Внеклассное мероприятие "Осенний бал"
методическая разработка по теме

Сценарий праздника "Сөмбелә" для 1-4 классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       

                                                           Башлангыч сыйныф    

                                                            укытучысы Галимова Г.С.

                                     

                         “Сөмбелә” бәйрәме

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Яфраклардан алтын келәм җәелгән.

Катнашалар:

Алып баручы

Балалар

Көз

Карачкы

Борчак

Чөгендер

Кабак

Сарымсак

Кишер

Бәрәңге

Суган

Кәбестә

Кыяр

Помидор

Залга балалар чыгып баса.

Алып баручы:

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Кулларына сары яфраклар тоткан балалар уртага чыга.

1 нче бала.

Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

 Җилферди җилдә сап-сары каен.

2 нче бала.

Күрмичә дә калдык җәйне,

Үтеп киткән ни ара.

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

3 нче бала.

Каеннар бишек шикелле

Күренә туган якта.

Сары чыбылдык эчендә

Көзге моң йоклап ята.

4 нче бала.

Баш очыннан җылы якка

 Кыр казлары очалар.

Каңгылдашып көзге моңны

Уятыр төсле алар.

Алып баручы.

Китте җәй безнең яклардан

Диңгез, таулар артына.

Көз алтын күлмәк кидерде

 

Агачларның барсына.

Җылытмый инде кояш та-

Көннәр кыскара бара.

Әбиләр чуагы белән

Көз алдый безне бары.

Сибәли салкын яңгырлар,

Кургаш болытлар йөзә.

Җирне хакимлек итәргә,

Тапшырган Ходай көзгә.

Вальс бию.

Алып баручы.

Көз җитте дә, көз җитте, дибез. Ә көз үзе кайда йөри икән соң?Бәйрәмегезгә киләм дигән иде бит. Әйдәгез, балалар, кунакка Көз кызын чакырабыз.

Балалар: Көз кызы! Кил безгә! ( 2кабат)

Көз.

Сез мине чакырдыгызмы?

Сез мине көттегезме?

Менә килдем.Исәнмесез.

Мин дә сагындым сезне.

Мин башлыйм бәйрәмегезне!

Әйдә, ясап түгәрәк,

Җырлыйк, биик, шигырь сөйлик,

Күңел ачык бергәләп.

Көз турында “Яфрак бәйрәме” җыры башкарыла. Яисә яфраклар биюен биергә мөмкин.

1 нче бала.

Әйдәле, Көз, кил, утыр,

Балаларны карап тор.

Без шигырләр сөйләрбез,

Аннан җырлап бирербез.

2 нче бала.

Саргайды яшел бакча –

 Сары яфраклар оча.

Көн дә яңгыр сибәли,

-Утырыгыз өйдә,-ди.

3 нче бала.

Болыт кашын җыерса,

Яңгыр белән куркытса, Без аннан тиз качабыз,

Кулчатырны ачабыз.

4 нче бала.

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны җыярбыз.

Дәфтәр эченә куярбыз.

5нче бала.

Бүген бездә матур бәйрәм.

Бүген бездә Көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

 Бизәлгән безнең бу зал.

6нчы бала.

Бөтен җирдә яфраклар

 Алтынланып яналар.

Тирә-якка хушбуй исе

Тараталар алмалар.

Көз.

Әйе, дуслар, килмәдем тик

Яфраклар сибеп уйнарга.

Килдем тагын сезне көзге

Муллык белән сыйларга.

Күрәсезме күпме  байлык,

Күпме муллык табында!

 Муллык булса, бәйрәмнәр бит

Күңеллерәк тагын да!.

Карачкы килеп керә

-Исәнмесез . Мине дә көз бәйрәменә кертегез әле.

Көз.

Кем син, каян килдең? Нигә бәйрәмгә мондый кыяфәт белән килдең?

Карачкы. 

Мин – бакча карачкысы.

Мин модалы киенмим.

Бик чибәр дә күренмим.

Эш урыным бакчада

Тик эшләмим акчага.

Яз җитүгә хуҗалар

Мине бастырып куялар.

Көн буе кошлар куам

 Уңышны саклап торам.

Алып баручы. Аңлашылды. Кил, утыр, кунак бул , карачкы.

Карачкы. Мин сезгә табышмаклар да алып килдем. Игтибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез.

* Өсте яшел, асты кызыл. Җирдә үсә. (Кишер)

* Башы чалмалы, төбе алмалы. ( Бәрәңге)

* Ите симез, мае юк. Тиресе калын, йоны юк. (Шалкан)

* Үзе ап-ак, вак-вак, йомры,

Мул итеп уңыш бирә,

Вакытында җыймасгыз

Үзем чыгып йөгерәм. (Борчак)

- Балалар , көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер инде. Көз көне басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк – җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Безнең бәйрәмгә көзнең байлыклары үзләре дә килде. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Көзге муллык турында “Яңгыр” татар халык җыры башкарыла.

Борчак.

Мин- борчак, мине кешеләр

Кырга чәчеп үстерәләр.

 Җыеп алгач көзен, миннән

Тәмле ботка пешерәләр.

Чөгендер.

Мин чөгендер. Мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен.

Бор пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен

Кабак.

Таныйсыздыр инде мине.

Әйе, әйе, мин кабак.

Минем тәмне белим дисәң,

Бәлешемне ашап бак.

Сарымсак.

Аш тәмләткеч ясар өчен

Сарымсак та бик кирәк.

Кышын мине дус күрсәлә,

Чирләүчеләр бик сирәк.

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

 Кишер саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Бәрәңге.

Мин-бәрәңге. Пешерсәң,

Мин тәмле булам бик тә.

Мине йөртәләр хәтта

Икенче икмәк дип тә.

Суган.

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә.

Мине ашап салкыннарда

Суык тимәс үзегезгә.

Кәбестә.

Ә мин булам кәбестә.

Мин бик тәмле бәлештә.

Миннән и пешерәләр,

Йә голубцы төрәләр.

Кыяр.

Кыярны һәркем таный.

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

 Кыяр саклана озак.

Помидор.

Ә мин булам помидор-

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Бала.

 Көз-моңсу чак, ямансу чак,

Көн дә ява яңгырлар.

Тик безнең бүлмәдә һаман

 Яңгырый дәртле җырлар!

Кызлар башкаруында бию.

Көз.Рәхмәт балалар.Ә мин сезгә уеннар алып килдем. Уйныйбызмы?

 “Кем тизрәк?” дигән уен.

(Укучыларның кулында агач исемнәре язылган кәгазьләр: балан,каен, имән, миләш, өрәңге. Балалар татар халык көенә төрле хәрәкәтләр белән бииләр. Көй туктагач, һәр бала яфрак алып үз агачы исеме язылган бала артына баса.)

Концерт номерлары күрсәтү. Бәйрәмне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприяти Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»

Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»  проводится с целью -  познакомить детей с обычаями и  традициями татарского народа; продолжать прививать детям чувство...

Продукты интеллектуальной деятельности педагога, ...Разработка интегрированного внеклассного занятия (математика, внеклассное чтение).

Тема: Решение задач на движение. Рассказ В. Шульжика «О путешествиях и путешественниках». Музыка: «Сахалин край дождей и ветров»....

Технологическая карта открытого внеклассного мероприятия к 23 февраля для 2-4 классов «Вперед, мальчишки!» Сценарий внеклассного турнира - викторины к 23 февраля .

Данное мероприятие способствует воспитанию у учащихся любви к Родине, уважения к ее защитникам, стремления служить Отечеству; формирование позитивного нравственного климата в коллективе....

Внеклассное занятие по оригами "Голуби мира", Презентация к внеклассному занятию "Голуби мира"

Данное занятие посвящено памяти героев  Великой Отечественной войны. Сделана подборка стихов о празднике День Победы для заучивания наизусть. В презентации к занятию раскрывается роль голубей-гер...

КОНКУРСНАЯ РАБОТА на лучшую методическую разработку внеклассного мероприятия по духовно-нравственному воспитанию обучающихся Внеклассное занятие для учащихся 4-х классов « Новомученики и исповедники Церкви Русской»

Цели:дать представление обучающимся о значении и содержании подвига новомучеников в истории России и Русской Православной ЦерквиЗадачи: дать объективные представления о причинах гонений на Церковь в н...