Технологик карта . Технология. 3 класс.
план-конспект урока по технологии (3 класс) на тему
Тема: “Эшләнмәне чигеп декоратив бизәү“
Дәреснең максаты: Җөй төрләрен танырга һәм башкарырга өйрәтү.Планлаштырылган нәтиҗәләр ( результат):
-кулларның сенсорикасын һәм моторикасын, пространствода күзаллау, техник һәм логик фикерләүләрен, күз белән үлчәү, төрле информация чыгынаклары белән эшләү кәнекмәләрен үстерү; бүләк өчен капчык тегү техникасын үзләштерү.- җөй төрләре белән танышу.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tehnologik_karta_3_klass_tehnologiya.doc | 56.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Технологик карта . Технология. 3 класс.
Төхфәтуллина Ф.Р.
Тема: “Эшләнмәне чигеп декоратив бизәү“
Дәреснең максаты: Җөй төрләрен танырга һәм башкарырга өйрәтү.
Дәреснең бурычлары:
- Бүләк өчен капчык тегү.
- Җөй төрләре белән танышу
Планлаштырылган нәтиҗәләр ( результат):
-кулларның сенсорикасын һәм моторикасын, пространствода күзаллау, техник һәм логик фикерләүләрен, күз белән үлчәү, төрле информация чыгынаклары белән эшләү кәнекмәләрен үстерү; бүләк өчен капчык тегү техникасын үзләштерү.
- җөй төрләре белән танышу.
Җиһазлау: Тукыма,җепләр (мулине), энәләр, ленталар, җөй төрләре сурәтләнгән схемалар.
№ | Дәрес этаплары. Метод һәм алымнар | вакыт | Дәрес эчтәлеге. Укытучы эшчәнлеге. | Укучы эшчәнлеге | УУГ |
1. | Оетыру моменты Сөйләм: Укытучыны сәламлиләр. | 1-2мин. | Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн телим, Сезгә!Бүген безнең технология дәресе. | Укытучыны сәламлиләр. | Шәхескә кагылышлы : башкаларның фикерен хөрмәт белән кабул итү; |
2. | Дәреснең тема һәм бурыч формулировкасы Сөйләм: Дәреснең темасын формалаштыралар | 5-7мин | -Укучылар, Сез ничек уйлыйсыз, тукымадан киемнәр, сумкалар, төрле эшләнмәләрне ничек барлыкка китерәләр? -Яхшы, молодцы! Сез бик дөрес әйтәсез. Тегеп , әлбәттә. - Сез ничек уйлыйсыз җөй нәрсә икән ул? (җөй– туры сызык буйлап ике яки берничә кисәкне беркетү урыны.) --Сез нинди җөйләр беләсез? Ә хәзер , без, җөйләрнең төрләре белән ни дәрәҗәдә таныш булуыгызны тикшереп карыйбыз. -Мин Сезгә слайдта җөйләрнең рәсем-схемаларын күрсәтәм, ә Сез аларның ничек аталганын әйтергә тырышыгыз.(энәне “Алга атлату” җөе( шов “вперёд иголку”), “Тамбур”җөе (чылбырлар) “тамбурный” шов, “сабак” җөе ( стебельчатый шов)) -Сез кайчан да булса җөйнең бу төрләре белән очрашканыгыз булдымы? -Кайда, кайчан күргәнегез бар? - Менә шундый матур итеп ясалган җөйләр белән нәрсәләр эшләп булыр икән? - Инде әйбәт итеп уйлагыз да, миңа кайсыгыз җавап бирә алыр икән: без бүген дәрестә нәрсә белән шөгыльләнербез? (эшләнмәне төрле җөйләр белән чигәбез) - Дөрес,безнең бүгенге дәреснең темасы “Эшләнмәне чигеп декоратив бизәү“ (әзер эшләнмә күрсәтелә)
(Бүләк өчен капчык тегү)
-Бик, яхшы. Сез бик зирәкләр . | Дәреснең темасын формалаштыралар, сорауларга җаваплар бирәләр. слайдны комментариялиләр | К: - килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә; Т: табылган мәгълүматны эшкәртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау; |
3. | Педагогик күрсәтмәлек Сөйләм Кайчы һәм энә белән эшләү кагыйдәләрен кабатлау Күрсәтмәлелек: Эш этапларын күзәтәләр | 5-10мин | -Балалар, эшебезне башлаганчы эш урынын һәм кирәкле эш кораллары белән материалларны тикшереп алыйк, барысы да әзерме?( энә, җепләр,тукыма, ленталар, кайчы) Хәзер эш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик. Кайчы белән эшләгәндә: 1.Очлы башын өскә каратмаска. 2.Кайчы белән уйнап утырмаска. 3. Иптәшеңә боҗралы сабын алга каратып , ябык килеш бирергә. 4.Кайчыны уң якка, ябык килеш куярга. Энә белән эшләгәндә: - энә кадагычта сакларга; - җеп сапламыйча эш урыныда калдырмаска; - иптәшеңә биргәндә энә кадагычта килеш бирергә; - энәне авызга капмаска; - киемгә кадамаска; - эш башлаганчы , эш беткәч энәләрне санарга; - эш вакытында энәне энә кадагычка гына кадарга; - энә белән эшләгәндә игътибарны читкә юнәлтмәскә. Эш этаплары: ( презентациядә) 1.Капчык өчен тукыма кисеп аласыз (зурлыгын үзегез билгелисез) 2. Сезнең алдыгызда җөй ясау схемалары бар, үзегезнең эшләнмәгезгә “ сабак” җөе белән чәчәк чигәсез. 3.Капчыкның кырыйларын “алга атлату” җөе белән тегеп чыгасыз. 4.Капчыкны бәйләп кую өчен янына лента тегеп куясыз. | Кайчы һәм энә белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр Эш этапларын карыйлар (эшләнмә не эшләү этаплары) | К: төрле технологик мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштырырга һәм көйләргә; |
4. | Мөстәкыйль иҗади эш башкару. Сөйләм Кагыйдәләр кабатлау. Гамәли эш: Укытучы күзәтүе астында эшләнмәне тегәләр, бизәк чигеп лента беркетәләр. | 15-20мин | - Шулай итеп , без эшебезне башлыйбыз. Эшләнмәне эшли башлаганчы тагын бер мәртәбә эш башкару алгоритмын искә төшерик (балалар җавап бирәләр). Эш этаплары: ( презентациядә) 1.Капчык өчен тукыма кисеп алабыз (зурлыгын үзебез билгелибез) 2. Җөй ясау схемалары буенча эшләнмәгә “ сабак” җөе белән чәчәк чигәбез. 3.Капчыкның кырыйларын “алга атлату” җөе белән тегеп чыгабыз. 4.Капчыкны бәйләп кую өчен янына лента тегеп куябыз. Эшне бәяләү критерияләре:1. Пәхтәлекне карау.2.Үрнәк эшкә туры килүе. | Гамәли эш башкаралар: эшләнмә тегәләр һәм декоратив бизәү эше башкаралар | Т: рәсем, схема, сызым, эскиз, шаблон, өлгеләр кулланырга; Р.укытучы күзәтүе астында төзелгән план буенча эшләү, чагыштыру. |
5. | Эшләргә күргәзмә. Күргәзмә оештыру, эшкә анализ ясау. | 2-3мин | Барлык эшләр дә тактага куела һәм эшләнмәләрнең үзенчәлекләре, сыйфаты, укучыларның фантазияләре турында әйтелә. | Укучылар иптәшләренең эшләрен анализ-лыйлар, үз эшләре турында сөйлиләр | К: төрле карашла-рны исәпкә алырга һәм хезмәттәш-леккә омтылырга; |
6. 7. | Дәрескә йомгак. Рефлексия | 5мин | Безнең максатыбыз нинди иде бүген? Без куйган максатка ирештекме? Үзебез билгеләгән бурычларны үти алдыкмы? Дәреснең темасын исегезгә төшерәм: “Эшләнмәне чигеп декоратив бизәү“(Үрнәк эш күрсәтелә)
Бүләк өчен капчык тегү. 2.Җөй төрләре белән танышу. Слайд буенча сорауларга җаваплар алу. | Дәрескә йомгак ясыйлар, сорауларга җаваплар бирәләр. | Т: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү; |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
технологик карта
Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....
1 класс өчен технологик карта
1 класс өчен математикадан технологик карта....
Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен
"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....
Сүзнең тамыры. 2 класс, технологик карта
Дәреснең темасы: Сүзнең тамыры.Дәреснең максаты: Укучыларны”сүзнең тамыры” дигән төшенчә белән таныштыру; сүзләрнең тамырын табарга ...
Туган тел дәресенә технологик карта (1 класс)
Дәреснең темасы: [ф] авазы, Ф, ф хәрефләре. Яңа белемнәрне ачу дәресе. Аңлату, күрсәтү, әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль һәм фронталь эш методлары һәм алымнары кулланып үткәрелгән дәрес....