Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре. 4класс
план-конспект урока (4 класс) на тему
Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре.
4нче сыйныфта татар теленнән сингапур технологиясен кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_drese.doc | 72 КБ |
Предварительный просмотр:
Яр Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге
2- нче гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныф
укытучысы Кадирова Алсу Хәмит кызы
Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре.
4нче сыйныфта татар теленнән сингапур технологиясен кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.
Максат: 1) Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру.
2)Язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү.
3) Укучыларда үзара ярдәмләшү хисләре, бер - береңә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, презентация (слайдлар), проектор, тест, “Кем тизрәк? уены өчен күрсәтмәлек, , экран, биремле карточкалар.
Материал: дәреслек, әкиятләрдән өзекләр.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.
Кулланылган структуралар: ХАЙ ФАЙВ, МЭНЭДЖ-МЭТ КОНЕРС МИКС ПЭА ШЭА, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ.
Дәрес барышы:
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру( йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра)
I. Ориентлаштыру,мотивлаштыру этабы. ( ХАЙ ФАЙВ – тынычлану сигналын куллану)
1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
2) Китап-дәфтәрләрне барлау.
3) Дәрес максатын хәбәр итү.
4) Уңай психологик халәт булдыру.
- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн. Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.
II. Белемнәрне актуальләштерү.( МЭНЭДЖ-МЭТ куллану)
- –Хәзер, укучылар, дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны, сыйныф эшен, дәреслектән чираттагы матур язу күнекмәсен табып, язып куябыз.
- Әйдәгез “Кайсы артык?” уенын уйнап алабыз. Тапкан сүзләрне сүзлек эше итеп дәфтәрләргә язып барабыз. (СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ куллану.) ( һәр командада утырган 4 укучы берүк вакытта сүзләрне аерым карточкаларда язалар һәм бер-берсенә күрсәтәләр)
О Ң Л М Ы А Б Т И А Ь Г Т
К Ы У А Г Н И Г Ь Ш Ы Р
М Ә К Й Ы М Т Е Л К Ы У Ы Д
- Кайсы сүз артык? (укыган, укыды)
- Ни өчен? (беренче баганада сыйфатлар арасында, икенче баганада исемнәр арасында фигыль)
- Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?( үткән заман хикәя фигыльләр)
3. Фигыльләр турында өйрәнгәннәрне искә төшерү. ( МЭНЭДЖ-МЭТ куллану)
- Нәрсә ул фигыль?
- Фигыльнең нинди төркемчәләре бар?
-Боерык фигыль турында нәрсә әйтә аласыз?
- Хикәя фигыль турында нәрсә әйтерсез?
- Хәзерге заман хикәя фигыль турында сөйләп китегез әле.
- Нинди фигыль ул инфинитив?
-Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр турында нәрсә әйтерсез?
-Без өйрәнгән кайсы фигыль затланышлы яки затланышсыз?
-Фигыль җөмләнең кайсы кисәге булып килә?
III. Уку мәсьәләсен чишү этабы. ( МИКС ПЭА ШЭА)
-Артык сүзләр булган укыган, укыды сүзләре турында нәрсә әйтә алырсыз икән? (Үткән заман хикәя фигыльләр)
-Ни өчен үткән заман дип уйлыйсыз?
-Җөмләләр төзеп карыйк әле.
-Мәгънәләре буенча нәрсә әйтерсез?
-Әйе, үтәлгәнен үз күзең белән күргән, тәгаен билгеле булган эш нишләде? соравына җавап бирә һәм билгеле үткән заман дип атала. Ә кемнәндер ишеткән, ул эшнең башкарылганын үзең күрмәгән булсаң нишләгән? соравына җавап бирә һәм билгесез үткән заман дип атала
IV. Теманы беренчел ныгыту.
- слайд. Теманы ачыклау. Нинди тема өстендә эшләрбез икән? (билгеле һәм билгесез үткән заман)
- слайд. Бирелгән фигыльләрдән билге үткән заман хикәя фигыльләр төзергә һәм нинди кушымчалар алуын ачыкларга.
- слайд. Бирелгән фигыльләрдән билгесез үткән заман хикәя фигыльләр төзергә һәм нинди кушымчалар алуын ачыкларга
- слайд. Бирелгән фигыльләрне кертеп җөмләләр төзү.
V. Физкультминутка. ( МИКС -ФРИЗ- ГРУП куллану).
Укучылар музыка астында хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач парлашып басалар һәм “Мин үскәч кем булырга телим?” соравына җавап бирәләр, үз фикерләрен җиткерәләр ( вакыт исәпләнә)
VI. Рефлексия
5слайд. Бирелгән шигырьләрдән фигыльләрне табу, үткән заман фигылен үрнәк буенча зат-сан белән төрләндерү. 85 нче бит 123 нче күнегү.
- Әкиятләрдән өзекләр тыңлау, фигыльләрнең заманын ачыклау. А.Алиш әкиятләре бирелгән, бәлки, кайсы әкияттән өзек икәнен дә әйтә алырсыз.
- Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар. ( “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”)
- Менә кинәт нидер бик- каты кыштырдаган. Песи баласы: «Әни кайтты, ахры», — дип уйлаган. Идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөргәнен күргән .Песи баласы алардан да курыкмаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән (“Песиләр һәм күселәр”)
- Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән. (“Бикбатыр белән Биккуркак”)
-Ни өчен әкиятләрдә күбрәк билгесез үткән заман хикәя фигыльләр кулланыла?
- Әкиятләрдәге бер фигыльне сүз төркеме ягыннан тикшер.
- Карточкалар белән эш.
- Ә хәзер, әйдәгез, карточкалар белән эшләп алабыз. Мин сезгә фигыльләр әйтәм, ә сез тиешлесен билгеләп барырга тырышыгыз.
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | |
Хикәя фигыль | ||||||||||
Боерык фигыль |
Бар, укыдым, сөйләгез, уйнарга, сөйләштеләр, килергә, эшләсен, кайтмаска, йоклыйбыз, яусын. (Эшләп бетергәч, тикшереп чыгыла)
- Тест эшлә ( “Куиз-куиз-трэйд")
1.Фигыль нәрсәне белдерә?
- Эш,хәл, хәрәкәтне
- Предметны һәм затны
- Предметның билгесен
2.Кайсы сүзләр фигыль
- Яшьлек , матурлык
- Яшәргән, матурайган
- Яшел, матур
3.Боерык фигыльнең соравы
- Нишлә?
- Нишләгән?
- Нишләр?
4.Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?
- 1
- 2
- 3
5. Билгеле үткән заманны тап
- язганнар
- көйләде
- суларга
6. Билгесез үткән заманны тап
- көлешәләр
- үттеләр
- санаганнар
7. Үткән заманның ничә төре бар?
1.1
2. 2
.8.Затланышсыз фигыльне табарга
1. Боерык
2. Хикәя
3. Инфинитив
VII. Йомгаклау.
- Нәтиҗә
-Бүген нинди яңалык алдык? Нинди эшләдек?
-Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?
2. Өй эше. “Яңа ел” темасына әкият яз.
-Әкиятләр күбрәк нинди заманда килә?
-Үткән заман хикәя фигыльнең нинди төре?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кучымчасы ярдәмендә ясала....
«Хәзерге заман хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе”
дәрес эшкәртмәсе...
Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"
Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"(1 сыйныф, рус төркеме.).Скачать видеоурок по ссылке:https://yadi.sk/d/v36JxVv7k9jF3...
Дәрес конспекты:"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы."
Дәрес төре. яңа материалны аңлату.Дәреснең темасы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы.Максат. Укучыларны хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат...
"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы" темасына презентация
В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...
хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
Бу презентация ныгыту дәресендә күбрәк кулланыла. Балалар биремнәрне укытучы белән дә үзләре генә дә эшлиләр. Дөреслеген бергә тикшерәләр....