Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар.
план-конспект урока (2 класс) на тему
Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар белән таныштыру; аларны җөмләдә куллану күнекмәләрен ; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mgarifk_birgn_dres_plany.docx | 25.38 КБ |
Предварительный просмотр:
Гөлшат Мөбарәкшина , Казан шәһәре 174 нче урта мәктәпнең
I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2 нче сыйныфта татар теле (татар төркеме)
Тема. Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар.
Максат. Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар белән таныштыру; аларны җөмләдә куллану күнекмәләрен ; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Компьютер, йомшак уенчыклар, карточкалар,
рәсемнәр.
Материал . С.Г.Вәгыйзов “Кызыклы грамматика”
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
II. Актуальләштерү.
- Укучылар, март башында без нинди бәйрәм билгеләп үтәбез?
( Әниләр бәйрәмен)
- Әниләребез – иң кадерле, иң якын кешеләребез. (1нче слайд )
- Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Илгә батырлыкны,
Җиргә матурлыкны,
Сез бирәсез газиз Әниләр.
- Ә сезнең әниләрегез нинди? Өйдә әниләргә хас сыйфатлар язып килергә иде.
Әйдәгез,укып китәбез.
(ягымлы,матур,әйбәт,гадел,мәрхәмәтле һ.б)
- Шушы сүзләр белән җөмләләр уйлап әйтегез.
- Сыйфатлар җөмләдә нинди роль уйныйлар?
(җөмләне бизиләр,матурлыйлар)
- Сыйфатлар нәрсәне белдерә?
- Нинди сорауларга җавап бирә?
Түбәндәге билгеләргә мисаллар китерегез. (2 нче слайд )
- Төс
- Тәм
- Форма
- Характер
- Вакыт
- Табигать күренешләре
III. Яңа теманы аңлату.(йомшак уенчыклар,рәсемнәр)
- Бу нинди куян? (зур)
- Ә монысы? (кечкенә)
- Бу тычкан нинди? (зур)
- Ә монысы? (кечкенә)
- Бу рәсем нинди? (матур)
- Ә монысы? (ямьсез )
- Линейка нинди? (озын)
- Монысы? (кыска)
- Бу ат нинди? (зур)
- Ә монысы? (кечкенә)
- Лимон нинди? (ачы)
- Алма нинди? (баллы)
- Сез нинди сыйфатлар әйттегез?(капма-каршы)
- Без бүген капма-каршы мәгънәле сыйфатлар турында сөйләшербез.
- Бу рәсемдәге хайваннарга сораулар куегыз . Куян нинди?
(куян-куркак, аю- батыр, ат-көчле ,тычкан –кечкенә, фил -зур һ.б.)
- Кайсы хайваннарны капма-каршы куярсыз?
(куян-куркак, аю-батыр, тычкан – кечкенә, ә фил - зур)
IV. Дәфтәрдә эш. Бирелгән сыйфатларны парлап языгыз. ( 3 нче слайд)
МАТУР КАРАҢГЫ
ТЫРЫШ ПЫЧРАК
ОЗЫН ТАР
ЧИСТА НАЧАР
КИҢ ЯМЬСЕЗ
ЯХШЫ КЫСКА
ЯКТЫ ӘЧЕ
ТАТЛЫ ЯЛКАУ
- Нинди сыйфатлар килеп чыкты? (капма –каршы сыйфатлар)
- Ә хәзер сыйфатларны исемнәр белән бәйләп әйтегез.
(киң урам,начар сүз һ.б.)
V. Физминутка.
Су буенда бакалар
Бик иртә уяндылар.
Алга да иелделәр,
Артка да бөгелделәр,
Уңга да иелделәр,
Сулга да иелделәр.
Ә аннан соң бергәләшеп,
Куллар белән чәбәкләп,
Аяклар белән тыпырдап
Сикерешеп алдылар.
VI . Карточкалар белән эш.(Укучыларга карточкалар тарату.) (4 нче слайд)
- Бауның озыны, сүзнең _________________ яхшы .
- Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше ___________ .
- Яхшы гадәт адәм итәр, __________ гадәт әрәм итәр .
- Уңган тимерченең куллары кара, икмәге _____ .
- Теле озын кешенең акылы ____________ булыр .
-Нинди сыйфатлар турында әйтелә?(капма-каршы сыйфатлар)
VII. Табышмаклар.(Сыйфатларны табу.) (5 нче слайд)
- Йөртә ул озын колак,
Үзе гаҗәеп куркак.
Уйланма инде озак
Нәрсә ул?Я әйт уйлап. (куян)
- Ялагай ул,хәйләкәр ул
Тавык,үрдәккә кызыга ул. (төлке)
- Килә бер батыр атлап,
Аягы баса лап-лап
Урманда йөри.
Умартадан бал көри. (аю)
- Сорыдыр төсе
Үткендер теше
Урманда йөри
Ашарга эзли. (бүре)
- Үзе кечкенә,үзе елак,
Ә шулай да аны бик яраталар. (бәби)
- Йомры йомшак,сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә. (чеби)
- Башы кызыл тарак,
Койрыгы матур урак,
Кычкыртып боргысын,
Уята барысын. (әтәч)
- Үзе ачы,үзе сары,
Чәйгә салып эчәләр
Суык тигәндә ашарга,
Куша аны врачлар. (лимон)
VIII . Нәтиҗә.
- Бүген дәрестә нинди сыйфатлар турында сөйләштек?
(капма-каршы сыйфатлар)
-Кайсы сыйфатларны яратып кулланасыз?Үзегездә нинди сыйфатлар булуын телисез?(яхшы,әдәпле,әйбәт)
-Мин сезгә үзегездә бары тик яхшы сыйфатлар булуын гына телим.
IX .Өй эше. “Минем яраткан уенчыгым” темасына кечкенә хикәя язарга (хикәядә сыйфатлар кулланырга)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата. -Кешене барлык физик һәм дини ...
Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)
Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....
Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе
Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау....
Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).
Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...
Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар - презентация
Татар төркеме өчен....
Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү
Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш....
4 нче сыйныфта татар теленнән уен-дәрес. Тема: "Синоним, антоним сыйфатлар”
Максат: 1) укучыларда диалогик һәм монологик сөйләм аша сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру; 2) фикерләү, танып белү сәләтен үстерү;3) яшьтәшләре белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү....