1г сыйныфында үткәрелгән ачык әдәби уку дәресенең технологик картасы
план-конспект урока (1 класс) на тему

Загрутдинова Нурсиня Мавлютовна

Дәреснең темасы:[п] авазы, П,п хәрефләре 

Максаты: Укучыларны тартык[ п] аваз ы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу,  фонематик ишетү сәләтен үстерү;  аваз-хәреф анализы ясау, аңлап уку күнекмәләрен   формалаштыру,  кошларга ярдәм хисе, милли үзаң тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teh_karta.docx285.94 КБ

Предварительный просмотр:

Заһретдинова Нурсинә Мәүлетовна,

Бакый Урманче исемендәге гимназиянең

югары квалификацияле башлангыч сыйныф укытучысы.

1г сыйныфында үткәрелгән ачык әдәби уку дәресенең технологик картасы

Тема

[п] авазы, П,п хәрефләре .

Теманың максаты

 Укучыларны тартык[ п] аваз ы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу,  фонематик ишетү сәләтен үстерү;  аваз-хәреф анализы ясау, аңлап уку күнекмәләрен   формалаштыру,  кошларга ярдәм хисе, милли үзаң тәрбияләү.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

-сузыклар;

-тартыклар;

-кушылма авазлар.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья.

Ресурслар:

-төп

-өстәмә

-“Әлифба” дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова,

Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова.

-Методик кулланма “Әлифба”. И. Х. Мияссарова,

 Ф. Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова.

Пространствоны оештыру

Фронталь, парларда, шәхси

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

I.Мотивация. Максат. Дәрестә уңай атмосфера тудыру. Телебезне өйрәнүгә теләк уяту.

Сыйныфта уңай атмосфера, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә!(1 слайд)

-Хәерле булсын безнең дәресебез

Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!

Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карап елмаегыз әле, иптәшләрегезгә елмаю бүләк итик.

-Экранда кемне күрәсез?(2 слайд)

-Ул язган шигырь юлларын укыгыз әле.

- Шигырь нәрсә турында?

-Димәк, телебезне өйрәнү, татар телендә аралашу-безнең бурычыбыз.

Укучылар елмаялар,

кәефләрен ачыклыйлар.

  Хәерле көн миңа!

  Хәерле көн сиңа!

  Хәерле көн сезгә!

  Хәерле көн безгә!

-Габдулла Тукайны.

-Укыйлар.

-Туган телебез турында.

Коммуника тив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

 

Максат. Сузык һәм тартык авазлар турында кабатлау.

Табышмак әйтү:

Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә сез җавабын табарга табарга тырышыгыз. Җавап-сүзнең схемасын төзи барырбыз.

* Канаты бар — очмый, 
Аягы юк — йөри(3слайд)

-Авазларны әйтәбез, хәрефләр белән билгелибез. (Күмәк эш)

-Сүз ничек әйтелә? (калын)

-Ничә аваздан тора? (5)

-Һәр авазга характеристика бирегез.

-Димәк, бөтен авазларны нинди төркемнәргә бүләбез?

Балык  җавабын әйтәләр

Авазларга характеристика бирәләр.

Танып белү: эзләнү, укуөчен кирәкле мәгълүматларны табу; сүз модельләре төзү.

Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.

III. Авырлык тудыру

Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру

IV.Авырлыктан чыгуның проектын төзү

Уен: Тактада таратып хәрефләр эленгән, араларында таныш булмаган ш, п хәрефләре. (Кәрзиннәрнең берсенә сузык аваз хәрефләрен, икенчесенә тартык аваз хәрефләрен тутырырга кирәк.(ике укучы тактада эшли)

-Иптәшләрегезнең җаваплары белән килешәсезме?(әйе, килешәбез)

-Укучылар , ни өчен бу хәрефләрне бер кәрзингә дә салмадыгыз?

-Димәк, үзебезнең алдыбызга нинди максат куябыз?

        Апада бар,абыйда юк

Китапта бар, дәфтәрдә юк

(4слайд)

- Бу нинди аваз?

 Димәк:  Без бүгенге дәрестә нинди аваз һәм хәрефләрне өйрәнербез инде? (5слайд )

.

Тактада  эленгән хәрефләрне

кәрзиннәргә тутыралар

1 нче кәрзин:  а, ә, у, ү, ө, э, и, ы, о,

2 нче кәрзин:  л, м, н, ң, р

-_Чөнки алар безгә таныш түгел.

_- Без бүген яңа аваз өйрәнәбез.

-[п] авазы.

Дәреснең темасын әйтәләр:

[п] авазын, П, п  хәрефләрен өйрәнербез, алар белән сүзләр укырбыз.

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив:коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

V. Проектны тормышка ашыру.

Максат. [п],  авазы, П,п хәрефләре белән танышу.

-Яңа авазны нинди алгоритм буенча ачыклыйбыз?

[п] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итү (6слайд)

Укучылар, барыбыз да бергә [п] авазын әйтәбез.

[п] – сузыкмы, тартыкмы? Ниөчен?

Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [п] – яңгыраумы, саңгыраумы?

-Яңгырау пары бармы?

-Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

  • -[п] авазының сүздәге урынын ачыклыйбыз (7 слайдтагы предмет рәсемнәре кулланыла)

--[п] авазын П, п хәрефләре белән билгелибез.

-Адымлап алгоритмны искә төшерү.

Авазны хор белән әйтәләр.

Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр.

Саңгырау тартык,

уртасында нокта булган квадрат белән белдерелүен әйтәләр.

Авазның сүзнең башында, уртасында, ахырында килүен ачыклыйлар.

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив:  диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну белдерү.

Физкультминутка

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

V.Ныгыту.

Максат. Аваз-хәреф анализы, аңлап уку күнекмәләрен үстерү.

Дәреслек белән эшне оештыру:

1.Песнәк сүзенә аваз-хәреф анализы ясау.

2.Дәреслектән баганалап бирелгән кушылмаларны укыту.

- 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?

- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?

3. “Песнәкләр” дигән текст өстендә эш.

  • Әңгәмә (8,9слайдлар)

  • Әйбәт укучының беренчел укуы.
  • Укыган текст буенча сораулар бирү:
  • Балалар песнәкләргә ничек ярдәм итәләр?
  • Эчтән уку
  • Аерым җөмләләп уку, сорауларга җавап

-Димәк, без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

- Үзебезгә нинди нәтиҗә ясыйбыз?(10 слайд)

Кушылмаларны хор белән укыйлар.

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

Текстны укыйлар, җөмләнең баш хәрефтән башлануын, ахырында нокта куелуын искәртәләр.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

-Кошларга ярдәм итәргә кирәк.

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив: 

Диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксынубелдерү.

VI.Мөстәкыйль эш.

Максат. Мөстәкыйль уку һәм фикер йөртү күнекмәләре булдыру.

-Бу конвертта иҗекләр язылган карточкалар. Ничек уйлыйсыз, мин нинди бирем тәкъдим итәрмен?

-Тикшерәбез: песи, поши, керпе(11слайд)

-Бу сүзләрне нәрсә берләштерә?

- Сүзләр төзергә.

Парларда эшлиләр.

-Болар хайван исемнәре, барысында да п хәрефе бар, барысы да ике иҗекле.

Коммуникатив:

Коллектив фикер алышу.

VII.Рефлексия

Максат. 

Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау

-Бу дәрестә сез нинди яңа белемнәр алдыгыз? Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?

Укытучы укучыларга үз  эшчәнлекләрен үсеш баскычы ярдәмендә  бәяләргә тәкъдим итә.(12слайд)

-Укучылар, дәрестә бик актив катнаштыгыз, афәрин!

Бәялиләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин; УМК "Перспективная начальная школа"...

Татар теле дәресенең технологик картасы “Бәйлек сүзләр”

ТемаБәйлек сүзләр(алдында,артында,янында,каршында,өстендә, астында)Дәреснең максатларыАлдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында сүзләр турында төшенчә бирү;балаларның уйлау, фикерләү сәләте...

«Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар» темасына татар теле дәресенең технологик картасы »

laquo;Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуда инновацияләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында.Хәзерге вакытта дәрес...

1г сыйныфында үткәрелгән ачык әдәби уку дәресенең презентациясе

Бу презентациядә дәреснең һәр этабы чагылыш таба....