Мещерякова методикасы
статья (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Быел мин, Захарова Рузилә Айтуган кызы, башлангыч сыйныф укучыларына татар телендә сөйләм күнекмәләрен өйрәтү методикасы буенча «Мещерякова системасы» курсын уздым. Бүген мәктәптә барлыгы 13 бала шушы методика буенча белем ала. Алар - татар теле ана теле булмаган балалар.
Методиканың традицион системадан аермалы яклары күп. Монда, беренчедән, тәрҗемә юк. Без тәрҗемә итмибез, сүзлекләребез дә юк. Бар әйберне дә образ аша кабул итәбез. Монда уенчыклар , әсбаплар бик күп, шуңа күрә балалар тәрҗемәсез дә, образ аша гына истә калдыра алалар. Икенче ягы – мохиткә чумдыру. Без 1 нче сыйныфта ноябрь азагыннан рус сүзләрен кыстырмаска тырыша башладык, дәресләрдә структуралар кулланып, татар телендә генә аралаша башладык. “Закрываем русские язычки” дип ябып куябыз да, тырышып, белгән лексика буенча татарча сөйләшәбез. Дәрестә татарча җырлауга да өстенлек бирәбез. Ул җырлар да сөйләшергә ярдәм итә торган сүзләрдән тора. Методиканың аермалы ягы шунда: бу системада балалар сөйләшә. Без бернинди грамматика да бирмибез, монда шундый кушымча дип сөйләп утырмыйбыз, укытучы үрнәге, сөйләм аша гына балалар шул кушымчаларны өйрәнә һәм сөйләшә. Дөресен әйтергә кирәк, бу рәвешле дәрес алып бару гадәти системадан авыррак, гел хәрәкәт, гел сөйләм, ситуатив күнекмәләр, һәрвакыт диалог таләп итә. Дәрес хәрәкәтне, математика, әйләнә-тирә дөнья, җыр кебек предметларны да үз эченә ала. Безнең сыйныфта төрле милләт балалары – үзбәкләр дә, әрмәннәр дә,руслар да бар. Аларның җанлы аралашуга корылган дәрестә күзләре яна, теләп йөрүләре сизелә, татарча җавап бирүләреннән күңел сөенә.
Дәрес тулысынча уенга корылган. Өстәвенә, алар төрледән-төрле һәм игътибарны, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Мин үз укучыларыма болай дидем: «Ышанасызмы, без тиздән татарча сөйләшә башлаячакбыз, сез барысын да аңлап, миңа җавап та бирә алачаксыз». Аннары алар моның шулай булуына ышана башладылар, чөнки бу – бик тә табигый процесс. Башта нибары өч сүз дә (әйе, юк, түгел) җитә. Барлык балаларның да ниндидер яңа әйбер үзләштерәсе килә бит. Үзләре өчен чит булган телне өйрәнеп, алар дөньяны танып белә Дәресләрнең төп максаты – балаларны ана теле булмаган телдә сөйләшергә өйрәтү. Без лингвистик тамгаларны өйрәнмибез, сөйләшергә өйрәнәбез. Ә бала өчен моның уеннан да яхшырагы юк . Аудиоязмалар да күп тыңлана. Бала аны өендә дә тыңлап килә, аннары шушы ук материал аңа укытучы аша да бирелә. Уен аша бала тормышта гел булып торган хәлләргә корылган күнегүләрне кабатлый. Мәсәлән, бала үзе укытучы урынына баса, ә укытучы укучы роленә керә. Яки кибеттә сату-алу очрагы уйнала. Кемдер – сатучы, кемдер алучы була. Уен нигезенә тормыштагы хәлләр алына, шул очракка туры килгән әңгәмә корыла.
Татар телен өйрәнергә әлеге методика өчен махсус төзелгән язу дәфтәрләре дә булыша. Аны балаларга мәктәп китапханәсеннән өләшәләр. Дәфтәрләр бик матур. Аларга әле аудиодиск та өстәлә. Балалар дискны тыңлап, күнегүне эшлиләр. Дәфтәрдә үк буярга, уклар белән нәрсәләрнедер бер-берсенә тоташтырырга мөмкин. Монда күп язасы юк. Без грамматика өйрәтмибез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
әдәбият 2класс А.Яхин методикасы
Хисләр төрле дәрәҗәдәбула. Мәсәлән: укытучы математика урынына технология дәресе була ди. Сезнеңкүңелегез күтәрелеп китте. Бу дәрестә“5”ле алдың....
Мещерякова О.Н., Хмель И.Ю., Турчанинова А.Я. "Живет на свете красота"
Экологическая сказка «Живет на свете красота», приурочена к международному празднику «День Земли» - 22 апреля. (для детей старшего дошкольного возраста и учащихся 1-2 классов) ...
3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”
3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...
В.Н.Мещерякова системасын туган тел дәреләрендә куллану
Бу язмада телне өйрәнү өчен укытучы В.Н.Мещерякованың системасы, аның төп принциплары ,турында язылды.Бу системаны аңлау өчен төп мәгълумат бирелде....