Элифба бэйрэме
материал (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле музыка яңгырый.”Әлифба җыры” көе яңгырый
Укытучы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучыларым!
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Әйе, бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый, яза белә. Хөрмәтле әти-әниләр, бу сезнең дә зур тырышлыгыгыз. Рәхмәт Сезгә! Чын күңелдән котлыйм сезне, укучыларым!
Кыңгырау : Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем.
Ул матур иртәдә сез минем яңгыравык тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап- дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт әлифбадан башланды.
Рания : Матур итеп киендек,
Бүген бәйрәмгә килдек.
Данил. Сезне күргәч кунаклар,
Шатландык та сөендек.
(Әлифба китабы моңсу гына керә)\
Укытучы.Карагыз әле. бәйрәмгә кунак килә.
ӘЛИФБА: Исәнмесез
Укытучы.Исәнме, китап дус! Син ни өчен күңелсез?
Әлифба: Ә мин исемемне югалттым, озак эзләдем, таба алмадым.
Укытучы.Кайгырма китап дус, әйдә бергәләп эзлибез.
Әлифба: Рәхмәт сезгә дуслар!
(Балалар хәрефләр булып киенеп керәләр)
Хәрефләр: Карагыз,дусларым, монда ничек матур!
“А”: “А” хәрефе алмада,
“А” хәрефе агачта.
“А” хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
“Л”: Өйрәндек без күп хәрефләр,
Тырышып, түгеп тирләр.
Л хәрефенә башлана
Кайсыгызның исемнәр?
“Б”: Бүген бәйрәм бит безнең
Бар балалар да белсен.
“Б” дан башка бәйрәм булмый
Барысы да күреп китсен.
“Ф”: Мәктәбебез түбәсендә
Флаг балкый бәйрәмдә.
Кыяфәтем шуңа горур
Узмый вакыт әрәмгә.
“Ә”: Әни диеп телем ачылган
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
“Ә” хәрефен язмаган.
“И”:Исәнмесез! Мин...Мин.
-И! И!
Әйе, дусларым мин И!
“И” хәрефе ипидә бар,
Бар ул “Ил”һәм “Иректә”
“И” хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Әлифба: Менә бит минем исемем! Нинди шатлык.
Дилүзә: Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Илгиз: Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф, елмаеп,
Әйтте үз исемен.
Рания: Һәм алар бик матур
Сүзләргә әйләнде,
Сүз төзеп укуы
Кызыклы, күңелле.
Нариман: Әлифба, синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр,
Канатлы ак атлар.
Данил: Өйрәттең син безгә
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә!
Бергә: Рәхмәт, сиңа, әлифбам,
Хәзер мин укый беләм.
“Әлифба” җыры
Алинә : ( күкрәгендә Ә хәрефе)
Әлифба син алып кердең
Безне белем иленә.
Тырышлык та, ялкаулык та
Шушы илдә беленә.
Рания : (күкрәгендә Н хәрефе)
Нарат үскән бигрәк биек,
Китә болытлар тиеп,
Тора баһадир сыман ул,
Яшел түбәтәй киеп.
Илгиз: (күкрәгендә И хәрефе)
И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Укытучы. Балалар, бу хәрефләр нәрсә әйтергә теләделәр икән?
Укучылар: Әни!
Укытучы: Әйе, сезнең әти-әниләрегез дә сезне укырга өйрәтү өчен күп көч куйдылар. Рәхмәт аларга!
Нариман: Җирдә туган илем бар,
Туган илдә җирем бар.
Туган-үскән җиремдә
Авылым бар минем дә.
Туган авылда - өем,
Ә өемдә - әнием,
Иң кадерлем ул минем.
Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен ачып керергә
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Һәрбер укучы бик күп укысын!
Китап- иң якын дустыгыз булсын!
Минем өчен алмашка
Ике дәреслек килер
Дуслашыгыз, балалар,
Күп итеп җимеш бирер.
Әлифба: Кадерле балалар,
Мин китәм, хушыгыз!
Бәхетле булыгыз,
Гел бишкә укыгыз!
Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Хуш, хуш, Әлифба!
(“Әдәби уку” һәм Татар теле китаплары к е р ә)
“Әдәби уку “: Мин әдәби уку китабы булам.
Татар теле: Мин татар теле булам.
“Әдәби уку “: Мине укып сөйләрсең.
Татар теле: Мине язып көйләрсең.
“Әдәби уку “: Бик күп юллар үтәрсең.
Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.
“Әдәби уку: Саумысез, сөекле,
Иң якын дусларым! .
Тырышып укучы
Кызларым, улларым!
Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен,
Мин әле өр- яңа,
Бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын –
Табышмак ничаклы!
Тик менә үтенеч:
Таплама китапны
Әлифба: Кадерле балалар,
Мин китәм, хушыгыз!
Бәхетле булыгыз,
Гел бишкә укыгыз!
Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Хуш, хуш, Әлифба!
(Математика (Ранис)керә)
М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?
- Укырга
- Язарга
- Санарга
- Дус,тату булырга
- Җырларга
- Биергә
- Туган илне сөяргә
М. Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.
Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)
Балаларга кызыклы мәсьәләләр
- Ике сыерның ничә мөгезе бар? (4)
- Ике кәҗә бәтие басып тора. Аларның берсе Кукмарага, берсе Малмыжга караган. Алар берсен берсе күрәме? (Юк)
- Нинди фигураның башы да, ахыры да юк.(әйләнә)
- Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган? (7)
- Атнада ничә ял көне?
- Ничә предмет бер пар була?
- Кешедәге парлы әгъзаларны сана? (Кул, аяк, күз, колак, каш)
- 6 саны барлыкка килсен өчен 2 гә ничәне кушарга кирәк?
- Сезнең класста ничә тәрәзә бар?(2)
- Фил зурмы, әллә мөгезборынмы?
М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз
Ашыга-ашыга “5”ле керә.
“5”ле. Миннән башка бәйрәмне
Уздыралар инде әллә?
Рания Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.
Данил Беренче көннән үк сине
Якын иттек һәммәбез,
“4” ле дус кая китте соң,
Чакырыйк әле, әйдәгез.
(“4” ле билгесе керә).
“4” ле билгесе. Дусларым, мин монда торам,
Телим сезгә теләкләр.
“4” ле белән, “5” ле белән
Көчле булсын беләкләр.
(“3” ле билгесе һәм “2” ле билгесе кочаклашып керә).
“3” ле билгесе. Сине чакырдылармы, ахирәт,
Әлифба бәйрәменә?
“2” ле билгесе. Мин кемнән ким, матурлыгыма
Сокланмас тик кем генә?!
“3” ле. Әйе шул, киттек, ахирәт
Безне көтәләрдер, шәт.
“2” ле. Уйнап көлеп күңел ачыйк,
Белемсез дә бик рәхәт.
Данил Якын килмәгез безгә сез,
Сездә бар йогышлы чир,
Белемгә омтылабыз һәр көн,
Түгеп җиргә кайнар тир.
Алинә Матурлык зур роль уйнамый
Кеше булсын намуслы.
Тәүфыйкъ белән көн күрсен ул.
Эчкерсез һәм ягымлы.
Математика:Сау булыгыз!
Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!
Укытучы:Мәктәптә иң мөһиме-игътибарлы булу. Без хәзер уен ярдәмендә сезнең игътибарлылыкны тикшереп карыйбыз. Мин сезгә сораулар бирәм. Әгәр сез килешсәгез “Бу мин, минем дусларым”, диярсез, килешмәсәгез, аяк белән тыпырдарсыз.
-Кем укуда бик оста, китап дәфтәре чиста?
-Кем кирләнә, кем елак, кем “2”ле ярата?
-Кем ярата кошларны, кемнең бик күп дуслары?
-Кем табигатьнең дусты?
-Кем булыша зурларга, һәм ярата җырларга?
-Кечкенәләргә суга, кирәксә бәреп ега. Бу кем?
-Тәнәфестә йөгерә, директорга бәрелә?
-Кем “биш”ле генә ала, әти-әнисен ярата?
Уенны дәвам итәбез.
Игра “Эхо”(дети должны повторять концовку).
Собирайся, детвора!-ра-ра
Начинается игра!-ра-ра
Да ладошек не жалей!-лей-лей
Бей в ладошки веселей!-лей-лей
Сколько времени сейчас?-час-час
Сколько будет через час?-час-час
И,неправда, будет два!-два-два
Думай,думай, голова!-ва-ва
Как поет в селе петух? –ух-ух
Вы уверены что так?-так-так
А на самом деле как?-как-как
Сколько будет дважды два?-два-два
Ходит кругом голова!-ва-ва
Это ухо или нос?(держимся за нос)-нос-нос
Или может, сена воз?-воз-воз
Это локоть или глаз?(держимся за глаза)-глаз-глаз
Ну а это что у нас?-нас-нас
Вы хорошие всегда?-да-да
Или только иногда?-да-да
Вы устали отвечать?-чать-чать
Разрешаю помолчать (балалар урындыкларга утыралар)
Кыңгырау: Килеп җитте тәнәфес,
Көтеп алган тәнәфес,
Биеп калыйк, җырлап калыйк,
Уйнап калыйк, әйдәгез!
Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.
1.“Адашкан сүзләр” уены.
1. Карлыгач пешеп утыра
Су буенда куакта.
Ә карлыган очып йөри
Зәңгәр күктә еракта.
2. Чиста күлмәген киеп
Бака мәктәпкә килгән.
Балалы суга төшкән
Озын ботлы бер челән.
2.“Әйләнчек , түгәрәк сүзләр” яки “Чылбыр” уены -берсе сүз әйтә, икенче сүз нинди хәрефкә бетә, шуннан сүз башлый. Көй куела, көй туктагач җибәрелгән биремнәрне алалар һәм аларны үтиләр.
3.“Сүз яса” уены. Балаларга һәм әти-әниләргә иҗекләр язылган карточкалар өләшенә. Шулардан сүзләр төзергә.
4.Балалар белән уен: Кем җитезрәк?
5.Әниләргә шигырь конкурсы.(әлифбадан иң күп шигырь ятлаучы)
6.Уен “Үз балаңны таны”
Котлау өчен әниләргә сүз бирелә.
Әлифбадан сюрприз (Балаларның әлифба дәреслеге арасына нинди дә булса бүләкләр куела, ул матур ашъяулык белән каплана)
Укытучы сүзе.
Балаларның өйрәнгән шигырьләрен сөйләве.(Муса Җәлил шигырьләре һәм җырларын башкару)
Әти-әниләр “Туган тел” җырын җырлыйлар.
Бәйрәм ахырына якынлашты, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Барыгызны да ашхәнәгә чакырабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Элифба бэйрэме
Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....
Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)
Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....
Элифба бэйрэме
Праздник азбуки на татарском языке....
Элифба бэйрэме
Элифба бэйрэме 1 класс...
Элифба бэйрэме
Элифба бэйрэмендэ 1 класс укучылары, ата-аналар хэм укытучылар катнаша. Кичэне уткэрудэ башка класстан да укчылар ярдэм итэ. Алар торле геройлар булып катнашалар. Бэйрэм барышында "Элифба" ...
Элифба бэйрэме
Праздник букваря для первоклассников на татарском языке...
Элифба бэйрэме
Программа внекласной работы, проведенной с первоклассниками после оканчания изучения учебника "Элифба", с участием родителей учителей-ветеранов....