РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА, “КИБЕТТӘ” ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ
проект
Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүе өчен укытучыларга рус балаларында да телгә кызыксыну уятырга, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга кирәк. Югарыда күрсәтелгән проблемалардан чыгып, тикшеренү эшенең темасы билгеләнә: «Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында, “Кибеттә” темасын аңлатканда, уен технологиясен файдалану».
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt-2019.docx | 56.67 КБ |
Предварительный просмотр:
КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ
ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ
ПРОЕКТ ЭШЕ
РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА, “КИБЕТТӘ” ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ
Башкарды:
Юлдашева Саҗидә Габдулла кызы
Әлки муниципаль районы Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.
Проект эше яклауга тәкъдим ителә:
Татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты
Сәгъдиева Рамилә Камиловна
Казан 2019
Эчтәлек
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЯҢА ПЕДАГОГИК ТЕХНОЛОГИЯЛӘР 4
1.1. Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак уен технологиясе 5
1.2. ФДББС таләпләренә туры килә торган уен технологиясе 8
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮДӘ КУЛЛАНЫЛГАН УЕННАРНЫҢ РОЛЕ 9
2.1. Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңларга (аудирование) өйрәтү максатыннан уеннарның роле 9
2.2. “Кибеттә” темасын аңлатканда кулланылган уеннар 11
КЕРЕШ
Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүе өчен укытучыларга рус балаларында да телгә кызыксыну уятырга, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга кирәк. Югарыда күрсәтелгән проблемалардан чыгып, тикшеренү эшенең темасы билгеләнә: «Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында, “Кибеттә” темасын аңлатканда, уен технологиясен файдалану».
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала. Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.
Югарыда китерелгән фикерләр проект эше темасының актуальлеген дәлилли.
Проект эшебезнең максаты – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телендә сөйләшүче укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтүдә уеннарның әһәмиятен күрсәтү.
Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- уеннарның укыту процессында тоткан ролен ачыклау;
- укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан кулланылган уеннарны ачыклау;
– “Кибеттә” темасын аңлатканда куланылган дидактик уеннарны ачыклау.
Тикшеренү объекты – рус телендә сөйләшүче укучыларга “Кибеттә” темасын аңлатканда, уен технологиясенең кулланылышы.
Тикшеренү предметы – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылган уен технологиясе.
Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.
Проектның фәнни-гамәли әһәмияте.
Проект эшендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның аралашу компетенциясен үстерү методикасы, бу компететенцияне формалаштыру һәм үстерү өчен нинди уеннар кулланырга мөмкинлеге турында мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән аңлатыла.
Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Көтелгән нәтиҗәләр. Без тәкъдим иткән уеннар татар теле дәресләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә рус телле укучылар тел материалын тизрәк һәм яхшырак үзләштерәчәк. Кайбер уеннар хәтта балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерәчәк һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итәчәк.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЯҢА ПЕДАГОГИК ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
1.1. Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак уен технологиясе
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр чоры укыту-тәрбия эшенең дә барлык өлкәләренә яңача якын килү, аны яңача аңлауны таләп итә. Бу үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдына яңа мәсьәләләр куя. Укытучылар бу яңарышларны тормышка ашыруда төп рольне башкаралар. Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.
Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч.
Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Шулай да педагогикага яңалык башка фәннәргә һәм тармакларга караганда авыррак керә. Бу хәлнең сәбәбе, бәлки, кешене укыту-тәрбияләүнең гаять дәрәҗәдә авыр булуыннан киләдер. Кайбер яңалыклар киң күләмдә кулланылмау нәтиҗәсендә кире кагыла һәм бик тиз онытыла. Хәзерге чорда укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды. Алар алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып аны үзләштерү зарурлыгы туды.
Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Аларның күбесе дәресләрдә уңышлы кулланыла. Укытучы һәм укучылар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен алдан уйлап, башкарырга тиешле эшләрне системага салып кую укыту-тәрбия процессында уңышка ирешергә ярдәм итә.
Татар теле һәм әдәбиятын яңа технологияләр аша өйрәтү - ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.
Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул. Нәрсә соң ул педагогик технология? АКШтагы Педагогик ассоциация һәм технологияләр берләшмәсе аңлатканча, педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерләрне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү
Педагогогик технология төшенчәсенә күренекле педагог-галимнәрнең аңлатмалары төрлечә. Б.Г. Лихачев фикеренчә, педагогогик технология – укыту процессындагы махсус ысуллар, алымнар, психологик-педагогик юнәлешләр җыелмасы; ул – педагогик процессны оештыруның төп коралы. В.П. Беспалько педагогик технологияне “укыту процессын тормышка ашыруда эчтәлекле техника” дип саный. И.П. Волков бу терминны укытуның көтелгән нәтиҗәләрен тасвирлау процессы буларак карый. М.А.Чошанов белем бирү технологиясен дидактиканың состав өлеше дип билгели. Г.К.Селевко педагогик технология төшенчәсен өч аспектта карый: 1) фәнни: педагогик технология – педагогиканы белем бирү максатын, эчтәлеген, методларын өйрәнүче һәм педагогик процессларны проектлаучы өлеше; 2) процессуаль-тасвирлаулы: белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кирәк булган максат, эчтәлек, ысул һәм алымнардан торган процессны тасвирлау; 3) процессуаль-тәэсирле: педагогик процессны гамәлгә ашыручы, “шәхси, инструменталь һәм педагогик-методологик чараларны хәрәкәтләндерү” .
Шулай итеп, педагогик технология белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнүче фән буларак та, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы буларак та, белем бирү процессы буларак та билгеләнә. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла: 1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту; 2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру; 3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру; 4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.
Белем бирү технологияләре күп төрле. Шулай да алар арасында охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин. Мәсәлән: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр; уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр; уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ.б.
Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр (терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, үстерелешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе) һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр (уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе) уңышлы кулланыла.
Бу эшебездә уен технологиясенә тирәнрәк тукталырбыз, чөнки, безнең уйлавыбызча, чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора.
1.2. ФДББС таләпләренә туры килә торган уен технологиясе
Кечкенә яшьтәге укучы балалар белән эшләү безне психофизиологик үзенчәлекләрне тирәнрәк өйрәнүгә этәрде. Яңа гына балалар бакчасыннан килгән сабыйларның игътибарлары да, истә калдыру сәләте дә бик йомшак, бигрәк тә уку кызыклы булмаса. Баланың мәктәпкә кергәндә барлыкка килгән психологик киртәләрне тиз арада җиңү юлы итеп укыту-тәрбия процессында уеннар, аның элементларын куллану бик отышлы. Димәк, дәрескә уен, уен ситуцияләрен кертергә кирәк.Уен ситуацияләре укучыларга материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли,хәрәкәт,көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.
“Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”, - ди В.А. Сухомлинский.
Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында дә бәхәссез. Татар теле дәресләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә , үтелгән лексик һәм материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләмэшчәнлеген оештыру функциясен үтиләр.
Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.
Безнең өлкәгә килгәндә, ягъни рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле гаять зур. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксындыра, дәртләндерә. Г.К. Селевко уеннарны дүрт юнәлешкә аера: дидактик, тәрбияви, иҗади һәм коммуникатив уеннар. Болар барысы да Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Үткәрү методикасы буенча да алар бик күп төргә бүленә: предметлы, сюжетлы, рольле, эшлекле уеннар. Төрләре ягыннан уеннар тел, өстәл, язма һәм хәрәкәтле була. Уеннарны яңа материалны аңлатуда да, белемнәрне ныгытканда да, телдән сөйләм эшчәнлегенең өйрәтү вакытында да технология буларак файдаланыла.
Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен һәм актив эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮДӘ КУЛЛАНЫЛГАН УЕННАРНЫҢ РОЛЕ
2.1. Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңларга (аудирование) өйрәтү максатыннан уеннарның роле
Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота. Шуңа күрә дә кешене балачактан тәрбияләү, аның киләчәктәге эшчәнлегенә юл салу уен процессында башлана. Бала уенда нинди булса, үскәч, эшендә дә шундый ук була. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлап эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин. Элекке заманнардан ук кешеләр уенны өлкәннәрнең тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруда нәтиҗәле чара буларак файдаланганнар. Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә. Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак, уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту про- цессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора.
Рус телле укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан нинди уеннарны кулланып була соң? Белгәнебезчә, коммуникатив компетенция үз эченә укучыны ана телендә иркен аралашырга, сөйләшергә өйрәтүне ала. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә исә тыңлап аңлау (аудирование), сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм керә.
Аудирование – мәгълүматны ишетү каналы аша кабул итү. Чит телдә яңгыраган сѳйләмне аңларга ѳйрәтү турында сүз барганда, тыңлап аңлау һәм ишетеп аңлау төшенчәләренә тукталып китәргә кирәк. Тыңлап аңлау ул – махсус, ягъни барлык игътибарны юнәлтеп тыңлау. Ишетеп аңлау – катлаулырак процесс, ул – сѳйләүчене махсус тыңламасаң да аңлауны күзаллый. Әйтик, транспортта барганда, як-ягыңдагы башка пассажирларның сѳйләшүен һ.б. Сѳйләүчене тыңларга, әмма аңламаска мѳмкин. Бу – сөйләшүнең аралашучылар барысы да белгән телдә бармаганда яки бу телне белү дәрәҗәсе җитәрлек булмаганда шулай була. Шуңа күрә аудирование, сѳйләм белән беррәттән, икенче телдә аралашуны тәэмин итә торган тѳп эшчәнлек тѳре булып санала.
Психологлар Л.С.Выготский, Н.И.Жинкин, И.А.Зимняя, А.А.Леонтьев хезмәтләре тыңлап аңлауның психологик табигатенә, аның башка сөйләм эшчәнлеге төрләре белән бәйләнешенә багышланган.
Укучыларны татар сөйләменә өйрәтүнең коммуникатив юнәлеше, сөйләшеп аралашу формасына өйрәтү буларак, аудированиега – яңгыраучы сөйләмне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш. Әмма, кагыйдә буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетелмәгән. Күпчелек укытучылар, татар сөйләме үзеннән-үзе аңлашылыр, дип уйлыйлар, ахрысы.
Психологлар хаклы рәвештә, аудированиены катлаулы сөйләү-уйлау процессы дип исәплиләр.
Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була.
Г.К. Селевко, уеннарны максатчан юнәлеш буенча бүлә:
- дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән),
- тәрбияви уеннар (мөстәкыйльлек, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.),
- үстерелешле (игътибарны, хәтерне, сөйләмне, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б),
- социальләштерә торган (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннар.
Бала тормышында уен берничә вазифаны башкара:
- аралашу,
- күңелне күтәрү,
- үзеңнең мөмкинлекләреңне гамәлгә ашыру һ.б.
Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла:
1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология;
2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше;
3) дәрес яки аның бер этабы (төшенчәләрне үзләштерү, яңа теманы аңлату яки ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү, яки контроль эш һ.б.);
4) дәрестән тыш эшләр технологиясе.
Чит телләр методикасында уеннарны түбәндәгечә классификациялиләр:
- дидактик уеннар.
- Хәрәктле уеннар(сәламәтлек саклау технологиясе белән тыгыз бәйләнгән).
- Сюжетлы-рольле уеннар (аралашу компетенциясен формалаштыруга зур йогынты ясый).
- Компьютер уеннары.
- Диалог-уеннар(аралашу күнекмәләрен үстерә).
Дәреснең максатына бәйле рәвештә тел материалын өйрәнгәндә, укучыларга түбәндәге уеннарны тәкъдим итәргә мөмкин:
- фонетик уеннар,
- лексик уеннар,
- грамматик уеннар.
Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.
Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б.
Башлангыч сыйныфларда уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллекивизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә.
Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар.
Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә.
Уен технологиясен уку-укыту процессында куллана башлаганчы, иң башта кайсы темаларны уен аша өйрәнү максатчан булуын ачыкларга кирәк. Уенны оештырганда, вакыт бүленешен төгәл билгеләргә кирәк, чөнки ял вакытларында уен кагыйдәләре бозылырга һәм уенның нәтиҗәлелеге түбән булырга мөмкин. Уеннар куллану балаларга тел материалын гамәли эшчәнлектә үзләштерергә булыша.
Дәресләрдә без уеннарның аерым төре – дидактик уеннар белән эшлибез. Алар башка уеннардан икенче план, ягъни, икенче төрле әйткәндә, методик максатлары булу белән аерылалар. Укучылар өчен уен күңел ачу чарасы гына булып кала, әзерләнү икенче планга күчерелә, хәтта укытучы һәм укучы өчен укыту уены беренче чиратта күнегү булса да. Укытучы һәрвакыт кайсы уенның нинди укыту максатын күз алдында тотуын яхшы белә, ләкин аңа беркайчан да укучыларга аны икенче план кызыксындырганын күрсәтергә ярамый, ул укучылар белән бергә көләргә һәм шатланырга, шуның белән аны күнегүнең укыту түгел, ә уен мәгънәсе кызыксындыруын күрсәтергә тиеш.
Тел уеннарын түбәндәгеләргә бүләргә мөмкин:
1) фонетик; 2) лексик; 3) фразалы уеннар; 4) грамматик; 5) укырга өйрәтү уеннары; 6) аудированиега өйрәтү уеннары; 7) сөйләмгә өйрәтү уеннары;
8) катнаш уеннар
Тел уеннары сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә тел уеннары рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш.
Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез.
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында да булса сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.
Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны оештыру; йомгаклау этаплары.
Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:
– укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;
– сөйләм дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес итеп бүлеп бирү;
– уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;
– укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;
– үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру.
2.2. “Кибеттә” темасын аңлатканда кулланылган уеннар
«Кибеттә» уены. «Кибеттә» темасы белән бәйле булган лексиканы активлаштыру. Бу уенны башлау алдыннан яшелчәләр, җиләк-җимеш, ашамлыклар, уенчыклар, киемнәр исемнәрен һәм аларның билгеләрен кабатларга кирәк. Бу темада авыр булмаган шигырьләр ятларга була.
Аннан соң укытучы берәр укучыга исемен әйтмичә генә, берәр яшелчәне яки җиләк-җимешне уйларга һәм аны сурәтләргә куша. Мәсәлән, «Сары. Түгәрәк. Аны әкияттә бабай үзе генә тартып чыгара алмый».
Укучылар белергә тырышалар: «Бу яшелчәме?», «Бу шалканмы?».
Уйланган сүзне дөрес атаган кеше җиңеп чыга.
Дәрес-аукцион. Мондый характердагы дәресләрне оештыру башлангыч hәм урта сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән: «Ашамлыклар кибетендә» темасын өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйберләр өчен «түләү» түбәндәге формада барырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.
«Кәрзин тутырам» уены. Рәсемнәргә карап, киемнәрне ике кәрзингә тутыралар. Мәсәлән, кызлар киемнәрен беренчесенә, ә малайлар киемнәрен икенчесенә тутыралар.
«Кибет» уены. Балалар “уенчыклар” кибетенә киләләр һәм үзләренә ошаган уенчыкны сатып алалар. Сатучы ролендә тәрбияче уйный.
Укучы: Исәнмесез.
Сатучы: Исәнмесез. Сезгә нәрсә кирәк?
Укучы: Миңа курчак бирегез әле?
Сатучы: Рәхим итеп алыгыз.
Укучы: Рәхмәт, сау булыгыз.
Уен шулай дәвам итә һәм укытучы һәр баладан кибеттән нәрсә сатып алуын сорый.
– Настя, син кибеттән нәрсә сатып алдың?
Укучы: Мин кибеттән курчак сатып алдым.
Укытучы: Курчак нинди?
Укучылар: Курчак, матур, кечкенә.
Җаваплар:
Туп, кызыл, түгәрәк, каты һ.б.
Машина, каты, сары, озынча һ.б.
«Әти һәм әни кунакка бара» уены. (Бу рольне яхшы өлгерүче укучы уйнап күрсәтә). Тактада татар киемнәре рәсемнәре. Әти һәм әни кунакка нинди киемнәр киеп барачагы турында сөйли. Авырсынып калган укучыларга киңәшләр бирәләр.
«Нәрсә ашыйм, шуны әйт» уены. Бу уен өчен рәсемнәр ясалган карточкалар кирәк була. Төрле уен өчен билгеле бер тема алына. Мәсәлән, ашамлыклар темасы. Һәр укучы ашамлыклар сурәте ясалган бер карточка ала, ләкин аны башкаларга күрсәтми. Һәркем үз карточкасындагы предмет буенча кечкенә хикәя төзеп сөйли. Сөйләве буенча, аның нәрсә ашаганын белергә кирәк. Әйтик, укучы балык рәсеме төшкән карточка алды. Ул, аның исемен әйтмичә, сөйли башлый: “Ул шундый тәмле. Зур да, кечкенә дә булырга мөмкин. Пешереп тә, кыздырып та ашарга мөмкин. Суда йөзә.” Сөйләгән бала ул ризыкны ашау кыяфәтен дә күрсәтергә мөмкин.
«Бармак» уены. Бу уен белән укучылар балалар бакчасында ук танышалар. “Яшелчәләр кибетендә” темасын өйрәнгәндә дә бу уенны кулланырга була. Укытучы һәр бармак исеменә туры килгән яшелчәләрне әйтә, ә укучылар бирелгән исемнәрне туры китерергә тиеш. Мәсәлән:
Баш бармак- кәбестә,
Имән бармак-кишер,
Урта бармак-помидор,
Атсыз бармак –кыяр,
Чәнти бармагым-сарымсак.
Кем күбрәк яшелчә җыя?
«Ватык телефон». Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сүз әйтә. Мәсәлән, дәфтәр. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә. Сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б. .
«Баскыч» уены. Бу уен аша “Чәчәкләр” кибетендә уенында чәчәкләр исемнәре истә калдырыла. Бер бала чыгып, чәчәк исемен әйтә. Мәсәлән, лалә. Икенче бала, аның янына басып, ул әйткән сүзне кабатлый һәм үзе уйлаган чәчәк исемен әйтә. Ул беренче алдына баса. Өченче бала бу ике баланың һәрберсе янына басып, аларның сүзләрен әйтә һәм икенче баланың алдына басып, үзе уйлаган сүзне әйтә. Балалар шулай баскыч төзиләр, чәчәк исемнәрен әйтәләр. Бу уен балаларның игътибарын, хәтер күләмен үстерү өчен дә бик файдалы.
«Ул нинди төстә?» уены. Уен укучыларның төсләрне белдерүче лексика куллануны кабатлауга юнәлтелгән.
Өстәлдә төрле төстәге җиләк-җимешләр җәеп салынган. Укытучы бер укучыга (алып баручыга) берәр бирелгән предметны уйлап куярга киңәш итә. Калганнар аның нинди икәнен белергә тиешләр. Башта алар сораулар бирәләр: «Ул ак төстәме?», «Ул кызылмы?», «Ул зәңгәрсу төстәме?», «Ул карамы?» һ.б.
Шуннан төсне дөрес атаган укучы икенче сорау бирә: «Бу яшел алмамы?». Әгәр укучы ялгышмаган икән, ул алып баручы була.
«Эстафета» уены. Укучылар ике рәткә басалар. Укытучы «башладык» диюгә, беренче укучы, тәкъдим ителгән темага (“Кибеттә”) сүз әйтеп, таякны иптәшенә тапшыра, анысы – икечесенә. Эстафета таягы финишка алданрак барып җиткән төркем җиңүче була.
Тизлеккә булган лексик уеннар да әһәмиятле (укучылар бирелгән сүзләргә тиңдәш яки капма-каршы мәгънәле сүзләрне; әлеге сүзтезмәләрдә кулланырга мөмкин булган сүзләрне мөмкин кадәр тизрәк әйтергә тиеш).
«Кибеттә» темасын өйрәнгәндә, кибеттә эшләнелә торган эшләр, эш –хәлне аңлатучы сүзләр белән танышалар. Мондый сүзләрне үзләштерер өчен түбәндәге уеннарны кулланырга була.
«Мин башлыйм, син тәмамла» уены. Уен барышында таныш сүзләрне активлаштыру, сөйләм культурасын камилләштерү.
Уен барышы. Укытучы җөмләне башлый, ә балалар, кирәкле сүзне кулланып, җөмләне тәмамлыйлар.
- Кибетче алма … (үлчи).
- Әни күлмәк … (сайлый).
- Малай машина … (карый).
- Әби яулык… (сорый).
- Бабай ипи … (сатып ала). Һ.б.
« Кем нәрсә ярата?» уены. Бу уенда 6-7 укучы катнаша ала. Балалар үзләренә зур карточкалар сайлап алалар. Анда гаилә әгъзалары, йорт һәм кыргый хайваннар сүрәтләнгән. Балалар аларны сыйларга тиеш. Кечкенә карточкаларда җиләк-җимеш һәм яшелчә рәсемнәре.
1 вариант. Алып баручы кечкенә карточкаларны күрсәтә Бу кем? Бу нәрсә? соравын бирә.Җавап биргән бала карточканы үзенә ала.
2 вариант.Балалар рәсемнәр ярдәмендә үзләренең нәрсә яратулары турында сөйлиләр.
«Алар нишли?». Укытучы “Кибеттә” дигән темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган фигыльләр уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әби (үлчи). Бабай (сатып ала). Әни (сорый). Әти (түли). Малай (карый). Кыз (сайлый). Кем күбрәк фигыль уйлап таба, шул җиңә.
«Син ни эшли аласың?». Укучылар алу ярдәмче-функциональ фигыльнең сорау, раслау һәм инкарь формаларында кулланылуын кабатлыйлар.
Сыйныф ике командага бүленә. Бер команда алу фигыле белән берәр төрле җөмлә уйлый (Мәсәлән, Без сатып алабыз). Икенче команда әгъзалары сораулар биреп, аны белергә тырышалар: «Сез сатып аласызмы?» һ.б. Бу сорауларга түбәндәге җаваплар бара: «Юк, без сатып ала алмыйбыз».
Шулай итеп, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылучы кайбер уеннарны карадык. Алар барысы да рус балаларын аралашырга өйрәнү юлында актив кулланылырга тиешле уеннар. Бу уеннар сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә бу уеннар рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш. Шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.
ЙОМГАК
Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннарның әһәмияте зур. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.
Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим. Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеручы нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку- тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.
Проект эшендә рус балаларына татар телендә аралушуга өйрәтү юлында тел уеннарын куллану мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
– рус балаларына татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм чит телне өйрәнү процессын күңелле итә;
– уеннарын һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә;
Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең һәрбер чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.
Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Татар һәм рус телләренә үзара бәйләнешле өйрәтү бербөтен белем бирүне, әлеге телләрне укытуга максималь мөмкинлекләрнең методик якын булган берлеген тәэмин итә. Бу – укучыларның сөйләм эшчәнлегендәге ныклы белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Норматив документлар
- Хәйдәрова Р.З. “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту”. Яр Чаллы, 2015.
- 2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре: методик тәкъдимнәр/ төз. Д.Ш.Гыйльманов. – Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2014. – 52 б.
Методик хезмәтләр
- Волкова Р., Гарәфетдинова Р. Башлангыч мәктәптә татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уен алымнарын һәм методларын куллану. – Казан: Мәгариф, 2014. – 128 б.
- Гайфуллин В. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – №4. – 7-10б.
- Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.
- Нигъмәтуллиина Р.Р. Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңлауга өйрәтү юллары// Мәгариф, 2016.- №9. – 34 б.
- Фәтхуллова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н. Телдән сөйләмгә өйрәтү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 87 б.
Фәнни хезмәтләр
- Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм /төз. Р.Б.Камаева, А.Х.Мөхәммәтҗанова – Казан: ТРМҮИ, 2015 – 110б.
Электрон ресурслар
- Балаларга ана телен өйрәтүдә уеннар куллану - консультация для педагогов: http://www.pedagog.kamardin.com/index.php/2011-01-06-20-26-22/22-6/257-2013-09-20-17-27-54
- Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар: https://kopilkaurokov.ru/prochee/prochee/tatar-tielie-d-riesl-riend-ghrammatik-uiennar
- Татар теленә өйрәтүдә – сүз уеннары: http://magarif-uku.ru/teachers-room/tatar-telene-ojjretude-suz-uennary/
- Конспект: “Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр” http://sabyem.ru/?p=14083
- Дәрес конспекты. http://uch.znate.ru/docs/1182/index-8911.html
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...
ПРОЕКТ ЭШЕ/ РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ “БАКЧАДА” ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ
ПРОЕКТ НА ТЕМУ "ИГРОВЫЕ ТЕХНОЛОГИИ ПРИ ИЗУЧЕНИИ ТЕМЫ "В САДУ"...
Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)
Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)...
Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр
Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт&r...
РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ
Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:1. Рус балаларында татар халкының т...
РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ
Социаль-мәдәни компетенция” төшенчәсен ачыклау; Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын: репортаж алу, диалог, сорау-җавап, рольле уен , ...