1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.
рабочая программа (1 класс) на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatartele_1kl.docx69.07 КБ

Предварительный просмотр:

     АҢЛАТМА ЯЗУЫ

1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен истә тотып,

  1. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;
  2. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
  3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
  4. РФ  “Мәгариф турындагы Закон” ына;
  5. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;
  6. МБГБУ  “Чертуш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”ның укыту планына килешенеп төзелде.

Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы федераль дәүләт стандартларын (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, №373,0610.2009) аныклаучы һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора.

      Татар теле грамотага өйрәтү чорында И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдиновалар авторлыгындагы “Әлифба. Язарга өйрәнү дәфтәре” һәм  грамотага  өйрәтү чоры тәмамланганнан соң      Ч. М. Харисова, И. Х. Мияссарова авторлыгындагы  “Татар теле”  курсы нигезендә  укыла. Татар теленә  базис укыту планында атнага 3 сәгать  вакыт бирелү сәбәпле, программа  99 сәг.кә исәпләп төзелде.  Шуның грамота чорында 63 сәгате укытыла

Укыту предметы:Татар теле

УМК:  “Перспектив башлангыч мәктәп”

 Программаның авторлары: “Грамотага өйрәтү программасы: уку һәм язу”.  И.Х.Мияссарова,                             Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова (Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2011

                                                       Мияссарова И.Х., Харисова Ч.М

Дәреслек 1.“Әлифба. Язарга өйрәнү дәфтәре” :  И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина,  Р.Р.Шәмсет-                              динова(Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2011

                 2“Татар теле”  Ч. М.Харисова, И.Х.Мияссарова(Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2011

Программа буенча:99 сәг.

Планлаштыру буенча:99 сәг(62+37).

Атнага :3 сәг ×33 атна

 

                                              Татар теле укытуның максаты :

             -  укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

- телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

  • дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
  • укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

                УКУ МАТЕРИАЛЫНЫҢ  ЭЧТӘЛЕГЕ

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

                                                         Грамотага өйрәтү чоры

1 класс өчен грамотага өйрәтү буенча эш программасы яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган Р.Г.Чуракова тарафыннан тәкъдим ителгән «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнгән И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдиновалар авторлыгындагы “Грамотага өйрәтү программасы: уку һәм язу” программасына нигезләнеп (Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2011) төзелде. Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.Грамотага өйрәтү – баланы, аңлап, дөрес укый һәм яза белергә өйрәтү дигән сүз. Грамотага өйрәтүнең асылы булып аналитик-синтетик аваз методы тора. Бу методик системада ул принцип дип атала

 

Бу принцип түбәндәге методик алымнар аша тормышка ашырыла:

сүздәге аваз-фонемаларны көчлерәк итеп аерып өйтү;

аерып алынган авазларны аерып үзләрен генә әйтү;

авазларның үзенчәлекле билге характеристикасы;

бирелгән аваз-фонеманың график образы – хәрефне хәтердә формалаштыру яки актуальләштерү;

сүзнең хәреф формасын аваз формасына (укыганда) һәм, киресенчә, аваз формасын хәреф формасына (язганда) үзгәртү;

алгоритм буенча билгеле кул хәрәкәте ярдәмендә сүзнең хәреф формасын төзү.

    Әзерлек чоры.Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

График системаның структур берәмлеге булган язма хәреф элементларын чагыштыру, төркемләү һәм йомгаклау, гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү.

  Әлифба чоры. Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре. Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

  Әлифбадан соңгы чор. Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.

График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре. Тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу. әйтеп яздыра торган текстны язу

  Алфавит. Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавиттагы хәрефләрнең урынын белү. Китапларны киштәләргә авторларының баш хәрефләренә карап урнаштыра белү. Сүзлекләр төзүдә алфавитны белүнең әһәмиятен аңлау.

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, анарны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы.

Иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан юлга күчерү. Сүзне тиешле басым белән әйтү (уку).

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Предмет атамасын белдергән сүзләр — исемнәр белән таныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык һәм ялгызлык исемвюр һәм аларның язылышы. Исемнәр янында кулланыла торган ярдәмче сүзләр — бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән таныштыру.

Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр — фигыльләр белән таныштыру.

Телдән һәм язма сөйләм. Телдән сөйләмнең үзенчәлекләре (интонация, сүз басымы). Язма сөйләм үзенчәлекләре (җөмлә башында, ялгызлык исемнәрдә баш хәреф). Анда сүзнең кем? яки нәрсә? турында баруын һәм алар хакында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләр. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү. Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре.

Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аннан соң аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә даими эшләү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзү.

Аерым темалардагы сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, сорауларга җаваплар бирү, 3—4 җөмләдән торган бәйләнешле сөйләм оештыру.

Рәсемнәргә карап, сораулар бирү һәм аларга җавап кайтару, рәсем буенча кечкенә хикәяләр төзергә өйрәнү.

Шигырь, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар ятлау.

Татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес куллану (танышканда, саубуллашканда, табын артында утырганда, рәхмәт әйткәндә, мөрәҗәгать иткәндә, гафу үтенгәндә, тәбрикләгәндә һ.б. очракларда)


              УКУ  МАТЕРИАЛЫН  КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК  ПЛАНЛАШТЫРУ

Дәрес темасы

Сә-гать саны

УУГ

 Дата

Искәрмә

предметлы

метапредметлы

План буен-ча

Факт

1.

Нокталар төртү,авыш сызыклар. Озын һәм ыргаклы туры сызыклар

1

Белергә тиеш:интервалны саклап нокталарны дөрес итеп кую, ручканы дөрес тоту, авышлыкны дөрес итеп бирүне

Башкара алырга тиеш:

нокталар куюны һәм туры, астан элмәкле туры сызыклар сызуны

 

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

03.09

2.

 Озын туры сызык,астан элмәкле туры сызыклар, аларны тоташтыру

1

Белергә тиеш:дәфтәрләрдә эшләү кагыйдәләрен, авышлыкны дөрес итеп бирүне

Башкара алырга тиеш:астан элмәкле туры сызыклар сызуны

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм  аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

04.09

3.

Ике элементны тоташтыру һәм кечкенә озынча овал, ике башы  ыргаклы таяк.

1

Белергә тиеш:сүзләрне иҗекләргә бүлү ысулларын

Башкара алырга тиеш:.овал формасындагы фигураларны дөрес итеп ясый белүне

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли  белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу

07.09

4.

Юл а хәрефе

1

Белергә тиеш:авазлар һәм хәрефләрнең аермасын

Башкара алырга тиеш:а хәрефен график дөрес яза, тоташтыра белүне

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү

10.09

5.

Баш А хәрефе

1

Башкара алырга тиеш:А,а хәрефләрен график дөрес язуны, тоташтыра белүне

РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?” дигән сорауга җавап бирү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү

11.09

6.

Юл ә хәрефе

1

Белергә тиеш:баш һәм юл хәрефләренең язылышын

Башкара алырга тиеш:баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм  аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру

14.09

7.

Баш Ә хәрефе

1

17.09

8.

Юл ы хәрефе

1

Белергә тиеш:аваз һәм хәрефне аера

Башкара алырга тиеш: баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

ТБУУГ:авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү

18.09

9.

Баш Ы хәрефе.

1

21.09

10.

Юл э хәрефе.

1

Белергә тиеш:сузык һәм тартык авазларны аера

Башкара алырга тиеш:э хәрефен график дөрес язу, тоташтыра белү, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?” дигән сорауга җавап бирү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү

25.09

11.

Баш Э хәрефе

1

28.09

12.

Юл и хәрефе

1

Белергә тиеш:язганда тиешле гигиена таләпләрен

Башкара алырга тиеш:И и   хәрефләрен график дөрес яза белүне, җөмлә яза белүне

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм  аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

01.10

13.

Баш  И хәрефе

1

02.10

14.

Юл у хәрефе

1

Башкара алырга тиеш:И,и хәрефләрен график  дөрес язуны, кушылмаларны яза белүне; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

05.10

15.

Баш У хәрефе

1

Башкара алырга тиеш:сүзләрне авазларга таркату; У хәрефен һәм кушылмаларны график дөрес яза һәм укый белүне; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән үзара бәйләү булдыру.

РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?”дигән сорауга җавап бирү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

08.10

16

 Үү хәрефләре

1

Белергә тиеш:калын һәм нечкә сузык  авазларны аера

Башкара алырга тиеш:ү хәрефен һәм кушылмаларны график дөрес яза һәм укый белүне, сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

УУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

09.10

17

 Оо хәрефләре

1

Башкара алырга тиеш:о хәрефен, сүзләрне, җөмләләрне график дөрес язуны

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм  аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

12.10

18

 Өө хәрефләре

1

Белергә тиеш:дөрес язу кагыйдәләрен һәм аларның кулланылышын

Башкара алырга тиеш:сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; ө хәрефен, сүзләрне, җөмләләрне график яза белүне

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм  аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

15.10

19.

Юл н хәрефе

1

Белергә тиеш: сузык һәм тартык авазларны аера

Башкара алырга тиеш:сүзләрне авазларга таркату;  авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

н хәрефен, сүзләрне тоташ яза белүне

РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?”дигән сорауга җавап бирү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү

16.10

20.

Баш Н хәрефе

1

Белергә тиеш:сүзләр арасында буш урын калдыру кебек график чараның функциясен аңлый

Башкара алырга тиеш:Н,н хәрефләрен график дөрес язуны

РУУГ: көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

19.10

21

Л.л хәрефләре

1

Белергә тиеш:баш һәм юл хәрефләренең язылышын

Башкара алырга тиеш:Лл хәрефен график дөрес язуны, басма, кулдан язылган хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

КУУГ: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәөләнешне ачыклау.

22.10

22

Мм  хәрефләре

1

Белергә тиеш:кеше исемнәрен һәм җөмләләрне язу кагыйдәсен

Башкара алырга тиеш:Мм  хәрефләрен график дөрес язуны, сүзләрне ишетеп язу һәм тикшерү алгоритмын

ТБУУГ: модель төзү, текстны тамга-символик телгә күчерү.

КУУГ: уртак эшчәнлектә үзеңә инициатива алу.

23.10

23

Юл р хәрефе

1

Белергә тиеш:сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны аера

Башкара алырга тиеш:  юл р хәрефләрен график дөрес язу, шул хәреф кергән сүзләрне язуны, авазларны сүздәге тәртиптә әйтүне

ШУУГ: дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү.

КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

26.10

24

Баш Р хәрефе

1

Белергә тиеш:Баш һәм юл хәрефләренең язылышын

Башкара алырга тиеш:Р,р хәрефләре кергән сүзләрне язуны

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

29.10

25

ң хәрефе

1

Белергә тиеш:дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген

Башкара алырга тиеш:ң хәрефен сүзләрдә дөрес яза белүне, басма, кулдан язылган хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язуны;

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли  белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу

30.11

26

Й,й хәрефләре

1

Башкара алырга тиеш:   Й й хәрефләрен график дөрес язуны,  калын һәм нечкә сүзләрне яза белүне; җөмләләрне сүзләргә таркатуны, җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибен үзгәртүне

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

9.11

27

Юл я хәрефе

1

Белергә тиеш: . я хәрефенең кулланылышын.

Башкара алырга тиеш:  юл я хәрефен график дөрес язуны, шул кергән сүзләрне ишетеп дөрес язуны, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм  аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

ТБУУГ:я хәрефенең үзенчәлеген белү.

12.11

28

Баш Я хәрефе

1

Башкара алырга тиеш:  баш Я хәрефләрен график дөрес язуны, шул кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белүне

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм  аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

13.11

29

Юл ю хәрефе

1

Белергә тиеш: . ю хәрефенең кулланылышын.

Башкара алырга тиеш:ю хәрефен график дөрес язуны, калын һәм нечкә сүзләрдә ишетеп дөрес язуны

ТБУУГ:ю хәрефенең үзенчәлеген белү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау

16.11

30

Баш Ю хәрефе.

 

1

Башкара алырга тиеш:җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч нокта куеп язу, баш Ю хәрефен график дөрес язуны, калын һәм нечкә сүзләрдә ишетеп дөрес язуны

ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү

19.11

31

Юл е хәрефе.

1

Белергә тиеш:Е ю, я хәрефләренең кулланылышын.

Башкара алырга тиеш:е хәрефен график дөрес язуны, тоташтыруны, шул кергән сүзләрне ишетеп язуны

ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау

20.11

32

Баш Е хәрефе.

1

Башкара алырга тиеш:   баш Е хәрефен график дөрес язуны, тоташтыруны, шул кергән сүзләрне ишетеп язуны

ТБУУГ:е хәрефенең үзенчәлеген белү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

19.11

33

Юл д хәрефе.

1

Белергә тиеш: яңгырау  авазларны аера

Башкара алырга тиеш:  Д, д хәрефләрен график дөрес язуны, басмачадан күчереп язуны

ШУУГ: үз уңышларың яки уңышсызлыкла-рыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: процессның киләчәген фаразлау, ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү.

23.11

34

Баш Д хәрефе.

1

26.11

35

Юл т хәрефе.

1

Башкара алырга тиеш:  Т, т хәрефләрен график дөрес язуны, әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне ишеткәнчә яза белүне

ТБУУГ: яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны таба белү.

РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.

27.11

36

Баш Т хәрефе.

1

30.11

37

Юл з хәрефе.

1

Белергә тиеш: җөмлә ахырында  нокта, сорау һәм өндәү билгеләренкуюны.

Башкара алырга тиеш З з хәрефләрен график дөрес язуны, шул кергән сүзләрне ишетеп дөрес язуны

ТБУУГ: “Парлы яңгырау-саңгырау” тартыклар төшенчәсе формалаштыру, капма-каршы куя белү.

КУУГ: күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

3.12

38

Баш З хәрефе.

Юл  һәм баш С,с хәрефләре.

1

4.12

39

Юл  һәм баш С,с хәрефләре.

1

Белергә тиеш:баш һәм юл хәрефләренең язылышын

Башкара алырга тиеш:С,с хәрефләрен график дөрес язуны

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

7.12

40

Юл г хәрефе.

1

Башкара алырга тиеш:г хәрефен график дөрес язуны, шул кергән сүзләрне яза белүне, бер яки берничә хәрефе белән аерыла торган  сүзләрне чагыштыруны

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм  аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

10.12

41

Баш Г хәрефе.

1

Белергә тиеш:  баш хәреф белән языла торган сүзләрне

Башкара алырга тиеш: баш Г хәрефләрен график дөрес язу, шул кергән сүзләрне яза белү

ТБУУГ: “Парлы яңгырау-саңгырау” тартыклар төшенчәсе формалаштыру, капма-каршы куя белү.

КУУГ: күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, орфоэпик нормаларга туры китереп уку, тормыш тәҗрибәсен куллану

11.12

42

Юл к хәрефе.

1

Белергә тиеш: татар телендәге кайбер хәрефләрнең ике авазга билге булып йөрүен

Башкара алырга тиеш: юл к хәрефен график дөрес язуны , тактадан дөрес күчереп яза белүне

ТБУУГ:

икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

14.12

43

Баш К хәрефе.

1

Белергә тиеш:  баш хәреф белән языла торган сүзләрне

Башкара алырга тиеш: баш К  хәрефләрен график дөрес язуны , тактадан дөрес күчереп яза белүне

РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, яңа информацияне таба белергә күнектерү.

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү

17.12

44

Юл в хәрефе.

1

Башкара алырга тиеш: юл в хәрефен график дөрес язуны, ишетеп язуны

ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү

18.11

45

Баш В хәрефе.

1

Белергә тиеш: җөмлә, сүзтезмә, сүзләрне аера

Башкара  алырга тиеш: баш В хәрефен график дөрес язуны, ишетеп язуны

ТБУУГ: “хәреф –аваз билгесе” төшенчәсе булдыру, сүзләрнең схема--модельләрен карау.

КУУГ: үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

21.12

46

Юл ф хәрефе.

1

Башкара  алырга  тиеш:  юл ф хәрефен график дөрес язуны, шул кергән сүзләрне әйтә һәм яза белүне, сүз басымын ишетеп билгеләүне

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

КУУГ: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

47

Баш Ф хәрефе.

1

Белергә тиеш: баш хәреф белән языла торган сүзләрне

Башкара  алырга  тиеш: баш Ф хәрефен график дөрес язуны, калын һәм нечкә сүзнең язылышын үзләштерүне

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәөләнешне ачыклау.

РУУГ: эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү.

48

Юл б хәрефе.

1

Белергә тиеш: яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аера

Башкара  алырга  тиеш:б хәрефен график дөрес язуны

ТБУУГ: модель төзү, текстны тамга-символик телгә күчерү.

КУУГ: уртак эшчәнлектә үзеңә инициатива алу

49

Баш Б хәрефе.

1

Белергә тиеш: парлы һәм парсыз авазларны билгели

Башкара  алырга  тиеш:Б,б хәрефләрен график дөрес язуны

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәөләнешне ачыклау.

50

Юл п хәрефе.

1

Белергә тиеш:сүзләрне юлдан-юлга күчерү билгесе кую кебек график чараның функциясен аңлый

Башкара  алырга  тиеш:п хәрефен график дөрес язуны, п хәрефе булган сүзләрне укый һәм яза белүне

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

51

Баш П хәрефе.

1

Белергә тиеш: сузык һәм тартыкларны аера

Башкара  алырга  тиеш:П,п хәрефләрен график дөрес язуны, в хәрефе булган сүзләрне укый һәм яза белүне

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

52

Юл ж хәрефе.

1

Башкара  алырга  тиеш: юл ж хәрефен график дөрес язуны, ж хәрефе кергән сүзләрне ишетеп дөрес язуны

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли  белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

53

 Баш Ж хәрефе.

1

Башкара  алырга  тиеш: баш ж хәрефен график дөрес язуны, текстны хатасыз күчереп язуны

ТБУУГ: авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

54

Юл  ш хәрефе.

1

Белергә тиеш: сүзләрне иҗекләргә бүлү кагыйдәсен

Башкара  алырга  тиеш: юл ш хәрефен график дөрес язны, мөстәкыйль укып язуны, сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләүне

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

55

Баш  Ш хәрефе.

1

Белергә тиеш: баш хәреф белән языла торган сүзләрне

Башкара  алырга  тиеш: баш ш график дөрес язуны, тоташтыруны, шул хәреф кергән сүзләрне язу ны

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

56

 Җ,җ хәрефләре.

1

Башкара  алырга  тиеш: Җ җ хәрефләрен график дөрес язуны, шул хәреф кергән сүзләрне ишетеп язуны

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм  аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

57

Ч, ч хәрефләре.

1

Белергә тиеш: шәһәр, урам исемнәрендә баш хәреф кагыйдәсен

Башкара  алырга  тиеш: Чч хәрефләрен график дөрес язуны,  сүзләрне ишетеп язуны

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

58

Х, х хәрефләре.

1

Белергә тиеш: баш хәреф белән языла торган сүзләрне

Башкара  алырга  тиеш:  Хх  хәрефләрен график дөрес язуны,шул хәреф кергән сүзләрнең язылышын

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

59

Һ, һ хәрефләре.

1

Белергә тиеш: гигиена нормаларын саклап  Һһ хәрефләрен график дөрес яза

Башкара  алырга  тиеш: басма, кулдан язылган хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

ТБУУГ: авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

60

Щ, щ хәрефләрен.

1

Белергә тиеш: щ хәрефе кергән сүзләрнең язылышын истә калдыра

Башкара  алырга  тиеш: Щщ хәрефләрен график дөрес язуны, сүзне, җөмләне, текстны схема яки модель итеп күрсәтүне

ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.

КУУГ: күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

61

Ц, ц хәрефләре.

1

Белергә тиеш:авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирә

Башкара  алырга  тиеш:Ц,ц хәрефләрен график дөрес язуны, авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирүне

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

62

Ь  һәм Ъ хәрефләре

1

Белергә тиеш ъ һәм ь  билгесенең кулланылышын

Башкара  алырга  тиеш:ъ һәм ь билгесе кергән сүзләрне дөрес язуны, сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындгы зур булмаган текстлар төзүне

ТБУУГ: модель төзү, текстны тамга-символик телгә күчерү.

КУУГ: уртак эшчәнлектә үзеңә инициатива алу.

 63.

Алфавит.

1

Белергә тиеш:алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтә, аларның урнашу тәртибен

Башкара  алырга  тиеш:алфавитны  грамоталы график дөрес күчереп язуны

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру

64.

Әминә белән Әмир алфавит өйрәнә

1

65.

Алфавит  турындагы белемнәрне ныгыту.

1

66.

 Җөмлә .

1

Белергә тиеш: җөмлә төшенчәсен

Башкара  алырга  тиеш:җөмлә төзеп язуны, җөмлә ахырында тыныш билгеләре куюны .

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

67.

Җөмлә ахырында ты-ныш билгеләре.

1

68.

 Предметны белдергән сүзләр. Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр.

1

Белергә тиеш: предметны һәм  эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне аера

 Башкара  алырга  тиеш:предметны һәм эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм язу

ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау;сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли  белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

69.

  Предметның билгесен белдергән сүзләр.

1

Белергә тиеш:билгене белдергән сүзләрне аера

Башкара  алырга  тиеш:билгене белдергән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм язу

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

  70

Өстәмә предметны  белдергән сүзләр.

1

Башкара  алырга  тиеш: төрле мәгънәне белдергән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү

71.

Ярдәмче сүзләр.

1

Башкара  алырга  тиеш:ярдәмче сүзләрне җөмләдә дөрес куллану.

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

ТБУУГ: кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү.

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

72

Телдән һәм язма сөйләм.

1

Башкара  алырга  тиеш:телдән һәм язма сөйләм төзү

ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау; сүзләрдән җөмләләр,ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

73.

Телдән һәм язма

сөйләм.Басым.

1

74.

Исем, фамилия, елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәреф..

1

Белергә тиеш: ялгызлык исемнәрне аера

Башкара  алырга  тиеш:Ялгызлык исемнәр һәм аларның дөрес язылышын

ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау;сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли  белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

75

Хайван кушаматларының язылышы.

1

76

Шәһәр, авыл һәм елга атамалары.

1

77.

Сузык авазлар.

1

Башкара  алырга  тиеш:калын һәм нечкә сузык авазларны аера белү, аларны хәрефләр белән белдерүне, сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

78.

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

79.

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

Белергә тиеш: сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен

Башкара  алырга  тиеш:иҗекләргә бүлә белүне, сүзләрне юлдан юлга күчерүне

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.

80

Тартык авазлар.

1

Башкара  алырга  тиеш:тартык аваз хәрефләрен төркемли белүне

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

81.

Парлы һәм парсыз тартык авазлар.

1

82.

Э – е хәрефләре.

1

Белергә тиеш: э-е хәрефләренең сүз башында һәм сүз уртасында язылу кагыйдәсен

Башкара  алырга  тиеш: э-е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язуны

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

83.

Ө – е хәрефләре.

1

Белергә тиеш: ө-е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышын

Башкара  алырга  тиеш: ө-е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу

ТБУУГ:е хәрефенең үзенчәлеген белү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

84.

О – ы хәрефләре.

1

Белергә тиеш: о-ы хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышын

Башкара  алырга  тиеш: о-ы хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

85.

Я хәрефе.

1

Белергә тиеш: я хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышын

Башкара  алырга  тиеш: яхәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ТБУУГ:я хәрефенең үзенчәлеген белү, ь,ъ тан соң язылышына игътибар итү

86

Тикшерү эше.  Күчереп язу

1

Белергә тиеш: белем һәм күнекмәләрне куллана

Башкара  алырга  тиеш:грамоталы график дөрес күчереп язуны

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу

24.04

87.

Ю хәрефе.

1

Башкара  алырга  тиеш: ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

ТБУУГ:ю хәрефенең үзенчәлеген белү, ь,ъ тан соң язылышына игътибар итү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

26.04

88

Е, е хәрефләре.

1

Белергә тиеш: Е-е хәрефләренең кулланылышын

Башкара  алырга  тиеш: е хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу

ТБУУГ:е хәрефенең үзенчәлеген белү; “аваз” төшенчәсе формалаштыру, модельдә күрсәтү

27.04

89.

Й  хәрефе.

1

Белергә тиеш: парсыз яңгырау тартыкларны

Башкара  алырга  тиеш: й хәрефенең сүзләрдә дөрес язуны

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

.03.05

90

В хәрефе.

1

Белергә тиеш: татар телендәге кайбер хәрефләрнең ике авазга билге булып йөрүен

Башкара  алырга  тиеш: в хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый һәм язу

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

04.05

91.

К,г хәрефләре.

1

Башкара  алырга  тиеш: к,г хәрефләре кергән сүзләрнең укылышын һәм язылышын

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

08.05

92.

М, н, ң хәрефләре.

1

Белергә тиеш: борын авазы хәрефләрен Башкара  алырга  тиеш:борын авазы хәрефләрен сүзләрдә дөрес язу

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру

10.05

93.

“Сузык авазлар “темасын ныгыту

1

Башкара  алырга  тиеш:сузык  аваз хәрефләрен төркемли белү, “Авазлар һәм хәрефләр” темасы буенча биремнәрне

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмә-ләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.

11.05

94.

“Тартык авазлар”

темасын ныгыту.

1

Белергә тиеш: белем һәм күнекмәләрне куллана

Башкара  алырга  тиеш:грамоталы график дөрес күчереп язуны

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру

15.05

95.

Баш хәрефтән языла торган сүзләрне ныгыту

1

Белергә тиеш: ялгызлык исемнәрне аера

Башкара  алырга  тиеш:Ялгызлык исемнәр һәм аларның дөрес язылышын

ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау;сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли  белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

17.05

96

Я,ю.е хәрефләренең язылышын кабатлау, ныгыту.

1

Белергә тиеш: я ,ю.е хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышын

Башкара  алырга  тиеш: я,ю.е хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

18.05

97.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү, иҗеккә бүлү-не кабатлау .

1

Белергә тиеш: сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен

Башкара  алырга  тиеш:иҗекләргә бүлә белүне, сүзләрне юлдан юлга күчерүне

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

22.05

98

“Җөмлә”темасын ныгыту

1

Белергә тиеш: җөмлә төшенчәсен

Башкара  алырга  тиеш:җөмлә төзеп язуны, җөмлә ахырында тыныш билгеләре куюны

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу

24.05

99

Барлык өйрәнгәннәрне кабатлау.

1

Белергә тиеш: белем һәм күнекмәләрне куллана

Башкара  алырга  тиеш:грамоталы график дөрес күчереп язуны

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

ТБУУГ: кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү.

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

25.05

               

УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Әзерлек чоры ахырына балалар түбәндәгеләрне белергә һәм эшли белергә тиешләр:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

  Әлифба чорының ахырына балалар белергә һәм эшли белергә тиешләр:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш , бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлыйбелергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары белергә һәм эшли белергә тиеш:

      1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.

  Уку елы ахырына беренче сыйныф укучылары белергә һәм эшли белергә тиеш:

 I сыйныфны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез ,авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш.

Укучылар башкара алырга тиешле эшләр: сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3—5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу. Телдән 4—5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Сыйныфта телдән җыр, шигъри  куплетлар, мәзәк, әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

ӘДӘБИЯТ  ИСЕМЛЕГЕ:

1.  . Мияссарова И.Х, Гарифуллина Ф.Ш., РШәмсетдинова Р. “Әлифба. Методик кулланма” Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011.

2. . Мияссарова И.Х, Гарифуллина Ф.Ш., РШәмсетдинова Р. “Грамотага өйрәтү   программасы: уку һәм язу” Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2011.

3 . Мияссарова И.Х, Гарифуллина Ф.Ш., РШәмсетдинова Р.”Әлифба” Язарга өйрәнү      дәфтәре №1,2,3 ” Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2011.

4. Харисова Ч.М.,  Мияссарова И.Х  “Татар теле. 1 сыйныф”(Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011 ел);

5. Харисова Ч.М.,  Мияссарова И.Х   “Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре. 1 сыйныф. ”(Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011 ел);

6. Харисова Ч.М.,  Мияссарова И.Х   “Татар теле. Методик кулланма. 1 сыйныф”(Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011 ел);


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм....

4сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

4сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

4сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

4сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....

1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

1  сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....