Главные вкладки
Лексика һәм лексикология турында төшенчә.
план-конспект урока
Лексика һәм лексикология турында төшенчә.
Максат:
1. Укучыларның сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, белеем һәм күнекмәләрен ныгыту, үстерү, анны гамәлдә кулана белергә өйрәтү.
2. Лексика һәм лексикология турында төшенчә бирү.
3. Сүзнең нинди көчкә ия икәнен укучыларга аңлату.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres.docx | 39.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Лексика һәм лексикология турында төшенчә.
Максат: 1. Укучыларның сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, белеем һәм күнекмәләрен ныгыту, үстерү, анны гамәлдә кулана белергә өйрәтү.
- Лексика һәм лексикология турында төшенчә бирү.
- Сүзнең нинди көчкә ия икәнен укучыларга аңлату.
Җиһазлау: дәреслек, видеороликлар, карточкалар, кар бөртекләре, сүзлекләр.
Предмет нәтиҗәләре:
– лексикология, лексика терминын аңлау;
– сөйләмдә сүзнең мәгънәсен аңлап сөйләшү.
Метапредмет:
– рус теле һәм инглиз теле белән сүзләрне бәйләү
Регулятив: укытучы белән бергә дәрес темасын ачыклау, дәрескә максатлар кую.
Коммуникатив: укучыларга үз фикерләрен әйтергә, җиткерергә өйрәтү.
Шәхси: сүз белән кеше рәнҗетмәскә өйрәтү, башкаларга карата мәрхәмәтле булырга өндәү.
Эш формалары: индивидуаль, парлы, группалы, фронталь.
\
Дәрес барышы
- Мотивлаштыру-оештыру
Дәресне оештыру:
Хәерле көн, укучылар, минем исемем Гөльнара Финусовна һәм бүгенге дәресебезне әлеге шигырь юллары белән башлыйсым килде.
Ява карлар, ява карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илебезненң көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балаларның көлгәне.
Шушы югары ноктада, әйдәгез, дәресебезне башлыйк.
Мин телимен сезгә тыныч күк йөзе һәм тел ачкычлары.
Ә хәзер балалар иреннәргә гимнастика эшләп алыйк. Минем арттан кабатлагыз
1. “Су үгезе” (Бегемот)
Авызны тыныч кына зур итеп ачарга һәм ябарга. Күнегүне 4-5 тапкыр кабатлыйбыз.
2. “Елмаю”
Кысылган тешләр күренерлек итеп ирен почмакларын җәябез. Иреннәрне янә үз хәленә кайтарабыз.. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.
3. “Фил борыны” (Хобот)
Үбәргә теләгән кебек иреннәрне алга торба итеп сузабыз, шулрәвешле 4-5 секунд тотабыз. Иреннәрне кире тыныч торышка кайтарабыз. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлыйбыз.
Молодцы! Менә безнең иреннәр дөрес җавап бирергә әзерләр
- Белемнәрне актуальләштерү
– Сезнең каршыгызда кроссвордлар, әйдәгез әле, бергәләп әлеге кроссвордны чишик. Мин сорауларны укыйм, сез, җавапларын кычкырып әйтеп, әлеге кроссвордка язасыз.
- Кызлар тырнак буярга кулланалар … (лак)
- Танып нәрсә ул? … (елга)
- Хәзер нинди ел фасылы … (кыш)
- Сот бирэ торган йорт хайваны … (сыер)
- Предметны белдерә … (исем)
- Кышын ява … (кар)
- Кар нинди төстә? (ак)
1Л |
|
|
| ||||||
2Е |
|
|
|
| |||||
3К |
|
|
| ||||||
4С |
|
|
|
|
| ||||
5И |
|
|
|
| |||||
6К |
|
|
| ||||||
7А |
|
| |||||||
Укучылар, мин сезгә кар бөртекләре бирәм, әлеге кар бөртекләрен сез дөрес җавап биргән очракта алырсыз. (Үзбәя)
Укучылар беренче баганада нинди сүз чыкты?
Лексика
Ә нәрсә соң ул лексика?
Әйдәгез, бергәләп әлеге сорауга җавапны эзлик әле.
Игътибар белән экранга карыйбыз. (Тавышсыз кино карыйлар.)
Укучылар, әйтегез әле, әлеге кинода ни җитми?
Көтелгән җавап аралашу, сүз.
Дөрес фикерләр ишетүемә мин бик шат.
Укучылар, безнең дәреснең темасы нинди булыр икән?
( Укучылар фикере: сүз турында,Лексика )
Әйе дөрес, Без бүген «Лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе» дигән тема үтәрбез.
III. Уку мәсьәләләре кую
Дәрестә ниләр эшләрбез икән?
– укыйбыз
– сөйлибез
– аралашабыз
– язабыз
–тыңлыйбыз
Әлеге максатлар кояш нурына тактада куелачак (3 мин китсә)
- Уку мәсьәләләрен өлешләп чишү:
Әйдәгез әле, бергәләп уйлыйк, лексикология нәрсә икән ул?
Укучылар фикере. (Сүзләр, аларның мәгънәсе)
Әйе, дөрес Лексикология ул –телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән. Грекчадан “Лексика” – сүз, логос “фән” дигәнне аңлата.
Татар телендә нинди генә сүзләр юк. Сүзләрнең мәгънәсен без каян карыйбыз?
Укучылар. Аңлатмалы сүзлекләрдән.
– Әйдәгез, бергәләп 213 нче күнегүне эшләп алыйк әле ( дәреслек, 94 нче бит).
Дәфтәргә җавапларны гына язабыз:
1) токмач
2) хәбәр
3) юрган
4) җөмлә
5) юмарт
Бик дөрес җаваплар өчен кар бөртекләре алабыз.
Бу шулаймы икән, аңлатмалы сүзлектән тиз генә тикшереп алыйк.
III. Ял минуты
Әйдәгез балалар ял итеп алыйк.
Әкрен генә басабыз.
Әзрәк уйнап алабыз,
Тиз-тиз чүгеп алабыз,
Аннан туктап калабыз.
Уңга таба бөгелик,
Сулга таба бөгелик
Салмак кына әйләник
Җайлап кына утырыйк.
Утырыгыз. Дәресне дәвам итәбез
Укучылар, мин сезгә хәзер бер хикәя укыйм, әлеге хикәя сезнең каршыгызда.
Игътибар белән тыңлыйбыз.
Кышкы урман.
Уйнап-көлеп, Яңа елның чыршы бәйрәмен үткәрдек. Күңелле кышкы каникуллар башланды, әмма җәйге каникуллар барыбер сагындыра. Икенче көнне үк ап-ак карга күмелгән урманны карарга киттек. Урмандагы агачларда кап-кара кошлар күренә.
Йомшак яуган ак кар өстеннән тирән уйга батып, минем күршем атлый. Кар шундый тирән, аның киез итекләре батып кала. «Абзар эчендә кия торган итегем җиңелрәк иде», – дип уйлыйдыр дустым.
Урман кырыендагы басу да ак кардан киенгән. Матур, серле, ямьле әкият! Җил юк. Карт наратлар, бер-берсенә сыенышып, мәңгелек уйларын уйлап җырлап утыралар. Шул вакыт агачта тиен күренде. Мин, тиенне сыйларга теләп, кесәмә кулымны тыксам, ә анда бер тиен.
Укучылар, сезгә әлеге хикәя ошадымы?
Әйдәгез әле, хикәядәге калын хәрефле сүзләргә күз салыйк:
Кышкы – җәйге.
Ап-ак – кап-кара.
Без бүген сезнең белән сүзнең лексик мәгънәсе турында сөйләшәбез, дидек.
Бу сүзләр нинди сүзләр соң?
(Капма-каршы мәгънәле сүзләр.)
Бик дөрес, без аларны икенче төрле ничек атыйбыз соң. (Антонимнар)
Үзегез дә антонимнарга мисаллар китереп китегезче. (Кар бөртекләре бирелә.)
Кабат хикәябезгә кире кайтыйк әле.
Матур, ямьле сүзләре кызыл белән билгеләнгән. Әлеге сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз һәм аларны икенче төрле без нинди сүзләр дибез?
(Синонимнар.)
Әйдәгез, синонимнарга мисаллар әйтеп китик. (Кар бөртекләре бирәм.)
Хикәябездә абзар, басу сүзләре очрады. Без сүзләрнең мәгънәләрен белмәсәк, кайдан карый алабыз?
Сүзлекләрдән: аңлатмалы сүзлекләр, синонимнар, антонимнар, орфографик сүзлекләр бар.
Әйдәгез, бергәләп абзар, басу сүзләрен мин биргән сүзлектән карап китик әле.
Әлеге сүзләрнең мәгънәсен аңладыгыз инде, үзебез дә әлеге сүзләр белән телдән генә җөмләләр төзик.
Тиен сүзе хикәядә ике җирдә очрады. Ул сүз нинди мәгънәгә ия соң? (Бертөрле язылалар, мәгънәләре төрле – омонимнар.)
Сез нинди омонимнар беләсез? (Дөрес җавапка кар бөртекләре бирелә.)
Тирән уй, тирән кар нинди лексик мәгънәгә ия?
Димәк, сүзләр күчерелмә һәм туры мәгънәдә дә була икән бит.
Балалар, тагын безнен сөзләребез бер мәгънәле һәм күп мәгънәле була. Әйдәгез, укучылар, бер уен уйнап китик, мин сезгә карточкалар бирәм. Сез шул карточкаларны алгач, сүзләргә игътибар итегез. Сүзләр тылсымлы. Кемнәрдә күп мәгънэле сүзләр уң якка тезеләләр, бер мәгънәле сүзләр сул якка басабыз.
Басма (мост(исем), не наступать (боерык фигыль) Суган(лук)
Алма (яблоко (исем), не бери (боерык фигыль)) Чыршы( ёлка)
Кара (черный цвет(сыйфат), смотри(боерык фигыль)) Дус(друг)
Йөз (сто( сан), плыви(боерык фигыль)) Әни(мама)
Ал (розовый цвет(сыйфат), возьми(боерык фигыль)) Ручка(ручка)
Әлеге сүзләрне рус телендә дә бергәләп әйтик әле. Бәлки, әлеге сүзләр белән җөмләләр дә төзерсез.
- Рефлексия
Укучылар, без бүген ниләр эшләдек?
Әйдәгез үткәнне бераз кабатлап чыгыйк. Тест эшләп алыйк.
Тест.
1.Сүзләр була ала:
А) бер мәгънәле,
Б) Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле
2.Аңлатматлы сүзлекләрдә
А) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә,
Б) сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.
3. Күп мәгънәле сүзләрне табырга.
А) Балык, әти, әни, ботак, балан,
Б) Баш, алма, алтын, ботка, борын.
Әйдәгез, мин сезгә Татарстан Республикасынын язучысы Мирхади Разовнын «Сүз» турында шигырен укыйм. Сез уйлый торыгыз «Сүз» нинди көчкә ия икән ул?
Бер кәлимә сүз
Бәхетле булырга кешегә
Бер кәлимә җылы сүз җитә.
Тик аның ихластан әйткәне
Йөрәкнең түренә үк үтә.
Күкләргә күтәрә җаныңны,
Яхшы сүз яшәртә, көч бирә.
Сорыга әйләнгән тормышка
Ямь өсти, матурлый, төс бирә.
Яралый кешене яман сүз,
Ачы сүз, гайбәт сүз, ялган сүз.
Бер сүздән өзелә гомерләр,
Бер сүздән чәчерәп чыга күз.
Корал ул пычрак канлы сүз,
Тутыккан пычагы явызның.
Сүз белән сак бул син, ашыкма,
Белмичә ачма һич авызың.
Сүз көче тауларны тетрәтә,
Җимерә, агыза силләрне.
Уйламый әйтелгән шул бер сүз
Сугышка җиткерә илләрне.
Сүз тота тормышны,
ул әйтер,
Сорагыз мәхәббәт гөленнән.
Матур сүз, яхшы сүз, баллы сүз
Гел тамып торсын бу телеңнән!
Укучылар белән фикералышу.( сүз дуслаштыра, таныштыра, елата, ачуландыра, үпкәләтә, үтерә, терелтә)
Чыннан да балалар сүзнең көче бик зур, татар телендә шундый мәкаль дә бар, Сүз кылычтан( меч) үткен(острее), кылыч ясаган яра төзәлә, ә менә авыр сүзнең каны күренмәсә дә, ярасы күңелдә бик тирән эз калдыра, һәм бик озак төзәлми. Шуңа күрә, балалар, сүзләребезне гел уйлап кына әйтик, кеше күңелен рәнҗетмик.
Матур сүз, яхшы сүз, баллы сүз гел тамып торсын сезнең телләрдән!
Сезнең алдыгызда кар бортеклэре ята , шунда исемегезне языгыз һәм үзегезгә бәя ( оценка) куегыз. Ә хәзер, әйдәгез, шул кар бортеклэрен тактага ябештерәбез, Нинди матур сурэт килеп чыкты. Укучыларым сезнең дэ киләчәгегездә менә шулай кояш елмаеп торсын, гел яхшы кешеләр генә очрасын.
Өй эше
- Китаптагы кагыйдәне белергә (96 нчы бит).
- Кыш турында әкият язарга ( синоним, антоним, омоним, туры, күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кулланып).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Лексикология английского языка Г.Б. Антрушина, О.В, Афанасьева, Н.Н. Морозова
Учебное пособие включает разделы: предмет и задачи курса, этимологический состав и стилевые слои словарного состава английского языка, словообразование, семантология, фразеология, синонимия и антоними...
ИЗУЧЕНИЕ ТЕМЫ «ЛЕКСИКОЛОГИЯ» ПРИ ПОДГОТОВКЕ К ОЛИМПИАДАМ ПО РУССКОМУ ЯЗЫКУ.
Важнейшая задача школы – давать подрастающему поколению глубокие и прочные знания основ наук, вырабатывать умения и навыки, применять их на практике, поэтому так важно уже в начальной школ...
“Тамыр”һәм “кушымча” төшенчәләре
“Тамыр”һәм “кушымча” төшенчәләрен искә төшерү.Сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар белән танышу. Сүзлек запасларын баету. Иҗади сәләтләрен үстерү. ...
Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.
Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....
Сан турында төшенчә.
Сан темасын дистанцион укыту өчен дәрес эшкәртмәсе....
Статья "Славянизм как проблема лексикологии современного русского литературного языка (по данным письменной речи школьников)".
Статья "Славянизм как проблема лексикологии современного русского литературного языка (по данным письменной речи школьников)"....
«Исем» бүлеген кабатлау. Фигыль турында төшенчә.
1. “Исем” бүлегендә алган белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.Фигыль турында беренчел төшенчә бирү.2. Әлеге сүз төркемнәрен таба, аера белү ; сорауларга ту...