2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (2 класс) на тему
Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_2_1.doc | 320 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе”
«КАРАЛДЫ» Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе ____________ Галиева С.М. Беркетмә № 1 «23» август 2013 ел. | «КИЛЕШЕНДЕ» Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары _____________ Җәләлиева Р.Р. «24» август 2013 ел. | « РАСЛЫЙМ» Мәктәп директоры __________Н.Г.Габидуллин боерык № 90 о/д «28» август 2013ел. |
2 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы
«Перспективалы башлангыч мәктәп»
Төзеде Вәлиуллина Фәрдия Рафис кызы,
I квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
2013– 2014 нче уку елы
Аңлатма язуы
2 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы:
- РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
2. Приказ 09.07.2012 №4154/12 “Об утерждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;
3. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования» ( 4 модель)
4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
5. 2013-2014 нче уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Күңгәр урта
гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планына (2013 нче елның 23 нче августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган)
6. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;
7. Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова,
К.Ф. Фәйзрахманова ( Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.
Татар теле дәресенең максаты
-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми кулҗтура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.
Бурычлар
-балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына,шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү-телнең лексикасы,фонетикасы һәм грамматикасы буенча программада күрсәтелгән башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү-укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, диологта катнашырга һәм аларны зур, катлаулы булмаган монолог тибында төзеп әйтергә, тасфирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү, уңышлы аралашу сәләте тәрбияләү
Эчтәлекнең структурасы
Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап. Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.Татар теле дәресләрендә телнең системасы тирәнтен өйрәнелә,сөйләм культурасы үзләштерелә. Кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм җанрының төрләре (записка,хат,котлау, чакыру язу) үзләштерелә.Орфография һәм пунктуацион кагыйдәләре фонетика,морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә.Ана теленең орфография принциплары белән танышу да кертелә.
Дәреслекне төзүче авторлар (И.Мияссарова, К.Фәйзрахманова) тәкъдим итә торган УМК (программа , ике кисәктән торган дәреслек, методик кулланма, мөстәкыйль эш дәфтәре), ана телен укытуның традицион формаларын читкә какмыйча, укучыларда тел берәмлекләренә, заман таләпләреннән чыгып, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә.Дәреслекне төзүче авторлар 2 сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә нигезләнеп эшләгәннәр.Дәреслекләрдә “яшәүче” геройлар Әминә белән Әмир укучыларга программа материалын үзләштерергә ярдәм итәләр. Татар теле дәресләрендә укучыларның сүз байлыгын арттыру, даими рәвештә орфоэпик һәм орфографик нормаларны төгәл үтәү максатыннан,”Дөрес әйт””Дөрес яз” сүзлекләре һәм “Аңлатмалы сүзлек” белән эшләүгә нык игътибар ителә.Дәреслекнең беренче кисәгендә укучылар яңа сүзләр белән танышалар,ә икенчесендә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла.”Аңлатмалы сүзлек”тән яңа өйрәнгән сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар.Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк.Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла.Сүзлек, искәртмәле, сайланма,күрмә, хәтер, иҗади,ирекле,аңлатмалы диктантлар,зур булмаган текстны күчереп язу кебек эшләрдә дә андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә.(Диктант өчен үрнәк текстлар дәрес планында бирелә.Текстлар (язма эшләр) укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, телне белү дәрәҗәсен истә тотып сайлана)
Белем бирүнең төп юнәлешләре
“Татар теле” фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә-телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре), сөйләм, лексика, фонетика, графика, сүз составы(морфемика), грамматика(морфология һәм синтаксис), орфография, сөйләм үстерү.
Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре
Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра,уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы
булдыру зур әһәмияткә ия.”Татар теле” фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру.Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр.Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итү.модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.
Программада сәгатьләр бүленеше:
Фонетика һәм орфоэпия -42 сәг
Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һә күнекмәләрне ныгытып,тирәнәйтеп, гомумиләштереп, системалаштырып,лингвистик компетенция булдыруга нигез салу.Сузык һәм тартык авазларны дөрес аерып, сүзне ижекләргә бүлеп,андагы авазларны ачык әйтеп, хәрефләрне дөрес атап, сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү.
Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен – сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү –гамәли үзләштерү Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу
Ъ ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку.
Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллануга күнегү һәм биремнәрне аңлап башкару.
Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашуы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү.
Графика- 4 сәг
Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү.Төрле сүзлек һәм белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану.Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.
Сүз -36 сәг
Сүзнең предмет (кем? нәрсә?), хәрәкәт(нишли?) һәм билге (нинди?)атамасы булуы.Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү.Сүзтезмә һәм җөмләләрнең сүзләрдән төзелүе.Һәр җөмләнең нинди дә булса максат белән әйтелгәненә гамәли күзәтүләр.Тамыр сүзләр.Татар телендә сүз тамырның сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен күзәтү.(җир ,җирле, җирлеләр, җирсезлек,)
Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.
Җөмлә-10 сәг
Сөйләмне җөмләләргә аеру.Терминын кулланмыйча, җөмләнең нинди максат белән әйтелүенә күзәтүләр, шул максаттан чыгып, аңа дөрес интонациягә сайлау, хикәя, сорау җөмләләрнең азагында интонациягә бәйле рәвештә тыныш билгеләре куя белү
Җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү
1.Җөмләнең үзәге итеп,нинди дә булса эш, шөгыль, хезмәт, эшчәнлек, хәл, хәрәкәт, хәбәр сайлау.
2.Моны кем башкара ала?
3.Бу эш, хәл, хезмәт, хәрәкәт кайда, кайчан, ничек булырга мөмкин?
Җөмлне төзүче баш кисәкләр . Ия һәм хәбәр.Аларны җөмләдә табу схемалар, сызыклар белән күрсәтү.Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.
Бәйләнешле сөйләм - 10 дәрес
Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрне узара бәйләнеше.Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру.Текстның темасын билгеләү.Текстны кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрдән берләштерү чараларын текстлар эчендә күзәтү.Зур булмаган текстларга исем кую.Укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләү.Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу.Җөмләләрне тиешле тәртиптә урнашттырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.Шигырь, мәкаль,әйтем табышмаклар ятлау.
Язма эшләр: сүзлек диктанты, искәртмәле диктант,сайланма диктант, күрмә диктант,хәтер диктанты,иҗади диктант,аңлатмалы диктант,ирекле диктант, контроль диктант
Барысы 102 сәгать
1 чирек - 27 сәг 2 чирек - 22 сәг 1 чирек - 28 сәг 2 чирек - 25 сәг
№ п/п | Дәреснең темасы | Сәг. са-ны | Дәрес төре | Дәреснең кыскача эчтәлеге | Укучыларның белем күнекмәләренә таләпләр | Өстәмә (мәҗбүри булмаган) белем | Үткәрү вакыты | |
кален | фак | |||||||
1. | Тылсымчы китапханәсенә рәхим итегез. ”Дөрес әйт” һәм “Дөрес яз” сүзлеге | 1 | Катнаш | Татар теленең “аңлатмалы сүзлеген” һәм орфаграфик, орфоэпик сүзлекләрен куллану | Белергә тиеш: -“Татар теле” дәреслегенең төзелешен; - татар теленең төп сүзлекләрен Башкара алырга тиеш: -“Эчтәлек” битендә ориентлаша алу; - сүзлекләр белән гамәли ‘ik&hyt ъти алу | Китапханәдәге сүзлекләр белән танышу. Сүзлекләр-нең төзелеше алфавит тәртибендә булуын гамәли яктан эшләп карап өйрәнү | 3.09 | |
2. | Авазлар һәм хәрефләр | 1 | Катнаш | Сузык һәм тартык авазлар, аларның хәрефләре. Схемаларга карап сүзне табу | Белергә тиеш: Аваз һәм хәреф аермасы. Башкара алырга тиеш: -сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика бирү; -сүзгә аваз-хәреф схемасын төзү | Бирелгән аваз схемасына сүзләр сайлау | 4.09 | |
3. | Сузык авазлар. | 1 | Катнаш | Сузык авазларның саны. Калын һәм нечкә сузыклар.Сүздәге сузык авазларның калын яки нечкә булуы беренче иҗектәге сузык авазга бәйле. | Белергә тиеш: -сүздәге сузык авазларның калын яки нечкә әйтелешен андагы сузык авазларга карап аеру Башкара алырга тиеш: -калын (нечкә) сузык авазларны икеләнүсез аеру, аларга анализ ясау | “Аңлатмалы сүзлек” белән эш. | 6.09 | |
4. | Калын һәм нечкә сузыклар. | 1 | Катнаш | ”Дөрес әйт” һәм “Дөрес яз” сүзлекләре белән эш. | 10.09 | |||
5. | О, ы хәрефләре. | 1 | Катнаш | О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.Рус телендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла.Татар һәм рус сүзләрендә [о]авазының әйтелеше | Белергә тиеш: - О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә , [о]авазы ишетелсә дә ы хәрефе язылааа.Рус сүзләрендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла. Башкара алырга тиеш: -О, ы хәрефе булган сүзләрне дөрес язу | ”Дөрес әйт” һәм “Дөрес яз” сүзлекләре белән эш. | 11.09 | |
6. | О, ы хәрефләре. Хәтер диктанты. | 1 | Катнаш | О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.Рус телендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла.Татар һәм рус сүзләрендә [о]авазының әйтелеше | Белергә тиеш: - О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә , [о]авазы ишетелсә дә ы хәрефе язылааа.Рус сүзләрендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла. Башкара алырга тиеш: -О, ы хәрефе булган сүзләрне дөрес язу | ”Дөрес әйт” һәм “Дөрес яз” сүзлекләре белән эш. | 13.09 | |
7. | Ө, е хәрефләре. Сүзлек диктанты. | 1 | Катнаш | Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла | Белергә тиеш: - О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. калган иҗекләрдә [ө]авазы ишетелсә дә е хәрефе языла. | Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау | 17.09 | |
8. | Ө, е хәрефләре. | 1 | Катнаш | Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла | Белергә тиеш: - О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. калган иҗекләрдә [ө]авазы ишетелсә дә е хәрефе языла. | “Аңлатмалы сүзлек” белән эш. | 18.09 | |
9. | Э, е хәрефләре | 1 | Катнаш | Язуда [ө]авазын белдерү өчен, сүз башында – э, башка урыннарда е хәрефе языла.Рус телендә [э]авазы киңрәк укыла, кайбер сүзләрдә [э]авазы өзеп, кистереп әйтелә | Белергә тиеш: - э, е хәрефләре нечкә сузыкларны белдерә.Язуда[э]авазын белдерү өчен. Сүз башында э хәрефе языла; - татар теленең үз сүзләрендә э,е хәрефләре кыскарак әйтелә торган [э]авазын, рус телендә сузыбрак, киңрәк әйтелә торган [э]авазын белдерә: Кайбер сүзләрдә ( маэмай, тәэсир,тәэмин) [э]авазының әйтелеше Башкара алырга тиеш: -э, е хәрефе булган сүзләрне дөрес язу - татар һәм рус телендә [э]авазын дөрес әйтү - [э]авазыөзеп, кистереп әйтелә торган сүзләрне дөрес әйтү | Иҗекләргә төрле иҗекләр өстәп, сүзләр язу, икенче юлга күчерергә ярамый торган сүзләр язу | 20.09 | |
10. | Контроль диктант№1 Бакчада. | 1 | Кон троль | Белемнәрне тикшерү, бәяләү | 24.09 | |||
11. | Хаталар өстендә эш. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. | 1 | Гамәли эш | Сузык аваз иҗек төзи,.Сүзләр бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә. | Белергә тиеш: --Сузык аваз иҗек төзи; -һәр иҗектә сузык аваз бер генә була; - иң кечкенә иҗек бер сузыктан тора; -сүзнең бер хәрефен иҗек булса да, юл ахырында калдырырга да, яңа юлга күчерергә дәярамый; - тавышсыз хәрефләр (ъ,ь) үзләреннән алдагы хәрефләреннән аерып күчерелмиләр Башкара алырга тиеш: -Сүзләрне иҗекләргә бүлү, һәм иҗекләп, юлдан юлга күчерүнең катгый булмавын, аларның вариантларын белү | Иҗекләргә төрле иҗекләр өстәп, сүзләр язу, икенче юлга күчерергә ярамый торган сүзләр язу | 25.09 | |
12. | Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. | 1 | Катнаш | Текстны укытучы иҗекләп укый, һәм һәр өлешнең эчтәлеген укучылар үз сүзләре белән язалар | Башкара алырга тиеш: -бәйләнешле сөйләм төзү һәм дөрес язу | Иҗекләргә төрле иҗекләр өстәп, сүзләр язу, икенче юлга күчерергә ярамый торган сүзләр язу | 27.09 | |
13. | Тартык авазлар. М,н, ң хәрефлә-ре.Аңлатмалы диктант “Әбисе белән онык” | 1 | Катнаш | Тартык авазлар таблицасын күзәтү, тартык авазлар һәм аларны язуда белдерә торган хәрефләр | Белергә тиеш: -м, н,ң – борын авазлары | Гел яңгырау яки саңгыраулардан гына торган 5-6 сүз ясау | 1.10 | |
14 | Тартык авазлар. М,н, ң хәрефләре. | 1 | Катнаш | Тартык авазлар таблицасын күзәтү, тартык авазлар һәм аларны язуда белдерә торган хәрефләр | Белергә тиеш: -м, н,ң – борын авазлары Башкара алырга тиеш: -Бирелгән аваз схемасына туры килгән сүзләр сайлау - сүзләрне схемада күрсәтеп язу; - борын авазларын дөрес әйтеп уку | “Дөрес әйт” сүзлеге белән эш | 2.10 | |
15. | В хәрефе. | 1 | Катнаш | В хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри. В хәрефе татар сүзләрендә сүз һәм иҗек башында гына языла | Белергә тиеш: -В хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри Башкара алырга тиеш: -в хәрефенең [в] һәм [w]авазларына бүленүен икеләнүсез аеру, дөрес әйтү; -[в] һәм [w]авазлары булган сүзләрне дөрес язу | Дөрес әйт” сүзлеге белән эш | 4.10. | |
16 | В хәрефе. | 1 | Катнаш | В хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри. В хәрефе татар сүзләрендә сүз һәм иҗек башында гына языла | Белергә тиеш: -В хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри Башкара алырга тиеш: -в хәрефенең [в] һәм [w]авазларына бүленүен икеләнүсез аеру, дөрес әйтү; -[в] һәм [w]авазлары булган сүзләрне дөрес язу | В хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри. В хәрефе татар сүзләрендә сүз һәм иҗек башын-да гына языла | 8.10 | |
17. | К,г хәрефләре | 1 | Катнаш | К, г хәрефләре татар телендә икешәр авазга билге булып йөриләр | Белергә тиеш: -К, г хәрефләре татар телендә икешәр авазга билге булып йөри - рус теленнән кергән сүзләрдә к.г хәрефләрен дөрес итеп әйтеп укыла Башкара алырга тиеш: -к,г хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку; - рус теленнән кергән сүзләрдә к.г хәрефләрен дөрес итеп әйтеп уку | “Аңлатмалы сүзлек” һәм “Дөрес әйт” сүзлеге белән эш | 9.10 | |
18. | Контроль күчереп язу (№1) Файдалы азык. | 1 | Кон-троль | Башкара алырга тиеш: -өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү; -“Дөрес яз” сүзлеге белән эшли белү | 11.10 | |||
19. | Хаталар өстендә эш. К,г хәрефләре | 1 | Катнаш | К, г хәрефләре татар телендә икешәр авазга билге булып йөриләр | Белергә тиеш: -К, г хәрефләре татар телендә икешәр авазга билге булып йөри - рус теленнән кергән сүзләрдә к.г хәрефләрен дөрес итеп әйтеп укыла Башкара алырга тиеш: -к,г хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку; - рус теленнән кергән сүзләрдә к.г хәрефләрен дөрес итеп әйтеп уку | “Аңлатмалы сүзлек” һәм “Дөрес әйт” сүзлеге белән эш | 15.10 | |
20. | К,г хәрефләре | 1 | Катнаш | К, г хәрефләре татар телендә икешәр авазга билге булып йөриләр | Белергә тиеш: -К, г хәрефләре татар телендә икешәр авазга билге булып йөри - рус теленнән кергән сүзләрдә к.г хәрефләрен дөрес итеп әйтеп укыла Башкара алырга тиеш: -к,г хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку; - рус теленнән кергән сүзләрдә к,.г хәрефләрен дөрес итеп әйтеп уку | “Аңлатмалы сүзлек” һәм “Дөрес әйт” сүзлеге белән эш | 16.10 | |
21. | Х. Һ хәрефләре | 1 | Катнаш | [х]. [Һ ]авазлары – яңгырау тартыклар | Белергә тиеш: -[х]. [Һ ]авазларының дөрес әйтелешен һәм язылышын Башкара алырга тиеш: - х]. [Һ] хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу | Тизәйткечләр ятлау | 18.10 | |
22. | Х. Һ хәрефләре | 1 | Катнаш | [х] [Һ ]авазлары – яңгырау тартыклар | Белергә тиеш: -[х]. [Һ ]авазларының дөрес әйтелешен һәм язылышын Башкара алырга тиеш: - х]. [Һ] хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу | Тизәйткечләр ятлау | 22.10 | |
23. | Й хәрефе | 1 | контр | Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында | Белергә тиеш: -йо, йө кушылмалары сүз башында гына языла; - йо кушәылмасы – калын укыла торган сүзләрдә. йө кушылмасы нечкә укыла торган сүзләрдә языла - сүз башында булмаганда , й хәрефе сузык авазлар артында гына языла Башкара алырга тиеш: -ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу; - өйрәнелгән теориягә таянып. Сүзләргә анализ ясау | “Аңлатмалы сүзлек” белән эш. | 23.10 | |
24. | Контроль дик-тант (№2)Керпе | 1 | Кон-троль | Башкара алырга тиеш: Сүз һәм җөмләләрне аңлап язу | 25.10 | |||
25. | Хаталар өстендә эш. Й хәрефе | 1 | Катнаш | Е хәрефе сүз, иҗек башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләрен-нән соң [йы] [йэ ] аваз кушылмаларын белдерә Тартыклардан соң килгән е хәрефе [э] дип укыла | Белергә тиеш: -сүз,иҗек башында, сузыкаваз хәрефләреннән соң килгән е хәрефенең дөрес укылышын язылышын; - тартыклардан соң килгән е хәрефенең дөрес язылышын, укылышын; -е хәрефенең [йы], [йэ ], [э] булып укылуын | “Аңлатмалы сүзлек” белән эш. | 29.10 | |
26. | Хаталар өстендә эш. Е, е хәрефләре | 1 | Катнаш | Е хәрефе сүз, иҗек башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләрен-нән соң [йы] [йэ ] аваз кушылмаларын белдерә Тартыклардан соң килгән е хәрефе [э] дип укыла | Белергә тиеш: -сүз,иҗек башында, сузыкаваз хәрефләреннән соң килгән е хәрефенең дөрес укылышын язылышын; - тартыклардан соң килгән е хәрефенең дөрес язылышын, укылышын; -е хәрефенең [йы], [йэ ], [э] булып укылуын | “Аңлатмалы сүзлек” белән эш. | 30.10 | |
27. | Е, е хәрефләре | 1 | Катнаш | Е хәрефе сүз, иҗек башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләрен-нән соң [йы] [йэ ] аваз кушылмаларын белдерә Тартыклардан соң килгән е хәрефе [э] дип укыла | Белергә тиеш: -сүз,иҗек башында, сузыкаваз хәрефләреннән соң килгән е хәрефенең дөрес укылышын язылышын; - тартыклардан соң килгән е хәрефенең дөрес язылышын, укылышын; -е хәрефенең [йы], [йэ ], [э] булып укылуын | “Аңлатмалы сүзлек” белән эш. | 1.11 | |
28 | Ю хәрефе (йу), (йү) авазлары | 1 | Катнаш | Ю хәрефе ике авазга билге булып йөри | Белергә тиеш: -Ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йу] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү ] дип укырга кирәклеген Башкара алырга тиеш: -Ю хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку | Ю хәрефе булган сүзләрнең аваз-хәреф санын дөрес әйтү һәм әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне аңлату | 12.11 | |
29. | Ю хәрефе кергән сүзләр язылышы. Искәртмәле диктант Куян | 1 | Катнаш | Ю хәрефе ике авазга билге булып йөри | Белергә тиеш: -Ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йу] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү ] дип укырга кирәклеген Башкара алырга тиеш: -Ю хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку | Ю хәрефе булган сүзләрнең аваз-хә-реф санын дөрес әйтү һәм әйтеле-ше белән язылы-шы арасындагы мөнәсәбәтне аңлату | 13.11 | |
30. | Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы | 1 | Катнаш | Саңгырыау тартыкларга беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар яңгырау тартыкларга әйләнә | Белергә тиеш: -[п], [к], [къ] саңгырау тартыкларына беткәнсүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар -[б], [г], [гъ] саңгырау тартыкла-рына әйләнә Башкара алырга тиеш: Өйрәнелгән теориягә таянып, сүзләрне дөрес язу | 74нче күнегүдәге сүзләр белән җөмләләр язу | 15.11 | |
31. | Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы | 1 | Катнаш | Саңгырыау тартыкларга беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар яңгырау тартыкларга әйләнә | Белергә тиеш: -[п], [к], [къ] саңгырау тартыкларына беткәнсүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар -[б], [г], [гъ] саңгырау тартыкла-рына әйләнә Башкара алырга тиеш: Өйрәнелгән теориягә таянып, сүзләрне дөрес язу | 74 нче күнегүдәге сүзләр белән җөмләләр язу | 19.11 | |
32. | Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе. | 1 | Катнаш | Янәшә килгән ике бертөрле тартык аваз хәрефләре | Белергә тиеш: -бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне Башкара алырга тиеш: - янәшә килгән ике бертөрле тартык аваз хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга күчерү | 79 нчы күнегүдәге сүзләр белән җөмләләр язу | 20.11 | |
33. | Ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе | 1 | Катнаш | Нечкәлек билгесенең ь язылышы..Гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесенең вазифасы. Нечкә иҗек ахырында я, ю, е хәрефләре алдыннан килгән нечкәлек билгесенең вазифасы | Белергә тиеш: - нечкәлек билгесе (ь) иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла; - гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесе ь иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла Башкара алырга тиеш: -Өйрәнгән сүзләрдә нечкә тартыкларны сузык аваз хәрефләре яки ь билгесе белән күрсәтү; -гарәп теленнән кергән сүзләрне дөрес язу | Җавабында нечкәлек билгесе (ь) булган табышмаклар язып алу. | 22.11 | |
34. | Ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе | 1 | Катнаш | Нечкәлек билгесенең ь язылышы..Гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесенең вазифасы. Нечкә иҗек ахырында я, ю, е хәрефләре алдыннан килгән нечкәлек билгесенең вазифасы | Белергә тиеш: - нечкәлек билгесе (ь) иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла; - гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесе ь иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла Башкара алырга тиеш: -Өйрәнгән сүзләрдә нечкә тартыкларны сузык аваз хәрефләре яки ь билгесе белән күрсәтү; -гарәп теленнән кергән сүзләрне дөрес язу | Җавабында нечкәлек билгесе (ь) булган табышмаклар язып алу. | 26.11 | |
35. | Ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе | 1 | Катнаш | Калынлык билгесенең ъ язылышы. Калын иҗек ахырында я, ю. Е хәрефләре алдыннан килгән калынлык билгесенең вазифасы | Белергә тиеш: - калынлык билгесе (ъ) иҗекнең нечкә әйтелешле иҗекләрдән к. г хәрефләренең калын укылышын күрсәтә; - Ъ хәрефе калын иҗекләрдән соң я, ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә , тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә Башкара алырга тиеш: - калынлык һәм аеру билгесе (Ъ) кергән гади , программада булган сүзләрне дөрес язу һәм .юлдан – юлга күчерү; -Мондый сүзләрнең аваз-хәреф санын дөрес әйтү һәм әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне аңлату | 91 нче күнегүдәге сүзләр белән җөмләләр язу | 27.11 | |
36. | Ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе | 1 | Катнаш | Калынлык билгесенең ъ язылышы. Калын иҗек ахырында я, ю. Е хәрефләре алдыннан килгән калынлык билгесенең вазифасы | Белергә тиеш: - калынлык билгесе (ъ) иҗекнең нечкә әйтелешле иҗекләрдән к. г хәрефләренең калын укылышын күрсәтә; - Ъ хәрефе калын иҗекләрдән соң я, ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә , тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә Башкара алырга тиеш: - калынлык һәм аеру билгесе (Ъ) кергән гади , программада булган сүзләрне дөрес язу һәм .юлдан – юлга күчерү; -Мондый сүзләрнең аваз-хәреф санын дөрес әйтү һәм әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне аңлату | 91 нче күнегүдәге сүзләр белән җөмләләр язу | 29.11 | |
37. | Алфавит | 1 | Гамәли дәрес | Алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү, гомимумиләштерү, системалаштыру | Башкара алырга тиеш: -Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес әйтеп, яттан белү, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру | “Дөрес яз”, “Аңлатмалы сүзлек” һәм “Дөрес әйт” сүзлекләре белән эш | 3.12 | |
38. | Кеше исемнәре, фамилияләр ничек языла | 1 | Башкара алырга тиеш: -Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү | 4.12 | ||||
39. | Үткәннәрне кабатлау. | 1 | Гамәли дәрес | Белергә тиеш: -сүз һәм җөмләнең аермасын Башкара алырга тиеш: сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү, авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп, хәрефләрне атап чыгу Бирелгән схемаларга туры килгн сүзне табу, ике аваз кушылмасын белдергән хәрефләрне табу; тест биремнәрен төгәл үтәү | Дәреслектә бирелгән тест биремнәрен төгәл эшләү | 6.12 | ||
40. | Тест. биремнәре эшләү(102-104 нче битләр). Сүз. | 1 | 10.12 | |||||
41. | Контроль диктант (№3) Гөлләр үстерик | 1 | Кон троль | Диктант текстына алдан, җөмләләп , грамматик-орфографик анализ ясау | Башкара алырга тиеш: Сүз һәм җөмләләрне аңлап язу | 11.12. | ||
42. | Хаталар өстендә эш. Сүз . | 1 | Катнаш | Җөмләләр сүзләрдән төзелә; сүзләр авазлардан төзелә. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә | Белергә тиеш: -сүз һәм җөмләнең аермасын Башкара алырга тиеш: -сүз, сүзттезмә, җөмләләрне аера белү; -сүзтезмәләр төзеп яза белү | “Дөрес яз” сүзлеге белән эшләү, рәсем буенча сүзләр һәм җөмләләр төзү | 13.12 | |
17.12 | ||||||||
43 | Сүзләр авазлардан тора | 1 | ||||||
44. | Сүзнең тамыры. | 1 | Катнаш | Сүзнең төп мәгънәсен аңлата торган һәм башка мәгънәле кисәкләргә бүленми торган кисәген табу | Белергә тиеш: -Сүз тамырының мәгънәле кисәк булуын Башкара алырга тиеш: -Сүзнең тамырын билгели белү | Тиеннәр турында белгәннәрен телдән хикәя төзеп сөйләү | 18.12 | |
45 | Тамырдаш сүзләр | 1 | Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала | Белергә тиеш: -Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәр-мәвен, тамырдаә сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен. Башкара алырга тиеш: -Тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын билгели белү | Киләчәктә нинди һөнәр иясе булырга теләү турында телдән хикәя төзеп сөйләү | 20.12 | ||
46. | Тамырдаш сүзләрне табу | 1 | ||||||
47. | Контроль күчереп язу№2
| 1 | Кон-троль | Башкара алырга тиеш: -өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү; -“Дөрес яз” сүзлеге белән эшли белү | 24.12 | |||
48 | Хаталар өстендә эш. Кушымчалар | 1 | Катнаш | Сүз ясагыч кушымча-ларны ялгап, , яңа ясалган сүзләрне табу Сүз ясагыч кушымчаларны ялгап, , яңа ясалган сүзләрне табу | Белергә тиеш: -Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен Башкара алырга тиеш: -сүзнең тамырын һәм сүз ясагыч кушымчаларын билгеләү; тамырдаш сүзләр ясап язу | Шигырьне хәтердән язу; “Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү; “Кошларга ярдәм итәбез” дигән темага хикәя төзеп сөйләү | 25.12 | |
49. | Сүз ясагыч кушымчалар. Сайланма диктант Күзләр | 1 | 27.12 | |||||
50. | Сочинение “Кышкы уеннар” | 1 | Гамәли эш | Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала | Белергә тиеш: -Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен. Башкара алырга тиеш: -Балаларның кышкы уенарын сурәтләп язу | 10.01 2014 | ||
51. | Кушымчалар. Үткәннәрне кабатлау | 1 | Гамәли дәрес | Башкара алырга тиеш: -сүзнең тамырын һәм с кушымчасын билгели белү; кушымчаларны тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә zkusq белъ; - текс буенча сорауларга җавап яза алу | Китапта бирелгән текст буенча сорауларга җавап язу ( 14 нче күнегү) | 14.01 | ||
52. | Предметны белдерә торган сүзләр | 1 | Катнаш
| Предметны белдерә торган сүзләргә сорауны дөрес итеп кую; аларны тексттан аерып алу күнегүләре эшләү | Белергә тиеш: -кем? Нәрсә? сораулары ярдәмендә предметны белдерә торган сүзләрнең үзлеген белү Башкара алырга тиеш: -Сүз һәм җөмләләрне аңлап язу | “Дөрес яз”, “Аңлатмалы сүзлек” ләре белән эшләү; спорт төрләре турында телдән хикәя төзеп сөйләү; хикәя буенча телдән сорауларга җавап бирү | 15.01 | |
17.01 | ||||||||
53 | Кем? нәрсә сорауларына җавап биргән сүзләр. | 1 | ||||||
54 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Искәртмәле диктант Агачлар | 1 | 21.01 | |||||
55 | Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф. | 1 | Исем һәм фамилияләр Һәрвакыт баш хәрефтән языла | Белергә тиеш: -Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язу Башкара алырга тиеш: Кеше исемнәрен, фамилияләрен дөрес яза белү | Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү; үзеңне пөхтә йөртү турында телдән хикәя төзеп сөйләү сөйләү | 22.01 | ||
56 | Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф. | 1 | Исем һәм фамилияләр Һәрвакыт баш хәрефтән языла | Белергә тиеш: -Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язу Башкара алырга тиеш: Кеше исемнәрен, фамилияләрен дөрес яза белү | Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү; үзеңне пөхтә йөртү турында телдән хикәя төзеп сөйләү сөйләү | 24.01 | ||
57 | Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф | 1 | Катнаш | Ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәрене баш хәрефтән языла | Белергә тиеш: -шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрен баш хәреф белән язу Башкара алырга тиеш: -географик атамаларны дөрес яза белү, аларны тексттан аерып алып, дөрес итеп күчереп язу | Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү | 28.01 | |
58 | Хайван кушаматларын да баш хәреф | 1 | Катнаш | Хайван кушаматлары баш хәрефтән языла | Белергә тиеш: -хайван кушаматларын баш хәрефтән башлап язу Башкара алырга тиеш: --хайван кушаматларын һәрвакыт баш хәрефтән башлап язу, бирелгән тексттан аларны аерып алу | Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү | 29.01 | |
59 | Үткәннәрне кабатлау . Баш хәреф | 1 | Гамәли дәрес | Башкара алырга тиеш: -Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү | “Минем тугры дустым” дигән темага хикәя төзеп язу | 31.01 | ||
60 | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр | 1 | Катнаш | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне таба белергә өйрәнү | Белергә тиеш: - Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр? Сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -Җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | “Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү | 4.02 | |
61 | Контроль диктант №4 Кар бабай | 1 | Кон-троль тикшерү | Башкара алырга тиеш: -Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү | 5.02 | |||
62 | Хаталар өстендә эш. Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр. | 1 | Катнаш | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне таба белергә өйрәнү | Белергә тиеш: - Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр? Сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -Җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү | 11.02 | |
63 | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.Баш сүзләр. | 1 | Катнаш | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне таба белергә өйрәнү | Белергә тиеш: - Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр? Сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -Җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | “Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү | 12.02 | |
64 | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр | 1 | Катнаш | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне таба белергә өйрәнү | Белергә тиеш: - Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр? Сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -Җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү | 14.02 | |
65 | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр темасына күнегүләр. Иҗади диктант Чуар тавык | 1 | Катнаш | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне таба белергә өйрәнү | Белергә тиеш: - Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр? Сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -Җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү мет кулланма 60бит | 18.02 | |
66 | Хикәя буенча бәйләнешле сөйләм. Изложение ”Чәүкә” | 1 | Катнаш | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне таба белергә өйрәнү | Белергә тиеш: - Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр? Сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -Җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | “Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү | 19.02 | |
67 | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр темасына дифференциаль биремнәр | 1 | Катнаш | Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне таба белергә өйрәнү | Белергә тиеш: - Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр? Сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -Җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | Аңлатмалы сүзлек” белән эшләү | 21.02 | |
68 | “Ял көнендә “ дигән темага хикәя төзеп язу | 1 | Гамәли эш | Башкара алырга тиеш: -Гаиләнең ял көнен сурәтләп язу | 25.02 | |||
69 | Сүз. Үткәннәрне кабатлау. | 1 | Гамәли эш | Башта укытучы текстны җөмләләп әйтеп яздыра, язып бетергәч, укучы теге яки бу сүзтезмәнең нинди кагыйдә ниге-зендә шулай язылуын аңлата | Башкара алырга тиеш: -кагыйдәләргә нигезләнеп, диктант текстын дөрес язу Башкара алырга тиеш: -Җөмләләрдә предметны һәм эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне табып, асларына сызу, аларның җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | “Зирәк чәүкә” хикәясе буенча сорауларга җавап язу | 26.02 | |
70 | Контроль күчереп язу№3 | 1 | Кон-троль | Башкара алырга тиеш: -өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү; -“Дөрес яз” сүзлеге белән эшли белү | Контроль | 28.02 | ||
71 | Хаталар өстендә эш. Билгене белдерә торган сүзләр | 1 | Катнаш | нинди ? кайсы? Сораулары ярдәмендә билгене белдерә торган сүзләрне танып-белергә, төркемләргә өйрәтү, сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклегенә төшендерү | Белергә тиеш: - билгекне белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | “минем әни” дигән темага хикәя төзеү | 4.03 | |
72 | Билгене белдерә торган сүзләр. Сүзлек диктанты | 1 | Катнаш | Белергә тиеш: - билгекне белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | предметларның билгесен атау | 5.03 | ||
73 | Билгене белдерә торган сүзләр. Төсе,формасы, характеры. | 1 | Катнаш | нинди ? кайсы? Сораулары ярдәмендә билгене белдерә торган сүзләрне танып-белергә, төркемләргә өйрәтү, сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклегенә төшендерү | Белергә тиеш: - билгекне белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | 7.03 | ||
74 | Билгене белдерә торган сүзләр темасына күнегүләр. | 1 | Катнаш | Белергә тиеш: - билгекне белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | 11.03 | |||
75 | Үткәннәрне кабатлау. Сайланма диктант Мияубикә | 1 | Катнаш | нинди ? кайсы? Сораулары ярдәмендә билгене белдерә торган сүзләрне танып-белергә, төркемләргә өйрәтү, сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклегенә төшендерү | Белергә тиеш: - билгекне белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | Бирем билгене белдергән сүзләрне сайлап язарга | 12.03 |
76 | Контроль диктант №5 Әбием куллары | 1 | Кон-троль тикшерү | языла | Башкара алырга тиеш: -Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү | Контроль тикшерү | 14.03 | |
77 | Хаталар өстендә эш. Билгене белдерә торган сүзләр темасын ныгыту | 1 | Катнаш | нинди ? кайсы? Сораулары ярдәмендә билгене белдерә торган сүзләрне танып-белергә, төркемләргә өйрәтү, сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклегенә төшендерү | Белергә тиеш: - билгекне белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 18.03 | |
78 | Билгене белдерә торган сүзләр. | 1 | Катнаш | Белергә тиеш: - билгекне белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен Башкара алырга тиеш: -җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү | Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 19.03 | ||
79 | Сочинение “Кошларны каршы алабыз” | 1 | Гамәли эш | теманы ачарга өйрәтү сөйләм күнекмәләре булдыру | Башкара алырга тиеш: - билгекне белдерә торган сүзләр кулланып, рәсем буенча хикәя төзеп язу | Гамәли эш | 21.03 | |
80 | Җөмлә. Сүз, сүзтезмә, җөмләләрне аеру | 1 | Гамәли дәрес | Башкара алырга тиеш: -Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү | Гамәли эш | 4.04 | ||
81 | Җөмлә. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә. | 1 | Катнаш | Ия эш үтәүчене белде-рә, хәбәр иянең эшен белдерә, җөмләдәге сүзләр бер-берсенә бәйләнеп килә. Җөм-ләне тикшерүнең тәр-тибе бар | Белергә тиеш: --сөйләмне җөмләләргә аера; - баш кисәкләрен табып, сызыклар белән билгели Башкара алырга тиеш: -Җөмләнең баш кисәкләрен таб; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү; - әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында, нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую | Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 8.04 | |
82 | Җөмлә ахырында тыныш билгеләре | 1 | Катнаш | Ия эш үтәүчене белдерә, хәбәр иянең эшен белдерә, җөмләдәге сүзләр бер-берсенә бәйләнеп килә. Җөмләне тикшерүнең тәртибе бар | Белергә тиеш: --сөйләмне җөмләләргә аера; - баш кисәкләрен табып, сызыклар белән билгели Башкара алырга тиеш: -Җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү; - әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында, нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую | Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 9.04 | |
83 | Җөмләнең баш кисәкләре Ия һәм хәбәр. | 1 | Катнаш | Ия эш үтәүчене белдерә, хәбәр иянең эшен белдерә, җөмләдәге сүзләр бер-берсенә бәйләнеп килә. Җөмләне тикшерүнең тәртибе бар | Белергә тиеш: --сөйләмне җөмләләргә аера; - баш кисәкләрен табып, сызыклар белән билгели Башкара алырга тиеш: -Җөмләнең баш кисәкләрен таб; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү; - әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында, нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую | Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 11.04 | |
84 | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. | 1 | Катнаш | Ия эш үтәүчене белдерә, хәбәр иянең эшен белдерә, җөмләдәге сүзләр бер-берсенә бәйләнеп килә. Җөмләне тикшерүнең тәр-тибе бар | Белергә тиеш: --сөйләмне җөмләләргә аера; - баш кисәкләрен табып, сызыклар белән билгели Башкара алырга тиеш: -Җөмләнең баш кисәкләрен таб; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү; - әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында, нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую | Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 15.04 | |
85 | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Изложение. | 1 | Катнаш | Ия эш үтәүчене белде-рә, хәбәр иянең эшен белдерә, җөмләдәге сүзләр бер-берсенә бәйләнеп килә. Җөмләне тикшерүнең тәртибе бар | Белергә тиеш: --сөйләмне җөмләләргә аера; - баш кисәкләрен табып, сызыклар белән билгели Башкара алырга тиеш: -Җөмләнең баш кисәкләрен таб; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү; - әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында, нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую | Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 16.04 | |
86 | Җөмлә темасын ныгытуҖөмләдә сүз тәрибе. Тест. | 1 | Катнаш | Ия эш үтәүчене белдерә, хәбәр иянең эшен белдерә, җөмләдәге сүзләр бер-берсенә бәйләнеп килә. Җөмләне тикшерүнең тәртибе бар | Белергә тиеш: --сөйләмне җөмләләргә аера; - баш кисәкләрен табып, сызыклар белән билгели Башкара алырга тиеш: -Җөмләнең баш кисәкләрен таб; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү; - әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында, нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую | Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 18.04 | |
87 | Контроль күчереп язу№4 | 1 | Кон-троль | Башкара алырга тиеш: -өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү; -“Дөрес яз” сүзлеге белән эшли белү | 22.04 | |||
88 | Хаталар өстендә эш.Үткәннәрне кабатлау. Күне-гүләр эшләү. Тамыр,кушымча | 1 | Гамәли дәрес | Ел буена алган белем-күнекмәләрне ныгы-тып, күнегүләр эшләү | Үткәннәрне ка-батлау. Күнегү-ләр эшләү. Тамыр,кушымча | 1 | 23.04 | |
89 | Бәйләнешле сөйләм.Текст-ның темасын ачу. | 1 | Катнаш | Текстның төп уе тема дип атала. Текстның башламы, төп өлеше, йомгаклау өлеше була | Белергә тиеш: -текстның өлешләрен: : башламы, төп , йомгаклау өлешләрен табу Башкара алырга тиеш: -Текстны өлешләргә бүлү, аларга исем кушу; | Парлап эшләү, Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 25.04 | |
90 | Бәйләнешле сөйләм Эчтәлек Изложение. | 1 | Катнаш | Текстның төп уе тема дип атала. Текстның башламы, төп өлеше, йомгаклау өлеше була | Белергә тиеш: -текстның өлешләрен: : башламы, төп , йомгаклау өлешләрен табу Башкара алырга тиеш: -Текстны өлешләргә бүлү, аларга исем кушу; | Парлап эшләү, Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 29.04 | |
91 | Бәйләнешле сөйләм. Текст өлешләре | 1 | Катнаш | Текстның төп уе тема дип атала. Текстның башламы, төп өлеше, йомгаклау өлеше була | Белергә тиеш: -текстның өлешләрен: : башламы, төп , йомгаклау өлешләрен табу Башкара алырга тиеш: -Текстны өлешләргә бүлү, аларга исем кушу; | Парлап эшләү, Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 30.04 | |
92 | Административ контроль диктант. “Авылда” Сузык авазлар темасын ныгыту. | 1 | Гамәли дәрес | Ел буена алган белем-күнекмәләрне ныгы ту | Башкара алырга тиеш: - ел буена алган белем-күнекмәләрне кулланып, күнегүләр эшләү; - кагыйдәләрне искә төшерү; - дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү | Гамәли дәрес | 2.05 | |
93 | Хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләм.Хикәяне өлешләргә бүлү. Исем кую. | 1 | Катнаш | Текстның төп уе тема дип атала. Текстның башламы, төп өлеше, йомгаклау өлеше була | Белергә тиеш: -текстның өлешләрен: : башламы, төп , йомгаклау өлешләрен табу Башкара алырга тиеш: -Текстны өлешләргә бүлү, аларга исем кушу; | Парлап эшләү, Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 6.05 | |
94 | Бәйләнешле сөйләм. Хат язу | 1 | Катнаш | Текстның төп уе тема дип атала. Текстның башламы, төп өлеше, йомгаклау өлеше була | Белергә тиеш: -текстның өлешләрен: : башламы, төп , йомгаклау өлешләрен табу Башкара алырга тиеш: -Текстны өлешләргә бүлү, аларга исем кушу; | Парлап эшләү, Гадәти эш, аерым укучылардан сорау | 7.05 | |
95 | Сүзгә аваз-хәреф анализы темасын ныгыту | 1 | Гамәли дәрес | Ел буена алган белем-күнекмәләрне ныгы-тып, күнегүләр эшләү | Башкара алырга тиеш: - ел буена алган белем-күнекмәләрне кулланып, күнегүләр эшләү; - кагыйдәләрне искә төшерү; - дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү | Гамәли дәрес | 13.05 | |
96 | Иҗади биремле күнегүләр Алфавит.Сүзләр-не алфавит тәртибендә язу. | 1 | Гамәли дәрес | Башкара алырга тиеш: - ел буена алган белем-күнекмәләрне кулланып, күнегүләр эшләү; - кагыйдәләрне искә төшерү; - дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү | Гамәли дәрес | 14.05 | ||
97 | Контроль изложение. | 1 | Кон-троль | Белемнәрне тикшерү | 16.05 | |||
98 | Тамырдаш сүзләр темасын ныгыту | 1 | Гамәли дәрес | Ел буена алган белем-күнекмәләрне ныгы-тып, күнегүләр эшләү | Башкара алырга тиеш: -Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү | 16.05 | ||
99 | Баш хәрефтән языла торган сүзләр темасын ныгыту | 1 | Гамәли дәрес | Гамәли эш | 20.05 | |||
100 | Җөмлә төрләре темасын ныгыту Җөмләне дөрес интонаөия белән уку. | 1 | Гамәли дәрес | Башкара алырга тиеш: -Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү | Гамәли эш | 20.05 | ||
101 | Җөмләнең баш кисәкләре темасын ныгыту | 1 | Гамәли дәрес | Башкара алырга тиеш: -Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү | Гамәли эш | 21.05 | ||
102 | Үткәннәрне кабатлау. Сүзләрне алфавит тәртибендә язу. | 1 | Гамәли дәрес | Башкара алырга тиеш: -Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү | Гамәли эш | 23.05 |
2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр
-сүзләрне,җөмләләрне, 30-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу
-сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны икеләнүсез аеру, анализ ясау, бирелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау,бирелгән аваз схемасына,характеристика тиешле авазлар, сүзләр сайлау.
-сүзләрне иҗекләргә бүлү һәи иҗекләп юлдан-юлга күчерү, бә-рәң-ге, бәрәң-ге, бә-рәңге
- Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.
-е,в,г,й,к,н,ң,о,ө,х,һ,э,ю,я хәрефләре, ый, йо,йө кушымчалары булган сүзләрне дөрес язу
-янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган әллә, кәккүк.Габбас кебек сүзләрне, нечкә(калын) аеру билгесе кергән гади, программада булган сүзләрне (дөнҗя, ашүяулык) дөрес язу һәм юлдан –юлга күчерү
-сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу,
-үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштыру
-сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны ,предметның эшен,хәрәкәтен, билгесен, өстәмә предметны ,ярдәмче сүзләрне таба белү
-җөмләнең баш кисәкләрен таба бел-уку,уеннар, көндәлек тормыш, җәнлекләр, кош-кортлар турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу
-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: аваз,авыз, елга, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт,гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмҗе, җавап, җомга,җөмлә,җылы,йөрәк,караңгы,көньяк,кыңгырау,маңгай,Мәскәү,муен,онык,оя,пәнҗешәмбе,савыт, сәгать,, сәлам, сеңел, тавык,тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш,хайван,хөрмәт,һава,һаман,чаңгы,чәршәмбе,чия,шәһәр,шуа,эссе,юан,якшәмбе.
Уку –методик комплекты:
Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.
Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова,
К.Ф. Фәйзрахманова. Казан “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.
“Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма” И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.
И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Татар теле - Мөстәкыйль эш дәфтәре- татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен - Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...
1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...
2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
2 сыйныф өчен эш программмасы...
2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.
2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....
1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.
1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....
3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы тәкъдим итәм...
Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен" Татар теленән" эш программасы
Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: - башлангыч го...