В.Н.Мещерякова системасын туган тел дәреләрендә куллану
статья

Гайфуллина И.Р.

Бу язмада  телне өйрәнү өчен укытучы В.Н.Мещерякованың  системасы, аның  төп принциплары ,турында язылды.Бу системаны аңлау өчен төп мәгълумат бирелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл seminardagy_chygysh.docx17.59 КБ

Предварительный просмотр:

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова системасын өйрәнә башлады.

Уен технологияләре - укучыларның  иҗади активлыгын күтәрүче, күзаллауны үстерүче,телгә кызыксыну булдыручы һәм иң кыска юл белән сөйләмгә алып чыгучы чара. Бу технология галимнәр тарафыннан бик күптәннән өйрәнелә.Бу теманы Л.С.Выготский, А.А.Леонтьева, Д.Б.Эльконин, А.С.Макаренко үзләренең хезмәтләрендә яктыртканнар. Безнең татар телчеләре арасыннан бу методикны өйрәнүче галимнәрдән ГФ.Ягъфәровны,Ф.Ф.Харисовны, С.Х.Айдарованы  атарга була.

Бу язмада  В.Н.Мещерякова системасы буенча укытуның үзенчәлекләре белән таныштырып китәсе килә. Бу система ярдәмендә балаларның комммуникатив күнекмәләре ничек формалаша дигән сорауга җавап бирелә.Әлбәттә,алда әйтелгәнчә, бу максатка без уеннарны куллану ярдәмендә ирешәбез. Ләкин бу стихияле уеннар уйнау дигән сүз түгел. Һәр уенның үз максаты,үз урыны бар. Бу уеннар аша укучылар сүзләрне, грамматик структураларны үзләштерәләр.

Уеннарны оештырганда без түбәндәге принципларга нигезләнеп эшлибез:

1.Тел үзләштерүдә табигыйлек юлын сайлау.

Балаларның 7-8 яшькә кадәр сөйләм механизмы тулысынча формалашып бетми, аларда импринтинг(объектның үзенчәлекләрен үзеннән-үзе  истә калдыра алу сәләте) саклана.Бу методика сүзләрне,кагыйдәләрне өйрәнүгә корылмаган.Ул тыңлап аңлау һәм аралашудан башлана.Укучылар  аудиодискка язылган сөйләмне өйдә дә тыңлый алалар. Дәрестә бу сөйләм калыплары уеннар, җырлар, рольле уеннар аша ныгытыла. Аудиодискны тыңлау укучыларга материалны җиңел үзләштерергә ярдәм итә.Без укучыларның хаталарын төзәтмибез, ә һәр әйткән җавапны сөенеп кабул итәбез һәм дөрес вариантны үзебез әйтеп бирәбез.Укытучы дәрестә баланың хатасын төзәтеп барса, бу укучыда тискәре мөнәсәбәт , каршылык уята, аралашу теләген бетерә. Бу өйрәнәсе сөйләм материалының кулланышка керүенә киртә булырга мөмкин. Шуңа күрә үзләштерергә тиешле сөйләм калыпларын кат-кат ишетеп,тыңлап, бала сөйләмнең дөрес вариантын үзе үзләштерә. Дөрестән дә, баланың теле ачылган вакытта үз ана телендә дә ул сүзләрне дөрес әйтми, ә без,әниләр,һәр сүзне шатланып кабул итәбез,аны кабат-кабат әйттереп карамыйбыз,сөйләшә-сөйләшә бала бу хаталарны үзе бетерә.

2.Психологик рәхәтлек,иркенлек принцибы.

Бала дәрестә арымый,уңайсызланмый,кызыксынып эшли дигән сүз. Шуңа һәр 2-3 минут саен эш төрләре алмашына,озын паузалар ясалмый.Дәрестә рәхәтлекне саклау өчен укучыларга теләсә нәрсә эшләргә рөхсәт була дигән сүз түгел. Һәр уенның үз кагыйдәләре бар.Безнең дәресләрдә дә катнашучылар кагыйдәләргә буйсына.Укучыларның кызыксынуларын саклар өчен төрле кызыксындыру чаралары кулланыла:

А)Матди кызыксындыру

.Һәр дөрес җавап өчен приз яки балл куела.Яки бала киселгән вак рәсемнәр ала,аннары һәр бала ничә рәсем җыя алганы санала,күбрәк рәсем җыя алган бала билгеләнә.

Ә)Үз-үзләрен раслау мотивы.

Балалар ярыш формасында үткәрелгән уеннарда бик теләп катнаша.Мәсәлән,предметларны тасвирлаганда аермаларын әйттерүне ярыш формасында үткәрү.Сыйныф ике командага бүленә.Һәр дөрес җавап өчен команда баскычтан өскә үрмәли.

Б)Эмоциональ  яки мактап кызыксындыру мотивы.

Укучы мактау сүзләрен ишетсә,аңа укытучы белән аралашу да уңай хисләр уята.

В)Өлкәннәргә охшарга тырышу мотивы.

“Кибеттә”,”Буфетта”,”Укытучы булу” кебек рольле уеннарда катнашу укучыларда нык кызыксыну уята.Алар бу уеннарда бик актив, зур теләк белән катнашалар. Үзләрен “олылар” кебек тою балаларга телне өйрәнергә ярдәм итә.

Г)Әхлаклылык мотивы.

Укучыларның кемгәдер кирәкле булу,ярдәм итә алу теләге көчле. Уен барышында җавап бирә-бирә ниндидер җәнлеккә, геройга кыен хәлдән чыгарга ярдәм итү шулай ук кызыксындыру чарасы була.

Д)Танып-белү мотивы. Дәрескә төрле геройлар кунакка килә.Балалар аның кем икәнен төгәл белми.Бу да аларда кызыксыну уята.Кунакларның гаиләләре дә, торган җирләре дә, яраткан әйберләре дә кайвакыт әкияти булырга мөмкин.

3.”Телгә чумдыру” принцибы.2 нче чиректән башлап дәресләр бары тик татар телендә генә алып барыла.Алдагы дәресләрдә кайбер нәрсәләргә русча аңлатмалар бирелсә дә, сүзләргә беркайчан да турыдан-туры тәрҗемә бирелми. Яңа сүзләр күрсәтмәлелек,пиктограммалар,хәрәкәтләр ярдәмендә аңлатыла.  Бу укучыларны  сүзләрне тәрҗемә аша түгел, ә ниндидер образ итеп кабул итәргә өйрәтә.

4.Тел чаралары ярдәмендә укучыларның акыл сәләтен үстерү.

Төрле уеннарда катнашу,рольле уеннарда катнашу укучыларга балалар коллективында үз урыннарын табарга ярдәм итә.Бик йомык,оялчан балалар да уеннарда актив катнашалар,үзләренә сыйныфташлар арасында дуслар табалар.

5.Минимакс принцибы.

Аз мәгълумат алып,аны һаман саен кабатлау һәм куллану принцибы дип аңлатырга була.Һәр яңа сүз балаларның актив запасына күчерелә.

6.Активлаштыру принцибы.

Кешеләр мәгълуматны кайберсе ишетеп, кайберәүләр күреп ,ә кайберсе  тотып карап кабул итә.Бу системада бу үзенчәлекләр дә исәпкә алына. Укучылар үзләштерәсе материалны күрә дә,ишетә дә,тотып та карый ала.

7.Дәвамчанлык принцибы. Дәрестәге материал һаман саен кабатлана,дәрестән-дәрескә аз-азлап кына өстәлеп бара.

Алдагы әйтелгәннәргә таянып,шундый нәтиҗә ясыйсы килә.В.Н.Мещерякова системасын кулланып,укучылар беренче дәресләрдән башлап, төрле сөйләм калыпларын үзләштерәләр, үз ара уеннарда  аңлы рәвештә аралашалар һәм сөйләм күнекмәләренә ия булалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"

Презентация "Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"...

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...

“Музыка дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр куллану” темасына мастер-класс

     Использование информационно - коммуникативных технологий позволяет:активизировать познавательную активность учащихся;проводить уроки на высоком эстетическом и эмоциональном ...