Әдәби укудан 1 нче сыйныф өчен эш программасы
рабочая программа по чтению (1 класс) на тему

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Рабочие программы по литературному чтению для 1 класса

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Чапшар башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”

“Каралды һәм кабул ителде”

Педагогик киңәшмә

Беркетмә №   2

 “  30  ” ноябрь 2017 ел.

.

“Расланды”

Директор:

______/  Камалова Э. В./

   15 нче   номерлы боерык

 “  1  ” декабрь 2017 ел.

1 НЧЕ  СЫЙНЫФ ӨЧЕН

ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт кызы,

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                                         

Чапшар авылы

2017нче ел

Укыту предметын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

 Предметлы нәтиҗәләр:

  • укытучы, укучы сөйләгән текстны аңлап кабул итү;
  • сүзләрне дөрес, аңлап уку;
  • укыган әсәр буенча укытучы соравына җавап бирә алу;
  • текстны тулы итеп сөйләү;
  • картина буенча телдән хикәя төзи алу;
  • зур булмаган шигырьне яттан сөйләү;
  • автор, әсәр һәм геройларны туры китереп әйтә белү;
  • хикәя һәм шигырьне аера белү.

        

Укыту предметының эчтәлеге

Бүлек һәм темаларның исемнәре, сәгатьләр саны

Бүлек һәм темаларның исеме

Барлык сәгатьләр

1

 Әлифбагача чор

2

1.1

Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә

1

1.2

Сүз. Иҗек . Калын һәм нечкә сузык авазлар.

1

2

 Әлифба чоры

30

2.1

Сузык аваз хәрефләре

4

2.2

Парсыз сонор тартык авазлар

3

2.3

Я, е, ю хәрефләре

2

2.4

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

7

2.5

Парсыз тартык авазлар

2

2.6

ъ, ь хәрефләре

1

3

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

7

3.1

Сәяхәтбашы. Аптыраткыч әкиятләр сере

1

3.2

Санамыш һәм табышмак  серләре

1

3.3

Эндәшләр, табигатькә мөрәҗәгатьитү, тизәйткечләр

1

4

Әсәрнең эмоциональ тоны

7

4.1

Охшаш яңгырашлы сүзләр, рифма һәм шигырь мәгънәсе

1

4.2

Чылбыр әкиятләр

1

4.3

Яңгыравык шигырьләр

1

5

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

6

5.1

Урман мәктәбендә

1

5.2

Әдәбиятта фантазия

1

5.3

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ниләр ишетә?

1

6

Әдәби жанрлар

5

6.1

Такмазалар, уйдырмалар - «ялган» әкиятләр

1

6.2

Рәссам нәрсә күрә?

1

6.3

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу.

1

Барлыгы

56

Укыту предметының эчтәлеге

1.Әлифбагача чор (2 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Текст турында башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация буенча җөмләләр төзү. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү. Укытучы укыган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең өлге элементлары белән танышу.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, рәсем, график модель кулланып, 2-4 сүздән торган җөмләләр төзи белергә тиешләр.

Милли төбәк компоненты: Татар халык әкиятләре белән танышу.

 2.Әлифба чоры (19 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле.сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү. Схемада сузык авазны башта түгәрәк, ә тартыкларны квадрат, соңыннан транскрипция билгесе белән күрсәтү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өлге элементы ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни “киеме” буларак образлы күзаллау булдыру. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар татар теле авазларының сузык һәм тартык авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә, тартыкларның яңгырау һәм саңгырау булуын, сүзнең иҗекләргә бүленүен, сүзләрнең предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтен белдерүләрен, ярдәмче сүзләрне белергә тиешләр. Һәр укучы, үзенә генә хас темпта, басма текстларны орфоэпик нормаларга туры китереп укый.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.

 3.Халык авыз иҗаты һәм әдәбият (3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Халык авыз иҗаты турында  гомуми кузаллау. Авторларның  булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү.Аптыраткыч әкиятләр сере. “Саескан” әкияте.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикерләре(әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе)

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера, бишек җыры, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләрнең берничәсен яттан, әкиятләрнең кыскача эчтәлеген белергә тиеш.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.

 4.Әсәрнең эмоциональ тоны(3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне телдән кычкырып, ятлап укыганда эмоциональ характерын чагылдыру.Тавыш төсмерләре- интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнар.

М. Галиев «Кайтаваз». Ш.Галиев «Чагу», «Таяк». Л.Лерон “Буталмышлар илендә”. Х.Халиков “Бии   белмәгән аю ”. Татар халык әкияте “Аю белән өч кыз”. “Песәй “ әкияте. Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр “Бал корты”, “Авазлар”. Э.Шәрифуллина “Бәйрәм ашы-кара каршы”. Шаян шигырьләр.Р.Корбан  “Көчек”,”Яӊгыр яуганда”. ”Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый”.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сорауларга җавап бирү.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әсәрләрне укыганда яки сөйләгәндә тавыш төсмерләрен күрсәтә белергә тиешләр.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Якташ татар язучылары иҗаты белән танышу.

  5.Әдәби сәнгатьлелек чаралары(3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның  мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.

Х.Халиков “Әллә ул да белә микән?”. Р. Вәлиева “Урман әкияте”. Әдәбиятта фантазия. Р.Кутуй “Төнге әкият”. З.Хөснияр “Шүрәле”. Р.Миңнуллин “Шүрәлесез урман”, Х.Халиков “Әгәр күрә белсәгез”, “Тартар белән сөйләшү”, “Аксак кәҗә”. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”.

Эш формалары: иҗади эш, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әсәрләрне анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга, ритм, рифма төшенчәләрен аңларга тиешләр.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.

6.Әдәби жанрлар(3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру: хикәя, шигырь. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь  матурлыкны  тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу:  аны таба, куллана белергә күнектерү.

Х.Халиков “Көймәче мәче”. М.Әгләмов “Килсен безгә әкият”. Р.Харис “Сине көтә тыныч таң”. Х.Туфан “Юкмыш бабай малае”.

Эш формалары: иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әдәби жанрларны (шигырь, хикәя) аера, әсәрдәге геройлар турында үз фикерен әйтергә, матурлыкны күрә белергә тиешләр.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Якташ татар язучылары иҗаты белән танышу.

Календарь  - тематик планлаштыру

Укыту планы буенча сәгатьләр саны: атнага 1 сәгать  исәбеннән барысы 33сәгать.

Әдәби укудан календарь  - тематик планлаштыру түбәндәге программага нигезләнеп төзелде: Сафиуллина Г. М., Гарифуллина  М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы-1–4 нче сыйныфлар-Казан, 2011.

Дәреслек: Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. 1 сыйныф. Дәреслек. – К: Мәгариф/Вакыт, 2011.

 Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я,  Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф.  Дәреслек. — К, Мәгариф/Вакыт, 2011.

                                                  Календарь - тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Сәг. саны

План. вакыт

Факт. вакыт

Искәрмә

Әлифбагача чор

2

1

Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә. «Өч кыз», «Куян кызы» әкиятләре.

1

06.09.

2

Сүз. Иҗек . Калын һәм нечкә сузык авазлар.

1

13.09.

Әлифба чоры

30

3

Сүз һәм аның лексик мәгънәсе.  [а], [ә]  авазлары. А,а; Ә,ә  хәрефләре.

1

20.09.

4

Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген  билгеләү. [ы] , [и] авазлары. И,и ; Ы,ы хәрефләре.

1

27.09.

5

Хәреф һәм аваз турында төшенчә. [ү] , [у]  авазлары. Ү,ү ; У,у хәрефләре.

1

04.10.

6

Калын һәм нечкә сузыкларны аеру, аларны хәрефләр белән белдерү. [о],  [ө], [э],    авазлары. О,о ; Ө,ө ;Э,э(е)  хәрефләре.

1

11.10.

7

Иҗек. Иҗек калыплары. Иҗекләп уку күнекмәләрен формалаштыру (сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрне калын һәм нечкә итеп уку). [н], [л] авазлары һәм Н, н, Л, л хәрефләре.

1

18.10.

8

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү. Басымлы һәм басымсыз сузыкларны аеру. [м], [р] авазлары һәм М, м; Р, р хәрефләре.

1

25.10.                                          

9

Сүз һәм җөмләне аеру. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текстларны аңлап уку. [й], [ң] авазлары һәм Й, й; ң хәрефләре.

1

08.11.

10

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле. [йа], [йә] авазлары һәм Я, я хәрефләре.

1

15.11.

11

[йу], [йү],[йы], [йэ] авазлары һәм Ю, ю, Е, е хәрефләре,  аларның кулланылышы.

1

20.11.

12

],[йы], [йэ] авазлары һәм Е, е хәрефләре,  аларның кулланылышы

1

22.11

13

Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү. [д]] авазы һәм Д, д  хәрефләре.

1

27.11

14

Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.  [т] авазы һәм Т,т хәрефләре.

1

29.11.

15

Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлек белән уку. [з], [с] авазлары һәм З, з, С, с хәрефләре.

1

4.12

16

Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлек белән уку. [з], [с] авазлары һәм З, з, С, с хәрефләре.

1

06.12.

17

Бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру. [г], [к] авазлары һәм Г, г, К,к хәрефләре. Г.Тукай “Туган тел”.

1

11.12

18

Бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру. [г], [к] авазлары һәм Г, г, К,к хәрефләре. Г.Тукай “Туган тел”.

1

13.12.

19

Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре белән укырга өйрәтү. [в], [w], [ф] авазлары һәм В, в, Ф, ф хәрефләре.

1

18.12

20

Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре белән укырга өйрәтү. [в], [w], [ф] авазлары һәм В, в, Ф, ф хәрефләре.

1

1

20.12.

21

[б] авазы һәм Б, б хәрефләре. 

1

8.01

10.01

22

 [п] авазы һәм  П, п хәрефләре. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры.

1

10.01.

10.01

23

Зур булмаган текстны  һәм шигырьләрнең эчтәлеген аңлап,  сәнгатьле итеп уку . [ж] авазы һәм Ж, ж хәрефләре.

1

15.01

24

  [ш] авазы һәм Ш, ш хәрефләре.

1

1

17.01.

25

Тиз һәм йөгерек уку. [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефләре.

11

22.01

26

  [ч] авазы һәм Ч, ч хәрефләре.

1

24.01.

27

[х] авазы һәм Х, х хәрефләре. 

1

29.01

28

[[һ] авазы һәм  Һ, һ хәрефләре. Р.Миңнуллин шигырьләре.

1

31.01.

29

Гади җөмлә ахырындагы  тыныш билгеләренә игътибар итеп, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне тиешле интонация һәм пауза белән уку. [йо] авазы һәм Ё,ё хәрефләре.

        1

5.02

30

 [щ] авазы һәм  Щ, щ хәрефләре.

111

07.02.

31

 [ц] авазы һәм Ц, ц хәрефләре.

1

12.02

32

Укылган текстның эчтәлеген аңлау. [къ], [гъ] авазлары һәм ь, ъ хәрефләре. Үткәннәрне ныгыту.

1

14.02.

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

7

33

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау. Сәяхәт башы.

1

21.02

34

Халык авыз иҗаты .Аптыраткыч әкиятләр сере. “Саескан” әкияте.

1

26.02.

35

Кайтаваз мәгарәсе.   Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү.

1

28.02

36

Санамышлар

1

05.03.

37

Табышмак серләре.

1

07.03

38

Эндәшләр, табигатькә мөрәҗәгать итү..

1

12.03.

39

Тизәйткечләр

1

14.03

Әсәрнең эмоциональ тоны

7

40

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Охшаш яңгырашлы сүзләр, рифма һәм шигырь мәгънәсе. М. Галиев «Кайтаваз».

1

19.03.

41

Ш.Галиев «Чагу», «Таяк». Л.Лерон “Буталмышлар илендә”.

1

2.04

42

«Аю өне янында”. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Х.Халиков “Бии   белмәгән аю ”.

1

04.04.

43

Татар халык әкияте “Аю белән өч кыз”. “Песәй “ әкияте.

1

9.04

44

Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр “Бал корты”, “Авазлар”. Э.Шәрифуллина “Бәйрәм ашы-кара каршы”.

1

11.04.

45

Шаян шигырьләр.Р.Корбан  “Көчек”,”Яӊгыр яуганда”. ”Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый”.

1

16.04

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

6

46

Тормыш-көнкүреш әкиятләре, аларның килеп чыгышы. Урман мәктәбендә. Х.Халиков “Әллә ул да белә микән?”,

1

18.04.

47

Р. Вәлиева “Урман әкияте”.

1

23.04

48

Кеше һәм табигать бергәлеге. Әдәбиятта фантазия. Р.Кутуй “Төнге әкият”.

1

25.04.

49

З.Хөснияр “Шүрәле”.

1

30.04

50

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ниләр ишетә? Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Р.Миңнуллин “Шүрәлесез урман”,

1

02.05.

51

Х.Халиков “Әгәр күрә белсәгез”, “Тартар белән сөйләшү”, “Аксак кәҗә”. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”.

1

7.04

Әдәби жанрлар

5

52

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Такмазалар, уйдырмалар - «ялган» әкиятләр. Х.Халиков “Көймәче мәче”.

1

09.05.

53

М.Әгъләмов “Килсен безгә әкият”. Р.Харис “Сине көтә тыныч таң”.

1

14.05

54

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. Рәссам нәрсә күрә? Х.Туфан “Юкмыш бабай малае”.

1

16.05.

55

Х.Туфан “Юкмыш бабай малае”.

1

21.05

56

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу. Әкиятләрнең тәрбияви роле.

1

23.05.

                                                                       

                                                                   

                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укудан 2нче сыйныф укучылары өчен тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

2 нче сыйныф өчен эш программасы (рус төркеме)

Югары Акташның укыту планында 2 нче сыйныфта татар теленә атнага 1 сәгать, әдәби укуга 1 сәгать  вакыт бирелә. Эш программасы нигезләнгән (Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә тата...

Татар теленнән 3 нче сыйныф өчен эш программасы

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы  И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова дәреслеге буенча  "Перспективалы башлангыч мәктәп"концепциясенә нигезләнеп төзелде ....

4 нче сыйныф өчен эш программасы

Эш программасы И.Л.Литвинов дәреслеге буенча рус төркемнәре өчен ФДББС таләпләренә туры китереп эшләнгән....

3 нче сыйныф өчен эш программасы.

Рус төркемендә укыткан укытучылар өчен эш программасы....

4 нче сыйныф өчен эш программасы

Башлангыч сыйныф укытучыларына 4нче сыйныфта эшләр өчен кулланма...

4 нче сыйныф өчен эш программасы

Татар теле гуманитар фәннәр циклына керә. Укыту планында татар телен укыту атнага 4 сәгать бирелә. Барлыгы 136 сәгать дәрес планлаштырылды, 34 уку атнасы. Программа Җамалетдинова З.И. авторлык програм...