Технологическая карта урока по татарскому языку по теме "Сузлеклэр" для 2 класса
план-конспект урока (2 класс)

 Зайниева Разина Разиховна

Конспект урока по татарскому языку для 2 класса по теме "Сузлеклэр-Словари"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_2b.docx22.73 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенең технологик картасы

Тема: “Сүзлекләр. Сүзлекләрнең төрләре”

Дәреснең тибы:яңа белемнәрне ачу

Сыйныф:

Дәреснең максаты: укучыларны сүзлекләрнең төрләре белән таныштыру, алар белән кулланырга өйрәтү

Бурычлар:

- белем бирүче: сүзлекләрнең төрләре белән танышырга һәм дөрес кулланырга өйрәтү;

- үстерүче: укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

- тәрбияви: бер-берсенә ярдәмләшү, ихтирамлык сыйфатларын тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет:

-укучыларның сүзлекләрнең төрләре белән танышу һәм дөрес куллана белүләрен формалаштыру;

Предметара бәйләнеш:

- үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә килешеп эшли белү, үз фикереңне төгәл җиткерү, укыганны анализлау, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру

Шәхескә кагылышлы:

-үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игьтибарлылык тудыру.

Чыганаклар: дәреслек, интерактив такта, презентация, схематик карточкалар.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары, максаты.

Укытучы эшчәнлеге:

Укучы эшчәнлеге:

УГГ

I. Оештыру

Укытучы өчен максат: укучыларны активлаштыру, уңай шартлар булдыру.

-исәнләшү, танышу

-Исәнмесез, укучылар. Бүген татар теле дәресен сездә мин, Рәзинә Разыйховна, алып барачакмын.

-исәнләшү

ШУУГ

үзмаксат кую.

КУУГ классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек иту.

-уңай психологик халәт тудыру

-Бик күңелле ял иттек,

Дәрес башлана хәзер.

Без инде матур итеп

Җавап бирергә әзер.

-Укучылар, әйдәгез без сезнең белән бер уен уйныйбыз. Уенның исеме – “Сорау – Җавап”. Кул күтәреп җавап бирәбез.

-Кыңгырау шалтрагач без нишлибез?

-Ничек дөрес утырасы?

-Сорауларыгыз булса нишлисе?

-Бер-берегезгә сез кем буласыз?

-Яхшы, дәресебезне башлап җибәрик! Мин сезнең барыгызга да уңышлар һәм дәрестә тырышып эшләвегезне телим.

-Уку җиңел түгел. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, күңелсезләнмәгез, башлаган эшегезне ташламагыз. Сабыр булыгыз.

-дәрескә әзерлекләрен күрсәтү

-дәрескә әзерлекне тикшерү

-Укучылар, матур итеп утырабыз. Дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, каләм, дәфтәрләрегез тәртиптәме?

М әкальне уку, аңлату.

- Укучылар, әйдәгез тактадагы мәкальне укып китик. (Белемле кеше югалмас) Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Чыннан да, белемле кешегә яшәргә бик җайлы, чөнки ул беркая да югалмас, авыр вакытта да чыгу юлын табар. Шуның өчен, сез дә белемле булырга омтылыгыз. Әйдәгез без бу мәкальне дәресебезнең девизы итеп алыйк һәм дәфтәрләребезгә язып куйыйк.

 Матур язу күнегүе.

- Беренче эш итеп, дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язабыз. Дөрес утырабыз, дәфтәрне авыштырып куябыз, ручканы дөрес тотабыз. Язып куйдыгызмы? Яхшы

-эш урынын оештыру

II. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләләрен кую.

Укытучы өчен максат: яңа материалны кабул итәргә әзерләү һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат: дәреснең темасын, максатын билгели белү.

1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау.

-Укучылар,тактага карагыз әле. Сез анда нәрсә күрәсез? Төрле сүзләр. Әйе, ләкин, бу сүзләрнең кайбер җирләрендә хәрефләре төшеп калган. (Ди_гез, бол_т, я_лык, төлк_). Ничек уйлыйсыз, бу сүзләрдә нинди хәреф языла икәнен, бу сүз ничек дөрес языла икәнен без каян карый алабыз, укучылар? Әйе, дөрес, сүзлекләрдән. Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?Нәрсә өйрәнербез?

-Димәк, без сүзлекләр турында, сүзлекләрнең нинди төрләре бар һәм алар белән ничек кулланырга икәнен өйрәнербез.

-Һәм бүгенге дәреснең темасы – “Сүзлекләрнең төрләре”

Укытучы һәм сыйныфташлары белән бергә төрле ситуацияләр буенча күнекмәләр булдыру, сорауларга җавап бирү.

Дәрес темасын һәм максатын формалаштыру.

Тиешле нәтиҗәләр ясау.

ТБУУГ

БУУГ

танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

2. Яңа белемнәрне беренчел үзләштеру

-Укучылар, әйдәгез уйлап карыйк әле, нәрсә соң ул сүзлек? Сезнең бу сүзне ишеткәнегез бармы? Укучылар,Сүзлек- ул сүзләр исемлеге тупланган китап. Ә сүзлек русча ничек тәрҗемә ителә, кем белә? Әйдәгез бергәләп тәрҗемә итик әле. Сүзлек кайсы сүздән ясалган? Сүз. Димәк русча сүз-слово. –лек кушымчасы ничек тәрҗемә ителер икән? Словарь-сүзлек була. (Экранда фотолар)

- Укучылар, экранда сез төрле-төрле сүзлекләр күрдегез. Әйдәгез укып китик әле, сүзлекләр нинди төрләргә бүленәләр икән.

-Кемнең укыйсы килә? Әйдә.

-Тәрҗемә сүзлекләре бер телдәге сүзләрне башка телләргә тәрҗемә итәләр. (Мәсәлән, татар теленнән рус теленә)

-Аңлатмалы сүзлекләрдә сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

-Орфографик сүзлекләрдә сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә.(Орфо-дөрес, график-язу дигәнне аңлата)

-Орфоэпик сүзлекләрдә сүзләрнең дөрес әйтелеше транскрипция белән күрсәтелә.(Орфо-дөрес, эпик-әйтү дигәнне аңлата)

-Әйдәгез тактага схема ясап карыйк әле. Сүзлекләрнең төрләре буенча. Сүзлекләрнең нинди төрләре бар? Тәрҗемә, аңлатмалы, орфографик, орфоэпик.

                               Сүзлекләр

Тәрҗемә          Орфографик       Орфоэпик            Аңлатмалы

-Яхшы, афәрин, укучылар!

-Укучылар, мин сезгә дәрескә күп төрле сүзлекләр алып килдем. Әйдәгез аларны карап утик әле. (Күрсәтәм һәм сорыйм, бу нинди сүзлек һәм аның ярдәмендә без нәрсә беләбез?)

-Укучылар, сезнең уйлавыгызча, сүзлек белән файдаланган кеше нәрсәне яхшы белергә тиеш ? (алфавит). Әйдәгез татарча алфавитны кабатлап үтик әле. Минем кулымда тылсымлы микрофон, әйдәгез аны кулдан кулга бирә-бирә алфавитны сөйләп чыгыйк әле. Мин башлыйм...А,ә,б...

-Яхшы, димәк сүзлек белән кулланыр өчен нәрсә белергә кирәк? Алфавит, яхшы. Әйдәгез сүзлектән А хәрефенә башланган 1 сүзне язып алыйк әле. (Мәсәлән, агач.). Кем тактага чыгып матур итеп яза? Калганнар дәфтәргә язалар.

-Яхшы, А хәрефеннән соң нинди хәреф китә? Ә. Әйдәгез, Ә хәрефенә дә 1 сүз табып язып куик әле. (Әкият).

-Яхшы, ә хәзер Б хәрефенә башланган 1 сүз языйк. (Болын). Яхшы.

3. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

-Укучылар, әйдәгез дәрес башында укыган сүзләргә кире кайтыйк әле. Без сезнең белән ул сүзләрдә нинди хәреф языла икәнен сүзлектән карап белә алабыз дидек. Димәк, кайсы сүзлектән карап әйтә алабыз без, сүзләрнең дөрес язылышын? Орфографик, яхшы. Әйдәгез хәзер шул эшне башкарып карыйк эле. Хәзер сез парларда эшлисез. Сезгә орфографик сүзлектән шушы сүзләрнең дөрес язылышын табып, дәфтәрегезгә күчереп язарга кирәк.

1 пар- Ди_гез, бол_т,

2 пар- Я_лык, төлк_

-Парларда дус һәм тату эшлибез.

-Әйдәгез тикшереп үтик әле. Кем тактага чыгып диңгез сүзен дөрес һәм матур итеп яза? Әйдәле. Афәрин! Болыт сүзен? Яхшы Һ.б.

4. Ял минуты

-Укучылар, ардыгызмы? (әйе) Әйдәгез бергәләп ял итеп алыйк.

Без тырышып укыдык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып,

Дәресне дәвам иттек.

-Афәрин, укучылар! Барыбыз да ял итеп алдык, дәресебезне дәвам итик.

5. Белемнәрне системалаштыру

- Әйдәгез, тактадагы мәкальне укып китик әле. Сезгә бөтен сүз дә аңлашыламы, яки кайсысыныңдыр мәгънәсен белмисезме?

- Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.

-Яхшы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең мәгънәсен белер өчен, без кайсы сүзлеккә мөрәҗәгать итәбез? Аңлатмалы сүзлеккә, яхшы. Әйдәгез шушы сүзнең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән табып укып китик әле. (Төркемнәрдә)Сезгә аңлатмалы сүзлектән Гыйлем сүзен табырга һәм мәгънәсен белергә кирәк. Төркемнәрдә дус һәм тату эшлибез, ашыкмыйча, уйлап эшләгез.

-Яхшы, әйдәгез укып чыгыйк, нәрсәне аңлата икән ул сүзләр.

-Афәрин! Менә без сезнең белән аңлатмалы сүзлек белән ничек кулланасы икәнен дә ойрәндек. Димәк, белем акчага түгел, тырышлык белән килә икән, укучылар.

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

Укытучы өчен максат: диалог төзеп аралашырга өйрәтү.

Укучылар өчен максат: сүзлекләр белән эшләүне ныгыту

-Укучылар, сезнең алдыгызда берничә сүз бар. Әйдәгез шул сүзләрне алфавит тәртибендә язып карыйк әле. Кем тактага чыгарга тели? Калганнар дәфтәрләргә яза.

Яз, китап, алма, әлифба, рәсем.

-Иң беренче кайсы сүзне язабыз?Алма, яхшы. Афәрин, утыр. Икенче итеп кайсы сүзне язабыз, кем тактага чыгып яза?Әлифба, дөрес. Аннары кайсы сүзне язабыз? Китап, рәсем, яз.

-Яхшы.

Группаларда эш. Орфографик сүзлек белән эшләү.

КУУГ

бер-берсен тыңларга һәм дөрес җавап бирү

V. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя.

Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре (дәрестә нинди яңалык алуларын, нәрсәгә өйрәнүләрен белдерүләре).

-Укучылар, менә безнең дәресебез ахырына якынлашты. Сезгә ошадымы? Без дәрес башында нинди максат куйган идек? Без аңа ирешә алдыкмы?

-Сез бүген нәрсәләр белдегез?

-Яхшы!

Үзбәя:

-Укучылар, бүген дәрестә ничек эшләгәнебезне белер өчен, әйдәгез әле, үзебезгә бәя бирик. Сезнең парталарыгызда смайликлар бар, үзегезгә туры килгән ягын миңа күрсәтегез.

-Әфәрин, укучылар, мин сезнең бүгенге эшегездән канәгать. Сез бүген барыгыз да, молодцы!

Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәяләүләре.

ШУУГ

үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

VI. Өй эше.

Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу.

- Укучылар, сезгә өй эше: сузык авазларга башланган 5 сүз һәм тартык авазларга башланган 5 сүз язып килергә. Мәсәлән, сузык авазларга: өй. Тартык авазларга: мәктәп һ.б.

 -Дәресебез тәмам, саубулыгыз.

Өйгә эшне теркәү.

РУУГ

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА УРОКА по русскому языку в 3 классе

Предмет: русский язык.Тема: " Написание букв О и Е после шипящих и Ц в окончаниях существительных"....

Технологическая карта урока по русскому языку в 1 классе на тему "Звонкие и глухие согласные"

Технологическая карта урока по русскому языку в 1 классе на тему "Звонкие и глухие согласные".  УМК "Перспективная начальная школа"...

Пример технологической карты урока по русскому языку в 1 классе по теме: "Главное средство общения- родной язык".

Пример технологической карты урока Учитель _____________________________________________________________________Класс: 1Предмет: русский языкМесто и роль урока в изучаемой теме: урок изучения нов...

Технологическая карта урока по татарскому языку "Кушма сүзләр", 4 класс.

4 сыйныф өчен (рус төркеме) Р. З. Хәйдарова дәреслеге буенча  татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса.

Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса....

Технологическая карта урока по русскому языку во 2 классе Тема урока: Подлежащее и сказуемое – главные члены предложения.

Технологическая карта урока по русскому языку во 2 классе Тема урока: Подлежащее и сказуемое – главные члены предложения.УМК: Школа России, В.П. Канакина, В.Г. Горецкий.Ресурсы:Информационные ре...