Ө авазы һәм хәрефе
план-конспект урока (2 класс)
Предварительный просмотр:
Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр төркеме. 2 нче сыйныф.
Тема. [Ө ] авазы . Ө хәрефе.
Максатлар.
1 Белем бирү. Укучыларны сузык [ө] авазы, язуда билге булып йөрүче “ Ө”, “ө” хәрефләре белән таныштыру, сөйләмдә ишетеп танырга, [ө] авазын дөрес әйтергә,“ Ө”, “ө” хәрефләрен танып, яңа сүзләрне укырга өйрәтү, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.
2 Шәхесне үстерү. Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.
3 Тәрбия бирү. Укучыларда үзеңне дус, тату коллективның бер әгъзасы итеп тою хисе тәрбияләү, бер-береңә карата җылы, уңай мөнәсәбәт булдыру.
Дәрестибы: яңа белеем ачу.
Җиһазлау: проектлы экран, презентация, компьютер, төркемләпэшләүөчен
карточкалар, таблица, алфавит, дәреслек (“Татар теле” 2 сыйныф. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова,А.К.Җәләлиева. Казан: “Татарстан китапнәшрияты”, 2017.)
I.Оештыруөлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнләшү – ул хөрмәтләү
Кече, өлкән – һәркемне.
Исәнләшүдән башлана
Безнең дәрес һәркөнне.
- Хәерле көн!
- Хәерле көн!
- Хәлләрегез ничек?
- Әйбәт.
-Кәефләрегез ничек?
- Яхшы.
Рәхмәт, укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
II. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1 Өй эшен тикшерү.
2 Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.
3 Актуальләштерү.
- [о] авазы татар телендә тар әйтелә. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Рус сүзләрендә [о] авазы киң әйтелә. О хәрефе төрле иҗекләрдә языла. Мәсәлән, кино.
- [йө], [йо] кушылмалары сүз башында гына языла. [йо] – калын сүзләрдә, [йө] – нечкә сүзләрдә языла һәм әйтелә.
III. Уку мәсьәләсен кую. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1 Өй, өстәл, өрек, өрәңге, өчпочмак рәсемнәре тактаның бер почмагына алып куела.
- Балалар ни өчен бу сүзләр бер рәткә куелган, алар нәрсәләре белән охшаганнар?
- Укучылар, без нинди предмет рәсемнәрен алып куйдык?(өй, өстәл)
- Бу сүзләр нинди аваздан башланалар? ([ө] авазыннан)
- Без бүген дәрестә нинди аваз хәрефен өйрәнербез? ( [ө] авазын)
(тактага “Ө” хәрефе үрнәге куела)
2 Электрон кушымта буенча эшләү. http://tatarschool.ru/media Татар теле 2 нче
сыйныф (Темалар № 5, 7) [Ө ]авазы . “Ө”хәрефе.
3.Дәресне ныгыту. Дәреслек буенча эшләү. 57 нче күнегү (телдән), 58 нче күненгү , 22-23 битләр (язмача).
Физкультминут
Җил исә, исә, исә
Агачларны селкетә.
Җил тына, тына, тына
Агачлар бик зур үсә.
4 Төркемнәрдә эш. Табышмаклар әйтү, җавапларын таптыру
1)Тышы - баллы ит,
Эче – тәмле төш. (Өрек) (рәсеме)
2) Йомык күз белән нәрсә күреп була? (төш) (рәсеме)
3) Су түгел – сыек,
Кар түгел – ак. (сөт) (рәсеме)
4) Табын тәмле – ул булса,
Пары бөркелеп торса,
Әни пешереп торса. (өчпочмак) (рәсеме)
5. Экранда “Ө” хәрефе кергән сүзләр күрсәтелә.
Көн – каршы мәгънәле сүзне әйтегез (төн)
Өл-ге-реш. Нәрсә әйтә аласыз? (“Ө” хәрефе кергән сүз иҗекләп бирелгән). Бу сүзнең тәрҗемәсен беләсезме?
Көмеш, төлке, көнбагыш, сөлге, көзге, бөртек сүзләренә транскрипция языгыз. 2 укучы тактада яза. Экраннан дөрес язылышны карагыз; эшегезне тикшерегез; хаталар булса, төзэтегез.
Дәвам итегез: Бер, ике, өч – бездә бөтен...(көч).
- Рәхмәт, укучылар. Бик яхшы эшләдегез.
6. Презентация буенча эш. “ Ө” хәрефе. Нәтиҗә ясау.
IV. Дәресне йомгаклау.
Хәзер бер уен уйнап алабыз. Ул уен “Кем күбрәк сүз әйтә?” дип атала.
-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләрне белдек?(-без бүген дәрестә [ө] авазын өйрәндек).
[ө] авазы – нечкә. Ул татар телендә кыска әйтелә. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.
- Әйе, бик дөрес, укучылар!
2.Рефлексив бәяләү.
3 .Өй эше.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.
Язарга өйрәнү дәресенә презентация....
Тема: м хәрефе һәм авазы
1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру...
Һһ хәрефе,[һ]авазы.
Әлифба дәресе "Һһ хәрефе, [һ]авазы".өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....
Һһ хәрефе,[һ]авазы.
Әлифба дәресе "Һһ хәрефе, [һ]авазы".өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....
Пп хәрефе һәм авазы. 1 класс рус төркеме.
1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.Тема: Пп хәрефе һәм авазы.Тип: ГККМаксат:1) Пп хәрефе...
(ф) авазы,Ф,ф хәрефе
1 нче сыйныфта уку дәресе...
Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.
Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...