Мәңгелек чишмә.
план-конспект занятия (3 класс) на тему
Мәңгелек чишмә
Сәхнәдә Г. Тукай портреты эленгән. “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләреннән төрле рәсемнәр урнаштырылган. Г. Тукай китапларыннан күргәзмә төзелгән. Сәхнәнең бер почмагына казан асылган учак куелган.
“Пар ат” көе уйнала. Алып баручы сәхнә артыннан сөйли:
Җиктереп пар ат, Чаллыга
Туп – туры киттем карап.
Чаптыра атларны кучер,
Суккалап та тарткалап.
Пар ат белән бергәләп
Килеп чыкты Былтыр белән Шүрәле. (чыгалар)
Су коенган җиреннән
Озын чәчле, зифа буйлы
Су анасын күр әле. (чыга)
Калмаган бит алардан
Кәҗә белән сарык та,
Бу җирләргә ямь биреп,
Очып йөри күбәләк тә.
Алып баручы Су анасы, Былтыр, Шүрәле, малай, Кәҗә белән сарык, күбәләк, бүре, пар ат белән сәхнә буйлап әйләнеп чыгып китәләр. “Бәйрәм бүген, әйдәгез бәйрәмгә!” – дигән сүзләр ишетелеп кала. “Тәфтиләү” көе яңгырый.
Ике алып баручы чыга.
1 нче алып баручы:
Кушлавычта туган бер малайга
Өлгермиләр исем бирергә,
Ачы язмыш инде аны барлый,
Каһәрләре белән яный – яный,
Сабый бишегенә үрелә.
2 нче алып баручы:
Кечкенә Габдуллага 5 а й.
Әтисе гүр иясе була, ә 3 яшь тулар – тулмас, габдулла әнисез дә кала. Шулай итеп ачы язмыш аны әтисеннән дә, әнисеннән дә аеры. Җиде ят кешегә әни дип дәшәргә туры килә. Ниләр генә күрми Габдулла! (Көчле музыка).
Сәхнәгә 1 укучы чыга:
- Асрамага бала бирәм, кем ала?
(Төрле яктан тавышлар ишетелә).
- Мин алам, кем ул?
- Исеме ничек?
Укучы:
- Габдулла, Габдулла.
1 нче алып баручы:
Шундый аваз печән базарында
Тетрәткәндер сабый баланы.
Ятим үскән бусагалар – бозлы,
Ятим түккән күз яшьләре – тозлы,
Ятим капкан ризык – санаулы.
Барын күрә, барына да түзә,
Күкрәгенә җыя җир зарын.
Каршы басып язмыш үртәвенә,
Бөек шагыйрь Тукай күтәрелә,
Ил күңеленнән алып җырларын.
Г. Тукай 17 яшеннән татар халкының яраткан шагыйренә әверелә.
2 нче алып баручы:
Ә син беләсеңме, Г. Тукайның нинди әсәрләре дөньякүләм танылган?
1 нче алып баручы:
Ник белмәскә? “Шүрәле” поэмасы.
2 нче алып баручы:
Әйе шул, композитор Фәрит Яруллин Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы буенча “Шүрәле” дигән балет иҗат итте. Бу балет безнең Татарстан артистлары башкаруында бөтен дөньяны әйләнеп чыкты.
1 нче алып баручы:
Г. Тукайның “Су анасы” дигән икенче бер поэмасы буенча Әнвәр Бакиров “Алтын тарак” балетын язды.
2 нче алып баручы:
Ул гына да түгел әле. 1985 елда безнең тимераякта шуучы Валова һәм Васильев, фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында “Шүрәле” балеты көенә биеп, алтын медаль алдылар.
1 нче алып баручы:
Ә 1990 елда фигуристлар Букин белән Бестемьянова Бөтендөнья Олимпиадасында “Шүрәле” балеты көенә биеп, бар халыкны таң калдырдылар.
2 нче алып баручы:
Менә шулай, безнең Тукаебыз – бөтен дөньяны шаккаттырган бөек шагыйрь ул.
Бүреләр улавы ишетелә, бераздан үзләре дә чыгалар.
1 нче бүре:
Ууу – ашыйсым килә. Пешәме инде ашың?
2 нче бүре:
Ууу – ите юк, пешсә дә,
Нинди тәме бар соң?
1 нче бүре:
(Шатланып). Үзләре киләләр!
2 нче бүре:
Кем ул?
Бүреләр: (бергә) Безгә таба килә Кәҗә белән Сарык.
Пешерәбез...Ууу...Казанга салып.
(Сәхнә артында Кәҗә белән Сарык тавышы ишетелә).
- Мәә, син тот!
- Әй лә, син тот!
- Син тот!
(Капчыкның ике ягыннан тотып, сәхнәгә керәләр һәм катып калалар).
Кәҗә: (телгә килеп). Мә-ә! Исәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!
Беренче бүре: (икенчесенә). Ашыйбыз бу икәвен тотабыз да.
У-у, шәп булды, ит табылды боткабызга.
Кәҗә: Микики, кайгырмагыз, бездә ит күп.
Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук.
Ник карыйсыз, тиз бул әле, тиз бул, Сарык.
Капчыктан бүре башын китер алып.
(Сарык капчыктан бүре башын ала, бүреләр куркып бер – берсенә карашалар).
Кәҗә: (гайрәтләнеп).
Микикики, микикики,
Капчыктагы бүре башы бит унике.
Аһ, уңмаган, юләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак бүре бүре башын китер алып!
1 нче бүре:
Ничек качыйк?
2 нче бүре:
Туктагыз, мин тиз генә су китерим.
Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры. (Китә).
1 нче бүре:
Беләсезме, аңарга бит ярдәм кирәк.
Икәү барсак, китерербез суны тизрәк. (Китә).
(Кәҗә белән Сарык аяк бөкләп утыралар, шулчак Су анасы тавышы килә).
Су анасы:
Тукта! Тукта! Качма, и карак!
Кәҗә: (селкенеп)
Урманга килгәндер безнең хуҗабикәбез. Тотып ашамасын безне ул!
Сарык: Сызабыз! (Чыгып китәләр).
(Су анасы керә. Музыка яңгырый. Бер почмакка барып утыра да чәчен тарый. 1 малай чыга 1әм “Су анасы” шигырен сөйли, таракны күрә һәм кулына ала).
Малай:
Алтын тарак. Җен оныткан ахыры, - калган тарагы басмада. (Кача).
Су анасы:
Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак.
(Сәхнә буйлап куышып үтәләр).
Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
(Эт өргән тавышлар ишетелә).
Су анасы: (чыгып).
Кайсыгызда, кем алды минем алтын таракны?
1 нче алып баручы:
Су анасы, бездә андыйлар юк, ул әкияттәге малайдыр?
Су анасы:
Ярый алайса, ышанам мин сезгә. (Чыгып китә).
(Музыка яңгырый. “Пру, на! Туктале, бакбай!”, - дигән тавышлар ишетелә. Җырлый – җырлый былтыр керә).
Былтыр:
Су буена төшкәнем юк,
Яфрак яра тал – тирәк.
Яна дисәм, ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йөрәк,
Эх!..
(Кинәт сәхнәдән Шүрәле тавышы ишетелә, Былтыр катып кала).
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
(Шүрәле керә - Былтыр аңа карап тора).
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме?
Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез,
Әллә нинди нәрсә бу!
Шүрәле:
Бер дә шикләнмә, җегет син,
Мин карак –угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.
Гадәтем: ямьсез кешеләрне кытыклап үтерәм.
Мин әле күргәч сине шатланганымнан үкенәм,
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп, адәм үтергән чакларым;
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети – кети.
Былтыр:
Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,
Мин карышмый уйныймын
Тик сине шартыма күнмәссең
Диеп мин уйлыймын.
Шүрәле:
Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккәем?
Тик тизүк, уйныйкчы зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.
Былтыр:
Сөйләем шартымны сиңа,
Яхшы тыңлап тор:
Әнә шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч – ярдәм бирермен, - әйдә, иптәш кузгалыйк.
Шул агачны бергә - бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот!
И урман сарыгы!
(суккалый, Шүрәленең бармагы кысыла)
Шүрәле:
Кысты, э – э, кысты
Син бераз кызган мине.
Моннан ары үзеңә,
Улыңа, нәселеңә тимәм.
Аһ, үләм бит, бу бәладән килеп йолкыр мине.
(Шул вакыт 2 укучы “Адаштым” җырын җырлап чыгалар)
Шүрәле: (көйне ишетеп)
Адаштыгызмыни?
(Балалар Шүрәлене күреп аптырашалар һәм иптәшләрен чакырылар. Балалар чыгып, Шүрәлене коткаралар. Соңыннан Шүрәле белән күңел ачалар һәм Шүрәле китә).
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mengelek_chishme.doc | 54 КБ |
Предварительный просмотр:

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2012ел-Тарих елы. Туган авылым чишмәләре.
Класс сәгате....
2012ел-Тарих елы. Туган авылым чишмәләре.
Класс сәгате....
Тукай рухы мәңгелек
Син бит , шагыйрь, татар халкы өченЯшәү дәреслеге язган зат”....
"Мәңгелек чишмә"
Мәңгелек чишмә...
«Геройлар даны - мәңгелек»
Укучыларны авылдашыбыз,Социалистик Хезмәт Герое, Алтын Йолдыз һәм Ленин ордены кавалеры Нәфыйкова Сәрвәр апаның хезмәте белән таныштыру. Төрле һөнәр ияләренә, өлкәннәргә карата...
“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)
ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...