенә Ләйлә, исән булса, мәңге ут белән уйнамас иде...

   Кем гаепле соң? Мичтәге учакмы? Әнисеме? Кечкенә Ләйлә үзе гаеплеме?

   Зәкия апаның:”Әти-әниләр, балаларыгызнысаклагыз! Балалар! Зинһар ут белән уйный күрмәгез!”- дип бөтен дөньяга кычкырасы килә.

5. Менә хәзер,балалар, шундый сорау туа: ут безгә дусмы, әллә дошманмы?

(Шул турыда балалар белән фикерләшәбез.Экранда язу чыга:”Ут- дус та, дошман да!)

  Ут җылылык, яктылык бирә.Ут ярдәмендә ашарга пешерәбез, телевизор карыйбыз, үтүк ут белән эшли, кер машинасында кер юабыз һ.б.

   Ут кешеләрне үтерә, йортларны яндыра,бик каты пешерә һ.б.

6.”Хезмәт” газетасындагы мәкаләне уку.”Ут саксызлыкны кичерми”.

7.Экранда язу чыга.”Саклана белсәң генә ут- дус ул, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя. “

8.Физкультминутка.”Бу бит мин, бу бит минем дусларым! “

-Без сезнең белән куркынычсызлык кагыйдәләрен хәйран өйрәндек инде.

Экранда чыккан язу сез эшләргә тиешле әйбер булса, шушы сүзләрне әйтәсез, тиешле булмаса аякларыгызны тыпырдатасыз.

 (Экранда язулар чыгып бара.)

-алар һичбер вакытта да шырпы белән уйнамый,

-үзләре генә булганда газга якын да бармый,

-бу бала ватык үтүкне розеткага тыга,

-шырпыны үзе сыза,

-ә болары җыелып качып учак та яга,

-магнитофон, телевизорны куштыралар зурларга,

-алар инде өйрәнгәннәр зурлар сүзен тыңларга.

9.Балалар, сез аңладыгыз инде, уттан нык сакланырга кирәк. Хәзер рәсемнәрне игътибар белән карап барыгыз.(Тактага рәсемнәр элеп барам, сөйли барабыз.)

-Шырпы уенчык түгел!

-Болай ягу куркыныч.

 -Үтүкне караучысыз калдырырга ярамый!

-Чыршы янында утлар яндырырга ярамый!

-Пожар чыкса 01 телефонына шалтырат.

-Учакны караучысыз калдырма!

-Каралты-кура янында учак якма!

10.Таблицалар буенча”Янгын сүндерү почмагы “белән таныштыру.Һәрбер коралның нәрсә өчен кирәк икәнлеген аңлату.

-Янгын сүндерүчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-Сабыр,кыю, ярдәмчел.

-Бу сыйфатларны үзеңдә булдырып буламы?

-Аның өчен нишләргә?

-....

11.Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча ясалган рәсемнәр буенча “Аерманы тап “ уенын уйнау.

12.”Ут белән уйнамагыз “шигырен уку.

     1.  Бер авылда бик тәртипсез         5.    Ут кулын көйдереп алгач,

        Бер    малай яшәгән, ди.                Малай сискәнеп киткән.

       Ваемсызлык аркасында                  Шул арада ялкын теле

       Зур бәла эшләгән, ди.                      Кыр уртасына җиткән.

 

      2.  Арыш арасына кереп,                6.    Инде малай бар көченә

        Кырын төшеп яткан, ди.                   Авылына ычкынган.

        Кешедән качып папиросны           “Янабыз бит, коткарыгыз!”-

       Авызына капкан, ди.                         Дип каравыл кычкырган.

     3.   Шырпы сызган, төтен йоткан,     7.   Янгынчылар, килеп җитеп,    

       Буылып-буылып йөткергән.            Бу янгынны сүндергән.

        Папиросны читкә атып,                    Тик шулай да зур басуны

        Теш аралый төкергән.                        Ялкын ялмап өлгергән.  

   

      4.  Ә папирос мыштым гына                8.   Утны санга санамасаң,

         Саламны көйрәткән, ди.                     Килеп чыгар һәлакәт.  

         Талгын җилләр утны һаман               Малайга кыйбатка төшкән

         Игенгә үрләткән, ди.                           Бер ваемсыз хәрәкәт.

           

                    9.    Әй, малайлар! Сез дә шулай

                        Ут белән уйнамагыз!

                        Шуклык эзсез узар диеп,

                        Һичкайчан уйламагыз!

       

III.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

-Янгын нәрсәсе белән куркыныч?

-Янгынны әкияттә нәрсә дип атадылар?

-Бер бөртек шырпы бөтен хуҗалыкны юк итә. Бу сүзләр белән килешәсез-ме?

   Хор белән җыр башкару.

 

Янгын чыгу- куркыныч хәл,

Шуңа без бик сак булыйк.

Мәктәптәге апаларның

Сүзләрен һәрчак тыңлыйк.

                      Шырпы белән уйнамыйк без,

                       Утка якын бармыйк без,

                       Әтиләрне-әниләрне

                       Хәсрәткә салмыйк без.

Өлкәннәр борчылмасыннар,

Кайгы-хәсрәт килмәсен.

Кызыл әтәч беркайчан да

Безнең янга килмәсен!

 

(Экранда “Кызыл әтәч беркайчан да безнең янга килмәсен” дигән язу чыга.)

-“Кызыл әтәч беркайчан да

Безнең янга килмәсен! “-дигән теләкләрне теләп, тәрбия сәгатебезне тәмамлыйбыз.          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развитие творческого потенциала учащихся начальных классов на уроках и во внеурочное время. Из опыта работы учителя начальных классов МБОУ «Ижевская средняя общеобразовательная школа» Зиганшиной Зинаиды Николаевны.

Актуальность темы основывается на решении следующих проблем:снижение общей культуры учащихся, грамотности, интереса к учёбе, к чтению;отсутствие нравственного ориентира;заниженная самооценка уча...

Психолого-педагогическое сопровождение введения ФГОС в 1-2 классах начальной школы. Из опыта работы учителя начальных классов Щербаковой Татьяны Геннадьевны.

 Так как результаты деятельности учителя предполагают оценку качества образования по ряду обязательных критериев, необходим мониторинг УУД у учащихся начальной школы. В презентации предста...

Рабочая программа учителя начальных классов по изо в 1 классе по УМК "Начальная школа XXI века"

Рабочая программа учителя начальных классов по изо в 1 классе по УМК "Начальная школа XXI века" с учетом введения ФГОС нового поколения на 2013-2014 учебный год...

Конспект урока литературного чтения в 3 классе и презентация по теме : Эзоп «Ворон и лисица», И.А.Крылов «Ворона и лисица» учителя начальных классов Остренко Л.П. Программа "Перспективная начальная школа"

Программа «Перспективная начальная школа»3 классУрок литературного чтенияТема: Эзоп «Ворон и лисица», И.А.Крылов «Ворона и лисица»Подготовила учитель нач. классов МОУ СОШ№8с. ТахтаОстренко Л.П.Цели: д...

Рабочая программа и календарно- тематическое планирование по математике 3 класс программа "Перспективная начальная школа" учителя начальных классов МКОУ СОШ №8 с.Тахта Ипатовского района Ставропольского края Остренко Л. П.

Данная рабочая программа и календарно- тематическое планирование по математике 3 класс программа "Перспективная начальная школа"  учителя начальных классов МКОУ СОШ №8 с.Тахта Ипатовского района ...

Рабочая программа и календарно- тематическое планирование по окружающему миру 3 класс по программе "Перспективная начальная школа" учителя начальных классов МКОУ СОШ №8 с.Тахта Ипатовского района Ставропольского края Остренко Л. П.

Данные рабочая программа и календарно- тематическое планирование по окружающему миру 3 класс по программе "Перспективная начальная школа"  учителя начальных классов МКОУ СОШ №8 с.Тахта Ипатовског...