(ф) авазы,Ф,ф хәрефе
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
М.Х. Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта мәктәбе
[ф] авазы һәм Ф, ф хәрефләре.
(1 нче сыйныфта ачык дәрес)
Җитәкче: Бәдртдинова Гөлгенә Фәрит кызы.
Максат: 1. [ф] авазы һәм Ф, ф хәрефләре белән таныштыру.
2. Дөрес, аңлап уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү.
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: “Белем иле” картасы, Шәвәли рәсеме, “Аккошлар күле”,
биремнәр, шәһәр исемнәре язылган битләр.
Материал: Әлифба китабы 105-106 нчы битләр.
Дәрес тибы: катнаш дәрес.
Дәрес төре: сәяхәт – дәрес.
Дәрес барышы.
1. Оештыру. Уңай кәеф тудыру.
2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
- Балалар, без бүгенге дәрестә сезнең белән “Хәрефләр иле” нә сәяхәтебезне дәвам итәрбез, яңа хәреф белән танышырбыз. Ләкин безгә сынаулар аша узарга туры килер. Сынатмассызмы?
Бүген без сезне ң белән
Сәяхәткә барырбыз.
Үзегезнең осталыкны
Бераз сынап алырсыз.
Зур ярдәм итәр безгә
Дәрестә алган белем.
Таяныч булыр юлда
Әлифба биргән гыйлем.
- Безгә бүген кунакка киләсе хәреф “Хәрефләр иле”ндә адашкан. Аны безнең үзебезгә эзләп табарга туры килер. Миндә “Белем иле”нең картасы бар, ул безгә юл күрсәтер. Әйдәгез, юлга. Тыныч кына урындыкларга утырабыз. Үзебез белән Шәвәлине дә алырбыз, ул безгә ярдәм итәр.
Кунакка барабыз бүген
“Хәрефстан иле”нә.
Юлда авырлыклар булса,
Тырыш, уйла, иренмә.
3. Үткән материалны актуальләштерү.
- Балалар, әйдәгез, башта хәрефләр һәм авазларны кабатлап алыйк.
- Калын сузыкларны атагыз.
- Нечкә сузыкларны атагыз.
- Я, Ю, Е хәрефләре турында нәрсә беләсез? (Балаларның җаваплары тыңлана.)
- Балалар, без бер шәһәргә килеп җиткәнбез бит. Шәһәрнең исемен укып карагыз әле. (Тактага “Башваткычлар шәһәре” дигән язу эленә.) Бу шәһәр аша чыгу өчен кроссворд чишәргә кирәк, - Шәвәли. Әйдәгез, бергәләп тырышып алыйк. (Тактага урнаштырылган кроссвордны чишү.)
1 | 2 | |||||
3 | ||||||
4 | ||||||
1. Аш – су салу өчен хезмәт итә торган әйбер. (савыт)
3. Табигать күренеше. (давыл)
4. Игенчелек яки терлекчелек белән шөгыльләнүче халык яши торган торак пункт. (авыл)
2. Йорт кошы. Канаты бар, аягы бар, үзе йөзә белми. (тавык)
- Балалар, булдырдыгыз. Игътибар белән карагыз әле, бу сүзләрдә нинди уртак тартык аваз хәрефе бар? Бу хәреф нинди авазларны белдерә? (Балаларның җаваплары.) Шәһәр аша узып, юлыбызны дәвам итәбез. Картадан карыйк әле, алга таба кая барырбыз икән?
2 нче тукталыш – “Әкиятләр шәһәре”. Иллюстрацияләр буенча әкиятләрне атау.
- Шәвәли сездән Г. Тукайның нинди әкиятләр белүегезне сорый. (Балаларның җаваплары.)
- Күп әкиятләр беләсез икән, рәхмәт. Юлыбызны дәвам итик. Карта безгә кая барырга куша?
3 нче тукталыш – “Җитез маймыллар шәһәрчеге”.
- Монда яшәүче маймыллар безгә ял итеп алырга тәкъдим итә. (физкультминут.)
- Ял иттек, юлыбызны кая таба дәвам итәбез? (Картадан маршрутны билгеләү.)
4 нче тукталыш – “Аккошлар күле”. (Идәндә картоннан буяп ясалган “күл”. Күл кырыенда “камышлар” үсеп утыра. Күлдә чүп – чар, консерва савытлары.)
- Балалар, карагыз әле, нәрсә булган монда?
- Күл чүп – чар белән тулган, аккошлар да күренми.
- Нәрсә эшләргә тәкъдим итәсез? (балаларның җаваплары)
- Дөрес. Кармак белән чүп – чарны “тотыйк”. (“Чүп”ләргә кнопка ябыштырылган. Магнит бәйләнгән кармак белән чүпләрне “тоту”)
- Балалар, болар артына нәрсәдер язылган. Игътибар белән карыйк әле. (“Югалган элементлар” уены. Чиратлап “чүпләрне тоталар”, артына язылган элеменлар буенча хәрефләрне танып әйтәләр, Ф хәрефен табу.)
- Балалар, күлне чистартып, без югалган Ф хәрефен дә таптык, күлдә яшәүче хайваннарга һәм үсемлекләргә дә ярдәм иттек.
4. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Рәсемле әлифба буенча эш. Фил рәсемен күрсәтү.
- Фил кайда яши? Ул нинди эшләр башкара? Сезнең филне кайда күргәнегез бар?
2. Фил сүзенә иҗек – аваз анализы ясау, схемасын төзү.
5. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
1. [ф] авазы кергән сүзләр уйлап әйтү.
2. Ф хәрефен тану.
6. Физкультминут.
3. Дәреслек белән эш.
- Рәсем буенча әңгәмә оештыру.
- Китаптагы сүзләрне һәм текстны мөстәкыйль уку.
- Сүзлек эше.
- Текстны чылбыр тәртибендә уку, эчтәлеге буенча эшләү.
4. “Шәвәлигә өенә кайтырга булыш” уены.
- Сүзләрне укы, шул сүзләр белән җөмләләр төзе. Ни өчен кайбер сүзләр зур хәрефтән язылган?
Дәфтәр ферма тәнәфес Фәридә яфрак шкаф хәреф
7. Рефлексия.
- Сезгә аеруча кайсы биремнәрне үтәү ошады? Ни өчен?
8. Дәресне йомгаклау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.
Язарга өйрәнү дәресенә презентация....
Тема: м хәрефе һәм авазы
1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру...
Һһ хәрефе,[һ]авазы.
Әлифба дәресе "Һһ хәрефе, [һ]авазы".өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....
Һһ хәрефе,[һ]авазы.
Әлифба дәресе "Һһ хәрефе, [һ]авазы".өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....
Пп хәрефе һәм авазы. 1 класс рус төркеме.
1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.Тема: Пп хәрефе һәм авазы.Тип: ГККМаксат:1) Пп хәрефе...
Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.
Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...
Ө авазы һәм хәрефе
Новая тема...