Технологик карта. Исем(терминны кулланмыйча гына), аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.
план-конспект урока (2 класс) по теме

Хабирова Савия Миннирафиковна

 2нче сыйныфта татар теле дәресенә технологик карта.("Ел укытучысы-2017" конкурсына дәреснең бер  фрагменты)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uchitel_goda-2017.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара муниципаль районы  «К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Чишмә-Баш авылындагы филиалы

I квалификацион категорияле                                            башлангыч сыйныфлар укытучысы

Хабирова Сәвия Миннирафик кызының

2 нче сыйныфта татар теленнән

 ачык дәрес эшкәртмәсе

          20 нче гыйнвар, 2017ел

Предмет: татар теле

Сыйныф: 2 сыйныф

Тема: Исем, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.     

Белем бирү максаты: Кем? Нәрсә? сораулары ярдәмендә предметны белдерә торган сүзләрне танып белергә өйрәтү, исем турында төшенчә бирү.

Эшчәнлек максаты: укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен, сөйләм телен үстерү

Тәрбияви: укучыларда,сөйләм теле культурасы һәм татар теле фәненә карата кызыксыну, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, үзара дуслык, иптәшлек хисләре, пөхтәлек  тәрбияләү

Материал:  И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова, Татар теле: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең  2 нче сыйныфы өчен дәреслек; мөстәкыйль эш дәфтәре 42 бит, методик ярдәмлек

Җиһазлау: дәрескә презентация, компьютер, проектор, карточкадагы биремнәр, плакат ясау өчен рәсемнәр

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку

Эшне оештыру төрләре: фронталь, парлап, төркемнәрдә

Планлаштырылган нәтиҗә предмет буенча: Кем? Нәрсә? сораулары ярдәмендә предметны белдерә торган сүзләрне танып белергә өйрәнү,  сөйләмдә куллана белү.  

         Метапредмет: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.

         Универсаль эшчәнлек күнекмәләре  формалаштыру:

А) шәхес күнекмәләре: уңышлы белем критерие  нигезендә  үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү;

Б) регулятив : укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга,эшчәнлекнең планын билгеләргә,коллективта  эшләү алымнарына өйрәнү;         

В) коммуникатив: үз фикереңне телдән әйтә,башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү;

Г) танып-белү: информация туплый, элек алган  белемнәрне  дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.

Дәреснең

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

1.Дәресне оештыру,  мотивация

1. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә!

-Хәерле булсын безнең дәресебез

Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!   

Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карап елмаегыз әле, иптәшләрегезгә елмаю бүләк итик.

2. Танышу.

-Зәңгәр күзле балалар баса; татар телен яратып укучы балалар баса;  сыйныфта бик тырышып укучы балалар баса .

Укучылар елмаялар,

Кәефләрен ачыклыйлар.

КУУГ:сыйныф-ташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

2.Актуальләштерү

1.Шартлы билгеләр ярдәмендә дәреснең алгоритмын төзү.

2. Сорауларга җавап бирү. (Слайд 2)

-Сез әкиятәр яратасызмы?

-Бу герой кайсы әкияттән?

-Кызыл Калфак кая бара?

Дәреснең эш төрләрен билгеләү: язабыз, укыйбыз, сораулар куябыз, кагыйдә чыгарабыз, ял итәрбез.

Укучылар җавабы.

-Әкият герое – Кызыл калфак, чыршы, чәчәкләр, күбәләк, кояш ясалган.

ТБУУГ: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу;

РУГГ: кагыйдәне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

3.Уку мәсьәләсен кую

 Төркемнәрдә эш.

(Слайд 3 )  Рәсемдәге предметларны бер исем белән әйтү.   Дәреснең темасын чыгару. Бүгенге темабызны модельләштереп  барабыз.

Рәсемнәрне Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче төркемнәргә аеру. Дәреснең максатын чыгару. (Проект эше эшләү)

Төркемнәрдә эшлиләр.

Укучылар биремне үтиләр.

Укучылар парлашып   чираттан  бер-берсенә фикерләрен әйтәләр.

Укучылар җавабы.

КУУГ:үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү.

ШУУГ: үзмаксат кую

ТБУУУГ:логик фикерләү

КУУГ: үз фикереңне

телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү

4. Уку мәсьәләсен чишү

Җөмлә өстендә эш. (Слайд 4,5 )

Җөмләдән предметны белдерүче сүзләрне әйтү, сораулар кую, кагыйдә чыгару.

Укучылар слайдтан

карап, җөмләне язалар. Сорауларга җавап ярдәмендә кагыйдә чыгаралар.

Укучылар нәтиҗә ясыйлар.

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

5.Ял минуты

Кызлар –кем соравына баса, малайлар-нәрсә соравына баса.

Укучылар хәрәкәтләр ясыйлар

6.Яңа материалны ныгыту

1.Дәреслек белән эш.

14  нче битне ачтык. 15

нче күнегү буенча эш.

2. Дәфтәрдә эш. Эшләнгән эшкә нәтиҗә чыгару.

Бер укучы укый

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне язу.

ТБУУГ: дәреслектә ориентлашу;

ШУУГ: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

7.Мөстәкыйль эш

Төркемнәрдә эш. 1 төркем – яшелчә, җиләк-җимешләр,  2 төркем – хайванар, 3 төркем -  кош исемнәрен карточкага язалар.

Укучыларның эшләренең дөреслеген тикшерү. Нәтиҗә чыгару.

Укучылар биремне мөстәкыйль эшлиләр.

ШУУГ: үз мөм- кинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

РУУГ: эшләнгән эшнең нәтиҗәсен билгеләү

8.Дәрескә йомгак. Рефлексия

Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Проектны яклау.

   Укытучы укучылар эшчәнлеген бәяли, кәефне ачыкларга тәкъдим итә.

Укучылар,сезнең алда ромашка таҗлары. Шул таҗларыгыздан  тактада чәчәк ясыйбыз.

Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы!

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

Укучылар бүгенге дәрестәге эшчәнлекләрен  ромашка таҗлары ярдәмендә бәялиләр.

                     

РУУГ: үз эшчәнлегеңне бәяләү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологик карта

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1 класс өчен технологик карта

1 класс өчен математикадан технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация

Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп"...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...