"-рак, -рәк кушымчалары"
план-конспект урока (3 класс)

Дәрес төре: Яңа материал аңлату

        Максат:

 Белем бирү максаты: ашамлыклар темасына сүзлек запасын баету;-рак,-рәк кушымчаларын сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү

      Эшчәнлек максаты:  укучыларда яңа эшчәнлек алымнарына мөстәкыйль рәвештә өйрәнү күнекмәсе формалаштыру: алгоритм төзү, күзәтү, анализ, дәреслек белән эш (Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;)

      Тәрбия бирү максаты:  өстәл арасында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту

Планлаштырылган нәтиҗәләр: чагыштыру дәрәҗәсе кушымчаларын дөрес ялгау

Метапредмет нәтиҗәләре:

Регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү.

Танып –белү УУГ: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

Коммуникатив УУГ:  сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, коллектив белән фикер алышуда катнашу, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл -rak-rk_kushymchalary.docx21.91 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Предмет: родной язык

                   Тема урока: -рак, -рәк кушымчалары

                                            Класс - 3

Автор: Закирова Гульнара Расимовна,

                                                                учитель родного языка и литературы

                                             гимназии №1 г. Агрыз РТ

                                                 e-mail: zack.gulnara@mail.ru

                                тел. : 89600829146

Укытучы: Закирова Гөлнара Расим кызы, Әгерҗе шәһәре  1 нче гимназия

Сыйныф : 3 (рус төркеме)

Тема : -рак, рәк кушымчалары

Дәрес төре: Яңа материал аңлату

        Максат:

 Белем бирү максаты: ашамлыклар темасына сүзлек запасын баету;-рак,-рәк кушымчаларын сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү

      Эшчәнлек максаты:  укучыларда яңа эшчәнлек алымнарына мөстәкыйль рәвештә өйрәнү күнекмәсе формалаштыру: алгоритм төзү, күзәтү, анализ, дәреслек белән эш (Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;)

      Тәрбия бирү максаты:  өстәл арасында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту

Планлаштырылган нәтиҗәләр: чагыштыру дәрәҗәсе кушымчаларын дөрес ялгау

Метапредмет нәтиҗәләре:

Регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү.

Танып –белү УУГ: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

Коммуникатив УУГ:  сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, коллектив белән фикер алышуда катнашу, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Предмет нәтиҗәләре: -рак,-рәк кушымчаларын аера белү һәм шул кушымчаларны кулланып,   җөмләләр төзү күнекмәләре формалаштыру.

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, карточкалар белән эш, проблемалы сорау,  үзбәя, күнегүләр башкару һ.б.

Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү (эвристик)

Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге (К.С. Фәтхуллова, 3 нче сыйныф), карточкалар, мультимедиа проектры, тема буенча презентация, Pliskers кушымтасы

Демонстратив материал: эталоннар

Дәрес барышы.

I.  Мотивация

1. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

Укытучы:

  • Исәнмесез, укучылар.
  • Хәерле көн.
  • Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Безнең дәресебезнең девизы нинди, укучылар?

Укучы:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Укытучы: -Сез бүген  дәрескә  әзерме?

  • Дәрестә бүген кизү укучы кем? (1 укучы рапорт бирә)

  II.  Актуальләштерү

1. Фонетик зарядка.

А,алма, ә, әни, ч, чия,чәй, җиләк.

“Мич башында 5 мәче” тизәйткече

2. Лексика өстендә эш.

- Pliskers кушымтасы ярдәмендә сүзлек запасын ныгыту

Завтрак –

Ужин

Обед –

Поел пельмени-

Выпил кисель-

Сварил плов-

3. Ситуатив биремнәр.

Укытучы: -Әнвәр, Спроси у друга, что она ела утром.

Укучы: -Алмаз, син бүген иртән нәрсә ашадың?

Укытучы : -Динар, как скажешь, что молоко очень вкусное

Укучы: -Сөт бик тәмле.

Укучы: -Настя, Спроси у Ксюши обед во сколько будет.

Укучы: -Ксюша, төшке аш ничәдә була?

Укытучы:-  Никита, попроси у мамы, чтобы она на ужин сварила плов.

Укучы: - Әни, кичке ашка пылау пешер әле.

Укытучы: -Саша, спроси у Артура, любит ли он рисовую кашу?

Укучы: - Артур, сир дөге боткасы яратасыңмы?

III . Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү.

Укытучы:

- Укучылар, экранга карагыз .

 - В каком столбике  словосочетания вы сможете  перевести без моей помощи.

кызыл алма – кызылрак алма

Зур бәлеш – зуррак бәлеш

 -А чем они отличаются?(окончнием)

 - Окончанием  -рак, -рәк

IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү

Укытучы:

-Значит, мы сегодня узнаем что означают эти окончания.

- А как вы думаете, почему 2 окончания?

Укучы: -рак добавляется к твердым словам, ә –рәк – к  мягким словам.

Укытучы: - А по рисунку еще сможете найти разницу?( они сравниваются)

Укытучы: - Да , это окончания сравнительной степени имен прилагательных

-Значит, когда что –то надо сравнить, мы добавим какие окончания? (-рак, -рәк)

V. Проектны тормышка ашыру.

1. дәреслек белән эш. 50б. К.5( телдән)

2. Укытучы:  - Как сравните эти слова?

 ак –

Салкын –

Җылы –

Тәмле –

3. физкультминут

1,2,3. –бас аяк очка

1,2,3, -кулларны күтәрик

1,2,3, әйләнеп алыйк.

4.“Чәй эчәбез бал белән”шигырен хор белән сөйләү

- Иң кечесе – кем?(Асия)

-Димәк ул ниндирәк?(кечерәк)

VI. Беренчел ныгыту.

  1. LearningAPPS.org  кушымтасында “Парын тап” уенын уйнау https://learningapps.org/display?v=peowrpcn320
  2. Карточка белән эш(парлап эш) –домино уены

Яшел

  • рәк

сөтле

-рәк

Куе

  • рак

Күп(б)

-рәк

кызыл

-рак

киң

-рәк

кара

-рак

матур

-рак

тәмле

-рәк

җылы

-рак

ачы

-рак

салкын

-рак

баллы

-рак

зәңгәр

-рәк

тозлы

-рак

сары

-рак

         VII. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.

  1. Карточка белән эш

1.Минем әни тәмле.......... пешерә.  2.Бүген аш тозлы......... иде. 3.Мәктәптә бүген чәй баллы..........булды.   4. Бәлеш  өчпочмактан зур......... 5.Безнең ашханә кечкенә....

2. Эталон буенча тикшерү

1.Минем әни тәмлрәк. пешерә.  2.Бүген аш тозлырак иде. 3.Мәктәптә бүген чәй баллырак булды.   4. Бәлеш  өчпочмактан зуррак. 5.Безнең ашханә кечкенәрәк.

-У кого все правильно? Молодцы

VIII. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау.

1. 50 б. К. 6 телдән

2. 50б. К. 4 диалог төзү.

IX.Рефлексия

Укытучы: - Укучылар, бүген нәрсә белдегез?

Укучы: -рак, рәк кушымчалары турында

Укытучы: -Ә алар нинди кушымча?(сравнивают)

Укытучы: - Сами с такими окончаниями предложения составить сможете?(әйе)

Укытучы: - Тогда дом. Зад. Сост. 3 предложения с окончаниями -рак, -рәк

Бүген дәрестә актив катнаштыгыз. Билге кую.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.Максат: “Үзәк универмагта” темасына караган сүзләр белән танышу, аларны сөйләмдә куллану, исемнәрнең күплек сан  кушымчасын ис...

Сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымчалар.

1) Сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымчалар турында төшенчә бирү. Аларны аерырга өйрәтү өстендә эшләү.2)    Сүзнең грамматик мәгънәсе дигән төшенчә кертү, аны ачу. Сүзнең лексик мәгънәс...

Төрләндергеч кушымчалар. 3 класс.

3 нче сыйныфта татар теленнән төрләндергеч кушымчаларны өйрәнгәндә куллана өчен дәрес эшкәртмәсе....

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре....

Сүз ясагыч -чы/че кушымчалары. 4 нче сыйныф.

Сүз ясагыч  -чы/че кушымчалары....