"Әлифба бәйрәме"
методическая разработка по теме
Балалар "Әлифба"ны тәмамлагач, матур шигырьләр ятлыйлар, җырлар өйрәнәләр. Бәйрәм ясап, "Әлифба" га рәхмәт әйтәләр
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
lifba_byrme.docx | 27.15 КБ |
Предварительный просмотр:
Актаныш районы VIII төрдәге Такталачык махсус (коррекцион) мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы
Ильясова Кәүсәрия Зөфәр кызы
Ә л и ф б а
б ә й р ә м е
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә плакат: “Рәхмәт, сиңа, Әлифба!” Язмада “Әлифба” җыры яңгырый. Музыка астында балалар тезелеп чыга.
И, Әлифба, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың
Нәкъ нур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Ак юл булып.
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Укытучы: -- Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! Бүген бездә зур бәйрәм. Беренче класс укучылары үзләренең яраткан дуслары – Әлифба белән саубуллашалар. Алар барысы да укырга һәм язарга, мисал һәм мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә , үзара дус яшәргә өйрәнделәр.
Укучылар, халыкта уку хезмәтен энә белән кое казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бүген шундый зур хезмәт уңышын бәйрәм итәбез.Сезнең һәркайсыгызга сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим. Гомер юлыгызда бик күп бәйрәмнәр насыйп булсын сезгә!
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Залга, шыпырт кына, Убырлы карчык белән Шүрәле килеп керәләр.
Убырлы карчык: Ә-ә, Такталачык интернат-мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән! Ах, көнләшәм шул кешеләрдән! Укырга-язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр.Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Ә алар матур киенәләр, укыгач, яхшы өйләрдә торалар, матур мәктәпләрдә укыйлар! А-ах! Нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмне булдырмый калыйм икән? Шүрәле! Син нигә миңгерәп басып торасың? Тап инде бер чара!
Шүрәле: Ничек комачаулап була микән боларга дип уйлап торам бит әле мин дә. Әһә, таптым! Әйдә, без аларга җавап бирә алмаслык сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар Әлифбаны тагын бер тапкыр укыячаклар.
Убырлы карчык: Әйдә киттек, бәйрәмне булдырмыйбыз! (Чыгып китәләр)
Укучы: Тышта ап-ак кар яуганда
Без җыелдык бәйрәмгә.
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
Укучы: Яфрак яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска.
Әлифбаны кулга алдык
Әй, сөендек шул чакта!
Укучы: Әлифба биргәч укытучым миңа,
Бик-бик сөенгән идем мин шуңа.
Белдем, Әлифба – телнең ачкычы,
Белем иленең тәүге баскычы.
Баскычка басып, югары менәм,
Фән нигезенең серләрен беләм.
Укучы: Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлиф бабыз китә бездән-
Бу көн калыр хәтердә!
Укучы: Нигә безгә куанмаска,
Без бит инде зур үстек.
Әлифбаны тәмамлап,
Туган телгә дә күчтек!
Убырлы белән Шүрәле керәләр: -- Куанмый торыгыз әле, куанмый торыгыз!
Укытучы: Балалар, безнең бәйрәмгә чакырылмаган кунаклар да килгән икән бит!
Балалар: Исәнмесез, Убырлы!
Исәнмесез, Шүрәле!
Укытучы: Әйдәгез, кадерле кунаклар, түрдән узыгыз!
Шүрәле: Без бит болай сөйләшә белмибез.
Убырлы: Тыррр- тырррр (себеркесенә атланып , әйләнеп чыга).
Шүрәле: Ай, нинди йомшак, тәмле балалар, азрак кети-кети уйнарга иде
шулар белән.
Убырлы: Син бит алар белән кети-кети уйнарга килмәдең.
Укытучы: Ә сез нигә килдегез соң дуслар?
Убырлы: Без сезнең бәйрәмне бозарга килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез.
Аларның шушындый матур мәктәпләрдә белем алып, әйбәт итеп
яшәүләре безнең ачуыбызны чыгара.
Укытучы: Ә сез нигә укымадыгыз соң кунаклар?
Шүрәле: Безнең кечкенә чакта бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә
кыргыйландык без.
Укытучы: Ә-ә, менә эш нәрсәдә икән! Укучылар, аңладыгызмы инде укы-
мауның нәрсәгә китерүен? Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай
нәрсә дигән әле?
Укучы: Зур бәхетләр, сызганып, эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Укучы: Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,
Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.
Укытучы: Ә сез, дуслар, безгә ничек комачаулыйсы идегез соң?
Убырлы: Кем тапкыр, кем зирәк,
Сынап карыйк тизрәк!
Шүрәле: Без табышмаклар әйтәбез,
Сез җавабын табыгыз.
Убырлы: Таң белән торып
Агач башына менеп утарган.
Агач башын тукылдатып,
Тукый-тукый тук булган.
Шүрәле: Кышын ак, җәен соры, кечкенә койрыклы,
Ә биле дуга күк, тырпайган колаклы,
Озынча гәүдәле һәм кылый күзләре.
Аяклар йөгерек, бик җитез үзләре.
Убырлы: Язын ямь-яшел, назлы,
Көзен саргая, моңлы.
Шүрәле: Без-без итә, тырыша,
Кышлыкка дип бал җыя.
Убырлы: Боларны берничек тә җиңеп булмый бит, нишләргә соң, Шүрәле?
Шүрәле: Убырлы, мин боларга карап, соклана да, кызыга да башладым бит
әле. Бик оста бит бу балалар! Кыска гына вакыт эчендэ никадәр
күп белем алганнар! Әйдә, шуларны карап кына утырыйк әле.
Укытучы: Әйдәгез, утырыгыз! Бәйрәмебезнең кадерле кунаклары булыгыз.
Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик.
Җыр. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Каләм тотып кулларга,
Хәрефләрне тезәргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Бишкә бишне кушарга,
Иҗектән сүз ясарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
“Әлифба” керә:
Мин – Әлифба, таныйсызмы?
Танымыйм дип тормыйсызмы?
Юктыр, юктыр, ышанам,
Сезне күреп шатланам.
Исемдә һәрберегезнең
Күңелле йөзләрегез.
“Яхшы”, - дигәч укытучыгыз,
Елмайды күзләрегез.
Хәзер инде зур кешеләр –
Укучы булдыгыз сез.
Төрле-төрле китапларны
Яратап укырсыз сез.
Ул китаплар бик күп төрле,
Анда барсы язылган.
Елгалар һәм диңгезләр,
Җир дә түгәрәк икән.
Күк йөзенең юк чите-
Космонавтлар белде.
Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр-
Бар да могҗиза икән.
Машинистлар, тегүчеләр,
пешекчеләр, тимерчеләр,
урманчылар, шахтёрлар,
космонавт, актёрлар,
трактористлар, врачлар,
җырчылар, савымчылар-
барысы да кайчандыр
беренчегә кергәннәр.
Парта артына утырып
Әлифба өйрәнгәннәр.
Укучы: Утыз тугыз хәреф белән
Таныштык без тиз генә.
Олы ярдәмче булдың син.
Рәхмәт инде, Әлифба!
Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Укучы: Иң якын Дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф, елмаеп,
Әйтте үз исемен.
Укучы: ( күкрәгендә Ә хәрефе)
Әни дип телем ачылган,
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыгыз соң дәфтәренә
Ә хәрефен язмаган?
Укучы: (күкрәгендә Л хәрефе)
Өйрәндем мин күп хәрефләр,
Тырышып, тирләр түгеп.
Мин яратам Л хәрефен,
Кабатлыйм лимон диеп.
Укучы: (күкрәгендә И хәрефе)
И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Укучы: (күкрәгендә Ф хәрефе)
Ф хәрефе охшап тора
Җылы яктагы филгә.
Фәрит, Фәнис һәм Фәридә
Мәктәпкә бара көн дә.
Укучы: (күкрәгендә Б хәрефе)
Бөрлегәнем, җиләгем дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
Укучы: (күкрәгендә А хәрефе)
А хәрефе бөтен җирдә:
Алма, акбур агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
Бергә: Һәммәбезнең үз урыны,
Барыбыз да кирәкле.
Безне Әлифба китабы
Дус булырга өйрәтте!
Укучы: Хәреф безгә юлны ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндек без тиз генә.
Укучы: Матур итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син , Әлифба!
Укучы: Кызларны ул зур ярдәмче,
Булышчы булсын , диде .
Эшләгән барлык эшләре
Елмаеп торсын, диде.
Укучы: Ә малайларга Әлифба
Өйрәтте җитез булырга.
Батыр, кыю кешеләрдән
Үрнәк алып торырга.
Укучы: Өйрәтте чиста булырга,
Пөхтәлекне сакларга.
Усал, яманнардан безгә
Кечеләрне якларга.
Укучы: Өйрәтте әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син дустым, дияргә.
Укучы: Курыкмаска салкыныннан,
Яңгырыннан, карыннан.
Дус булсагыз, яратсагыз,
Файда тияр барыннан.
Әлифба: Күреп торам, бик күп нәрсә
Сезнең хәтердә калган.
Укучы: Ял минутлары да истә.
Күрсәтеп китик әле.
Сәламәт, җитез булырга
Өйрәтте алар безне.
Җырлы-биюле чыгыш тәкъдим ителә.
Укучы: Әлифба тормышта-
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
Әлифба, синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр,
Канатлы ак атлар.
Өйрәттең син безгә
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
Бергә: Сиңа зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез.
Олы ярдәмең өчен
Башыбызны иябез.
Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен ачып керергә
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Һәрбер укучы бик күп укысын!
Китап иң якын дустыгыз булсын!
Нәни дусларым, шуны белегез:
Фәкать Әлифба – белемгә нигез.
Зур доктормы ул, укытучымы,
Яки төзелештә бер инженермы,
Очучымы ул, яисә гади эшчеме,
Үтәргә эшнең кечесен, зурын –
Әлифбадан ул башлаган юлын.
“ Т у г а н т е л” көн яңгырый.
Әлифба: Нинди көй яңгырый, әйтегез, кем белә?
“Туган тел” к е р ә:
Исәнмесез, минем якын, Көттем мин бергәләп
Сөекле дусларым! Укыр көн җиткәнен.
Тырышып укучы Мин әле өрь- яңа,
Кызларым, улларым! Бер тапсыз битләрем.
Әлифба бәйрәмен Килдем мин никадәр
Мин котлыйм ихластан, Җыр, шигырь, хикәя,
Афәрин, дусларым! Мәкальләр күтәреп.
Уңгансыз һәрьяктан. Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын – табышмак ничаклы!
Тик менә үтенеч: таплама китапны!
Әлифба: Яратып укыгыз
Туган тел китабын.
Анда күп әкиятләр,
Рәсемнәр бар тагын.
Ул сезне өйрәтер
Ватанны сөяргә.
Табигать ананың
Кадерен белергә.
Менә, дуслар, минем сездән китәр сәгатем җитте.
Уңышлар теләп калам мин,
Зур үсегез һәммәгез.
“5” ле белән дус булыгыз,
“2” ле эләктермәгез!
Укытучы: Укучыларым, кунакларыбыз алдында срңгы сүзебезне әйтик.
Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә бит .
Укучылар: Сезнең алда без
Вәгъдә бирәбез
Ялкауланмаска!
“2”ле алмаска
Тырыш булырга,
“5” кә укырга!
“Әлифба” җыры яңгырый.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифбаны озату кичәсе
Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...
Рәхмәт сиңа, Әлифба.
“Рәхмәт сиңа, Әлифба” Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы. Күтәренке күңелле...
Әлифба бәйрәме
Әлифба бәйрәме 1класс...
сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс
сценария праздника "Әлифба бәйрәме"...
Әлифба бәйрәме
Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...
Презентация "Әлифба бәйрәме"
Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...
Рәхмәт сиңа,Әлифба!
Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....