"Гаилә бәйрәме".
методическая разработка по теме
Предварительный просмотр:
Бәйрәм үткәреләсе сәхнә шарлар, плакатлар белән бизәлгән.
Күргәзмәләр оештырылган.
Музыка яңгырый.
-Хөрмәтле әти-әниләр!
- Кадерле балалар, кунаклар!
Бүген без сезнең белән “Гаилә бәйрәменә” җыелдык.
1 нче алып баручы. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела.
Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
2 нче алып баручы. Гаилә- тормыш нигезе. Ул нык,тату икән,димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти- әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер- береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Шатлык - күңелебездә,
Ал кояш - күгебездә.
Килегез, дуслар,кунакка,
Гаилә бәйрәме бездә.
1нче бала.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
2 нче бала.
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә,
Кирәк барчабызга да.
1 нче укучы. Җирдә миңа ни кирәк?
Хор белән. Әти дә әни кирәк.
2 нче укучы. Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәрдәй өй кирәк.
3 нче укучы. Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк.
4 нче укучы. Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк.
5 нче укучы. Җирдә миңа ни кирәк?
Туган үскән ил кирәк.
6 нчы укучы.Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин ил кирәк.
Җыр “ Кояшлы ил”.
Кая барма, шунда шнкәй йөзе,
Кая барсам, әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп йөри гомергә.
Ул - җирдә иң шәп кеше!
Шәп кеше гаҗәп кеше!
Ул иң-иң көчле кеше!
Ул зирәк тә, шаян да,
Акыллы да,әйбәт тә!
Кем дисезме? Ул кеше-
Минем әти әлбәттә.
Минем әби уңган бик,
Минем әби кулай бик,
Әйткәнемне дә көтми,
Күлмәкне дә үтүкли.
Бабакайга кем җитә,
Яратып эшли бик тә.
Ботинкамны чистартып,
Китерә ялтыратып.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз!
Җыр “Рәхмәт, сезгә!” В.Әхмәтшин көе.
Шигырь. “Әниемә” Г.Гарипова.
Хәзер ике команда арасында ярышны башлыйбыз. Әти-әниләргә һәм балаларга иҗади эш бирәбез. Дәфтәр битенә шигырь язылган, ләкин күп сүз төшеп калган, аны тулыландырып укып күрсәтергә.
1 команадага: Эзе ....( калсын) керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең .....( кулыңнан),
Көчлелегең белән ....... ( горурланма)!
(Кешелегең) белән горурлан!
2 команда: Син яшәмә ....... ( җирдә) файдасыз бер
Түмгәк ..... ( булып) тигез урында.
Янып калсын ..... ( гомерең) , маяк булып,
Үзеңнән соң ...... ( килгән) буынга.
Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, киңәшләр,
үгет -нәсихәтләр бар. Мәкаль- әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата- ана өчен гаять җаваплы эш икәнлеге искәртелә. Әти- әниләр мәкальләрне ничек истә тоталар икән, шуны сынап карыйк.
1. Эшләгәнең кеше өчен булса, ........ (өйрәнүең үзең өчен).
Оясында ни күрсә, ........ (очканында шул булыр).
2. Ана күңеле балада, ........ ( бала күңеле далада).
Өйнең яме ....... ( бала белән).
Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез барыгызда аның җавабын уйлагыз.
- Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт таш кебек каты. Кайчагында баллы, татлы, ә кайчакта әремнән дә әче, кайвакытта кылыч кебек үткен, елан кебек чага да белә. Нәрсә ул? ( Тел).
Һәр командага табышмак:
1. Өнсез, җансыз - иң яхшы дус,
Теле юк- үзе аңлата. ( Китап).
2 командага табышмак:
Бер байлык бар - янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый. ( Белем).
1. Сорау: Нәрсәне сатып алып булмый? ( Гомерне, акылны).
2.Сорау: Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк? ( Саулык, сәламәтлек).
2 нче алып баручы.
Ни өчен табышмаклар китапка, белемгә, үткән гомергә, акылга, сәламәтлеккә багышланган? ( Ике команданың фикерен тыңлау).
Гомерне үкенмәслек итеп үткәрергә, белем алырга, тырышып эшләргә, яхшы гамәллләр кылырга. Белгәннәрне башкаларга өйрәтеп калдырырга кирәк.
1 нче алып баручы. Бала үстерүче әти-әни педагогика белән таныш булырга тиеш, чөнки тәрбия гаиләдә башлана. Командаларга педагогик ситуацияләр тәкъдим итәбез.
1 нче командага:
Бер гаиләдә көн саен баладан: “ Ничәле алдың?” - дип сорыйлар.
Бала: “5” ле, яки “4” ле алдым,- дип җавап бирә, шуның белән гаилә тынычлана.
Икенче гаиләдә көн саен: “Бүген мәктәптә нинди яңа әйберләр өйрәндең?” - дип сорыйлар. Сезнеңчә ничек, кайсы гаилә баланың укуы белән кызыксына? Ни өчен?
2 нче командага:
1 нче класс укучысының “Әнием, курчак театрына барырга 5 сум акча бирче”, - дигән соравына төрле җаваплар белән танышыйк:
1. 10 сум , ал улым. Калганын бирерсең.
2.10 сум ал, син акчаның кайда икәнен беләсең. Калган акчага нәрсә дә булса алырсың.
3. Акчам юк минем. Театрга барам дип үзккә үттең инде.
4. Театр карамыйча түзәрсең әле.
5. Сезгә акча биткереп булмас. Я экскурсиягә, я походка барасыз.
6. Без сезнең яшьтә яланаяк йөрдек. Ә сез?
Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле.
( Ярыш “Могҗизалар кыры” уены кебек оештырыла. Анда шундый сорауларга җавап бирелә.)
Эченң бәрәңге, тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ашамлык. 8 хәрефтән. (Кыстыбый).
Милли татар ашамлыгы. 8 хәрефтән. (Өчпочмак) .
- Бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Эчлеге рәт-рәт итеп тезелә. ( Гөбәдия).
- Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге. 6 хәрефтән. ( Чәк-чәк) .
- Иң борынгылардан саналган эчемлек. ( Әйрән) .
- Җиләк- җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык. ( Как) .
- Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый.
( Икмәк) .
- Туйларда чәк- чәкне алыштыра торган ризык. 7 хәрефтән. ( Катлама) .
- 2 сүздән тора. Татар халкының милли ризыгына керә. ( Кош теле) .
-Аш пешергәндә кулланыла . Татар халкына хас ризык. ( Токмач) .
А.б. Булдырдыгыз, әниләр. Менә иң өлгер, иң җитез әти-әнине дә билгеләдек.
(Кечкенә генә бүләкләр тапшырыла).
2 нче алып баручы.
Бәйрәмнәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
1 нче алып баручы.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә шул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
2 нче алып баручы.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсн гомер-гомергә.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
1 нче алып баручы.
Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Кичә чәй табыны янында җырлар, биюләр белән тәмалана.
Гаилә бәйрәме
Бәхет
Бик бәхетле булу өчен
Әни һәм әти кирәк.
Безгә күз-колак булырга
Бабай һәм әби кирәк.
Энекәшләр, сеңелләр һәм
Апа белән абый кирәк.
Туганнар белән яшәвең,
Әлбәттә, күңеллерәк.
Һәммәбезгә гаилә кирәк:
Олыга да, кечегә дә.
Гаиләле бәхет телим
Һәммә кешеләргә дә.
Шакирҗанова Рәзилә
Шәмәк 5нче сыйныф укучысы
Әниемә
Әни, әни нинди матур исем,
Китергән ул безне дөньяга…
“Әни” диләр безне назлап баккан
Зур йөрәкле нәфис затларга.
Әни дия кечкенә сабый да,
Үзе әни булган әни дә.
“Әннә” диеп сабый телен ача
Шушы матур, якты дөньяга.
Кем җылыта безне салкыннарда,
“Елама” дип безне юата?
Кем соң безне шундый озын юлга
“Бәхетле бул!” диеп озата?
Киң күңелле, газиз һәм сөекле
Әниләр тик безнең әниләр.
Мин телимен сезнең һәммәгезгә
Бәхет, шатлык озын гомерләр.
Габбасов Рәзил.
Шәмәк төп гомуми белем бирү мәктәбе
Кыш.
Урамнарга карлар ява ,
Дөньяны ап-ак итә.
Бала-чага чана тотып,
Тауга шуарга китә!
Тауга менеп шуалар
Уйнашалар, көләләр.
Менә шундый кыш безгә
Елга бер генә килә.
Әгъләмов Илдар.
9 нчы сыйныф укучысы.
Көз.
Җәй китте белдермичә,
Көз җитте сиздермичә.
Ел саен шул күренеш
Күңелдә гел үкенеч.
Көз килеп җитү белән
Табигать нык үзгәрде
Урман, кырлар, агачлар
Сары төсләргә керде.
Көн кыскарды. Тышта суык.
Ышанып булмый көнгә
Кайчак кояш чыккалый
Тик бер генә мизгелгә.
Тик көзне без яратабыз
Табигатькә сокланабыз.
Сокланмый мөмкин түгел.
Шатлана безнең күнел.
Гатин Рәмзил, 6нчы сыйныф укучысы.
Шәмәк төп гомуми белем бирү мәктәбе.
Плакатлар: “Кызлар чәчен тарап битен юса гөлләр кебек була”
Кичәнең барышы:
1. Хәерле көн хөрмәтле дуслар! Менә бүген без табигатьнең матур бер көнендә, сезнең белән бу якты залга бәйрәмгә килдек. Бәйрәмебез “Озын толым бәйгесе” дип атала. Бәйрәмнең үзәгендә уңган, булган, чибәр , зифа буйлы татар кызлары.
Әйдәгез әле аларны сәхнәгә чакырыйк.
(Музыка астында кызларны егетләр җитәкләп алып чыгалар һәм урыннарга утырталар) кызлар калфак кигән.
Алып баручы. Татар әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә, Гөлчәчәк, Үги кыз... Буйлары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре... Чыннан да чәчләре нинди соң әле? Кыска итеп киселгән бугай. Бөтеркәле химия түгелме? Юк ла инде. Аларның чәче озын... Толым- толым. Әкияттә парикмахерскийлар булмаганга күрә генә чәчләрен шулай үстергәннәрдер... Бәлки...
Кызларның матурлыгы, зиннәтлелеге, сафлыгы толымына карап беленә , ди халык. Шуңа күрә дә татар кызларыгомергә тезләренә кадәр чәч үстергәннәр. Хатын-кызның чәчен кисү мыскыл итү кебегрәк саналган.
Кызлар, ә сезнең чәчләр ни хәлдә?
Кискән булсагыз борчылмагыз туйга кадәр үсә әле ул.
Хөрмәтле , дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп җитте. Иң элек без бәйгедә катнашучы кызларыбызны залга чакырыйк .
Рәхим итегез кызлар! ( кызларны егетләр җитәкләп залга музыка астында алып чыгалар)
Бүгенге бәйгене бәяләчәк жюри әгъзәлары белән танышып китик.
Жюриның гадел булуын, ә тамашачыларның кызларыбызны яратып, алкышлап сәламләуләрен телибез.
Кызларыбызның кайсы кайчан чыгыш ясыйсын җирәбә белән билгелик.(кызлар номерлар алалар)
Шулай итеп башладык, хәерле сәгатьтә !
- Безнең беренче бәйге “Үзем турында үзем”” дип атала
Исемең ничек , чибәр кыз,
Яле , танышыйк әле.
Ә хәзер , якыннанрак танышу өчен , сүзне үзләренә бирик.
(кызлар үзләре белән таныштыралар)
2. Сәнгать бәйгесе
Бәйрәмәбезне дәвам итәбез. Алдагы бәйге “Мин сәләтле бала” дип атала. Сәнгатьне яратмаган , җырламаган , биемәгән кызлар булмый ул. Хәзер кызлар үзләренең талантларын күрсәтерләр.
Афәрин , кызлар ! Булдырдыгыз! Сез үзегезне бик талантлы икәнлегезне күрсәтә алдыгыз. Тамашачыларга да бик ошагандыр дип уйлыйм.
3. Уңганлыкка бәйге
.
“Уңган кеше уяну белән сикереп тора” , “Уйна да көл , эшләргә дә бел”, “Эш сөйгәнне ил сөяр” , “Эшле кеше -көчле кеше” Бу мәкальләр уңганлыкка бәйге башлануын хәбәр итә. (кызлар суган әрчиләр)
4.Тизәйткечләр бәйгесе
5. Сәламәтлек һәм спорт турында мәкальләр әйтү. Бу ел безнең илебездә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы итеп игълан ителде. Бу темага багышланган мәкальләр бармы икән татар халкында ? Әйдәгез кызларны тыңлап үтик әле.
6. Чиккән кулъяулыклар күрсәтү (бизәкләрнең мәганәләрен әйтү)
Озын-озын кышкы кичләр.Тышта ап-ак кар . Чәчәкле-бөреле май аена да Сабантуйлы июньгә дә ерак әле . Аңа кадәр әллә ничаклы сөлге, кульяулык чигеп бетерерлек вакыт бар. Кайсын гына алсак та кызларыбызның кул эшләре йөзне кызартырлык түгел.
Я, кызлар, күз нурыгызн, күңел җылыгызны кушып үзегез җиккән , бизәгән кулъяулыкларыгыз белән таныштырыгыз әле. (Кызлар кул эшләрен күрсәтәләр , андагы
Чигеш бизәкләрнең мәгънәләрен аңлаталар)
7. Тапкырлыкка бәйге
Тапкырларга зирәкләргә бездә урын түрдән
Кайда, нәрсә, кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.
1.Син туктасаң туктый,
Син барсаң бара.
Нәрсә ул? Уйлап кара! (Күләгә)
2.Вак кынадыр үзләре,
Ялтырыйдыр күзләре.
Бу ни була -эзләле! (йолдызлар)
3.Кечкенә генә абзый ,
Сикерә-сикерә баз казый.
Шуны әйтсәң дә ярый. (тамчы)
4.Аягы юк, кулы юк ,
Ишек ачуга өй эченә йөгерә.
Бу ни була, кем белә? (суык)
5.Урманда бар , кырда юк,
Мунчада бар, өйдә юк (У һәм Н авазлары)
6.Казанның уртасында ни бар? (з авазы)
7.Тугай кайчан сайрый? (Р авазы өстәсәң)
8.Кара диңгезгә төшкән таш нишли? (юешләнә)
9.Һәркемгә дә нәрсә кирәк?(исем)
10. Иң кыска ай кайсы? (май)
11. Кешенең 10 бармагы бар 10 кулда ничә бармак бар? (50)
12. Гадәттә ай 30 яки 31 числосы белән бетә. Кайсы айда 28 нче число бар? (бөтенесендә дә )
13. Аягы юк кулы юк үзе кызлар кочаклый. (Көянтә)
14. Эчендәге - тышында (открытка)
15.Кирәкмәгән чагында күтәреп йөртәләр , кирәк булгач - ташлыйлар. (Якорь)
16. Йортлардан биегрәк кем сикерә ала? ( беркем дә! Йорт сикерми бит)
17. Кайчакта без 2 санына карап 10 дип әйтәбез? ( сәгатьнең минут стрелкасына карагач)
18. Кем каршында эшләпәне салалар? (парикмахер)
19.Күбрәк алган саен зурая бара. (чокыр)
20. Кайсы профессия кешеләренең алдында 5 параллель сызык тора? (Музыкант)
21. Ипи катмасын, тавык суда батмасын өчен нишләргә кирәк? (вакытында алырга кирәк)
22. Табышмак сүзен ничек укырга кирәк? (сулдан уңга таба)
23. Стаканга ничә көнбагыш керә? ( Берәү дә керми үзең салмасаң)
24. Яңа туфлины ни өчен сатып алалар? ( буш бирмәгәнгә күрә)
25. Кайсы елда кеше күбрәк ашый? (кәбисә елында)
26. Ат күпме чапсада нәрсәдән ары китә алмый? (тәртәдән)
27. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык)
28 Нәрсә өстән аска таба үсә? (сакал)
29. Адәм башына нәрсә куна? ( бүрек)
30 Яз киенә көз чишенә. (агач)
8. Бишек җырларын башкару
Безнең кызларыбыз да матур бишек җырлары тыңлап үскәннәрдер һәм үзләре дә бу җырларны отып алганнардыр. Алдагы тормышларында да бу аларга бик кирәк булыр. Менә хәзер без алар башкаруында бу җырларны тыңлап карыйк әле.
9. “Ак альяпкыч билләрдә”) Татар кызлары ... Кунакчыл, тырыш , эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта өлгер, җитез, булдыклы бит алар. Бәйгебезнең бу өлеше “Ак альяпкыч билләрдә” дип атала.(Музыка көенә кызлар подноста өйдә пешерелгән милли ашлар белән чыгалар, биеп килеп тезелеп басалар )
Безнең кызларыбыз бәйрәмнәрдә генә түгел , көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклары белән килгәннәр. Бу осталыккка алар ничек өйрәнгәннәрдер, кызлар, сезгә сүз. (Кызлар үзләре пешереп алып килгән ризык турында сөйлиләр ,жюрига күрсәтәләр)
10. Соңгы бәйге “чәч күрсәтү “ бәйгесе бию белән бергә алып барыла. Шигырь юлларын әйткәч музыка куела, кызлар берәм берәм чыгып бииләр (бувакытта аларның чәчләре калфак астыннан чыгарыла.
Хөкемдарлар чәчнең озынлыгына , куелыгына игътибар итәләр.
Бие, бие биюче,
Биюче мин диюче
Биючегә сүз әйтмәгез
Биюче шәп беренче
Тыйнак та син , тырыш та син,
Батыр да син ,матур да син,
Киң күңелле татар кызы.
Кояштан да иртә торып , җиң сызганып,
Зур эшләргә тотынасың, оҗмах кызы.
Диясе килә һәрберегезгә дә , кадерле кызларыбыз.
Катнашкан кызларыбызга, аларның әниләренә, укытучыларына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын! Бәге шуның белән тәмам киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз! Киләсе елда “Озын толым” бәйгесендә катнашучы кызларыбыз тагы да күбрәк булыр дип ышанабыз
Кызларны бүләкләү номенацияләре
1.“Иң чибәр кыз”
2. “Иң гүзәл кыз”
3. “Иң тапкыр кыз”
4. “Иң күркәм кыз”
5. “Иң тырыш кыз”
6. “Иң сөйкемле”
7. “Иң матур”
8.” Иң уңган кыз”
“Озын толымлы гүзәл”
Озын толым
бәйгесе
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Минем гаиләм, минем терәгем"
классный час...
Гаиләм-минем терәгем!
Гаилә көненә багышланган класс сәгате....
"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"
Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....
Минем гаиләм-минем төп терәгем.
классный час...
“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме
Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...
"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме
Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....
"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)
Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...