Нафиева Гулия Рафаиловна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфиева Гөлия Рафаиловнаның мини-сайты

Ходай кушса, бар да әйбәт булыр!

Профессия: Учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Игровые технологии на уроках родного языка в начальной школе

Увлечения: Рисование

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань

Место работы: МБОУ "Татарская гимназия №17 имени Г.Ибрагимова"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nafieva
Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк.
Сократ

Белемлекнең чиге юк.

О себе

    Укытучы һөнәрен сайлаганда, мин аның ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы булуын аңлап та бетермәгәнмендер.  Ә бит баланың тормышының "мәктәп" дигән зур этабын башлап җибәрү укытучының җилкәсенә төшә. Киләчәктә акыллы, уңган, авырлыкларга бирешми торган көчле рухлы балалар тәрбияләү укытучының бурычы. 

    Минем әнием - минем зур терәгем, минем тормыш үрнәгем. Нәкъ тә менә укытучы булырга, мин әниемнән күреп теләдем. Аның ничек итеп балаларының уңышларына сөенүе, аларны үз балаларыдай якын күрүе -  мине укытучы булырга этәрде дә. 

    2004нче елны укытучы булам дип авылдан шәһәргә юл алдым. Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогика Университетының Көнчыгыш телләр факультетына укырга кердем. 

    Үземнең эшчәнлегемне, Казан шәһәренең 94нче гимназиясендә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрдем. Бик яратып эшләдем. Күп нәрсәгә өйрәндем. Тик тормыш үзенең үзгәрешләрен кертегә теләде бугай. Бүгенге көндә, мин, Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Тормышымның шушындый борылыш алуы минем өчен бик тә рәхәт, кызыклы, ихлас борылыш булды. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Борис Васильев "А зори здесь тихие"

Мой взгляд на мир

Үзең нинди - әйләнә тирәңдәгеләр дә шундый. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: