Хокку
план-конспект урока (2 класс) на тему

Валиуллина Фардия Рафисовна

Әдәби уку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hokku.docx19.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Хоккулар. Кыска шигырьләр. Н.Ахунова “хоккулар”ы.  Япон шигырьләре.

Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату

Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья –Музыка -Рәсем – Әдәби уку.

Дәрес методы: Укытучы аңлатуы (күрсәтеп, сөйләп)

Укучы белергә тиеш: Татар халкы белән япон халкы арасындагы  уртак якларны күрә белү.

Укучы башкара алырга тиеш:  хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә Максат: Борынгы милли япон шигырьләре белән таныштыру (татарча тәрҗемәдә)

Бурычлар:

1) Татар халкы белән япон халкы арасында шактый уртаклыклар булу турында мәгълүмат бирү;

2) Япон шигыре тарихы, япон шигыре төзелешенә карата кызыксыну уяту. Табигатҗ, яшеллек, чәчәкләргә карап, ләззәт алырга, сокланырга өйрәтү;

3) Шигырь язу күнекмәләре булдыру өстендә эшләү.    

Материал: Дәреслек, (103-107 битләр)

Җиһазлау:  Интернет материаллары. Презентация. Дөнья картасы.  Ноутбук. Проектор. Тест. Сүзләр язылган карточкалар.

План

I.Оештыру.Кәефне күрсәтү.

-Укучылар, кәефләрегез ничек? Смайликлар ярдәмендә күрсәтегез әле. Бик яхшы.

Ак чәчәкләр ява,

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела.  (Һади Такташ)(сл.2)

-Сүз кайсы ел фасылы турында бара? ( кыш)

-Сез кышны яратасызмы?

-Аның кайсы күренешләре аеруча матур?

II. Актуальләштерү.

-Без узган  дәрестә   “Буран” шигыре белән таныштык. Аны кем язган?

-Ә сез Тукай турында нәрсәләрне истә калдырдыгыз? Әйдәгез тест эшләп алыйк әле.(сл.3)

1)Тест  сораулары:

1.Г.Тукай кайсы елда туган:

а)   1886     б)  1912  в)     1860

2.Г.Тукай туган авылның исеме

а) Кушлавыч      б)Кырлай      в)Өчиле

З..Г.Тукай шигырен әйт

а)"Җырларым"      б)" Гали белән Кәҗә"    в) "Энекәш кирәк миңа”

4.Кайсы әкиятне Г.Тукай язган?

 а)"Гөлчәчәк"      б)"Шүрәле"     в)"Таңбатыр"

 2) Тикшерү (сл.3)

 3) “Буран” шигырен укучыларның укуы.

  -Укучылар, Тукай бабабыз үзенең шигырендә ничек оста итеп буранны тасвирлаган. Ә сезнең тагын нинди  телләрдә шигырьләр укыганыгыз бар? (рус, инглиз, гуцул “Хәйләкәр төлке”)

-Ә менә бүген без япон шигырьләрен укырбыз.

-Укучылар, ә сезнең Япония турында ишеткәнегез бармы?

Сингл Раунд Робин (группа)  (Телевизорлар “Сони”, “Акай”, “Шарп”, “Панасоник”), җиңел машиналар “Тайота”, “Сузуки”, “Мазда”, “Ниссан”, “Мицубиси”, “Хонда”, “Субару”)

-Ә нигә сезнең әти-әниләрегез шул маркаларны ала? ( яхшы, озакка чыдый, ватылмый)

-Ә кайсыгызның япон халкы ризыгын ашаганы бар? (роллы, суши) (сл.4)

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

        1.Япония турында укытучының сөйләве(сл.5)

        Япония – бик нык тәртип, чисталык, пөхтәлек иле. Япониядә хәтта тузан да юк, дип әйтелә.(сл.6) Япониянең башкаласы Токио шәһәре.(сл.7) Урамнарда беркем дә чүп ташламый. Шуңа күрә дә анда чүп савытлары да куймыйлар.

        Япониядә ир белән хатын бер-берсенә исемнәре белән дәшмиләр. Элегерәк бездә дә шулай булган. Мәсәлән, “әтисе”, “әнисе”  дип дәшкәннәр. Без моның белән кайда очраштык әле? (Бүдәнә белән Төлке. (сиңайтәм)

      Япон халкы яшеллек ярата. Алар аз гына җир булса да чәчәкләр, үләннәр утырталар. Аларга карап сокланалар, шигырьләр чыгаралар.  (сл.8) Кипкән үләннәрдән икебаналар ясыйлар. (сл.9)

     Япон халкының киемнәренә игътибар итегез.(сл.10)

      Әйдәгез, японнарның бер җырыннан өзек тыңлап китик әле.(карау)

     Японнар озын буйлы халык түгел. Аларның шигырьләре дә кечкенә, кыска.

     Борын – борын заманда японнар бишюллык шигырьләр язганнар. Ул шигырьләрне “танка” дип атаганнар.

     -Димәк, без бүген нинди ил турында белдек?

     -Бу илнең башкаласы ничек атала?

     -Япон халкы нинди шигырь язган?

    -Японнар кипкән үләннәрдән матур итеп ясалган букет ничек дип атала? (сл.11)

   

   Фоллоу де лидер(ял)

    2.Дәреслектәге текстны уку.(104б.)

    3. Л.Шагыйрьҗан тәрҗемәсендәге  япон шигырен  уку.

-Г.Тукайның “Буран” шигырендәге кар бөртекләре белән япон шигырендәге кар бөртекләре охшаганмы?

   4.Хокку (текстны уку (106б.)

   5.Наилә Ахунованың хоккуларын уку.

   6. Сорауларга җавап бирү.

   IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгаыту.

   1.Куиз-Куиз-Трэйд.(кәгазь бөкләп)

2. Р.Вәлиеваның “Умырзая” шигырен уку.

-Япон шигырьләрендә матурлыкка соклану зур урын алып тора. Ә менә безнең шагыйрьләр матурлыкка ничек соклана икән? Р.Вәлиеваның “Умырзая”  шигырен тыңлап китик әле.

3. Сорауларга җавап, сайлап уку күнегүләре.

V.Йомгаклау. Рефлекция. Өй эше бирү. (1 шигырьне ятлап килергә)  Билге кую.

-Без бүген үзебез өчен нинди яңалык ачтык? (Япония, Токио, танка, икебана, хокку, хайку, Наилә Ахунова)

-Сезгә нәрсә ошады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская поэзия. Мастерская стиха. Хокку. 4 класс

Поэзия хокку таинственна как и сама Япония. Но если учитель полюбил её, то и дети будут относиться точно также. А какие прекрасные хокку они создают! На этом уроке они знакомятся с правилами перевода,...

урок литературного чтения 4 класс "Кобаяси Исса. Хокку про гусей Японии"

Урок литературног чтения в 4 классе по учебнику Чураковой...

Хокку о луне 2 класс ПНШ

Данный материал  - тексты, презентация, музыка -поможет полнее раскрыть такую трудную для второклассников тему как хокку. Данный урок продолжает тему Секреты чайного домика. На уроке дети вспомин...

Танка. Хокку.

Презентация знакомит учащихся с японской поэзией, со строением хокку и танка....

Урок литературного чтения в 4 классе "Японские хокку. Что скрыто между строк"

Урок по системе Л.В.Занкова проводится с целью ознакомления обучающихся с творчеством классиков японской литературы Мацуо Басё и Кобаяси Иссы; формирования понятия "японские хокку",  представлени...

Урок литературного чтения "Изучение японской поэзии в жанре хокку".

Урок литературного чтения в 4 классе "Изучение японской поэзии в жанре хокку" (технология развития критического мышления)....