Тема :Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. (Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асыльгәрәева)
план-конспект урока (4 класс) на тему
Тема :Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.
(Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асыльгәрәева)
Дәрес максаты:
1)Предметка караган максат:
-сыйфат турында төшенчә ныгыту;
-сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясалышы белән таныштыру;
2)Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру;
ТБУУГ: -проблеманы кую һәм формалаштыру, иҗади һәм эзләнү характерындагы пролемаларны хәл иткәндә эшчәнлек алгоритмын мөстәкыйль төзү;
-нәтиҗә чыгару.
КУУГ: - төркемнәрдә, парларда эшли белү;
РУУГ: - үз эшеңне бәяли белү;
3)Укучыларда туган телгә мәхәббәт,дустана мөнәсәбәт,игътибарлылык,дуслык хисләре тәрбияләү.
Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү.
Дәрес тибы: яңабелем күнекмәләрен булдыру.
Дәреслек: Р.Х.Ягъфәрова,“Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек”, 2010.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,таблица, мультимедиа, экран, презентация, кроссворд, карточкалар,тест биремнәре,модельләр төзү өчен сүзләр язылган карточкалар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urok_tat_yaz_otkrytyy_-chagyshtyru_derezhese.docx | 36.26 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема :Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.
(Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асыльгәрәева)
Дәрес максаты:
1)Предметка караган максат:
-сыйфат турында төшенчә ныгыту;
-сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясалышы белән таныштыру;
2)Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру;
ТБУУГ: -проблеманы кую һәм формалаштыру, иҗади һәм эзләнү характерындагы пролемаларны хәл иткәндә эшчәнлек алгоритмын мөстәкыйль төзү;
-нәтиҗә чыгару.
КУУГ: - төркемнәрдә, парларда эшли белү;
РУУГ: - үз эшеңне бәяли белү;
3)Укучыларда туган телгә мәхәббәт,дустана мөнәсәбәт,игътибарлылык,дуслык хисләре тәрбияләү.
Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү.
Дәрес тибы: яңабелем күнекмәләрен булдыру.
Дәреслек: Р.Х.Ягъфәрова,“Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек”, 2010.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,таблица, мультимедиа, экран, презентация, кроссворд, карточкалар,тест биремнәре,модельләр төзү өчен сүзләр язылган карточкалар.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1.Дәресне оештыру моменты.
Укучыларда психологик уңай халәт тудыру.
-Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек?
Укучылар: Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.
-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.
2. Мотивлаштыру
-Укучылар, без кайсы республикада яшибез?
-Татарстанда нинди дәүләттелләре бар?
-Укучылар, ә сездә дүләттелләрен белергә тиешме?
-Аларны өйрәнү ни өчен кирәк?
-Укучылар, ә сезнең туган телегездә бар бит әле, шулай бит.
туган телегезне беләсезме?
-Туган телнедә, татар телендә, рус телендә яхшы белергә кирәк.
^ Телләр белгән, илләр белгән.
-Тактада нәрсә язылган? Ничек аңлыйсыз бу мәкальне?
Шуңа күрә без татар телен татар теле дәресләрендә өйрәнәбез.
3.Өй эшен тикшерү.
-Укучылар ! Сезгә өйдә сыйфатлар кертеп матур җөмләләр төзеп килергә иде.
Дәфтәрләрегезне уң күршең белән бергә тикшереп ,иң матур җөмләне сайлап алырга кирәк. Һәр төркемнән икешәр җөмлә укыйбыз.
-Өй эшен үзебез бәялибез.Кемнәрнең җөмләләре укылды,шулар үзләренә “5”ле билгесе куя алалар,калганнарга ничәле була инде? (“4” ле).
Үзбәя.
II. Уку мәсьәләсен кую.
1.Сыйныф тактасына язылган матур язу күнегүе ачыла.
-Тактага карагыз! Хәзер матур язу күнегүе уздырып алырбыз. Тактага нинди җөмлә язылган?
Татарстаным болыннарга, әрәмәләргә, суларга, күлләргә бай.
(Сангырау тартыклар түгәрәк эченә алынып язылган)
-Сезнең алда матур язу күнегүе.Игътибар белән укыйбыз.
-Нинди хәрефләр түгәрәк эченә алып язылган?(Саңгырау тартык авазлар).
-Без сезнең белән сүз эченнән сүз төзү күнегүен бик яратып башкарабыз. Бирелгән җөмләдәге сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзеп булмыймы икән? Уйлап карыйк эле.
Укучылар үзләре төзегән җөмләләрне әйтәләр.
Татарстаным болыннарга бай.
Татарстаным әрәмәләргә бай.
Татарстаным суларга бай.
Татарстаным күлләргә бай.
-Ничә җөмлә төзедек? (Дүрт)
-Дүрт җөмләне берләштереп кайсы сүз төркеме тиңдәшләнеп килгән?(Исемнәр).
-Иң беренче әйткән җөмләбезне искә төшерәбез дә,дәфтәрләргә язып куябыз.(Хәтер диктанты,хәтер сәләте үстерелә).
Минем Татарстаным болыннарга бай.( Шушы җөмлә өстендә өйрәнгән орфограммаларны белү ныгытыла.Укучылар,сыйныф тактасына берәм-берәм чыгып, биремнәрне үтиләр).
2. Актуальләштерү
1.Кроссворд чишү,табышмакларның җавабын табу.
-Укучылар, мин сезгә бер кроссворд әзерләдем.
-Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез табышмакларның җавапларын табарсыз дип уйлыйм.
1.Аягы юк, кулы юк.
Ишек ачуга өй эченә йөгерә.
Бу ни була,кем белә? ( Суык)
2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел.(Чыршы)
3.Агач башында көмеш алка. ( Ай)
4. Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә. (Яфрак)
5.Ашамый, эчми, көне – төне эшли. ( Сәгать)
6.Өй эчендә базым бар,
Баз эчендә бозым бар.
Керер идем – сыялмыйм
Бозларында шуалмыйм. ( Суыткыч)
- Сары төс белән билгеләгән баганада нинди сүз килеп чыкты? (сыйфат)
2.Белемнәрне тигезләү.
- Нәрсә соң ул сыйфат? (Ул сүз төркеме).
-Сыйфат дип без нинди сүзләргә әйтәбез? (Предметның билгесен ,сыйфатын белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр сыйфат дип атала).
-Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?(Төсне, форманы,харак-терны, табигать күренешләренең билгеләрен, вакытны).
-Сыйфатларның сөйләмдәге роле нидә?(Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар)
-Чыннан да шулай микән? (Матур язу күнегүенә игүтибар иттерү.Иңади эш башкарыла).
Матур язу күнегүе түбәндәгечә иде.
Татарстаным болыннарга, әрәмәләргә, суларга, күлләргә бай.
-Җөмләгә сыйфатлар өстәп язарга кирәк. Уйлашабыз!(Төркемнәрдә эш).
-Язганнарны укыйбыз.
Гүзәл Татарстаным яшел болыннарга, куе әрәмәләргә, шифалы суларга,балыклы күлләргә бай.
Тикшерү,үзбәя.
-Сүз нәрсә турында бара?(Татарстанныбызның матурлыгы, байлыгы турында).
-Иҗади эшебезне кабат укыйбыз.Сыйфатлар өстәп язгач, җөмләнең
матурлыгы үзгәрдеме?
-Әлеге җөмләдә кулланылган сыйфатлар нинди дәрәҗә сыйфатлар дип атала?(Төп гади дәрәҗә).
-Сыйфатның гади дәрәҗәсен ничек аерырсыз? (Ул предметның гадәти билгесен белдерә).
- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән?
(- Бүген дәрестә сыйфат сүз төркеме белән танышуны дәвам итәрбез. Сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне арттырырбыз).
3.Предметлы рәсемнәр белән эш.
Укучылар, ә хәзер тактага карыйк әле. Монда парлы рәсемнәр бирелгән. Бу парлы рәсемнәрне ике төркемгә аерып карагыз әле.(Аералар, аңлаталар, килеп чыкмый.)
III .Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1.Укучылар, әйдәгез әле бу парлы рәсемнәрдә ике предметның да бер үк билгесен табып карыйк әле.
Кызыл, кызылрак, матур, матуррак, калын, калынрак, зәңгәр, зәңгәррәк. (язып алабыз)
-Ә хәзер сүзләрне ике төркемгә аерып карагыз әле.
Кызыл кызылрак
Матур матуррак
Калын калынрак
Зәңгәр зәңгәррәк
-Нәрсәгә карап аердыгыз?
-Беренче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? Бу нинди сүз төркеме, нинди сорауга җавап бирәләр? Бу сүзләр сыфатның нинди дәрәҗәсендә бирелгән?
Икенче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?
Беренче баганадагы сүзләрдән аерылалармы, нәрсә белән?
- Икенче баганадагы сыйфатларны без кайчан кулланырга мөмкин? (ике предметның бер үк билгесен чагыштырганда. Кызыл-кызылрак).
Нәтиҗә: предметларның билгеләрен чагыштырганда сыйфатка нинди кушымчалар өстибез?
Чагыштыру сүзеннән чыгып, бу сүзлә рсыйфатның ниндидәрәҗәсе икәнен кем әйтепбирә ала?
- Укучылар беренче баганадагы сүзләрне без сыйфатның гади дәрәҗәсе дип әйтәбез, ә икенче баганадагы сүзләрне чагыштыру дәрәҗәсе дип әйтәбез.
(Кабатлыйлар: гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе).
^ 2.-Ә хәзер, укучылар, парлы рәсемнәрндә ике төркемгә аерып карыйк инде. Нинди билгеләре буенча аерырсыз микән?
3.Сыйфатларны ике баганага аерып яз.(Слайд)
Матур, тәртиплерәк, түгәрәк, ачы, тозлырак, матуррак, усал, хәйләкәр, алсу,зуррак, белемлерәк, көчле.
-Без нишләдек? (сыйфатларны ике баганага аерып яздык)
-Нинди билгеләре буенча аердык? (1нче баганада -рак, -рәк кушымчалары юк,
2нче баганада- рак,-рәк кушымчалары бар).
Үзбәя.
2.Дәреслек беләнэш. Бирем №1
-Укучылар, хәзер дәреслекләрне ачыйк .9 бит, 13 нче күнегү.
-Биремнеукыйк әле.
-Биремдә нинди сүзләр бирелгән? (сыйфатлар).Бу сүзләрдә нинди охшашлык бар? (барлык сүзләр р тартыгына беткән)
-Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп язарга кирәк.
-Нинди орфограмма барлыкка килә? (-рр-)
Тикшерү,үзбәя.
- Бу текста чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыйк әле.
- Аның өчен без нишләргә тиеш? Алгоритм төзеп карыйк әле.
Алгоритм:
А) Сузнең төркемен билгелибез.
Б) Нәрсә белдергәнен ачыклыйбыз.
В) Сүзләргә сорау бирәбез.
Г) Кушымчасын билгелибез.
-рак, -рәк кушымчасы булса, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе була.
- Алгоритмны кулланып, бирелгән сүзләр арасыннан сыфатларны табып, –рак, -рәк кушымчалары өстәп яз. 1-2 җөмлә төзе. 1 укучы такта янында эшли.
Җәй, җылы (җылырак), зәңгәр (зәңгәррәк), китап, озын (озынрак), якты (яктырак), чәчәк, зур (зуррак), дәрес, кечкенә (кечкенәрәк), баллы (баллырак)
-Без нишләдек?
А) Сузнең төркемен билгелибез.
Б) Нәрсә белдергәнен ачыклыйбыз.
В) Сүзләргә сорау бирәбез.
Г) Кушымчасын билгелибез.
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
Парлы эш. (бирем №4) (Слайд)
Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.
Алма ..., ә җиләк ... . Көн ... , ә төн ... . Итәк... , ә күлмәк ... .
Сыйфатлар: матуррак, кызыл, салкын, матур, кызылрак, салкынрак.
Тикшерү,үзбәя.
2.Дәреслек беләнэш. Бирем №2
-Укучылар, хәзер дәреслекләрдән, 16 нче күнегүне таптык. (10б.)
-Биремне укыйк әле.
-Биремдә нинди сүзләр бирелгән? (сыйфатлар). Бу сүзләрдә нинди охшашлык бар? (барлык сүзләр к тартыгына беткән)
-Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп язарга кирәк.
-Нинди орфограмма барлыкка килә? (к-г)
^ IV. Рефлексия.
1.Тест биремнәре. (Слайд)
1. Тәрҗемә итегез - сыйфат:
А) существительное
Ә) прилагательное
Б) глагол
2.Сыйфат нәрсәне белдерә?
А) предметны
Ә) предметның билгесен
3.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А) нишли?
Ә) кем? нәрсә?
Б) нинди? Кайсы?
4. Сыйфатларны тап :
А) малай, куян,сыерчык,
Ә) матур, кечкенәрәк,җылырак
Б) эшли, елмая,йөгерә.
5.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны тап:
А) Матуррак, кызылрак, салкынрак.
Б) Кызыл, кара, кыска
Тестны тикшерү, үзбәяләү (Слайд)
3. Рефлексия.
-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә белдек? ( Без бүгенге дәрестә сыйфат сүзтөркеме турындагы белемнәребезне ныгыттык, җөмләдә сыйфатларны таптык, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе белән таныштык.)
-Без аларны ничек таптык? (Нинди? Кайсы сорауларына җавап биргән сүзне таптык, предметның билгесен белдерүенә игътибар иттек, кушымчаларын билгеләдек.)
-Нинди нәтиҗә чыгардык? ( Предметның билгесен белдергән сүзләр, нинди? кайсы? Соравына җавап бирсәләр, -рак, рәк кушымчасы белән ясалган булсалар болар сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе була).
4. Өй эше. (Слайд)
1. 14 нче күнегү, 9 бит, төшеп калган хәрефләрне куеп язарга.
2. 15 нче күнегү, 10 бит, уртак билгеләр буенча җөмләләр төзеп язарга.
3. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны кулланып, кечкенә хикәят язып килегез.
Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйфат,сыйфатның мәгънәсе,сораулары.
1. Автор: Русецкая Лена Амировна, учитель начальных классов.2. Образовательное учреждение, регион: МБОУ гимназия №4 г. Бавлы РТ 3. Предмет, класс, в котором используется продукт: татарский язык,3к...
Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.
Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең ничек ясалышын үзләштерү;-сыйфат турындагы белемнәрен системалаштыру, сыйфат-антонимнар...
4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе"презентация
4нче сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасына презентация....
Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе
Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе...
Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация
Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация...
Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру
Сингапур структураларын кулланып, укучылар белән фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру...
Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе
Яңа материалны өйрәнү....