Мы сейчас наследники
классный час (4 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Кукмара муниципаль районы Кече Чура гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе
Төзеде: Кече Чура гомуми башлангыч белем бирү мәктәбенең
II категорияле укытучысы Миронова Зоя Леонтьевна
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенага – “ Белем иле”, ишек өстенә “Серле ишек” дип язылган плакатлар эленгән.
Песенка о родном крае.mp3Музыка яңгырый. Укучылар серле ишектән залга үтәләр.
Укытучы.Балалалар, әйдә, мәктәпкә, Кошлар, кортлар һәм кеше –
Әтәч кычкырды күптән! Һәркайсы эш башлады,
Тезелегез бер рәткә. Һәркемнең бар үз эше.
Елмайды күктә кояш.
Укучылар! “Белем иленә” рәхим итегез!
1 укучы. “ Белем иле” кайчак миңа Тик шулай да бу илдә мин
Никтер серле урман кебек; Һич адашып йөрмәм кебек.
Ә юллары кызыктырып, Кайсы фәнне өйрәнсәм дә,
Гел чакырып торган кебек. Тормышка юл салган кебек.
Сукмакларын әйткән дә юк, Әллә шуңа дөнья миңа
Мең тармаклы урман кебек. Гел яктыра барган кебек.
Укытучы. Кадерле балалар! “Белем иле” сезне дәшә. Безнең бүген төп максат- “Татар теле”, Рус теле”, “Математика”, “Рәсем”, “Җыр”, “Табигать” илләрендәге сынауларны үтеп, “Варислар иленә” барып җитү. Моның өчен без, “Серле поезд”га утырып, сәяхәткә чыгабыз. Әйдәгез, рәхим итегез! Юлларыгыз уң булсын, хәерле сәгатьтә!
(Зәңгәр вагон” җырының беренче куплеты җырлана)MINUS - .mp3
Укытучы. Менә, балалар, сез “Татар теле” иленә килеп җиттегез.
2 укучы. Бу дөньяның төсен, зәвыгын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк миңа өйрәтүчем,
Туган телем – бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт тәрбиячем.
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Аңлатасың миңа, татар теле,
Өйрәтәсең миңа һәммәсен.
Җыр.
- Сүз төзү уены. (Һәр укучыга партадашының исем фамилиясен төзетү)
- Мәкаль ахырын әйтергә:
Китап ....(белем чишмәсе).
Иле барның ....( теле бар).
Дөрес сүзгә ....( җавап юк).
Язгы бер көн ...( ел туйдыра).
Әдәп башы ... (матур гадәт).
Калган эшкә ...( кар ява).
Эш беткәч... ( уйнарга ярый)
Укытучы. Булдырдыгыз, балалар. “Татар теле” илендәге сынауларны уңышлы үттегез. Ә хәзер, әйдәгез, алдагы илгә сәяхәткә кузгалыйк.
(Зәңгәр вагон” җырының икенче куплеты җырлана).MINUS - .mp3
3 укучы. Татарча да яхшы бел, Тел кешене дус итә.
Русча да яхшы бел. Бер – берсенә беркетә.
Икесе дә безнең өчен Белергә кирәк рус телен
Иң кирәкле затлы тел. Һәм онытма үз телең.
1 сынау.
“Первоклассник”сүзеннән кем күбрәк сүз төзер? ( Класс, перо, кино, кекс, лак, сок, рак, персик, вор, нос, река, клип,..)
Укытучы. Я, балалар, ” Рус теле”илендәге сынауларны да җиңел үттегез. Ә хәзер “Математика”иленә сәфәр тотыйк.
(Зәңгәр вагон” җырының өченче куплеты җырлана).
4 укучы. Дәресләрнең бөтенесен
Кирәк белеп калырга. Өйдә дә укымасаң,
Тапкырларга да бүләргә. Дәресләрнең иң авыры,
Кушарга да алырга. Дәресләрнең иң кыены –
Әгәр тыңлап утырмасаң, Ма – те – ма – ти – ка!
5 укучы. Мәсьәләләр чишелми дип, Дәресләрнең иң кызыгы.
Куркып торалармы соң? Дәресләрнең иң – иң – иң кызыгы –
“ Икелегә” я “өчлегә” Ма – те – ма – ти – ка!
Укып торалармы соң?
Укытучы. Әйдәгез, укучылар, “Математика”, иленең сынауларын үтик әле.
- Тапкырлау таблицасы буенча белемнәрен тикшерү
- x 9= 6 x 9=
9 x 4= 5 x 8=
5x 8= 3 x 7=
2) Зирәклеккә мәсьәләләр.
-Нәрсә җиңелрәк: 3 кг тимерме, әллә 3 кг мамыкмы?
-Ике йомырка 4 минутта пешә. Шундый сигез йомырка ничә минутта пешә?
- Ике аягында басып торган каз 4 кг. Әгәр дә каз бер аягында басып торса, ничә кг?
- Пар ат 20 км юл үткән. Һәр ат ничә км юл үткән?
3) Арифметик табышмаклар.
Ничә чеби чыгарган?
а) Безнең өйдә ак тавыкка Өчесе ак, берсе кара,
Сокланмаган кеше юк: Ун чебие чуар аның...
“Кара, - диләр Һәммәсе дә,- Ягез әле, кемнәр әйтә,
Нинди генә чебеш юк!” Ничә чеби чыгарган ул? ( 14).
б) Ничәү булды?
Икетәй, микетәй, Шуларга куш кырык тай.
Чабып килә ике тай. Ничәү булды?
Әнә тагын илле тай. Белмәсәң, монда торма,
Иллесе дә җилле тай. Чыгып тай! (92 )
6 укучы. Чылтырый кыңгырау Тән языйк бергәләп.
Дәрестән чыгарга. Бер, ике, өч,
Кыңгырау – тәнәфес Көчәйсен безнең көч!
Яратучыларга! Тик тормау – безнең эш,
Басыйк та бергәләп, Яшәсен күңелле тәнәфес!
(Музыка уйный. Физик күнегүләр ясала).Финская зарядка трицаца...mp3
Укытучы .Ә хәзер, серле поездга утырып, “Рәсем” иленә юл тотыйк.
7 укучы. Мәктәптә барысы бар! Бик оста без аңар.
Тик менә юк таулар, Бездә бар буяулар:
Елгалар, урманнар. Ак, кызыл, ал, зәңгәр,
Ә кирәк булганда Сарылар, яшелләр...
Ясыйбыз урамнар, Ясыйбыз дәфтәргә
Ямь – яшел урманнар Бик матур рәсемнәр.
Төлке куяннар...
Укытучы. Әйдәгез укучылар, бу илдәге сынауларны да үтәп карыйк инде. Табигатҗ күрке – чәчәкләргә “җан” кертик әле.
(Укучылар чәчәкләр ясый, чәчәкләрдән күргәзмә оештырыла).
Укытучы. Афәрин, бу сынауларны да уңышлы үттегез. Ә хәзер “Музыка” иленә юл тотыйк.
(Зәңгәр вагон” җырының беренче куплеты җырлана).MINUS - .mp3
8 укучы.Күңелле музыка Яратып тыңлыйбыз;
Яңгырый класста Күп җырлар, уеннар
Яратып җырлыйбыз Өйрәндек инде без.
(Җырлар башкарыла, татар халык биюе башкарыла).15_Jurlap yashar chagubuz - .mp3татарча бию
Укытучы. Балалар, бу сынауны да әйбәт үттегез. Ә хәзер сезне тагын да матур, серле дөнья – “Табигать” иле көтә.
(Балалар дару үләннәренең файдасы турындагы шигырьләр укыйлар. Дару үләннәреннән күргәзмә оештырыла)
8 укучы.Сары төс бал кебек, 9 укучы. Сәяхәтче юлдашы бу –
Ак чуклары кар кебек. Бу үләнне кембелә?
Әллә ничә авыруга Юлда аяклар кабарса,
Файдасы бар эч белеп.(Ромашка) Аның файдасы тия. (Бака яфрагы)
1 укучы. 2 укучы.
Кешеләргә файдасы бик күп, Энҗедәй чәчәк атам мин
Бу шатлык минем өчен. Яз көнендә урманда.
Көзге – кышкы салкыннарда Миңа берни дә кирәкми,
Кып – кызыл минем төсем.(Миләш) Күләгәсе булганда.(Энҗе чәчәк).
Викторина.
1.Җирнең үсемлекләр үсә торган өске катламы?(туфрак)
2.Аркасы белән алма җыя торган җәнлек? (керпе)
3.Пингвин – кошмы, әллә юкмы? (кош).
4. Кайсы кош үзенең йомыркасын чит ояга сала? (күке).
5.Кошлар сыерчык оясында кышлыйлармы? (Юк, чөнки анда салкын, җил үтә).
6. Ни өчен бүрене урман санитары дип йөртәләр?(Иң беренче авыру, хәлсез җәнлекләр белән туклана)
7. Кайсы кош балаларын кыш көне чыгара? (чукыр- клест)
8.Кайсы җәнлекнең балаларычит әни сөте белән туклана? (Куян).
9. Иң озын телле кош? (тукран, 15 см га кадәр җитә)
10. Кайсы кошның килүе яз башлануын белдерә? (кара карга)
11. Песиләр кайсы үләнне ярата? (валерианка).
12. Манный ярмасын нәрсәдән ясыйлар? (бодайдан)
13.Җир шарындагы иң биек хайван? (жираф)
14. Кайсы үлән иң беренче чәчәк ата? (Үги ана яфрагы)
Укытучы. Булдырдыгыз, балалар. Хәзер алда – сәфәребезнең иң соңгы ноктасы – “Варислар иле”. Әйдәгез, ашыгыйк, хыялдагы илгә тизрәк барып җитик. “Серле поезд”ыбызга утырып, җырлап барсак, тизрәк килеп җитәрбез.
(Зәңгәр вагон” җырының икенче куплеты җырлана).MINUS - .mp3
Менә “Варислар иле”нә дә килеп җиттек. Әйдәгез, сынатмыйк.
3укучы. Бүген мин шатлыгымны Иртүк мәктәпкә йөгердем
Кемгә сөйләргә белмим Нигә соңга калырга?!
Кемгә генә сөйләсәм дә Бүген безнең дүртенчене
Сүзләрем бетмәс дим мин Алалар варисларга.
4 укучы.
Бөтен отряд каршында Бар эшкә дә,көрәшкә дә
Чын күңелдән сүз бирдек: Әзер торырбыз! – дидек.
“Без өйдә дә, мәктәптә дә Чын варислар булыр өчен
Үрнәк булырбыз!” – дидек. Тырышып укырбыз! – дидек.
Укытучы. Укучылар, сез варислар булырга омтыласыз. Ә варисларның законнарын беләсезме соң?
Бергә: Беләбез!
-Варислар үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.
-Варис – дөреслек, хаклык өчен көрәшә.
-Варис – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, авыр чакта беркемне дә ялгыз калдырмый.
-Варис – күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.
-Варис – табигатьне, туган ягының мәдәниятен уяу саклый.
Укытучы. Афәрин, беләсез икән. Ә хәзер варисларның девизын әйтегез.
Бергә: Без һәрвакыт әзер!
Укытучы. Кадерле укучылар! Иң дулкынландыргыч минутлар килеп җитте.Тантаналы вәгъдә бирергә!
Бергә: Мин (исем, фамилиясен һәрберсе әйтә) үзем теләп Татарстан варислары берлегенә керәм, варисларның законнарын төгәл үтәргә сүз бирәм.
(Яшь варисларга галстуклар бәйләнә. Әйдаман истәлекле бүләкләр бирә).
Әйдаман. Иптәшләрең алдында ант иттең син, Нык үзләштер белемне
Бу антың изге булсын! Ярат туган илеңне.
Бу галстук сиңа шуны -Ул бит инде варис – диеп,
Гел хәтерләтеп торсын. Мактасыннар үзеңне.
Үрнәк бул син һәр кешегә,
4 укучы. Тактык без муеннарга
Матур галстук бүген
Шул галстукны тагарга
Күпме кызыгып йөрдем!
Ул йөрер гел муенымда,
Тап төшермәм мин аңа.
5укучы. Юлларда очраса каршылык,
Җилләргә, давылга кем түзәр?
Кем сезгә булышыр һәр җирдә? –
Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!
6 укучы. Ни кушсагыз да үтәрбез,
Без зурлар хәзер.
Илем өчен, халкым өчен
Батырлыклар кабатларга
Бергә: Без әзер!
7 укучы. Дөнья ныграк матурланыр,
Җир дә үзгәрер.
Авырлыкларга түзәргә,
Җирне бәйрәмчә бизәргә
Бергә: Без әзер!
8 укучы. Зур эшләргә тотынырга
Чират безгәдер.
Кирәксә ут – су кичәргә,
Батырлар булып үсәргә
Бергә: Без әзер!
Әйдаман. Һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга әзер булыгыз!
Бергә: Без һәрвакыт әзер!
Җыр башкарыла.
9 укучы. Без бүгеннән яшь варислар сафында. Өлкән варислар берлегенә “ килеп җиткәнче” безгә әле бик күп тырышырга, күп эш башкарырга кирәк булачак. Тырышырбыз, укырбыз, эшләрбез. Яшь варислар башкара алмый торган эш булмас.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
презентация "Поиграем мы сейчас"
Осталась минутка на уроке? Эта презентация успешно войдёт в свободное время....
урок немецкого языка в 3 классе по учебнику И.Л. Бим " Немецкий язык. 3 класс"по теме " Осень. Какая сейчас погода"
Данный урок заверщающее занятие по теме " Осень Какая сейчас погода". Тип урока: урок систематизации и обобщения знаний и умений....
Классный час на тему «Антисиле, антиволе, скажем «нет!» сейчас и вскоре!»( с использованием сингапурских структур)
Классный час о вредных привычках....
УМК «Школа России» 3 класс Математика и художественный труд Урок с использованием ИКТ и технологией интегрированного обучения. Тема урока "И вот мы готовы к полёту сейчас!"
Конспект интегрированного урока по математике и технологии для 3 класса...
ЭССЕ «Как вы думаете, нужны ли сейчас широко образованные люди?»
В эссе содержатся рассуждения по проблемам современного образования....
X Рождественские образовательные чтения «Молодёжь: свобода и ответственность». Наследники Победы. Какими должны быть наследники Победы?
Х Муниципальные Рождественские образовательные чтения 2019г.Доклад "Наследники Победы. Какими должны быть наследники Победы?"Есть события, даты, имена людей, которые вошли в историю гор...
Комментарии
Спасибо за предоставленный