Тема: Бари Рәхмәтнең “Яз килә” шигыре. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.
план-конспект урока (4 класс)

Сафиуллина Миннур Адегамовна

Дәрес максатлары:

  1. Укытучы өчен.

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

       Б.Рәхмәтнең “Яз килә” шигырендәге яңа сүзләр һәм шигырьнең узе белән таныштыру. Укучыларның исемнәрнең күплек сан кушымчаларын үзләштерүләренә, сөйләмдә дөрес куллануларына ирешү.

       Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

  • чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;
  • үзара аралаша белү мөмкинлекләрен үстерү;
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү күнекмәләрен булдыру;
  • үз хезмәтеңне бәяли белү күнекмәләрен үстерү.

       Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

  • үзара ихтирам, ярдәмчеллек хисләрен булдыру;
  • табигатьне ярату, аңа сак караш тәрбияләү, кошларга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

        2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты:

        - ел фасыллары билгеләрен, яз көне табигатьнең уянуын  әйтә белү;

        яз турында сөйләү өчен кирәк булган материалны өйрәнү;

  • исемнәрнең күплек сан кушымчаларын үзләштерүләрү, сөйләмдә дөрес куллануларынага ирешү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_yaz_kil.docx25.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Бари Рәхмәтнең “Яз килә” шигыре. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Дәрес тибы: ЛГКФ.

Дәрес максатлары:

  1. Укытучы өчен.

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

       Б.Рәхмәтнең “Яз килә” шигырендәге яңа сүзләр һәм шигырьнең узе белән таныштыру. Укучыларның исемнәрнең күплек сан кушымчаларын үзләштерүләренә, сөйләмдә дөрес куллануларына ирешү.

       Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

  • чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;
  • үзара аралаша белү мөмкинлекләрен үстерү;
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү күнекмәләрен булдыру;
  • үз хезмәтеңне бәяли белү күнекмәләрен үстерү.

       Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

  • үзара ихтирам, ярдәмчеллек хисләрен булдыру;
  • табигатьне ярату, аңа сак караш тәрбияләү, кошларга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

        2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты:

        - ел фасыллары билгеләрен, яз көне табигатьнең уянуын  әйтә белү;

        яз турында сөйләү өчен кирәк булган материалны өйрәнү; 

  • исемнәрнең күплек сан кушымчаларын үзләштерүләрү, сөйләмдә дөрес куллануларынага ирешү.

         Җиһазлау: дәреслек “Күңелле татар теле”: IV сыйныф: Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.М.Әхмәтҗанова (60 – 61 нче битләр); методик ярдәмлек: IV сыйныф: Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина (60 – 61 нче битләр); дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”; картина “Яз”; физкультминут өчен татар халык көйләре язылган кассета; укучыларның “Яз” темасына ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.

        Дәрес барышы:

  1. Оештыру.
  1. – Исәнмесез, кадерле укучыларым ! Хәерле көн ! Кәефләрегез ничек?

- ...  .

- Ә хәзер, укучылар, бер – беребезгә карап елмаябыз, кунакларга карап елмаябыз.

- Рәхмәт ! Утырыз !

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

3.Һава торышы турында сөйләшү.

- Бүген көн нинди ? (Болытлы, аяз, салкын, җылы һ.б.).

- Салкын җил исәме ?

- Яңгыр яки кар явамы ?

- Сез ничек киендегез ? (Без җылы киендек, чөнки урамда салкын).

4. - Бүген ничәсе ?

- Атнаның нинди көне ?

5. Фонетик зарядка.

II. Өй эшен тикшерү.

1, 2 нче слайдлар. “Көз”, “Кыш” турында укучыларның сөйләве.

8 нче күнегү, 59 нчы бит.

  1. Максатны билгеләү.

3 нче слайд . - Укучылар, сез нинди ел фасылларын беләсез ?

-  Хәзер елның кайсы вакыты җитте ?

- Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була ?

- Укучылар, тыңлагыз, мин сезгә табышмак укыйм, җавабын табыгыз.

Слайд 4.                      Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

 Я, әйтеп кара.

- Бу язын була.

- Ничек уйлыйсыз, бу шигырь – табышмакны кем язган ?

- Кем соң ул Габдулла Тукай ?

- Ул нәрсәләр язган ?  

- Укучылар, мин сезгә шигырь укыйм. Уйлагыз, шагыйрь кайсы ел фасылы турында язган ?

Слайд 5.

         а) Гөрләвек ага,

            Кояш елмая.

            Торналар үтте

             Тезелеп бая.

-Шигырьдә кайсы ел фасылы турында сөйләнә? Тәрҗемә итәбез.

- Димәк, бүген без сезнең белән  нинди темага сөйләшербез ? .

Нәрсәләр эшләрбез икән ? (Яңа сүзләр белән танышырбыз, җөмләләр төзербез, күнегүләр язарбыз һ.б.).

б) Укучылар, шигырьдән исемнәрне табыгыз.

- Исемнәр нинди санда килгән ?

- Берлек һәм күплек санда.

- Исемнәргә күплек санда нинди кушымчалар ялгана ?

Слайд 6.

- лар/-ләр, -нар/-нәр.

- Димәк, без нинди кушымчалар турында да сөйләшербез ?

- Исемнәрнең күплек сан кушымчалары турында.

IV. Актуальләштерү.

А)- Искә төшерик әле: -лар, -нар кушымчалары нинди исемнәргә ялгана ?

-Какие им. сущ. во мн.числе имеют аффиксы –лар, -нар ?

- -ләр, -нәр кушымчалары нинди исемнәргә ялгана ?

- -нар/-нәр кушымчалары нинди исемнәргә ялгана ?

- Исемнәр борын аваз тартыкларына тәмамланса.

Сүзләр әйтеп яздыру:   сан+нар,  белем+нәр, таң+нар, күл+ләр, кул+лар, елга+лар.

Үзбәя.

Б)- Мин сезгә исемнәрне берлек санда әйтәм,ә сез күплек санда әйтегез:  (пенал, борын, тиен, кул, күз, сүз, күл, сан) күплек санда әйтегез.

-Назовите им.сущ. во мн.ч. (Туп белән, уен формасында)

 В). 1 нче номерлы биремне үтибез. 

- Сезнең карточкагызда  исемнәр берлек санда бирелгән, исемнәргә күплек сан кушымчаларын өстәп  языгыз.

-Эшләрегезне тикшерегез, дәфтәрләрегезне алышыныгыз (поменяйтесь тетрадями, у друг друга проверяйте работу). Оцените работу.

Үзбәяләү (үзбәяләү карточкаларында).

V. Яңа материал өстендә эш.

 А). Сүзлек өстендә эш.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр.

Слайд 7.

 Гөрләшеп – воркуя; - Это слово созвучно с каким словом ?

сайрашып – напевая;

җырчы кошлар – певчие птицы;

тышта – на улице;

бер читтә – в одной сторонке;

йомырка салды – снесла яичко;

чабышып йөриләр – бегают, носятся.

  1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау өстендә эш (семантизацияләү).

б). Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатлана):

  • яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;
  • сүзне кабатлау;
  • җөмләләр төзү.

б). Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш.

в). Сүзләрне сүзлекләргә язу.

г). Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

д). 2 нче слайд. Экранда Б.Рәхмәтнең “Яз килә” шигыре.

                                                         Яз килә

                                            Яз килә ! Яз килә !

                                            Сыерчыклар килә.

                                             Гөрләшеп, сайрашып,

                                             Җырчы кошлар килә.

                                              Бик күңелле тышта:

                                              Кар эри, боз китә,

                                              Чабышып йөриләр

                                              Балалар бер читтә.

                                                Бер тавык:  “Кыт-кыт, ди,

                                                Без язга чыктык, ди,

                                                Йомырка салдым мин,

                                                Син дә сал, чыпчык”, - ди.

                                                                                             Бари Рәхмәт                          VI. Б.Рәхмәтнең “Яз килә” шигыре өстендә эш.                                                                                            

а) – Мин  текстны укыйм, карап барыгыз. Аңлашылмаган сүзләр булса, билгеләгез.

б) – Нинди аңлашылмаган сүзләр булды ?

в) – Без кат эчтән укып чыгыгыз, тәрҗемә итәргә әзерләнегез.

г) – Кычкырып укыйбыз, тәрҗемә итәбез.

д) – Сорауларга җаваплар бирү.

- Шигырьдә яз билгеләрен күрсәткән юлларны укып күрсәтегез  ?

- В стихотворении найдите строчки,где говорится о признаках весны.

- Шигырьдә нинди кошлар турында әйтелә ?

 - Бу нинди кошлар ?

-Сыерчык көз көне җылы якка китә. Ул күчмә кош. Тавык – йорт кошы.

Чыпчык – кышлаучы кош.

-Укучылар, сез кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәсез ?

- Сыерчыкларны  ничек каршы аласыз ?

- Найдите строчки, где говорится о том, что:

курица снесла яйцо;

2) скворцы прилетают;

3) мальчики бегают в сторонке.

Е) “Тәрҗемәче” уенын уйнау.

Грачи, скворцы, синицы, голуби, соловьи, журавли, лебеди, дятлы. 

8 нче слайд. “Птицы – наши друзья” җөмләсен уку, тәрҗемә итү. Тактада “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән язу барлыкка килә.

-Ни өчен шулай дибез ? (Укучылар    фикере   тыңланыла). (Птицы уничтожают вредных насекомых, радуют нас своим пением. Они приносят пользу и людям, и природе).

9 нчы слайд.

- Карагыз, бу безнең якның табигате. (Это природа нашего края.)

-        Бездә табигать матурмы ?

-        Табигатебез бик матур.

Нәтиҗә ясау.  Табигатьне  сакларга кирәк. Табигать безне ашата да, киендерә дә, дәвалый да, үзенең саф һавасын да сулата. Ни өчен шулай дибез ?

- Табигатьне ничек сакларга ?

- Агачлар утыртырга, агачлар сындырмаска, суларны пычратмаска, чәчәкләрне, үләннәрне өзмәскә, табигатьне чүпләмәскә, не обижать птиц и животных (рәнҗетмәскә).

-        Табигать бездән башка яши ала, ә без – юк. Ни өчен ? (Укытучы укучыларның җавапларын тыңлый, тулыландыра).

VII. Физкультминут  “ (музыка астында эшләнә).

Слайд 10. -Ял итеп алабыз. Физкультминут “Куянкай”, “Күрсәт әле, үскәнем”.

                      а). – Табышмак әйтәм. Тыңлагыз.

                      Җәен – соры, кышын – ак,

                       Аңа шулай яхшырак.

                       Ул нәрсә ?  (Куян)

 VIII.  Яңа материалны ныгыту.

Слайд 10. а). 1 нче күнегү, 60 нчы бит (язмача). Сорауларга җавап бирү, эчтәлеген сөйләү.

 Үзбәя.

б). Ситуатив күнегүләр белән эш. 2 нче күнегү.

в). 6 нчы күнегү, 61 нче бит. Диалог төзеп сөйләү. Укучы – укучы.       (2 пар).

IX. Мөстәкыйль эш. Тест сорауларына җавап бирү.

Дөрес җавапны табыгыз.

Слайд  11.

Күплек санда куян сүзенә нинди кушымча ялгана ?

  1. – лар         2) – нар      3) – ләр     4) – нәр

Бари Рәхмәт   ...

  1. рәссам      2) җырчы    3) балалар шагыйре

Көннәр кайчан озая ?

  1. ноябрьдә     2) декабрьдә    3) мартта

Табигать кайчан уяна ?

  1. җәен         2) кышын     3) язын     4) җәен

Үзбәя.

X. “Башын әйтәм, ахырын тап” уенын уйнау.  Укытучы баштагы сүзне  әйтә, ә укучылар дәвам итәләр.

Яз  ...  (җитте, килде)

Кошларга  ...   (оялар ясыйбыз, җимлекләр ясыйбыз, булышабыз, җимнәр салабыз, җим табуы авыр һ.б.)

Яңгырлар  ...   (ява, сибәли һ.б.)

Көннәр  ...   (болытлы, аяз, кояшлы, салкын, җылы, эссе, озайды, кыскарды һ.б.)

IX. Төркемнәрдә “Яз” темасына хикәя язу.

Үзбәя.

X. Өй эше. Көндәлекләрегезне ачыгыз. Языгыз.

1. Б.Рәхмәтнең “Яз килде” шигырен укырга, тәрҗемә итәргә, ошаса, ятларга – 3 нче төркем.

 2. “Яз” темасына диалог төзергә – 2 нче төркем.

3. “Яз килде” темасына хикәя төзергә – 1 нче төркем.

   XI. Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.

          Көннәр җылына,

          Кошлар кайта –  

          Табигать  уяна.

          Бу кайчан була ?     (Язын)

“Яз” җырын җырлыйбыз.

XII. Рефлексия.

Үзегезнең эшегезгә гомуми билге куегыз.

Укучылар бүген дәрестә нәрсәләр белдегез ? (Яңа сүзләр белән таныштык. Яңа сүзләр белән  җөмләләр төзедек. Бари Рәхмәт – балалар шагыре. Ул “Яз килә” шигырен язган. “Яз” турында бергә хикәя яздык һ.б.)

  • Кайсы биремне үтәү авыр булды ?
  • Кайсы бирем сезгә ошады?
  • Дәрес ошадымы ?

 

 

 

                                                                           

    

 

 

         

 

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.Максат: “Үзәк универмагта” темасына караган сүзләр белән танышу, аларны сөйләмдә куллану, исемнәрнең күплек сан  кушымчасын ис...

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе

Дәрестә укучыларны исемнәрнең берлек һәм күплек санда  килү очрагы белән таныштыру. Нинди очракта калын кушымча, кайсы очракта нечкә кушымча ялгануын искәртү. Борын авазына беткән исемнәрне күпле...

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Татар теле укытучыларына исем сүз төркемен өйрәткәндә методик ярдәмлек....

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Татар теле, 3 сыйныф, Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Татар теленнән 3нче сыйныфлар өчен үткәрелгән "Исемнәрнең берлек һәм күплек саны" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы....

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...