Ачык дәрес "Чәчәкләр- тормыш яме"
план-конспект урока по технологии (1 класс) по теме
укучыларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәтү; мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү; укучыларны пөхтә итеп эшләргә өйрәтү; кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Ачык дәрес | 53 КБ |
Предварительный просмотр:
Чәчәкләр – тормыш яме.
Максат: - укучыларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәтү; мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү; укучыларны пөхтә итеп эшләргә өйрәтү; кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү.
Җиһаз: презентация
I . Мотивация к учебной деятельности
Укытучы: Төрле-төрле төстә алар,
Бу төсләр каян килгән?
Хушбуй исе аңкыталар,
Кем аны сөртеп йөргән?
Алар нәрсәләр (чәчәкләр).
- Укытучы: Балалар, бүген мин сезне чәчәкләр иленә алып барам. Ягез әле, уйлап карагыз, чәчәкләр безгә ни өчен кирәк?
- Әйе, дөрес әйттегез, чәчәкләр, тирә- якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алай гына да түгел, күбесе безгә дару буларак та хезмәт итә. Алар өй яннарында, бакчаларда, болыннарда, урманда, су буйларында үсәләр. Алар берсеннән-берсе бик аерылып торалар, чөнки төрле-төрле урыннарда үсәләр.
Укытучы: Укучылар, без матур, төрле-төрле чәчәкләрне кайда очрата алабыз? (бакчада)
- Әйдәгез, укучылар, иң башта бакча чәчәкләре турында сөйләшик.
- Бакча чәчәкләрен кем үстерә?
(дөрес, бакчадагы чәчәкләрне кешеләр үстерәләр. Сулар сибеп, чүпләрен утап тәрбияләгәч, чәчәкләр бик матур булып үсәләр).
- Ә хәзер, бакча чәчәкләре белән танышыйк.
Тәбәнәк кенә агачта
Җилдә җилфердәп үсәм.
Ал, кызыл, ефәк кебек мин
Хәйран калырлык күрсәң. (роза)(гөлчәчәк)
Он стоит на ножке длинной
Будто в танце балерина
Как букет цветок один
Темно-красный георгин. (Дәлия)(георгин)
Анютины глазки (Ала миләүшә).
У нас в палисадке возле терраски
Растут голубые анютины глазки
Анютины глазки
Анютины глазки
Они распускаются
Быстро как в сказке
Астра (Кашкарый)
Фиалка (Миләүшә).
Аллы гөлле миләүшә
Безнең белән сөйләшә
“Мине онытып калдырма,
такыя үр”, - дип дәшә. (кырларда да үсә)
- Пион (Чалмабаш).
- Гладиолус.
Укытучы: Сез чәчәкләрне ничек тәрбялисез? Әйдәгез, шул турында сөйләшик.
(җир казыйбыз, орлыкларын чәчәргә, су сибәргә, чүп үләннәрен утарга кирәк)
Җыр “Гөлләрем”
Укытучы: -Тагын чәчәкләрне кайда очратып була? (кырда).
-Кырда үсүче чәчәкләр ничек дип атала? (кыр чәчәкләре)
-Кыр чәчәкләрен кем тәрбияли? Кешеме?
-Табигать үзе.
-Җил орлыкларын тарата.
-Яңгыр су эчертә, коендыра
-Кояш җылы бирә
-Җир туендыра.
Кыр чәчәкләрен күрсәтү
Василек (Күк чәчәк)
Арыш арасында үсәм
Зәп-зәңгәр чәчәк атам
Колокольчик (Кыңгырау)
Охшасак та кыңгырауга
Шалтырап чыңламыйбыз!
“Эт эчәге” шикелле
Үләнгә чорналмыйбыз.
Одуванчик (Тузганак чәчәге)
Тузганак дип әйтсәләр дә
Тузганым юк бер дә
Алтын сыман чәчәк атып
Утырам балкып җирдә.
Мин хезмәт итәм кешегә
Миндә - көннең сәгате
Таң белән бергә уянам –
Шундый минем гадәтем.
- Укучы. Ромашка
- Клевер (Тукранбаш)
- Зверобой
- Чистотел
Укытучы. - Ә хәзер, урманда нинди чәчәкләр үсәләр икән, шуның турында сөйләшик.
Урманда үскән ромашканы карыйк. Урманныкы – эре, таҗ яфраклары киң, ә болында үскәне – вак, таҗ яфраклары да тар була?
- Ни өчен алай?
(чөнки болында дым аз, ә урманда күп. Урманда чәчәкләр ышыкта, җил яңгырдан сакланып торалар, ләкин аларга кояш яктысы, кояш җылысы җитеп бетми).
- Укучы. Подснежник (Умырзая).
Умырзая чәчәге мин
Бар чәчәктән уздырып
Җир өстенә калыктым
Кар мендәрен туздырып.
- Укучы. Ландыш (Энҗе чәчәк).
Чәчәкләре ак кына
Ап-ак кына, вак кына
Үзен мактап сөйлиләр:
“Дәвалаучы ул” – диләр.
- Урман тюльпаны
II. Актуализация знаний и фиксация затруднения в индивидуальной деятельности
Без бүген миләүшә чәчәкләре ясарбыз. Сезнең алда шаблоннар бар, әйдәгез төсле кәгазьләргә төшереп алабыз. Тик безнең кайчыларыбыз юк!
III. Выявление места и причины затруднения
Ничек кисәрбез?
- Ертабыз!
- әйдәгез ертабыз
IV. Построение проекта выхода из затруднения
- Ничек ертабыз? ( шаблон буенча ертырга өйрәнү)
- Акрын гына
- Нәрсә кирәк булачак?
- Сабырлык (Сабыр төбе сары алтын!)
V. Реализация построенного проекта
Эталон чыгару
- Шаблон
- Кәгазь һәм бармаклар
- Пөхтә эшләү
VI. Первичное закрепление во внешней речи
Төрле вариантларны ертып карау
VII. Самостоятельная работа с самопроверкой по эталону
Иҗади эш
VIII. Включение в систему знаний и повторение
Тактада күргәзмә оештыру
IX. Рефлексия учебной деятельности
-Безгә нинди авырлык килде?
- Без нинди максат куйдык?
- Эшебезгә нәтиҗә ясыйк! (төсләр буенча үз эшеңне бәяләү)
“Мин кайда үсәм” уены.
Урман, Кыр, Чәчәк бакчасы
Укытучы. - Сез чәчәкләрне тиешле урынга урнаштырырга тиеш.
(Умырзая, ромашка, кыңгырау – урман чәчәкләре; Тузганак, ромашка, тукранбаш – кыр чәчәкләре; Дәлия, гөлчәчәк, чалмабаш – бакча чәчәкләре)
Укытучы. Укучылар. Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә, дибез. Дөрестән дә, чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Табигать чәчәкләрне, җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешләр. Урман-кыр чәчәкләре дә саклауга мохтаҗ.
Үссен матур чәчәкләр
Гел кояшка үрелеп
Балкып торсын җиребез
Яшеллеккә төрелеп.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге
Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге...
Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты
«Кем миллионер булырга тели?» уенының эчтәлеге (тестлар белән эшләү)....
Урман җәнлекләренең кышкы тормышы
1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...
Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә
Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...
Китап- тормыш көзгесе
Китапның килеп чыгу тарихы белән таныштыру...
СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БАТЫРЛЫК
Патриотик тәрбиягә карата материал...
Рафаил Төхфәтуллин иҗатында халык тормышы
“60-80 еллар прозасында сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыл тормышы шак-тый киң яктыртылды. Монда урта буын дип йөртелгән прозаикларның роле зур.Р.Төхфәтуллин-шул буынның ...