Мероприятия "Мәңге дөрлә һәм җылыт син"
материал (3 класс) по теме
Можно использовать на праздниках посвященной семье.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mnge_dorl_hm_zhylyt_sin.docx | 33.62 КБ |
Предварительный просмотр:
МӘҢГЕ ДӨРЛӘ ҺӘМ ҖЫЛЫТ СИН,ГАИЛӘ УЧАГЫ!”
ДИП ИСЕМЛӘНГӘН ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ
МАКСАТ.
Балаларда әти-әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү.
Мәктәп һәм гаилә арасындагы элемтәләрне ныгыту.
Күмәк уеннар, җыр-биюләр аша балаларда иҗади фикерләү, бердәмлек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАУ.
1. Бәйрәмчә бизәлгән зал.
2. Мультимедиа проекторында слайдларда класс тормышыннан фотографияләр
3. Уен өчен сораулар, биремнәр.
4. Чәй өстәле.
БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ:
Әти-әниләрне, бәйрәм белән тәбрикләү.
“ Әтиләр” һәм ”Әниләр” командалары арасында уен-ярыш.
Концерт номерлары.
Чәй өстәле артында утыру.
Йомгаклау.
БӘЙРӘМНЕҢ БАРЫШЫ:
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Җыр яңгырый. Экрандагы слайдларда класс тормышыннан фотолар күрсәтелә. Балалар музыка астында бәйрәм үткәрелә торган залга керәләр һәм тезелеп басалар.
Укытучы. 1
Хәерле көн хөрмәтле әтиләр һәм әниләр! Бүген без сезнең белән бу залга гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә- һәр кешенең таяныр ноктасы. Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Ул-уртак бәхет.
Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар.Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Шул традицияләрнең берсе 23-февраль-Ватанны саклаучылар көне һәм 8-Март-Халыкара хатын-кызлар көне. Гади генә әйтсәк-Әниләр бәйрәме. Без бүген шул бәйрәмнәрне берләштереп, Гаилә бәйрәме итеп үткәрергә җыелдык.
Укытучы 2
Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен, бик күп нәрсә: сәламәтлек, тамак туклыгы, өс бөтенлеге, көнкүреш уңайлыгы кирәк. Тулы бәхет өчен сине бик нык ярата торган кешеләр-әти-әниләрнең һәрвакыт синең белән бергә булуы кирәк.Тулы гаиләдә,тату гаиләдә бала үзен бәхетле итеп тоядыр. Быелгы ел, инде белгәнебезчә, Гаилә елы дип игълан ителде.Гаиләләребез нык булсын, тату яшәсен, балаларыбыз ятимлек ачысын белмәсен дигән теләктә бәйрәмебезне башлап җибәрәбез. Сүзне, әти-әниләр, сезнең өчен иң кадерле булган кешеләрегезгә-балаларыгызга бирәбез. Бу балалар сезнең генә түгел, безнең дә горурлыгыбыз. Укуда да тырышалар, сыйныфтан тыш эшләрдә дә сынатмыйлар. ( слайдлар күрсәтелә)
Музыкаль пауза. ”Син- минем бәхетем”
1укучы. Әти! Нинди матур яңгырашлы, йөрәккә ятышлы җылы исем.
2 укучы . Ә аның янәшәсендә “әни” сүзе дә торса, ул тагын да матуррак ишетелә.
3 укучы Әти белән әни булганда гына хөр күңел белән, кайгы-хәсрәтсез яшисең.
4 укучы Безнең әтиләребез- гаиләнең тоткасы, терәге. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә.
1 укучы.
Әти безнең терәгебез,
Әти-безнең яклаучы.
Авырлыклар китермичә,
Давыллардан саклаучы.
2 укучы.
Кадерле әтиләребез!
Дөньдагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
3 укучы. Сез-безнең күңелдә мәңгелек ышаныч!
4 укучы. Сез көчле, сез батыр, сез-безнең куаныч!
1 укучы. Сез-алтын багана, гаиләдә сез-терәк!
2 укучы. Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк! Бу номерыбыз әтиләргә багышлана.
Музыкаль пауза. Бии
3 укучы.
Һәркемгә дә газиз әни,
Әни сүзе -изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибелә,
Әни сүзе үлемсез.
4 укучы
Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
1 укучы
Дөньяда иң газиз кеше
Әниләр һәркем белә.
Аларның җылы сүзләре
Җанга рәхәтлек бирә.
2 укучы
Әни бит ул изге-кеше,
Изгеләрнең изгесе.
Аннан башка тормыш бармый,
Әни-тормыш көзгесе.
3 укучы
Ана күңеле кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә hичбер диңгез юк.
4 укучы
Газиз әнием!
Йомшактыр кулларың,
Татлыдыр сүзләрең,
Җылыдыр карашың
Тансыктыр табының
Сабыйлык языннан
Бүгенге көнгәчә
Безләргә зур бәйрәм
Тибеше җаныңның!
И, ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер:
Әниемә бир саулык!
Әниемә бир гомер
1 укучы.
Газиз әнием!
Иң сөйкемле күзләр – синеке!
Йомшак, җылы куллар — синеке!
Иң – иң татлы сүзләр — синеке!
Җан изрәткән җырлар- синеке!
2 укучы.
Синсез дөнья күрмәс идек!
Синсез берни белмәс идек
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!
3 укучы.
Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.
4 укучы
Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,
Рәхәт тә соң “әни” диюләр.
Чын күңелдән җырлар бүләк итик,
Ул җырларда наз һәм сөю бар.
Җырлый
“Атаң гыйлеме белән мактанма” дисәләр дә, әти-әниләрнең тапкырлыгына шатланып алыйк әле. Уеныбызның алдагы өлешендә әтиләргә һәм әниләргә табышмак әйтәбез.
(Балалар табышмак әйтә, әти-әниләрләр җавабын табарга тиеш.)
Табышмаклар.
ӘТИЛӘР ӨЧЕН
Көзме, кышмы, язмы, җәйме —
Тыңламый, нишләтәсең?
Кар-буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.
(Кадак)
Җәй җиттеме — ат артыннан
Һич тә калмас, тыраклар.
Кыш җиттеме — абзардагы
Бер почмакка кунаклар.
(Арба)
Агач үгез, өч мөгез.
(Сәнәк)
Көтү көткәндә бер елан
Арттан калмый шуыша.
Син курыкма: чакмый бит ул,
Миңа сыер куыша.
(Чыбыркы)
Үзе тимер, таш ашый,
Селтәнсәң — кисә башлый.
Артында кала тезем,
Уздырмас сиңа үзен.
(Чалгы)
Ары йөгерде — сыйпады,
Бире йөгерде — сыйпады.
Ары килеп, бире килеп,
Бер почмакта туктады.
(Себерке)
Маңгаенда мөгезе бар,
Боргаласаң — үкерә.
Менеп атлансаң биленә,
Җилдән җитез йөгерә.
(Мотоцикл)
Аттан биек, эттән тәбәнәк.
(Ияр)
Ач булса — ята,
Тук булса — торып утыра.
(Капчык)
Авызы юк, теше бар,
Ашаганын йоталмый,
Кулы белән тоталмый.
(Пычкы)
Үзе шушында, үзе беленми, тынга беленә, күзгә күренми. (Һава)
Үлчәүсез йөртелә, һәркемдә була (Акыл)
башкаруында җыр.
ӘНИЛӘР ӨЧЕН
Үзе озын гына,
Башы кызыл гына.
(Сөлге)
Көндез-хөрмәттә,
Кич-хезмәттә.
(Юрган)
Карыйм да күрәм,
Борылам да көләм.
(Көзге)
Урманда туа,
Идәндә шуа,
Кулда елый.
(Идән мунчаласы)
Ары йөгерде-сыйпады,
Бире йөгерде-сыйпады;
Ары килеп, бире килеп,
Бер почмакка утырды.
(Себерке)
Бәләкәй генә тай,
Төбе чеп-чи май.
(Таба
Эче кайнар,
Борыныннан агар,
Бер кулы бар,-
Ул да аркасында.
(Чәйнек)
Шар чаклы күзе бар,
Йодрык чаклы үзе бар.
(Чынаяк)
Үзе яңа, үзе тишек.
(Иләк)
Өй эчендә базым бар,
Баз эчендә бозым бар;
Керер идем, сыялмыйм,
Бозларында шуалмыйм.
(Суыткыч)
Акыллыга әйттем, - уйлады да белде;
Акылсызга әйттем, - тыңлады да көлде. (Табышмак)
Аягы юк - китәр, җибәргән җиргә җитәр, кушкан йомышны үтәр. (Хат)
Кызлар башкаруында бию .Стиляги.
- Хәзер инде балаларыбызның осталыкларын тикшерик. Бирегә 4 баланы чакырабыз. ( җепкә бәйләп конфет ашау)
- Икенче уеныбыз “эзләп тап” дип атала. 6 укучыны уртага чакырабыз. Алар башта көйгә биергә, ә көй туктаганнан соң, без кушкан әйберне табып алып килергә тиеш.
Алып баручы.
Ә хәзер әти-әниләрне зирәклектә дә сынап алыйк әле.
(Алып баручы кызу темпта со раулар әйтә. Әти- әниләр җавап бирәләр.)
Әтиләр өчен сораулар:
Бокс мәйданчыгы ничек дип атала? (Ринг.)
Теннис уены мәйданчыгы? (Корт.)
Цирк аренасы икенче төрле ничек атала?( Манеж. )
Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? (Медаль, кубок.)
Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? (Шугалак.)
Дзюдо, каратэ һ. б.көрәшләр келәме ни чек атала? (Татами.)
Спорт ярышлары һәм бәйрәмнәр үткәрелгән мәйдан? (Стадион.)
Ат узышлары үткәрелгән урын? (Иппод ром.)
Штраф тибүе? (Пенальти.)
Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (Алка.)
Әниләр өчен сораулар:
- Бер түбә астында яшәүче ата, ана, бабай,әби. (Гаилә.)
- Ул — гаиләдә иң кадерле әйбер. Аны буыннан-буынга тапшыралар. (Гаилә ядкаре.)
- Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни.)
- Һәр кешенең яшәү урыны. (Туган йорты.]
- Ул елга бер тапкыр гына килә. Аны һәркем ярата һәм көтеп ала. (Туган көн.)
6.Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа карамастан, аны һәркем ярата. (Ба ла.)
7.Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. (Әби.)
8.Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (Уен чык.)
9.Кеше булмасалар да, аларны өйдә һәркем ярата. (Йорт хайваннары.)
10.«Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи
җиденчесе»—
дигән шигырь юлларының авторы кем? (Г.Тукай.)
1 укучы Әти-әниләре без уңган да, тапкыр да, зирәк тә икән безнең.
2 укучы
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
3 укучы.
Алда көрәшләр дә булыр
Югалып калсак кинәт-
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк
4 укучы
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Юатырга сез кирәк.
5 укучы.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк-
Сез кирәк, әти-әниләр,
Безгә һәрчак сез кирәк.
Музыкаль пауза. Егетләр һәм кызлар башкаруында Вальс.
Ә хәзер 'Тапкырлар турниры' үткәреп алыйк.
Биремнәр. 1. 'Бер үк цифрлар белән' уены. (1 минут)
1. Өч 2 ле белән 1 ле чыгар (2-2:2)
2. Өч 2 ле белән 2 яса (2+2-2)
3. Дүрт 2 ле белән 2 яса (2:2+2:2)
4. Өч 2 ле белән 3 яса (2:2+2)
1. Биш 1 ле белән 100 яса (111-11)
2. Биш бертөрле цифр белән 10 яса (2+2+2+2+2)
3. Өч бертөрле цифр белән 4 яса (4+4-4)
4. Дүрт 2 ле белән 5 яса (2:2+2+2)
Муз. Пауза. Җырлый .
2. 'Гаиләләр белән табигатькә сәяхәт ' ясыйк.
1.Аяк кырылганда нинди үлән ябарга? (Сирень яфрагы, бака үләне, тузганак согы)
2. Походта катнашучылар кояшта яисә учакта кулларын пешерсәләр ничек ярдәм итәргә? (Пешкән урынга юкә, әрекмән, бака үләне яфрагы ябарга)
3. Шөпшә тешләсә ни эшләргә? (Әрекмән яфрагы, бака үләне ябарга, тузганак согы сөртергә)
4. Канны туктату өчен нинди үлән кулланырга? (Бака яфрагы)
3. Логик фикерләүне тикшереп карыйк.
1. 'Ике әти һәм ике улы 3 алма ашаганнар. Һәркайсы ничә алма ашаган?' (Бабай, ата, малай 1 алма ашадылар)
2. Өстәлдә конфетлар бар иде. Ике әни, ике кыз һәм әбисе белән оныгы 1әр конфет алгач, өстәлдә конфетлар калмаган. Өстәлдә ничә конфет булган?' (Өстәлдә 3 конфет булган)
3. 'Бүлмәдә 4 шәм яна иде. Кыз бала 1 шәмне сүндерде. Бүлмәдә ничә шәм калды? (1 шәм калды,3се янып бетте)
4. 'Куяннар йөгерә иде: берсе икесе арасында һәм өчесе бер рәттә; берсе алда, икесе артта; икесе артта, берсе алда. Барысы ничә куян булган?' (3 куян булган)
Муз. Пауза. Җырлый
1 укучы. Гаиләнең ныклыгы,татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйлә.Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм:
-Кайвакыт ул мамык төсле йомшак ,кайвакыт таш кебек каты ,кайчагында баллы,кайвакытта әремнән дә әче,кылыч кебек үткен дә була. Ул нәрсә? (тел)
Әйе, сөйдергән дә тел,биздергән дә тел ди халык.Матур,йомшак,иркәләү сүзләре бигрәк тә барыбызга кирәк. Әйдәгез, бер-беребезгә ягымлы сүзләр әйтешик әле. Башта әти-әниләр балаларына, аннары балалар әти-әниләренә иң матур сүзләрне әйтсен.
2 укучы.
Гөлләр дә елмаеп баш ия
Яшәгез, сез ата — аналар.
Бары тик Сез булган урында
Мәңгелек язларның яме бар
3 укучы.
СУЛАР БУЛЫП, ЕЛГА БУЛЫП ЕЛЛАР АГА...
МӘҢГЕЛЕККӘ КИЛМӘГӘН БИТ БУ ДӨНЬЯГА,
НИНДИ МАТУР ҮТӘР ИДЕ БУ ГОМЕРЛӘР,
БАР ЙӨРӘКЛӘР БЕРСЕН-БЕРСЕ АҢЛАГАНДА...
Укытучы. Әтиләр, әниләр, балалар! Сезгә гаилә бәхете, җылы гаилә учагы, сәламәтлек,бетмәс-төкәнмәс шатлык- куанычлар, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Күкләребез һәрчак аяз булсын.Туганнар-дуслар, күршеләр белән һәрчак туганнарча дус-тату яшик. Гаилә учагы сүнмәсен, гел дөрләп торсын! Гаилә учагының җылысы сезне һәрчак җылытып торсын!
Татар биюе.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә ( Караоке?)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Внеклассное мероприятие. Тема мероприятия: Правила дорожные знать каждому положено.
Цели занятия:1. Познакомить детей с правилами дорожного движения.2. Формировать навыки поведения на улицах города в соответствии с правилами ПДД....
Внеклассное мероприяти Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»
Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа» проводится с целью - познакомить детей с обычаями и традициями татарского народа; продолжать прививать детям чувство...
Мероприятие в группе продлённого дня МБОУ СОШ№1 им. М. П. Кочнева. Тема мероприятия: С детства дружбой дорожи!
Данное мероприятие развивает направление коммуникативных компетенций детей через общение, через игровую деятельность.Такие мероприятия помогают развивать коллектив как целостный групповой субъект....
Внеклассное мероприятие "Прощание с Начальной школой" 4класс. Конспект мероприятия.
Внеурочная деятельность . Конспект "Прощание с Начальной школой"...
"Цветочная история" внеклассное мероприятие в рамках общешкольного мероприятия "Фестиваль цветов" для учащихся начальной школы
Методическая разработка воспитательного мероприятия "Цветочная история" , проведенного в рамках общешкольного "Фестиваль цветов" составлена с использованием интернет-источников.Текст частично бы...
Башҡорт аты.Сифат ҡылым
Башкорт аты. Сифат ҡылым. Максат: 1) Башҡорт атының тарихы менән таныштырыу, башҡорт халҡының тормошондағы аттың урынын күрһәтеү;2) уҡыусыларҙыңһүҙлек менән эшләү һәләтен үҫтереү, телмәрен яҡшырт...