Рафаил Төхфәтуллин иҗатында халык тормышы
статья на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
r._tokhvtullin.docx | 42.51 КБ |
Предварительный просмотр:
Гыйрфанова Гөлфия Сәлимҗан кызы
“Чирмешән лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Чирмешән районы,Чирмешән авылы.
Рафаил Төхфәтуллин иҗатында халык тормышы.
“60-80 еллар прозасында сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыл тормышы шак-
тый киң яктыртылды. Монда урта буын дип йөртелгән прозаикларның роле зур.
Р.Төхфәтуллин-шул буынның үзенчәлекле бер вәкиле, Г.Бәшировлар буынын А.Гыйләҗевлар буыны белән бәйләп торган язучы.
Язучының күпчелек әсәрләре сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышы-
на багышланган.Аларда шул авыр һәм кырыс елларга хас тормыш күренешләре теркәлеп калган:кыйшаеп җимерелергә җиткән терлек абзарлары; утлыкларына өл-
ешләп кенә салынган арыш саламын күшәүче ябык сыерлар һәм арык атлар; рәтләп эшкәртелмәгән,шуңа күрә чүп үләне басып киткән иген кырлары...
Р.Төхфәтуллин тулы канлы, катлаулы характерлар, тормышчан образлар иҗат итү
юлы белән барды. Кайбер әдипләр күккә карарга.матурлыкны биектән эзләргә чак-
ырганда.халык характерын атаклы кешеләр мисалында гына тулы канлы итеп бир-
еп була дип ышанып йөргән бер заманда,Р.Төхфәтуллин безне җиргә карарга,хал-
ыкның күңел матурлыгын биек гәүдәләндерерлек әйбәт кешеләрне ат караучылар,
балта осталары арасыннан эзләргә өйрәтте.
Әмма күп санлы һәм күп төрле сыйфатлар арасыннан аеруча әһәмиятлесе,иң мөһи-
ме-язучы әсәрләренең тормышчанлык көче.Никадәр генә сәләтле һәм үзенчәлекле
булмасын,әгәр кешеләрне,үзе сурәтли торган тормыш материалын әйбәт белмәсә,
аның әсәрләре бу кадәр мәгънәле, фикерле һәм игътибарны җәлеп итәрлек булмас
иде.Р.Төхфәтуллин үз геройларының.характерын,холык-фигылен һәм язмышын
тормыш шартлаларына бәйләп.шулардан аерылгысыз итеп күрсәтә алды.Җир һәм
кеше,колхоз һәм колхозчы,алар арасындагы мөнәсәбәт,аларның үзара бәйләнешле һәм бер-берсенә йогынтысы-язучы иҗатының буеннан-буена кызыл җеп булып су-
зылган төп сыйфат.
“Җәйге челләдә”(1954), “Елга аръягындагы йорт”(1956)кебек хикәяләрнең яңалы-
гы,барыннан да бигрәк,әнә шунда,ягъни геройларның характерын,үз-үзләрен тотышын тормыш шартларында бәйләп,шулардай аерылгысыз итеп сүрәтли белүдә.
“Җәйге челләдә”-язучының беренче чор иҗаты өчен аеруча хас һәм көчле хикәялә-
рнең берсе.Хикәянең төп геройлары-олы ихтирамга һәм тирән хөрмәткә лаек мөлаем кешеләр,күпмедер дәрәҗәдә аяныч язмышлы кешеләр.Хөббениса әби бел-
ән Фазылҗан абзый.зур өметләр баглап.җандай газиз күреп,арысландай ике ул үст-
ерәләр.Кеше булдылар дигәч тә,аларны сугыш йота.Картлык көнебездә таяныч бу-
лыр дип,бөтен өметләрен төпчек кызлары Зәкиягә багышлыйлар.Актык тиеннәрен дә кызганмыйча,кызны укыталар,кеше итәләр.Анысының да бәхетенә кырау тия.
Кияүләре кабыкка төренгән юха елан булып чыга...Шулай карт белән карчык япа-ялгыз торып калалар.Ялгызлык аларны үзара тагын да ныграк якынайта,бер-берлә-
ренә карата игътибарлы булырга өйрәтә.
Берсе икенчесен ярты сүздән,хәтта күз карашыннан аңлап,берсе икенчесенең көен-
нән,ңаеннан торып,тыныч кына яшәп ятканда чираттагы печән өсте җитә.Быел таг-
ын печәнсез калабыз дип,Хөббениса карчык өзлексез бызгый,картын битәрли башлый.Сүзгә киләләр,аларның җай гына аккан тормышы бер кат чайпалып һәм
болганып ала.
Хөббениса карчык алтмышның теге ягына чыкканкартының сәламәтлеге чамалы булуын да,авыру-сызлаудан башы чыкмавын да яхшы белә.Картны үпкәләтәсе,хә-
терен калдырасы да килми үзенең.Шулай да каравылдан кайткан картын,ял да ит-
мәгән килеш,печәнгә чыгарып җибәрә.Күршеләре Каюм белән Метер Мәхмүздән
күреп,көнчелек һәм хөсетлек хисен җиңә алмаганга җибәрә.Печәнсез калмагаек дип курка,крестҗянның канына сеңгән хосусый милекчелек психологиясен җиңә
алмый.Хөббениса карчыкны аңлап та булсын,ди.Коллектив җанлы Фазылҗан аб-
зый да сыната яза.Карчыкның колак итен ашавына бер көн түзә карт.Икенче көнне
тагын печән сүз чыккач,чалгысын күтәреп ояла-ояла булса да,Каргай чокырына ки-
теп бара.Һәм шактый уңайсыз хәлгә кала.Баксаң,яңа председатель Кашшаф,өмә яс-
ап,башка елларда юньләп чабылмаган чокыр-чакырлы җирләрнең печәнен силоска салырга уйлаган икән. “ Их,карт юләр,карт юләр.- дип тирги үзен Фазылҗан абзый,
-чын бер коммунист сүзенә ышанмыйча,бер чүпрәк баш хатын-кыз сүзенә ышан
инде,ә!..”Мәсьәлә ачык:колхоз эшендәге кыенлыклар,Әгъли кебек начар председа-
тельләр авылның гына эшен чуалтып китмәгәннәр,Фазылҗан абзый кебек чын кол-
хозчыларның да башларын чуалта,ышаныч һәм иманнарын какшата язганнар икән.
“Елга аръягындагы йорт” исемле хикәядә бу фикер тагын да үстерелә һәм киңәйте-
лә төшә.Кашшаф председатель булып эшли башлавының беренче көннәрендә үк хисапчыдан хезмәт көне минимумны үтмәгән кешеләрнең исемлеген сорап ала.Ан-
дыйлар барсы җиде кеше булып чыга.Гаҗәпләнерлек тә: кулында чалгы-сәнәкнең
сокланырлык уйнап йөрүен әйтеп тә тормастан,мич чыгару дисеңме,тимер-калай эшеме,мичкә-кисмәк ясау дисеңме,кыскасы,ни тотса кулыннан шул килүче Хөсәен
абзый,кинәт менә сиңа мә!-иң ялкаулар,хөрәсеннәр исемлегендә...
Тукта,ни булды икән,сәбәпләрен белим әле дип,яңа председатель Хөсәен абзыйлар-
га үзе барып кайтырга була.Барып,каралты-курасы,йорт-җире,сөйләп тә,мактап та
бетерә алмаслык бакчасы белән таныша,Хөсәен абзый белән озак кына сөйләшеп
утыра.Ахырдан аңлый:кулыннан ни тотса шул эш килүче уңган,акыллы карт колх-
оз эшеннән читләшә башлаган,күбрәк үз йорты,үз бакчасы белән мәшгуль икән.Ко-
лхозга арт белән үк булмаса да,ян беләнрәк борылган.Сәбәбе бар: Хөббениса кар-чык белән Фазылҗан абзый кебек үк,Хөсәен абзыйның да колхоз эшенә мәхәббәте кими төшкән,иманы һәм ышанычы какшый башлаган...
Әлеге ике хикәдән күренгәнчә,беренче чор әсәрләрендә Р.Төхфәтуллин геройлары-
ның характерын,үз-үзләрен тотышларын тормыш шартларына бәйләп,шулардан
аерылгысыз итеп күрсәтә алды.Бу- яңалык иде,бу-хакыйкать иде.Әмма әле хакый-
катьнең зурысы ук түгел иде.Тормыш шартларының кеше характерын формалаш-
тырудагы ролен ачып бирә алса да,кешенең,әдәби геройларның тормыш шартлар-
ының үзләрен яхшырту,аларны үзгәртүдәге роле,ничектер,күренеп җитми,күләгә-
дәрәк,арткы пландарак кала иде.Бәхеткә каршы,ул үз ялгышын вакытында күреп алды.алга таба әдәби геройларның дөньяны үзгәртеп корудагы актив ролен бөтен тирәнлеге һәм каршылыклары белән дөрес итеп сүрәтли башлады. “ Авылдашым
Нәби”(1957)-шундый әсәрләрнең аеруча характерлысы һәм үзенчәлекл
“Авылдашым Нәби”- һәр җәһәттән кызыклы һәм үзенчәлекле әсәр.Сюжет-композициясе ягыннан да,конфликты белән дә.
Әсәр баштанаяк Нәби турында,аның тормышы,язмышы турында.Повестьның
Һәр кисәге,персонажларның һәммәсе- уңайлары да,тискәреләре дә-үзәк образны
ачуга буйсындырылган.шушы хәл әсәрдәге конфликтның да үзенчәлекле булуына
китергән.анда тәмам эшләнгән,Нәби белән ярышырлык,аңа каршы торырлык тис-
кәре геройлар юк.Кәгазьгә аларның,бер өлеше генә төшкән (Шүрлек,Шакир һ.б.)
Беренче карашка, повесть нәби тормышындагы игътибарга лаек аерым вакыйгалар җыелмасын,характерлы эпизодлар тезмәсен хәтерләтә кебек: Сәрвәр белән Нәби-
нең сугыш елларындагы тормышы, дөньяҗимереп дигәндәй эшләп йөргән еллары,
өй салу белән бәйле мәшәкатьләр,нәбинең сәрвәр үлгәннән соңгы тормышы...Бол-
ай ул вакыйгалар арасында әллә ни ныклы эзлеклелек һәм бәйләнеш тә юк кебек.
Әмма игътибар беләнрәк укырга тотындыңмы,әлеге эпизод һәм вакыйгалар арасында эчке бөтенлек,эчке бәйләнеш булуын күрәсең.Сугыш еллары һәм сугыш-
тан соңгы колхоз авылы,ниһаять, партиянең егерменче съездыннан соңгы колхоз авылы фонында әсәрнең үзәненнән Нәби язмышы,озак уйланулар һәм эзләнүләр
нәтиҗәсендә туган замандаш язмышы туа.Язучыны Нәби язмышы һәм колхоз тормышы арасындагы тыгыз бәйләнеш кызыксындыра.Әсәрнең буеннан-буена
ир язмышы дигән фәлсәфи идея уздырыла.Буйдан-буйга сузыла килеп,ул әсәрне бөтен итә,матур итә.[Төхфәтуллин Р.Еллар авазы.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1966.-
Б.47]
“ Сугыш һәм сугыштан соңгы чор кыенлыкларын айлар-еллар буе үз җилкәләрендә күтәреп,түзгән һәм җиңеп чыккан колхозчылар-яше һәм карты,һич көтмәгәндә,ки-
тап битләрендә үзләрен,якыннарын,танышларын күргәндәй булдылар.Югыйсә, ба-
тырлык,гүзәллек,матурлык әллә кайда- ерактагы сихри әдәбият дөньясында булып,әйләнә-тирәбездә,күршеләребездә була ала дип башыбызгага да китерми идек.Бу әсәрләрнең геройлары Нәби, Гөлзифа,Кашшафларны без көн дә очратабыз,
шулар белән бергә эшлибез,нечкәлебрәк уйласаң,аларның холыклары,килеш-кил-
бәт,рәвешләре үзебезгә дә охшаган түгелме соң? Бер мәлгә укучылар аптырау катыш сәерсенү белән шундыйрак хисләр кичерделәр.Бигрәк тә әдәби персонаж-
ларның шул дәрәҗәдә укучыга якын торуы һәм аларны күптән белгән кешең ке-
бек танып алу тойгысы гаҗәпләндерде.
Хәзер без моңа инде күнегеп киләбез- илленче еллар әдәбияты өчен бу зур яңалык иде- әсәр кемдер алдан сызып куйган ызаннан гына бармыйча,әллә нинди,моңа кадәр без белмәгән яисә белеп тә аяк басарга ярамыйдыр дип саналган сукмаклар-
дан йөртә,җиләкле аланнарга да алып керә,кыңгырау чәчәкләрне,кирәк булса саз чәчәкләрен,чүп үләннәрен,сарутны да күрсәтә,иснәтә,агымсудай ярсулы еллар ава-
зын ишеттерә,язгы тамчыларның ни сөйләгәнен тыңлата-кыскасы,тормышның ис-
әпсез-сансыз бизәкләрен тәкъдим итеп,күңелләрне әсирли,борчылдыра,уйландыра,
җавап эзләтә ала икән.
Гариф Ахунов,Рафаил Төхфәтуллин,Аяз Гыйләҗев,Әхсән Баянов,Мөхәммәт Мәһ-
диев,Вакыф Нуруллиннар буыны,әдәбиятның әнә шул хасиятен аңлап,күңелләрен-
дә тынгысызлык,борчу,куанычларын үз итеп.яратып,үтә бер самимилек һәм кай-
нарлык белән укучыларына җиткерергә ашыктылар.Аларның казанышы-әдәбият
үзенә башка,тормыш ул үзенә башка дияргә инде гадәтләнеп килүче укучылар мас-
сасын шул торгынлык хәләтеннән,битарафлыктан чыгарып,тормышка яңача янып,
борчылып карарга,шул тормышның үзендә,уртасында кайнарга чакыру,шуңа алып керү булды.Әдәбият һәм тормыш бер-берсенә якыная төшеп,бер үк бурычларны хәл итәргә кереште.
Тәнкыйтьчеләр Рафаил Төхфәтуллин иҗатының буеннан- буена үтүче туган як матурлыгы,туган як җылысы,хезмәт кешесенә хөрмәт,аны олылау хакында күптәннән сөйләп киләләр[Р.мостафин.Үз җырың,үз көең булсын.-Казан утлары”
1969,№46 Р.Мостафин.В поисках своего лица “ Комс.Татарии”20 авг.,1969]
Рафаил Төхфәтуллинны үзенчәлкеле әдип иткән,аны башка язучылардан аерып торган сыйфатлар,аның үз стилен билгеләрдәй әдәби күренешләр нидән гыйбәрәт?
Әдип тормыш күренешләренә лирик,төсле призма аша карый-әмма бу-тормышны
ал буяуларга ману, укучыны хыял болытларына алып китү дигән сүз түгел,туган
җир белән алыш-бирешләре нык геройлар-гади кешеләрнең гаңәеп бай күңел байлыгын күрә,шуңа соклана белүе-Рафаил Төхфәтуллинның иң зур ачышы әнә
шуннан башлана.
Авторны куына каләм алырга мәҗбүр иткән саф тойгы-туган як кешеләрнең олы эшләре,тормышларына соклану тойгысы еш кына лирик сурәт аша гәүдәләнә.Ул сурәт язучының беренче хикәяләреннән булган “ Таныш гөрелте”(“Таныш көй”-1953)хикиясендә күренп китте.
Хикәя авторның иҗат җимеше булырлык юллар- нәкъ кешегә мәхәббәт белән мөл-
дерәмә туллы юллар белән ачылып киттә:
“бала йоклый.Йодрыкланган нәни кулларын як-якка ташлаган.Нәфис буынтыклы
Аяклары.тиздән җиңелчә бегелеп,түшәккә сеңгән.Чыклы чиядән иреннәре үзенә бик килешле җитдилек белән кысылган.Рәхәт ялга талып йомылган күзләрне сак-
лаучы озын керфекләре,хәзер тагын да озынрак күренеп,бу бик якын,бик кадерле
нараси йөзгә яңа сөйкемлелек өсти...”(Р.Төхфәтуллин.сайланма әсәрләр.1 том,К.,
Татарстан китап нәшрияты,1982,24 бит).
Менә шушы юллар әдәбиятка яңа,чын язучы килүен дә хәбәр иттеләр.Биредә яшь
ана Гөлфиянең табигый инстинктыннан тыш,авторның кечкенә җан иясенә булган мөнәсәбәте,йөрәк җылысы,аңа иң матур сүзләр сайлавы сизелеп тора.
Бу- Рафаил Төхфәтуллин иҗатының үзәгендә торачак мотив.Тереклек,яшәү күренешләренең күп терлелегенә соклану,шуларга изге,кадерле нәрсә итеп карауның үтә сак,сизгер үрнәкләрен без алга таба аның әсәрләрендә еш очратабыз.
Менә язучының лирк герое баласын сагына (“ Балам көлүе”),уйнап йөргән бала-ларны күреп,үзенекен исенә төшерә:
“Саф-саф агачлы,мул чәчәкле бульвар.Бульрда бала-чага.Уйныйлар,көләләр,шая-
ралар.
Әнә чем-кара күзле,түпзтүгәрәк йөзле бер малай бабасы белән куышлы уйный.
Йомырылып та чаба малай.дөп-дөп итеп,җир селкетеп чаба.Үзе чырык-чырык көлә,көлгәндә күзләреннән чып-чын шатлык нурлары.эчкерсезкуаныч очкыннары сизелә аның.
Их,шаян дустым,шулкадәр дә минем улыма охшатып көләрсең икән!”( Р.Төхфәт-
уллин.Хикәяләр һәм повестьләр,К.,Тат.китап нәшрияты.1973.21 бит).
Фронт дәһшәтләрен үткән яшь язучы шунда ук башка күренешләрне дә искә төше-
рә:
“Өйләр урынына җимерек морҗалар гына тырпаеп утырган кара сәремле Украина авыллары аша узганда,кайнар көлне актарып нәрсәдер эзләп йөрүче балаларны мәңге онытасым юк.
Алар көлмиләр иде.
Сугышлар бетте.абыемның улы белән кызы мине шатланып каршыладылар.
Ләкин...Көлмәделәр.
Абыем Берлин урамнарында,рейхстаг башына кызыл әләм кадаудан ике генә сәгать элек,мәңгегә күзләрен йомды...”(шунда ук.22-23 битләр).
Әсәр ахырында яңадан патетик оптимистик тон өстенлек итә:
“Көлегез,шаулатып,яңартып,дөньясын ямьләндереп көлегез сез,балалар!”
Юк,юл куймабыз!”(шунда ук.23 бит).
Яраткан эшенә хезмәт итү һәм семья бәхете гармониясенең тулырак ачардай сурәтләү чараларын эзләү тенденциясе бик күптәннән язучының беренче хи-
кәяләреннән үк килә.Аның геройлары да әнә шундый рухи бай,тулы тормыш-
та яшәргә омтылалар.
“Таныш көй”дәге тракторчы Гөлфия- бәхетле кеше.Ул матур,тигез семья корып җибәргән.Бала үстерә.Әмма күңелленең касыдыр бер төшендә нинди-
дер эчке канәгатьсезлек аны борчып тора: колакта туктаусыз яңгыраган тан-
ыш көй- шул тынгысызлык билгесе.Юк-семьябәхете хакына булса да,ярат-
кан эштән аерылып торуны кичерә алмый гөлфия.Кайчандыр аңа атып йөреп тә,кыз күңелендә урын ала алмаган кыюсыз егет-өлкән тракторист-наставни-
гы Нәҗипнең бер-ике сүзе дөрес юл табарга ярдәм итә.бер импульс-күңелнең
бер җилкенүе героиняның язмышын билгели-семья һәм хезмәт гармониясенә
омтылышына дөрес җавап табыла-ул яраткан хезмәтеннән бөтенләй аерыл-
ырга тиеш түгел.
Героиняның әлегә карарга килүе үзенчәлекле лирик фонда күрсәтелә:
көзге яңгыр...һәм колак төбендә яңгыраучы,исеме онытылган,әмма таныш көй:
“... Тын-тын булып калды.тик каяндыр еракта ялгыз гармоньчының нин-
дидер моңсу да, ашкынулы да бер көй уңайлы гына ишетелә.Бик таныш көй
бу.Кайда ишеткәне бар соң әле Гөлфиянең бу көйне?
Гөлфия моңаеп,шушы көйне тыңлап тора башлады.Көй бер ерагая,бөтенл-
әй бетә,тагын якында гына ишетелә башлый...Кем уйный икән соң аны шул
кадәр оста итеп?.. Их,ичмасам,уйнасын иде,бәгырьнең әллә кай җирләрен ав-
ытртырып,чеметеп-чеметеп ала бу көй.
Караңгы төшеп килә иде инде.Тәрәзәдән алтынсу нурга манчылган офык чите күренеп тора.Аның бабасы мондый алтынсу шәфәкьне иртәгә көн аяз
булуга юрый иде.Ләкин нигәдер ышанасы килми.Аның күңелендә артык
моңсу бүген.Болытлы,яңгырлы көннәрдә генә шулай моңсу була...Ә нигә шу-
лай моңсу?Иртә белән генә,хәтта бая гына да алай түгел иде ич...”(1 том,85 бит).
Күренеп тора-Гөлфия тормышындагы борылыш җиңел генә ясалмый.
Гөлфиянең сөйләп бирә алмаслык хәләте аша бу аңлашыла.Колакта яңгырап
торучы көй,әлбәттә,нейтраль фон түгел,ул-әсәрне тигезләп,аның лирик компонентларын бәөләп,тоташтырып тора.
Күңелнең борчулы эзләнүе,эчке бер канәгатьсезлеге аркылы геройның рухи савыгуын “Бөтнек үләне исе”(1972)дигән хикәядә дә очратабыз.Юк,бу
эшсезлектән җәфа чигеп интегүчеләрнең үз хисләрендә чокчынуы,казынуы
түгел.Бу-хезмәт кешесенең үз ролен,җәмгыятьтә кешеләр арасында үз уры-
нын аңлый төшүе юлында алга таба бер адым,рухи үсеше,рухи яңаруы.
Салкын җил,карлы-бозлы яңгыр,пычраклардан курыкмаска күнеккән нефтьчеләрнең гадәти көндәлек эшләре тасвирлана.
Бу –хезмәт прозасы,ә читтәнрәк караганда-батырлар хезмәте.Нефтьче егет-
ләргә исә күнелгән,гадәти эш ул.Барсына да күнегелә.Кырыс шартларда
күңелләрдә тупаслана.
Менә шундый гадәти көннәрнең берендә буровой мастеры Җаббар яңа-
дан тугандай була.
Әлеге борылыш шактый катлаулы лирик сүрәттән башланып китә.Әйтеп бетермәү.Күңелнең кай төшендәдер яшеренгән сер-истәлек.Рафаил Төхфәт-
уллин сәнгатьәсәренең кыймәтле бер хасиятенә-серлелеккә еш мөрәҗәгать
итә һәм сокландыргыч романтик образлар тудыра:
“Төш диген инде шуны... Төне буе ниндидер бер үлән белән саташып чык-
ты Җәббар.Телем-телем куе яшел яфраклы,аксыл сабаклы бер учлам үлән күз
алдында гына тирбәлә дә тирбәлә...
Үзсүзләнеп,үчегеп тирбәлә.Гуя Җаббардан нидер сорый,үтенә.Әй,үтенә-кол-
ак төбендә тавышы да чыңлый.Чикерткә зыңыдай нечкә генә,ягымлы гына,
моңлы гына бер аваз”.(1том,246-247 битләр).
Гаҗәеп сыйфатлы бу сурәт гап-гади бөтнек үләне исе булып чыга.Тик ул
ерак үткәннең кадерле истәлеге сыман.Буровойчы егет көне буе эштә,иптәш-
ләре арасында.эш көненең ритмы,режимы кызулана барган саен,әлеге истәлек-сурәт һаман юкка чыкмый. “Ул көйне көйләми күңел,аның урынына колак төбендә бүтән бер моң яңгырый.Буровойның бар шау-дөбердәве эчендә
зәгыйфь кенә моңлы бер зың ишетелеп тора.
Бүгне таңда төшендә ишеткән зың бит бу!
Бөтнек үләне моңы...” (1, 250 бит).
Менә шушы ике ноктага таянып үткәндәге истәлек-сурәт моңы һәм бүг-
енге көннең реаль,кырыс хезмәт күренеше язучы Җәббарның тормышындагы
якты эз калдырмый,әмма үз вакытында тиешенчә бәя бирелмәгән,кадерен-кыймәтен сизелмәгән хәлләр әнисе белән аерылышу үкенече хакында сөйли,
дөресрәге Җаббар боларны үзе хәтереннән үткәрә.Кеше үзенең тормыш юл-
ын канәгатьсезлек,тәнкыйть белән тагын бер тапкыр кичерә.
Бораулаучы мастер Җаббар,кеше буларак,рухи катлаулылыгы,кыюлыгы,
җанлыгы белән хәтердә кала. “Бөтнек үләне исе”хикәясе язучының яңа тор-
мыш катламнарын да уңышлы үзләштереп баруы хакында хәбәр итә.Дөресен
әйткәндә,бу хикәя авыл кешеләренең җанлы,тормышчан образларын инде гәүдәләндерүгә ирешкән әдипнең(“Авылым хикәяләре”, “ Йолдызым”)яңа
өлкәдә-татар нефтьчеләре тормышын сурәтләүдә беренче зур ачыш булды.
Алтмышынчы еллар әдәби тәнкыйтендә авыл темасына нефть темасына
Күчкәндә Рафаил Төхфәтуллинның иҗат кыенлыклары кичеүе хакында әйтелде.Хәзер ул чор авырлыклары инде артта калды.Һәм бер нәрсә аңлашы-
лып,ачыкланып килә: әдип үзенең төп иҗат принөипларыннан читкә тайпыл-
маган,фәкатьаның дөньяга карашлары киңәя төшкән,иҗатына яңа бизәкләр,
төсмерләр өстәлгән.
Авылдан нефтькә күчкәндә ул үз геройлары эзеннән бара.Дөрестән дә бүгенге татар нефтьчеләренең күбесе-кичәге авыл егетләре һәм алар кайда гына булмасыннар-авылларын оныта алмыйлар-туган якның бөтнекле субуй-
лары,тормышка күзләре ачылганда алган беренче тәэсирләр,туган җиргә таб-
ынучылардан-авыл хезмәт ияләреннән алган шифалы йогынты күп тапкыр-
лар искә төшеп,бүгенге гамәл-эшләрен шул яктан сәхифә нурына куеп карар- га мәҗбүр итәчәк әле аларны.
Җаббар да,буровойга авария янаган минутт,җирдә ныгып,җирдән көч ал-
ып үскән кеше буларак,җир асты стихиясенең рәхимсез көчләренә каршы иптәшләрен түгел,үзен куярга була.Бу-бердәнбер дөрес,геройның граждан-
лык һәм әхлак югарылыгын раслаучы карар.
Рафаил Төхфәтуллин-авыл язучысы һәм туган җирдән беркайчан да аеры-
лып китмәс шикелле.Авылның сугыштан соңгы кыенлыкларын әдәбиятта,
яшермичә,турыдан-туры ачып салучыларның да беренчеләреннән ул булды.
Тормышның реаль күренешләрен сүрәтләү әдип иҗатында гаҗәп бер лирик рух,эчке җылылык,самимилек белән аралаша.бу хәл лирик,эмоциональ нюан-
слар һәм реаль штрихларның кызыклы бәйләнешләрен,чагыштырмасын ките-
реп чыгара һәм әдәби әсәрнең үзенчәлекле яңырашын тудыра.
“ Кыьгырау чщчщк”(1965) хикәясендәге маляр Сәрия,матурлыкны,яхшы-
лыкны тоярга сәләтле нечкә күңелле кыз.
Кайчандыр сугыш яраларын дәвалап,шәһәр больницасыннан кайтып кил-
ешли әтисе балаларына бүләккә болыннан кыңгырау чәчәкләр җыеп кайта.
- Әти,шалтырамый ичбу кыңгыраулар,-ди кечкенә Хәмит,зәңгәр кыңгы-
рауларны колак төбендә селкеп карый да.
- Юк,улым,шалтырыйлар алар,-диде әтисе,бик җитди итеп,зурлар сөй-
ләшкәнчә итеп.-Тик тыңлый белергә генә кирәк аларны,балалар.Әгәр тыңлый
белсәң,шундый матур зыңлыйлар,хәтта җырлыйлар да лар.Яле,кызым,син дә
тыңлап кара.Бәлки син ишетерсең?
Сәрия дә чәчәкләрне колак төбендә акрын гына селки башлады.Юк,берни
җыр ишетелми иде ишетелүен.Шулай да әтисе алдында үзенең олы кыз,акыл-
лы кыз абруен төшерәсе килмәде аның.
-Әйе,әти,ишетәм,-дигән булды.
Әтиләренең соңгы бүләге булды ул,кыңгырау чәчәкләр.
Шушы кайтуыннан соң инде аны больницага да,районга инвалидлар комис-
сиясенә дә озатып калырга туры килмәде.Бигрәк әллә ничек,бигрәк көтмәгән-
дә әтиләрен соңгы юлга озаттылар”(Р.Төхфәтуллин.Кыңгырау чәчәк.Хикәя-
ләр.Казан.Татарстан китап нәшрияты.1969,6 бит).
Сәриянең күңел нечкәлеге,рухи байлыгы каян килүе укучыга яхшырак аң-
лашыла.Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә аталар һәм балалар бәйләнеше олылар-
ның акыллы,төпле киңәшчеләр буларак күрсәтелүе бик еш очрый.Һәм бу бик
дөрес,тормышның үзендәгечә үсеш законнарын аңлап эш итү бу.
Контраст буяулар,контраст характерлар янәшә куелалар.
Мәнә сәрия мәктәп классы стенасын кыңгырау чәчәкләр төшереп бизәргә бу-
ла . “Энеләре кыңгырау чәчәкле класста утырып укысыннар.Аларның күз
алларында әти басып торган кебек булыр...”
“Шундый матур җырлыйлар бу чәчәкләр”,-дигән иде бит әти.Җырлыйлар.
Кичә Сәрия дә ишетте бу җырны.Нәрсә турында иде әле бу җыр?
Тукта,менә болайдыр ул.Сәрия еш кына хыялларын әтисе белән уртакла-
ша,юк,телдән сөйләми,әтисе күз алдында басып тора,ул хыялларына ирешеп тә килә түгелме соң ул...
Нәфис кыңгырау чәчәкләр стена буйлап тигез генә тезелә бара,күңелдә
матур җыр яңгырый”.
Һәм менә шушы үтә пөхтә.нәфис һәм саф уйлар башка бер картина белән чәлпәрәмә килә:
“Ишек бик кинәт,бик ямьсез шыгырдап ачылды.
Сәриянең кулындагы пумала калтырап куйды.
Рахимҗанның кашлары язылмады.
- Син нәрсә маташтырасың анда?-дип кызга күтәрелеп тә карамыйча кычкырып җибәрде ул.-Аңлыйсыңмы син шуны,тизрәк бетерәсе бул.
- Вәйт син,ә?! Каян килгән художник.Әйткәнне эшлә син.нәрсә монда...
Әнә Камилә идәннәрне дә буяп бетерә инде.ә син ятасың мыштырдап...
Сезгә нәрсә?! Горсоветтан кыздырып торалар анда,аңламагач да аңламас икән кеше.Вәйт син,ә! Давай,живо,серт чәчәкләреңне,эшкә тотын!...
Ишек шулай ук бик ямьсез шыңгырдап ябылды.
Бау белән муенга аскан буяу банкасына тып-тып тамчылар тамып төш-
те.
Нәрсә булды соң әле сезгә.кыңгырау чәчәкләр? Стена буйлап үзе тезгән бу
җансыз чәчәкләр,нәкъинде кичә зәй буенда очраткан туганнары кебек,акрын гына тирбәлә иделәр...”
“Кыңгырау чәчәк” Р.Төхфәтуллинның иң яхшы хикәяләреннән.Биредә
бер тамчы судагы кояш нурыдай язучы иҗатының иң тэенчәлекле яклары
ачыла.
Р.Төхфәтуллин әсәрләрендәге уңай геройлар барыннан да элек бигрәк сафлыгы,күңел байлыгы,халыкчанлык кебек иң олы,күркәм сыйфатлар белән билгеләнәләр.Иң алгы планга кешенең хисләренең,уйларының эч-
керсезлеге,самимилыгы алга куела.мондый геройлар,әлбәттә,укучыда мә-
хәббәт уятмый кала алмыйлар.
Р.Төхфәтуллин һәртөрле гаделсезлек,хаксызлык,кеше күңелен рәнҗетү ке-
бек күренешләргә үтә сизгер.Яхшылык һәм яманлыкның традицион бәрелеше һәм яңалыкның һичшиксез җиңеп чыгуы рәвешендәге артык гадиләштерелгән,примитив схемадан чыгып эш итми-тормышның катлау-
лыгын күрә һәм җәмгыять үсешендә,кешеләрнең мөнәсәбәтләрендә котыл-
гысыз очрый торган һәртөрле уңайсызлыклар,драматик моментлар аның
игъбарыннан калмый.
“ Кыңгырау чәчәк” хикәясендәге бригадирның тупаслыгы да көн дә
“план тутыруны”таләп итеп тә,кешеләрнең эстетик зәвыкларын онытып
җибәргәннән килә түгелме?Әллә моның башка сәбәпләре дә бармы?
Р.Төхфәтуллин заман,тормыш барышы турында уйланучан һәм укучыны да уйлаттыра торган әдип.аның әсәрләрендә производствога бәйләнешле мәсьәләләр үтә төгәл һәм ышандырырлык тәсвирланса да,теп игътибары һәрвакыт беренче чиратта кешенең кешегә булган мөнәсәбәтенә юнәлә.
Кешенең кешелеклелеге,аның күңел байлыгын,гүзәллеген таный белү,
гаделлек,хаклык,мөнәсәбәтләр гармониясе-Р.Төхфәтуллин өчен иң әһәми-
ятлесе-әнәшулар.Югары идеалларга ия геройлар еш кына дөньяның ачы-
сын-төчесен татыган тәҗрибәле кешеләр рәвешендә тәкъдим ителәләр.Кайвакыт әсәр
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге
Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге...
Роберт Миңнулин иҗатында туган як образы (презентация)
Эшемнең максаты: Роберт Миңнуллин иҗатында туган җир, туган як темасына кагылышлы әсәрләрен өйрәнү....
Фәнни-гамәли эшнең исеме: “Шагыйрьләр иҗатында-Казан”.
Төрле чорда яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең Казан турында язган шигырьләрен уку һәм татар шигъриятендә Казан темасы бирелешенә күзәтү ясау....
4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест
4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест...
Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы
Кереш өлеш. Актаныш төбәгендә туып-үсеп, олы дөньяга чыккан, өлкән буын өчен генә түгел, кечкенәләр өчен дә ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелнең нечкә кылларына үтеп керерлек итеп шигырьләр язга...
Ш. Галиев иҗатында кызык ситуация
Әдәби укудан Ш.Галиев иҗаты белән танышу...
М.Җәлил иҗатында бишек җырлары.
Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да...