Конспект мероприятия "Прощание с Азбукой ( на татарском языке)
методическая разработка (1 класс)
По завершению изучения Букваря, для первоклассников проводится традиционный праздник, с приглашением родителей, администрации, представителей из детских садов. Для учащихся 1 классов –это настоящий праздник.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
lifba_byrme.docx | 32.79 КБ |
Предварительный просмотр:
1. Жыр ”Хэерле кен”
Укытучы: Хәерле кен, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучыларым!
Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый, яза белә. Хөрмәтле әти-әниләр, бу сезнең дә зур тырышлыгыгыз. Рәхмәт Сезгә! Чын күңелдән котлыйм сезне, энилэр,укучыларым!
Кыңгырау (Раиля Г.): Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем.
Ул матур иртәдә сез минем яңгыравык тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап- дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт әлифбадан башланды.
Матур итеп киендек,
Бүген бәйрәмгә килдек.
Сезне күргәч кунаклар,
Шатландык та сөендек.
(Әлифба китабы моңсу гына керә)
Укытучы.Карагыз әле. бәйрәмгә кунак килә.
ӘЛИФБА: Исәнмесез!
Укытучы.Исәнме, китап дус! Син ни өчен күңелсез?
Әлифба: Ә мин исемемне югалттым, озак эзләдем, таба алмадым.
Укытучы.Кайгырма китап дус, әйдә бергәләп эзлибез.
Әлифба: Рәхмәт сезгә дуслар!
(Балалар хәрефләр булып киенеп керәләр)
Хәрефләр: Карагыз,дусларым, монда ничек матур!
“А”: “А” хәрефе алмада,
“А” хәрефе агачта.
“А” хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
“Л”: Өйрәндек без күп хәрефләр,
Тырышып, түгеп тирләр.
Л хәрефенә башлана
Кайсыгызның исемнәр?
“Б”: Бүген бәйрәм бит безнең
Бар балалар да белсен.
“Б” дан башка бәйрәм булмый
Барысы да күреп китсен.
“Ф”: Мәктәбебез түбәсендә
Флаг балкый бәйрәмдә.
Кыяфәтем шуңа горур
Узмый вакыт әрәмгә.
“Ә”: Әни диеп телем ачылган
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
“Ә” хәрефен язмаган.
“И”:Исәнмесез! Мин...Мин.
-И! И!
Әйе, дусларым мин И
“И” хәрефе ипидә бар,
Бар ул “Ил”һәм “Иректә”
“И” хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Әлифба: Менә бит минем исемем! Нинди шатлык.
Айсинэ: Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Илдан: Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф, елмаеп,
Әйтте үз исемен.
Зэринэ: Һәм алар бик матур
Сүзләргә әйләнде,
Сүз төзеп укуы
Кызыклы, күңелле.
Айсинэ: Әлифба, синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр,
Канатлы ак атлар.
Бөтен хәрефләрне беләм.
Алардан сузләр тезәм.
Тукталып уйлап куям:
«Мин бит өйрәндем!» - диям.
Алфавитта булган
Барлык хэрефлэр таныш безгэ
Хэзер инде жомлэлэп тэ
Укый белэбез без дэ.
Бергә: Рәхмәт, сиңа, әлифбам,
Хәзер мин укый беләм.
2.“Әлифба” җыры
Зэринэ : ( күкрәгендә Ә хәрефе)
Әлифба син алып кердең
Безне белем иленә.
Тырышлык та, ялкаулык та
Шушы илдә беленә.
Илдан: (күкрәгендә Н хәрефе)
Нарат үскән бигрәк биек,
Китә болытлар тиеп,
Тора баһадир сыман ул,
Яшел түбәтәй киеп.
Айсинэ: (күкрәгендә И хәрефе)
И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Укытучы . Балалар, бу хәрефләр нәрсә әйтергә теләделәр икән?
Укучылар: Әни!
Укытучы: Әйе, сезнең әти-әниләрегез дә сезне укырга өйрәтү өчен күп көч куйдылар. Рәхмәт аларга!
3. жыр”Энием. Энием , энием ”
Әлифба: (Амира) Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен ачып керергә
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Һәрбер укучы бик күп укысын!
Китап- иң якын дустыгыз булсын!
Минем өчен алмашка
Ике дәреслек килер
Дуслашыгыз, балалар,
Күп итеп җимеш бирер.
Кадерле балалар,
Мин китәм, хушыгыз!
Бәхетле булыгыз,
Гел бишкә укыгыз!
Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Хуш, сау бул, Әлифба!
(“ Уку” һәм Татар теле китаплары к е р ә)
“ Уку “ (Лэйсэн): Мин уку китабы булам.
Татар теле: (Раилэ Т.) Мин татар теле булам.
“Уку “: Мине укып сөйләрсең.
Татар теле: Мине язып көйләрсең.
“ Уку “: Бик күп юллар үтәрсең.
Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.
“Уку: Саумысез, сөекле,
Иң якын дусларым! .
Тырышып укучы
Кызларым, улларым!
Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен,
Мин әле өр- яңа,
Бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын –
Табышмак ничаклы!
Тик менә үтенеч:
Таплама китапны
Математика :
М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?
- Укырга
- Язарга
- Санарга
- Дус,тату булырга
- Җырларга
- Биергә
- Туган илне сөяргә
М. Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйсым әле.
Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)
Балаларга кызыклы мәсьәләләр
- Ике сыерның ничә мөгезе бар? (4)
- Нинди фигураның башы да, ахыры да юк.(әйләнә)
- Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган? (7)
- Ничә предмет бер пар була?
- Кешедәге парлы әгъзаларны сана? (Кул, аяк, күз, колак, каш)
- 6 саны барлыкка килсен өчен 2 гә ничәне кушарга кирәк?
М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз
Ашыга-ашыга “5”ле керә.
“5”ле. Миннән башка бәйрәмне
Уздыралар инде әллә?
Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.
Беренче көннән үк сине
Якын иттек һәммәбез,
“4” ле дус кая китте соң,
Чакырыйк әле, әйдәгез.
(“4” ле билгесе керә).
“4” ле билгесе. Дусларым, мин монда торам,
Телим сезгә теләкләр.
“4” ле белән, “5” ле белән
Көчле булсын беләкләр.
(“3” ле билгесе һәм “2” ле билгесе кочаклашып керә).
“3” ле билгесе. Сине чакырдылармы, ахирәт,
Әлифба бәйрәменә?
“2” ле билгесе. Мин кемнән ким, матурлыгыма
Сокланмас тик кем генә?!
“3” ле. Әйе шул, киттек, ахирәт
Безне көтәләрдер, шәт.
“2” ле. Уйнап көлеп күңел ачыйк,
Белемсез дә бик рәхәт.
Илдан Якын килмәгез безгә сез,
Сездә бар йогышлы чир,
Белемгә омтылабыз һәр көн,
Түгеп җиргә кайнар тир.
Рэдиф Матурлык зур роль уйнамый
Кеше булсын намуслы.
Тәүфыйкъ белән көн күрсен ул.
Эчкерсез һәм ягымлы.
Математика:Сау булыгыз!
Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!
Укытучы:Мәктәптә иң мөһиме-игътибарлы булу. Без хәзер уен ярдәмендә сезнең игътибарлылыкны тикшереп карыйбыз. Мин сезгә сораулар бирәм. Әгәр сез килешсәгез “Бу мин, минем дусларым”, диярсез, килешмәсәгез, аяк белән тыпырдарсыз.
-Кем укуда бик оста, китап дәфтәре чиста?
-Кем кирләнә, кем елак, кем “2”ле ярата?
-Кем ярата кошларны, кемнең бик күп дуслары?
-Кем табигатьнең дусты?
-Кем булыша зурларга, һәм ярата җырларга?
-Кечкенәләргә суга, кирәксә бәреп ега. Бу кем?
-Тәнәфестә йөгерә, директорга бәрелә?
-Кем “биш”ле генә ала, әти-әнисен ярата?
Кыңгырау: Килеп җитте тәнәфес,
Көтеп алган тәнәфес,
Биеп калыйк, җырлап калыйк,
Уйнап калыйк, әйдәгез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка урока в 3 классе татарский язык на тему "Хәзерге замандагы фигыль"(на татарском языке.)
Можно использовать в 3 классе для татарских школ....
Тематический план в 4 классе по татарскому языку (на татарском языке)
Можно использовать на тат. школах....
Рабочая программа по Русскому языку и по татарскому языку в татарской школе
Рабочая программа по русскому языку и татарскому языку для 1 класса в татарской школе...
Рабочая программа по русскому языку и татарскому языку для 1класса татарской школы
Программа составлена с требованиями ФГОС НОО...
Конспект урока 3 класса по татарскому языку
Учайщимся 3-его класса дать понятие о местоимениях....
Внеклассное мероприятие "Прощание с Азбукой и Алифбой"(на татарском языке)
Сценарий внеклассного мероприятия в 1 классе....
Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой
Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...