4 нче сыйныф өчен эш программасы
рабочая программа (4 класс) на тему
Татар теле гуманитар фәннәр циклына керә. Укыту планында татар телен укыту атнага 4 сәгать бирелә. Барлыгы 136 сәгать дәрес планлаштырылды, 34 уку атнасы. Программа Җамалетдинова З.И. авторлык программасына таянып төзелде. 4 нче сыйныф өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя: 1) Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, эзләнүгә теләк уяту; үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру. 2) Балаларда татар теле буенча мәгълүмәтлелек булдыру. 3) Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
рабочая программа по татарскому языку 4 класс | 73.27 КБ |
Предварительный просмотр:
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
4нче сыйныф өчен “Татар теле” ннән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
- «Мәгариф турында» Россия Федерациясе Законы (29.12.2012 ел. № 273-ФЗ);
- Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, №373, 06.10.2009);
- Федераль дәүләт белем бирү стандартларына кертелгән методик киңәшләр (№ 1054/15 от 19.08.2015 г)
- Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2015 – 2016 нчы уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге;
- ТР Ютазы муниципаль районы МББУ «Иске Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе» башлангыч гомуми белем бирү программасы;
-ТР Ютазы муниципаль районы МББУ «Иске Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2017-2018 нче уку елына укыту планы
Татар теле гуманитар фәннәр циклына керә. Укыту планында татар телен укыту атнага 4 сәгать бирелә. Барысы 136 сәгать дәрес планлаштырылды, 34 уку атнасы.
Максат һәм бурычлар:
4нче сыйныф өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:
1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
2.Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык булдыру:
а) фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;
б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.
3. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү.
Эш программасының эчтәлеге
Лексика. Сүзнең лексик мәгънәсе. Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синоним, омоним һәм антоним сүзләр исәбенә сүз байлыгын арттыру. Искергән һәм яңа сүзләр.
Фонетика. Авазлар һәм хәрефләр. Әйтелеш белән язылыш арасында аермалык һәм тәңгәллек. Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау.
Сүз төзелеше. Сүз ясалышы.Тамыр сүзләр,ясалма,кушма һәм пары сүзләр. Сүз формасы һәм яңа сүз. Рус теленнән кергән алынма сүз.Сүз төзелешенә анализ ясау.
Морфология. Исем. Исемнәрнең мәгънәсе, сораулары,җөмләдәге функциясе. Тартымсыз һәм тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Баш килештә исемнәр янында бәйлекләр. Фигыль.Хикәя фигыльнең заманнары. Зат-сан белән төрләнеш. Антоним һәм синоним фигыльләр. Сыйфат. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Асыл сыйфатларның дәрәҗәләре. Сыйфатларның җөмләдә иярчен кисәк һәм хәбәр булып килүе. Сыйфатларның туры, күчерелмә мәгънәдә кулланылышы. Алмашлыклар. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. Сорау алмашлыклары. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле.Рәвеш. Гомуми төшенчә. Рәвешләрне сөйләмдә куллану.Кисәкчәләр. Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле. Дөрес язылышы. Бәйлекләр. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән килүе. Сөйләмдә кулланылышы.
Синтаксис. Иярчен кисәкләр. Аергыч. Тәмамлык. Хәл. Иярчен кисәкләрнең тиңдәшләнеп килүе. Җөмлә. Гади, кушма җөмләләр. Кушма җөмләрләдә һәм, да/дә, та/тә, ә,ләкин,әмма, чөнки теркәгечләре.
Текст. Бәйләнешле сөйләм. Текстның эчтәлеге, төзелеше. Текстта мәгънә эзлеклелеге.Сөйләм төзелеше. План. Текст өлешләрендәге эчтәлек.Текстларны сурәтләү чараларын кулланып язу. Текстның тулы һәм кыскача эчтәлеге.
Уку елында өйрәнгәннәрне кабатлау. Морфология.Текст. Бәйләнешле сөйләм.Фонетика.
4 НЧЕ КЛАССТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҮЗЛӘШТЕРЕЛЕРГӘ ҺӘМ КАМИЛЛӘШТЕРЕЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ ГОМУМКҮНЕКМӘЛӘР
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә | Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү | Фикерләү белән бәйле күнегүләр | Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше |
1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. 2. Эшнең дөреслеген тикшерү. 3. Эш сыйфатына бәя бирү. | 1.Дәреслек белән эш итә белү. 2. Төрле текстлар белән эш итү алымнарын белү. 3. Эчтәлекне аңлап, дөрес уку. 4. Сүзлекләрдән файдалана белү. | 1. Танып белү активлыгын үстерү. 2. Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәсе булдыру. 3. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү: фонетик лексик сүз ясалышы сүз төзелеше | 1. Телдән сөйләм: кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе; сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе. 2. Язма сөйләм: күчереп язу - 45-50 сүз сүзлек диктанты - 10-12 сүз контроль диктант - 55-60 сүз изложение язу – 70-85 сүз фикер йөртү элементлары кертеп. әзер план буенча сочинение язу - 55-60 сүз |
УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР
Укучылар белергә тиеш:
сүзнең мәгънәле кисәкләре:
тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча һәм төрләндергеч кушымча;
сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә;
җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр;
җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә).
Укучылар башкара алырга тиеш:
үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55—60 сүзле текстны,, җөмлә ахырында тиешле тыныш: билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дәрес итеп күчереп язу;
үзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү); сүз төркемнәрен һәм алар-ның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);
берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү; фигыльне заман формаларына куя белү;
текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү; сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аера белү; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аера белү; җөмлә тикшерү (төрен билгеләү; баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү); җөмләне дөрес интонация белән әйтү;
бергәләп төзелгән план буенча 70—85 сүзле изложение язу; текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү;
кызыл юлны саклау; текстның мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш булдыру; текст кисәкләрендә, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру; темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую;
хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү; шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу; телдән фикер йөртү характе рындагы җавап төзеп әйтү.
УКЫТУ- МЕТОДИК КУЛЛАНМАЛАР ИСЕМЛЕГЕ
Уку курсы | Укыту программасы | Дәреслекләр | Укытучы өчен методик кулланмалар | Мониторинг өчен кулланмалар |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Татар теле. | 2. “Татар теле программасы”. | 1. «Татар теле: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен. дәреслек” 4 сыйныф Казан: Татарстан китап нәшрияты-2014 З.И.Җамалетдинова 1нче кисәк. 2. «Татар теле: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен. дәреслек” 4 сыйныф Казан: Татарстан китап нәшрияты-2014 2нче кисәк. З.И.Җамалетдинова | 1. “Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы”. Казан.”Мәгариф”, 2001. 2. ”Татар теле”. Укытучылар өчен методик кулланма З.И.Җамалетдинова | 1. Татар теленнән диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен: Укытучылар өчен кулланма. /М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н,Садыйкова.-Казан: Мәгариф, 2006. 3. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. (3-4): Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. /Я.Х.Абдрәхимова.Казан:Мәга-риф, 2008. 4.Тестлар |
Курсның структурасы
Лексика- 12сәг.
Фонетика- 9 сәг.
Сүз төзелеше- 12сәг.
Сүз төркемнәре. Исем.- 20сәг.
Фигыль - 13 сәг.
Сыйфат- 11 сәг.
Зат алмашлыклары- 8 сәг.
Кисәкчәләр- 4 сәг.
Бәйлекләр - 5 сәг.
Рәвеш- 6 сәг.Җөмлә- 22 сәг.
Текст.Бәйләнешле сөйләм - 10 сәг
Уку елында өйрәнгәннәрне кабатлау- 4 сәг.
Барлыгы – 136 сәг.
КАЛЕНДАРЬ- ТЕМАТИК ПЛАН
№ п\п | Дәреснең темасы | Сәгать саны | Үзләштерелергә яки камилләштерелгә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр | УУГ | Үткәрелү вакыты | Искәрмә | ||||
план | факт | |||||||||
Лексика-12 сәг. | ||||||||||
1 | Кереш дәрес.Сүз.Сүзнең лексик мәгънәсе | 1 | Хәрефләрнең укылышын яттан белү, һәр хәрефне дөрес әйтеп укый белү. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. ь һәм ъ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын аңлату. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеруСүздәге иҗекләрнең саны сузык авазларга бәйле Грамоталы язу күнекмәләрен тикшерү. Авыр сүзләр язылышын тикшерү һем анлату. Кагыйдәләргә нигезләнеп хаталы сүзләрне тикшерү, яздыру, җөмләләр төзү. | Дәреслектә ориентлаша белү; шартлы билгеләрнең телен белү; рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү; кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү; күршең белән хезмәттәшлек итү. Иптәшеңнең позициясен истә тотып, аңа аңлаешлы итеп сөйләү; төркемдә эшли белү. үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру. | ||||||
2 3 | Күп мәгънәле сүзләр | 2 | ||||||||
4 | Җәйге истәлекләр буенча сочинение язу | 1 | ||||||||
5 | Сочинениягә анализ ясау. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану | 1 | ||||||||
6 | Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану | 1 | ||||||||
7 | Синоним, омоним һәм антоним сүзләр исәбенә сүз байлыгын арттыру. | 1 | ||||||||
8 9 | Элек кулланышта булган һәм яңа сүзләр | 2 | ||||||||
10 | Кереш диктант | 1 | ||||||||
11 | Хаталар өстендә эш. Үз-үзеңне тикшер | 1 | ||||||||
12 | Лексика разделы буенча тикшерү эше | 1 | ||||||||
13 | Авазлар һәм хәрефләр. | 1 | Орфографик, аңлатмалы сүзлекләр белән эшләү. Сүзлекләрнең төрләре белән таныштыру. Сүзнең лексик мәгънәсе (гомуми төшенчә). Бер мәгънәне аңлаткан һәм күп мөгьнәне аңлаткан сүзләр белән таныштыру. Синоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмө һәм җөмлә төзегәндә дөрес кулланырга өйрәтә. "Әхлакый хәзинәләр" буенча синонимик оя төзү. Капма-каршы мәгънәле сүзләр белән таныштыру. Әйтелеше һәм язылышы ягыннан бертөрле, ләкин төрле мәгънәгә ия булган сүзләр омонимнар дип атала | Тормыш тәҗрибәсен куллану; күршең белән хезмәттәшлек итү. Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую) | ||||||
14 | Авазлар һәм хәрефләр.Ныгыту | 1 | ||||||||
15 | Авазлар һәм хәрефләр. Кабатлау | 1 | ||||||||
16 | Әйтелеш белән язылыш арасында аермалык һәм тәңгәллек. | 1 | ||||||||
17 | Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау | 1 | ||||||||
18 | Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау. Ныгыту | 1 | ||||||||
19 | Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау | 1 | ||||||||
20 | Иҗади язма эш. Изложение | 1 | ||||||||
21 | Хаталар өстендә эш. Үз-үзеңне тикшер | 1 | ||||||||
Сүз төзелеше – 12 сәг. | ||||||||||
22 | Сүз ясалышы. Тамыр сүзләр,ясалма,кушма һәм пары сүзләр. | 1 | Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк. Сүзләрнең тамырын табарга өйрәтү. Кушымча тамырга ялганып килә торган кисәк. Кушымчаларны тамырдан аерырга өйрәтү. Укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм камилләштерү. | Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү; иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү, язу; Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү; күршең белән хезмәттәшлек итү. Иптәшеңнең позициясен истә тотып, аңа аңлаешлы итеп сөйләү; | ||||||
23 | Сүз формасы һәм яңа сүз | 1 | ||||||||
24 | Сочинение “Күктә ниләр бар икән?” | 1 | ||||||||
25 | Хаталар өстендә эш. Ясалма сүзләр | 1 | ||||||||
26 | Ясалма сүзләр | 1 | Сүзләрнең тамырын табарга өйрәтү. Кушымчаларны тамырдан аерырга өйрәтү. Укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм камилләштерү. | |||||||
27 28 | Кушма сүзләр | 2 | ||||||||
29 | Парлы сүзләр | 1 | ||||||||
30 | Рус теленнән кергән алынма сүз | 1 | ||||||||
31 | Сүз төзелешенә анализ ясау | 1 | Сүзләрнең тамырын табарга өйрәтү. Кушымчаларны тамырдан аерырга өйрәтү. Укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм камилләштерү. | |||||||
32 | 1 чиреккә контроль диктант | 1 | ||||||||
33 | Хаталар өстендә эш.Үз-үзеңне тикшер | 1 | ||||||||
Сүз төркемнәре. Исем.- 20сәг. | ||||||||||
34 35 | Исемнәрнең мәгънәсе, сораулары,җөмләдәге функциясе | 2 | Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше: исем, сыйфат, фигыль белән таныштыру. Исем темасы буенча белемнәрне ныгыту. Ялгызлык исемнәргә кеше исемнәре, фамилияләр, елга, авыл, шәһәр исемнәре, хайван кушаматлары керә. Алар баш хәрефтән языла. Ялгызлык исемнәрдән кала барлык исемнәр дә уртаклык исемнәр була. Җөмлә башында гына баш хәрефтән языла, калган очракларда юл хәрефтән язылалар. Исем буенча белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү. Исемнәр килеш белән төрләнә. Килеш кушымчалары сүзләрне аера белү өчен кулланыла. | Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү; иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү, язу; Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү; күршең белән хезмәттәшлек итү. Иптәшеңнең позициясен истә тотып, аңа аңлаешлы итеп сөйләү; төркемдә эшли белү. үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү | ||||||
36 37 | Исемнәрнең җөмләдә хәбәр булып килүе | 2 | ||||||||
38 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр | 1 | ||||||||
39 | Тартымсыз һәм тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 1 | ||||||||
40 | Баш килеш. Баш килешнең җөмләдәге роле | 1 | ||||||||
41 | Баш килештә исемнәр янында бәйлекләр | 1 | ||||||||
42 43 | Иялек килеше | 2 | ||||||||
44 45 | Юнәлеш килеше | 2 | ||||||||
46 47 | Төшем килеше | 2 | ||||||||
48 49 | Чыгыш килеше | 2 | ||||||||
50 51 | Урын-вакыт килеше. | 2 | ||||||||
52 | “Исем” темасы буенча аңлатмалы диктант. | 1 | ||||||||
53 | Хаталар өстендә эш. Үз-үзеңне тикшер. | 1 | ||||||||
Фигыль -13 сәг | Укучыларның диктантны үз бурычларын аңлап язуын тикшерү | |||||||||
54 | Хикәя фигыльнең үткән заман формалары | 1 | Фигыль турында белемнәрне үстерү, ныгыту, камилләштерү. Укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм камилләштерү. Кагыйдәләргә нигезләнеп хаталы сүзләрне тикшерү, яздыру, җөмләләр төзү. Фигыльләр зат һәм сан белән төрләнә. Фигыльләр 1, 2, 3 затта һәм берлек һәм күплек санда төрләнә. Фигыльләр барлыкта һәм юклыкта төрләнә.Кагыйдәләргә нигезләнеп хаталы сүзләрне тикшерү, яздыру, җөмләләр төзү. Хикәя фигыль хәзерге заманда, үткән заман, киләчок заманда төрләнә. Үткән заман хикәя фигыль эшнең үткәнен белдерә, һәм нишләгән? соравына җавап булып килә. Хәзерге заман хикәя фигыль эшнең хәзер үтәлүен белдерә һәм нишли? соравына җавап булып килә. Киләчәк заман хикәя фигыль эшнең үтәләчәген белдерә, һәм нишләр? соравына җавап бирә. | Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү; иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү, язу; Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү; күршең белән хезмәттәшлек итү. Иптәшеңнең позициясен истә тотып, аңа аңлаешлы итеп сөйләү; төркемдә эшли белү. үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү. | ||||||
55 56 | Киләчәк заман формалары. | 2 | ||||||||
57 | Сочинение “Әгәр мин тылсымчы булсам” | 1 | ||||||||
58 | Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше | 1 | ||||||||
59 | Боерык фигыльнең берлек һәм күплек формалары | 1 | ||||||||
60 | Боерык фигыльнең берлек һәм күплек формалары | 1 | ||||||||
61 | Фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүе | 1 | ||||||||
62 | 2 чиреккә контроль диктант | 1 | ||||||||
63 | Хаталар өстендә эш Антоним һәм синоним фигыльләр | 1 | ||||||||
64 | Рәсем буенча сочинение язу. И.И.Шишкинның “Имән урманында яңгыр” | 1 | ||||||||
65 | Уку елының 1 яртыеллыгына тестлар | 1 | ||||||||
66 | Хаталар өстендә эш. Үз-үзеңне тикшер | 1 | ||||||||
Сыйфат - 11 сәг. | ||||||||||
67 | Асыл һәм нисби сыйфатлар | 1 | Сыйфат турында белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту, камилләштерү. Сыйфатлар җөмләдә исемгә бәйләнеп килә һәм исемнән чыгып сыйфатка сорау куела. Сыйфатларны сөйләмдә куллану, ул сөйләмне тулыландыру, матурлау | Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү; иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү, язу; Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү; күршең белән хезмәттәшлек итү. Иптәшеңнең позициясен истә тотып, аңа аңлаешлы итеп сөйләү; төркемдә эшли белү. үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү | ||||||
68 69 70 | Асыл сыйфатларның дәрәҗәләре | 3 | ||||||||
71 72 | Сыйфатларның җөмләдә иярчен кисәк һәм хәбәр булып килүе. | 2 | ||||||||
73 74 | Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы | 2 | ||||||||
75 | Контроль күчереп язу | 1 | ||||||||
76 | Тест. Үз-үзеңне тикшер | 1 | ||||||||
77 | Хаталар өстендә эш. “Сыйфат” темасын кабатлау | 1 | ||||||||
Зат алмашлыклары-8 сәг. | ||||||||||
78 | Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. | 1 | Алмашлыклар 1,2,3 затта килә һәм берлек, күплек санда төпләнәләр. Зат алмашлыклары баш килешендә, иялек, юнәлеш, төшем, чыгыш, урың - вакыт килешендә төрләнәләр. Дөрес язарга өйрәтү, бәйләнешле сөйләм үстерү. | Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү; иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү, язу; Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү; күршең белән хезмәттәшлек итү. Иптәшеңнең позициясен истә тотып, аңа аңлаешлы итеп сөйләү; төркемдә эшли белү. | ||||||
79 | Зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүе һәм дөрес язылышы. | 1 | ||||||||
80 | Сорау алмашлыклары | 1 | ||||||||
81 | Алмашлыкларның сөйләмдәге роле | 1 | ||||||||
82 | Иҗади язма эш. Изложение | 1 | ||||||||
83 | Хаталар өстендә эш. Тест. Үз-үзеңне тикшер | 1 | ||||||||
84 | Зат алмашлыклары буенча аңлатмалы диктант. | 1 | ||||||||
85 | Хаталар өстендә эш. “Зат алмашлыклары” темасын кабатлау | 1 | ||||||||
Кисәкчәләр-4 сәг. | ||||||||||
86 | Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле | 1 | Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле - мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкярь итүне белдерүләре, Аларны аралашу ситуациясенә һәм сөйләм максатына туры китереп урынлы, төгәл куллану. | Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү; иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү, язу; | ||||||
87 | Кисәкчәләрне дөрес язу | 1 | ||||||||
88 | Кисәкчәләр буенча аңлатмалы диктант | 1 | ||||||||
89 | Хаталар өстендә эш. Кисәкчәләрне дөрес язу. | 1 | ||||||||
Бәйлекләр -5 сәг. | ||||||||||
90 | Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән килүе | 1 | Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүен күзәтү | төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; чагыштырыру, төркемнәргә аеруны формалаштыру; эзләргә, кирәкле мәгълүматны табарга тырышлыкны формалаштыру: | ||||||
91 | Бәйлекләрне сөйләмдә куллану
| 1 | ||||||||
92 | Үзеңнең ял көнеңне ничек уздыруың турында хикәя язу | 1 | ||||||||
93 | Бәйлекләр. Диктант | 1 | ||||||||
94 | Хаталар өстендә эш. Үз-үзеңне тикшер (тикшерү эше) | 1 | ||||||||
Рәвеш-6 сәг. | ||||||||||
95 | Рәвеш турында төшенчә | 1 | Рәвешләрнең сөйләмдәге роле - мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкярь итүне белдерүләре, Аларны аралашу ситуациясенә һәм сөйләм максатына туры китереп урынлы, төгәл куллану. | төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; чагыштырыру, төркемнәргә аеруны формалаштыру; эзләргә, кирәкле мәгълүматны табарга тырышлыкны формалаштыру: | ||||||
96 | Рәвешләр ярдәмендә эш-хәрәкәтне ачык,аңлаешлы итү | 1 | ||||||||
97 | Рәвешләрне сөйләмдә куллану. | 1 | ||||||||
98 | Рәвешләр.Ныгыту | 1 | ||||||||
99 | 3 чиреккә контроль диктант | 1 | ||||||||
100 | Хаталар өстендә эш. Үз-үзеңне тикшер | 1 | ||||||||
Җөмлә-22 сәг. | ||||||||||
101 | Җөмләдә иярчен кисәкләрне тану | 1 | Җөмлә тәмамланган уйны белдерә һәм җөмлә ахырында нокта куела. Хикәя җөмлә тыныч тойгы белән укыла. Сорау җөмләдә сорау сүз була һәм ул сорау интонациясе белән укыла. Өндәү җөмлә көчле тойгы белән укыла, әмер бирү, сөенүне белдерергә мөмкин. 55-60 сүзле текстны, хәрефен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, каллиграфик дөрес язу. Җөмләнең баш кисәкләре - ия белән хәбәр, калган кисәкләре иярчен кисәкләр була. Җөмләдә сүзләр берсенә берсе бәйле һәм алар берсен берсе ачыклан килә. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүен күзәтү. Җөмләнең баш кисәкләре турында алган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү. Текст, аның темасы, төп фикере, бүлек башы, текстнын кисәкләре, алар арасындагы һәм җөмләләр арасындагы бәйләнеш, укучыларның текст планы турындагы белемнәрен гомумиләштерү. Укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм камилләштерү. Кагыйдәләргә нигезләнеп хаталы сүзләрне тикшерү, яздыру, җөмләләр төзү. Алган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү. | төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; чагыштырыру, төркемнәргә аеруны формалаштыру; эзләргә, кирәкле мәгълүматны табарга тырышлыкны формалаштыру: Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү; иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү, язу; | ||||||
102 103 | Аергыч | 2 | ||||||||
104 | Иҗади язма эш. Изложение | 1 | ||||||||
105 | Хаталар өстендә эш. Аергыч һәм аерылмыш | 1 | ||||||||
106 | Аергыч һәм аерылмыш. Ныгыту | 1 | ||||||||
107 108 | Тәмамлык | 2 | ||||||||
109 | Хәл | 1 | ||||||||
110 | Хәл. Ныгыту | 1 | ||||||||
111 | Җөмлә тикшерү | 1 | ||||||||
112 | Җөмлә тикшерү. Ныгыту | 1 | ||||||||
113 | Иярчен кисәкләрнең тиңдәшләнеп килүе | 1 | ||||||||
114 | Иярчен кисәкләрнең тиңдәшләнеп килүе. Ныгыту | 1 | төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; чагыштырыру, төркемнәргә аеруны формалаштыру; эзләргә, кирәкле мәгълүматны табарга тырышлыкны формалаштыру: Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү; иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү, язу; | |||||||
115 116 | Кушма җөмләләр. | 2 | ||||||||
117 118 | Кушма җөмләрләдә һәм, да/дә, та/тә, ә,ләкин,әмма, чөнки теркәгечләре. | 2 | ||||||||
119 | Контроль күчереп язу | 1 | ||||||||
120 | Җөмлә темасы буенча диктант | 1 | ||||||||
121 | Хаталар өстендә эш. Үз-үзеңне тикшер. | 1 | ||||||||
122 | Җөмлә темасын кабатлау | 1 | ||||||||
Текст. Бәйләнешле сөйләм -10 сәг. | ||||||||||
123 | Текстның эчтәлеге һәм төзелеше | 1 | Текст, аның темасы, төп фикере, бүлек башы, текстнын кисәкләре, алар арасындагы һәм җөмләләр арасындагы бәйләнеш, укучыларның текст планы турындагы белемнәрен гомумиләштерү Тексттагы җөмләләрнең заталмашлыклары,һәм,ә,ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе турында белү | үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү; тормыш тәҗрибәсен куллану; эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү; план буенча эшли белү,үзең дә план төзү | ||||||
124 | Текстның эчтәлеге һәм төзелеше. Ныгыту | 1 | ||||||||
125 | Текстта мәгънә эзлеклелеге | 1 1 | ||||||||
126 | Сөйләм төзелеше.План | 1 | ||||||||
127 | Иҗади язма эш. Изложение | 1 | ||||||||
128 | Хаталар өстендә эш. Текст өлешләрендәге эчтәлек | 1 | ||||||||
129 | Текстларны сүрәтләү чаралары кулланып язу | 1 | ||||||||
130 | Текстның тулы һәм кыскача эчтәлеге | 1 | ||||||||
131 | Арадаш аттестация | 1 | ||||||||
132 | Хаталар өстендә эш. Уку елының II яртыеллыгына тестлар | 1 | ||||||||
Уку елында өйрәнгәннәрне кабатлау- 4 сәг. | ||||||||||
133 134 135 | Уку елында өйрәнгәннәрне кабатлау.Сүз төркемнәре. Исем Фигыль. Сыйфат | 3 | Укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм камилләштерү. Кагыйдәләргә нигезләнеп хаталы сүзләрне тикшерү, яздыру, җөмләләр төзү. Алган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү. Алган белемнәрне практикада куллану. | Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү; тормыш тәҗрибәсен куллану; эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү; план буенча эшли белү,үзең дә план төзү | ||||||
136 | Үткәннәрне кабатлау | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...
2 нче сыйныф өчен эш программасы (рус төркеме)
Югары Акташның укыту планында 2 нче сыйныфта татар теленә атнага 1 сәгать, әдәби укуга 1 сәгать вакыт бирелә. Эш программасы нигезләнгән (Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә тата...
Татар теленнән 3 нче сыйныф өчен эш программасы
3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова дәреслеге буенча "Перспективалы башлангыч мәктәп"концепциясенә нигезләнеп төзелде ....
4 нче сыйныф өчен эш программасы
Эш программасы И.Л.Литвинов дәреслеге буенча рус төркемнәре өчен ФДББС таләпләренә туры китереп эшләнгән....
3 нче сыйныф өчен эш программасы.
Рус төркемендә укыткан укытучылар өчен эш программасы....
4 нче сыйныф өчен эш программасы
Башлангыч сыйныф укытучыларына 4нче сыйныфта эшләр өчен кулланма...
Әдәби укудан 1 нче сыйныф өчен эш программасы
Рабочие программы по литературному чтению для 1 класса...