Эссе "Бүген укытучы билгеле бер фән укытучысы гына була алмый..."
методическая разработка на тему

"Мәктәпнең вазыйфасы - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл холык кебек яхшылык орлыкларын чәчү -  тәрбияләп үстерү булачактыр".  

                                                            Р.Фәхретдин

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_rassuzhdenie.docx23.67 КБ

Предварительный просмотр:

Бүген укытучы  билгеле бер фән укытучысы гына була алмый...

"Мәктәпнең вазыйфасы - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл холык кебек яхшылык орлыкларын чәчү -  тәрбияләп үстерү булачактыр".  

                                                            Р.Фәхретдин

   Без һәрвакыт бер – беребезгә теләк теләгәндә “бәхет телим” дип әйтергә яратабыз. Ә нәрсә соң ул бәхет? Кеше кайчан үзен “Мин бәхетле” дип әйтә ала? Әлбәттә, бу сорауга бер генә яклы җавап биреп тә булмас иде, чөнки бәхет төшенчәсен  һәркем үзенчә аңлый . Минем өчен, мәсәлән, бәхет - ул тормышта үз юлыңны,үз урыныңны табу.Бүгенгесе көндә мин үземне бәхетле дип саный алам,чөнки  минем яраткан эшем, яраткан һөнәрем бар. Әйе, мин әллә нинди зур галим дә,эшмәкәр дә түгел, зур ачышлар да ясамыйм,матур иҗат җимешләре дә тудырмыйм.Ләкин минем кулымда – кечкенә генә, нәни генә  йөрәк. Бала йөрәге. Еш – еш тибүче, әле ныгып та җитмәгән, ап – ак кәгазь бите кебек чиста, саф йөрәкне җәрәхәтләмичә үстерү, зур тормыш юлына әзерләп чыгару – миңа йөкләнгән бурычларның иң әһәмиятлесе, иң зурысыдыр, чөнки мин – укытучы.  Минем укыткан укучыларым иртәгә илебезнең төрле җитәкчеләре, закон чыгаручылары, гомумән, киләчәк тормышыбызны   төзүчеләр булачаклар. Мин үземә йөкләнгән бурларычның никадәр җаваплы икәнлеген бөтен рухым,күңелем  белән аңлыйм.Бүген мин фән укытучысы гына булып кала алмыйм,чөнки кеше белемле була ала,ләкин тәрбиясе булмаса,ул булган белемен дә дөрес итеп куллана алмаячак.Бөек галим, мәгърифәтче, педагог   Р.Фәхреддин ”Тәрбия булмаган җирдә гүзәл холык җитешмәс”дип, тәрбиягә аеруча басым ясаган.  Шуның өчен дә мин иң элек кешенең җанын,күңелен тәрбияләргә кирәк дип саныйм. Үземнең алдымда ваемсыз күз карашлары белән килеп  утыручы балаларның һәрберсен шәхес итеп күрергә, аларның күңелләрен аңлый белергә, кирәк вакытта дөрес киңәш биреп ярдәм итәргә  тырышам.Шушы в карашларда очкын кабыза алам икән, үземнең тоткан юлым дөрес дип исәплим.  

Зур темплар белән алга барган заманда, бүгенге көн укытучысы – заман укытучысы - нинди булырга тиеш соң? Тормышыбыз, яшәешебез безгә  башка төрле  таләпләр куя. Бүген укытучы  һәрвакыт  максатка ярашлы хәлдә үзе дә үзгәрергә, алга барырга, яңача фикер йөртергә өйрәнергә тиеш. Бары тик фәнни-методик эшчәнлеге, эзләнүләре, тырышлыгы гына   укытучыны профессионал дәрәҗәсенә күтәрәчәк, көн таләбенә җавап бирә ала торган мөгаллим итеп  үстерә алачак. 

Мин укучыларыма өйрәнүчеләр итеп түгел, ә чын дус, сердәш, шәхес итеп карыйм. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар. Дәрестә һәрбер укучының  үзе өчен кечкенә генә булса да ачыш ясавын, иҗади сәләтләренең  калкып чыгуын телим. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланып, дәресләремне, дәрестән тыш чараларымны мавыктыргыч итеп оештырырга тырышам. Иҗади үстерелешле укыту технологиясеннән файдалану – шуның ачык мисалы.

 Укытучы кеше ул үзе дә бер урында таптанып, билгеле бер калып буенча эшләргә тиеш түгел,ул үзе дә иҗат кешесе булырга тиеш. Ул һәрвакыт эзләнеп, яңа ачышлар ясарга омтылса гына, баларда укуга, белем алуга кызыксыну тәрбияли алачак.. Минем Һәр яңа көнем укучыларымның яңа сынаулы карашлары, бөтмәс-төкәнмәс сораулары белән башлана. Әлбәттә, барсына да төгәл җавап бирү өчен,укучылар алдында сынатмас өчен, укытучы кеше үз предметыннан гына түгел,  барлык фәннәрдән дә иң элек үзе гыйлемле булырга тиеш. Бу һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – чит нәрсә. Минем  өчен педагогик камиллеккә омтылу – ул үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагың кебек белеп, аларны үз балаларыңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү.

   Мин үземнең һәрбер дәресемне заманча технологияләр кулланып, мавыктыргыч, кызыклы итеп үткәрергә тырышым. Семинар-дәрес, презентация-дәресләр, уен-дәресләр, театр-дәресләре үткәрәм.Электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам,  белем сыйфатын бәяләү өчен үзем төзегән компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив кулану,әлбәттә, яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклап үстерү өчен дә, белемнәрен актуальләштерү өчен дә  зур ярдәм итә. Бүгенге көндә заманча мәгълүмати технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы файдалану – укытучыдан  күп технологияләрне камил белүне  таләп итә.     

  Һәрбер дәресемдә укучыларны  мөстәкыйль фикер  йөртергә, аны ачык итеп дәлилләргә өйрәтергә тырышам. Һәрбер бала бу җиргә нинди дә булса берәр сәләт белән туа. Минем максатым: укучыларымдагы шулсәләтнең башлангычын  күреп алып, аны үстерү өчен шартлар тудыру, конкурентлыкка сәләтле булган шәхесләрдә  лидерлык сыйфатларын үстерү. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр генә булдыру җитми. Шуның өчен укыту материалының эчтәлеген һәр укучының мөмкинлекләренә карап, сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм  төзергә тырышам.

  Бүгенге көн дәресе укучыга  белем алуга омтылыш тудырырга,  алган белемнәрен тормышта файдаланырга, кулланырга өйрәтергә тиеш дип саныйм. Дәрес укучы өчен артык катлаулы булмаска, ләкин ул аны эзләнүгә,тагын да күбрәк белергә тырышырга  этәрергә тиеш.

  Дәреснең эчтәлек, форма һәм методларын сайлаганда, белем бирүдә дифференциацияләү һәм индивидуальләштерүне актуальләштереп, укучыларның  психофизик үсешендәге үзенчәлекләрне һәм аермалыкларны  һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуның өчен укытучы кеше укучыларның яшь үзенчәлекләрен яхшы белүче оста психолог та булырга тиеш. 

 Бары тик укытучы-профессионал кеше генә мәктәпне балалар өчен шатлык йорты итәргә сәләтле. Моның өчен, билгеле бер укыту технологиясен генә бик яхшы куллана белү, яки үз фәнеңне камил белү генә җитми. Укучылар белән мөгамәләң дә, фәнең белән кызыксындырырлык көчең, тәҗрибәң дә, мөмкинлегең дә җитәрлек булырга тиеш. Ә иң мөһиме, киләчәктә белем бирү өлкәсендә буласы гаять зур үзгәрешләрне кабул итәрлек сәләтең булырга тиеш.

     “Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә....

  Үзеңнең куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү өчен бик сабыр, иң катлаулы ситуацияләрдә дә оптимист булып калырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәк. Укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка тайпылмыйча, кыю барырга кирәк. Йомгаклап  шуны  әйтәсем килә: бүгенге көндә укытучы  үз предметын яхшы белә торган мөгаллим генә булып кала алмый,чөнки ул һәрбер баланы үзеннән соң килә торган тормышта яши һәм үз урынын таба алырлык,югары әхлакый кыйммәтләргә,конкурентлыкка сәләтле булган Шәхес итеп тәрбияләргә,белем белән коралландырырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучылар гына түгел, без хәзер –Карлыгачлар!

2 сыйныф укучыларын карлыгач  сафларына алу өчен төзелгән сценарий.Бәйрәмнең программасы. 1.     Бәйрәм белән таныштыру.(2нче сыйныф укучыларын “Карлыгач” оешмасына...

" Ел укытучысы-2014" конкурсына "Туган якны өйрәнү түгәрәгеннән"авторлык программасы

Бу программа 1-4 сыйныфларда түгәрәк эшчәнлеген алып бару өчен төзелде...

Яңа заман авыл укытучысы

Эссе о работе сельского учителя, об учителе нового времени....

Алма агачыннан ерак төшми

Бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз - алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү - ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең бү...

Алма агачыннан ерак төшми

балаларга әхлакый тәрбия бирүдә мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеген ныгыту....

Технологик карта. Исем(терминны кулланмыйча гына), аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.

2нче сыйныфта татар теле дәресенә технологик карта.("Ел укытучысы-2017" конкурсына дәреснең бер  фрагменты)...

Конспект урока + презентация литературного чтения по теме: "Звукопись в поэзии. А. Усачёв «Буль- буль»" 1 класс, ПНШ.

Цели деятельности учителя: создание условий для формирования понятия «звукопись», содействование в развитии фонематического слуха, речи, умению работать в коллективе.Планируемые результаты...