1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы
методическая разработка по математике (1 класс) по теме

Хафизова Гульюзем Мансуровна

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин; УМК "Перспективная начальная школа"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologik_karta.doc134.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы

1 санын алу


Дәреснең максаты һәм бурычлары

  1. Саннан 1не алу кагыйдәсе белән таныштыру.
  1.  – 1 рәвешендәге аңлатмалар мисалында алу гамәлен башкарырга өйрәтү.
  2. Алу гамәленең компонентлары турындагы белемнәрне ныгыту.
  1.  Игътибарлылыкны, чагыштыру, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау һәм башка күнекмәләрне үстерү.
  2. Укучыларда эшлекле мөнәсәбәт тәрбияләү

Көтелгән нәтиҗәләр

1.“Кимүче”,” киметүче”, “аерма” төшенчәләрен кулланып математик язмаларны уку.

        2. 10 эчендәге теләсә нинди саннан 1не ала белү.

3. Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясау.

4. Дәреслектә һәм мөстәкыйль эш  дәфтәрендә ориентлашу, алардагы шартлы билгеләрне табу һәм аңлап биремнәрне үтәү. 

Төп  төшенчәләр

“Кимүче”,” киметүче”, “аерма”, санның алдыннан килүче сан

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин; мөстәкыйль. эшләр дәфтәре “№2

Ноутбук, проектор, “Учись считать” наборы, цифрлар кассасы, Әмир белән Әминә рәсеме, 2 тавык, 10 чеби сурәтләре белән предметлы рәсемнәр, , «балыклар» жетоны, сюрпризлы бирем өчен пластмасс контейнерлар (укучылар саны буенча), дәрескә презентация.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парлап

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре (УУГ)

Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре:  укуның дәлилләре, дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: план төзү һәм эшнең эзлеклелеген билгеләү, укучылар тарафыннан  белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:проблеманы кую һәм аны чишү, рәсемне математик телгә күчерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, фишкалар кулланып биремнәр үтәү, тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатма төзү, билгеләрне табу максатыннан чыгып анализлау һәм нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы  әйтә белү.

Үткәрү технологиясе

Дәрес этаплары

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укыту һәм үстерү технологиясе

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап. Оештыру өлеше



Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Уңай психологик халәт булдыру







Балаларның игътибарларын туплау.








Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү..







.














Укучыларны эшкә хәзерләү.




















Балалар такта янына чыгып тезеләләр ,

“Саумы, дус!” энергизаторы үткәрелә.

-Саумы, дус! (Уң кулын күршесенең җилкәсенә куя)

- Хәлең ничек? (Уң кулын күршесенең җилкәсенең күкрәгенә  куя)

-Бик яхшы!(Баш бармагын күрсәтә)

-Мин көттем! (Ике кулын як-якка җәя)

- Син килдең! (Кулларын тотышалар)

- Бик әйбәт! (Кочаклашалар)

Тәртип буенча саналалар, кирегә таба саналалар .

Урыннарга утыралар

1 слайд.   Кыңгырау чылтырый һәм тына

Дәрескә чакыра ул безне.

Яңалык белергә, ачышлар ясарга

Әзерме биредә һәрберсе?

2. Кәефләрне билгеләү. 

- Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул безнең бүлмәбезгә дә кергән: безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Сез дәрес башындагы кәефегезне шушы карточкалар ярдәмендә күрсәтегез.


                                                       



2.Дәрескә Әмир белән Әминә килгән. Алар бездән мисаллар, мәсьәләләр чишәргә өйрәнергә тели.

I этап. Оештыру өлеше.

Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәрсәдән тора?











Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре:  укуның дәлилләре

II. Актуальләштерү.

Максат: 10 эчендә саннар рәтен,санның алдыннан һәм артыннан торган санны искә төшерү




Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү

Уенда катнашу, сорауларга җавап бирү.







Укучыларга тиешле юнәлеш бирү





4. Саннарны тәртип буенча урнаштыру.

- Әмир ялгыш цифрларны кассадан чәчкән.Әйдәгез, аларны дөрес итеп урнаштырыйк.

5 санының алдында нинди сан тора? 7 санының артында нинди сан тора? Һ. б.


Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү




Максат. Санга берне кушкач аның артындагы сан килеп  чыгу кагыйдәсен искә төшерү

Укучылар партада һәм тактада санлы карточкалар ярдәмендә математик язмалар төзиләр

Кушу гамәленең компонентларын атап, суммаларның кыйммәтләрен табу

3. Телдән исәпләүгә күнегүләр эшләү. (Дөрес җаваплар өчен укучыларга «балык» жетоннары бирелә.)

1) Илсур, Марат һәм Динә

Өч песнәккә җим сибә.

Килде тагын бер песнәк,            3+1=4

Ничә песнәк булды, әйт?


2) Дүрт бәбкәсен ияртеп

Суда йөзә бер үрдәк.

Әйтеп бирегез тизрәк,

Барысы ничә үрдәк?                  4+1=5


– Тактадагы язмалар ничек атала?

– Санга 1 не кушкач, нинди сан килеп чыга (кагыйдә)?

– Кушу гамәленең компонентларын атап, суммаларның кыйммәтләрен табыгыз.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:, үз фикереңне

тулы  әйтә белү 






Танып-белү универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү,

Максат. Проблемаларны формалаштыру һәм кую.

 Дәреснең темасын ачыклыйлар

Дәреснең темасын ачыклаганда юнәлеш бирү

4.  Алу гамәленең компонентларын искә төшерү. (Слайд).

Алу   гамәле

кимүче    киметүче      аерма

  1.         -          1        =          4
  1. Кимүче 1 булганда аерманы табу кагыйдәсен чыгарырга кирәк. Аның өчен кимүчесе 1 булган очракларны  тикшерәбез

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: проблеманы кую һәм аны чишү

III. Яңа белемнәр ачу

Максат: Математик язмаларда кимүче, киметүче, аерманы күзәтү, нәтиҗә ясау













Укучылар партада һәм тактадасанлы карточкалар ярдәмендә математик язмалар төзиләр. Кимүче белән аерманы чагыштырып нәтиҗә ясыйлар









Математик язмаларда кимүче, киметүче, аерманы күзәтү, нәтиҗә ясауга юнәлеш бирү












  1. Схемаларга карап, математик язма төзү.(Слайд)




  1. –  1  =  5
  2. –  1  =  6
  1. 6дан 1не алгач нинди сан чыга? Ул саннар рәтендә 6ның кайсы ягында урнашкан?  7дән 1не алгач?

Бирелгән саннан 1не алу нәтиҗәсе булып аның алдыннан килгән сан тора.

Моны белү миңа ни өчен кирәк?


ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укучылар тарафыннан  белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, билгеләрне табу максатыннан чыгып анализлау һәм нәтиҗә чыгару.

IV. Өйрәнү объектлары арасындагы бәйләнешләрне  беренчел ныгыту

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү


.








































































































Фронталь эшне оештыру, 1гә киметү һәм арттыру төшенчәсен ныгытуга ярдәм итү.











































































































1. Әмир белән Әминәдән килгән хатны уку.

-Серле йомырка эченнән хат чыкты. “Кадерле 1нче сыйныф укучылары! Безнең Чуаркай белән Кикрикнурның барысы 10 чебиләре чыкты. Алар шундый матур һәм бер дә тик тормыйлар. Сез безгә аларны санарга ярдәм итсәгез иде. Сезне көтеп калабыз. Әмир белән Әминә.”

6.«Балык тоту» уены.

Кунакка буш кул белән бару күңелсез. Шуңа күрә, тавыкларны сыйлар өчен, сезгә балык тотарга кирәк. Алар аны бик яраталар.(Тактага математик язмалар язылган балык рәсемнәре куела. Кемдә аның нәтиҗәсе язылган карточка бар, шул укучы балыкны ала.)

             Балалар берәм-берәм тактага чыгалар һәм балык «тоталар»,  аларга язылган суммаларның һәм  аермаларның кыйммәтләрен исәплиләр. Әгәр дөрес табалар икән – балык эләкте, дөрес түгел икән – балык ычкынды.

7.  Укытучының «Әмир белән Әминәләргә сәяхәт» турында аңлатуы.

Укытучы предметлы рәсемнәр ярдәмендә А. Л. Барто санамышын сөйли һәм сурәтли.

Балалар бу вакытта санлы карточкалар ярдәмендә математик язмалар төзеп баралар.

– Балалар, сез сәяхәт вакытында игътибар белән тыңларга һәм дәрес ахырына, саннан 1 санын алсаң, нинди сан килеп чыкканына кагыйдәне әйтә алырга тиеш.

 (На доске изображение курицы Пеструшки).

-Отправляемся в гости.

Это курица Пеструшка, у неё ответственное дело, она высиживает птенцов.  

Вдруг  под курицей яйцо – «крак»!

Словно из пелёночек, выскочил цыплёночек.

Сидит один, озирается, других дожидается.

Тут второе яйцо треснуло.

Из домика тёмного ещё один цыплёнок – «цвок»!

Один да один, стало их ….(двое). (Дети отвечают хором)

Сидят вдвоём, озираются. других дожидаются.

Из третьего яичка вышла сестричка.

Два да один, стало их ….(трое).

Сидят втроём, озираются, других дожидаются.

Ещё яйцо «кок», ещё один цыплёнок – скок!

Три да один, стало их….(четверо).

Сидят вчетвером, озираются, последнего дожидаются.

А из последнего яичка опять сестричка.    
Четыре да один….(пять).

Попробуйте сосчитать!

Стала Пеструшка по улице ходить.  

Стала цыплят своих водить.

Ходит, не зевает, им корм добывает.

(На доске изображение курицы  Хохлатки и 5 её цыплят).

А на соседнем дворе у курицы Хохлатки

Тоже вывелись цыплятки.

Из пяти яичек пять пушистых птичек.

Стала Хохлатка тоже ходить,

Стала цыплят своих по улице водить.

Только  зевает она по сторонам: то тут постоит, то там,

То назад побежит, то вперёд, а цыплята у неё вразброд.

Вот и случилась у неё беда: пропал цыплёнок без следа.

1, 2, 3, 4….А было пять! Нет одного, где искать?

5 – 1 = 4 (дети записывают в тетради)

А Пеструшка то удивляется, что у неё семья прибавляется

Пять да один ….(шесть). Наперебой просят есть.

5 + 1 = 6 (дети записывают в тетради)

Пока искала Хохлатка сыночка, пропала у неё и дочка.

4 – 1 = 3(дети записывают в тетради)

Теперь сколько ни смотри, осталось их….(три).

А у Пеструшки между тем стало их….(семь).

6 + 1 = 7(дети записывают в тетради)

Какая же Хохлатка зевака, закружилась у неё голова, однако!

Осталось цыплят только….(двое).

3 – 1 = 2(дети записывают в тетради)  

Один да один, дочка и сын.

А сколько у Пеструшки, спросим?

Семь да один -….(восемь).

7 + 1 = 8(дети записывают в тетради)

Сбежала у Хохлатки и дочка.

2 – 1 = 1(дети записывают в тетради)

Не прозевать бы сыночка.

Сидит один, озирается, видно, тоже удрать собирается.

А у Пеструшки цыплят – целый отряд.

Восемь да один….(девять), да это ещё не всё ведь!

8+1 = 9 (дети записывают в тетради) 

 Плохо Хохлаткино дело:

 И последнего она проглядела.                      

То тут пошарит, то там,

А всё зевает по сторонам.

И последний цыплёнок

К Пеструшке перешёл.

Видно у неё хорошо!

1–1=0(дети записывают в тетради)   

Собралось цыпляток ровно(дети отвечают хором)… десяток.

2. Нәтиҗә ясау өчен әңгәмә.

-Чуаркайның ничә чебеше бар? (10)

    -Аның ничә дистә чебеше бар? (1)

    -Дәфтәрләрегездә гади карандаш белән аермаларның асларына сызыгыз.

    - Аермаларның кыйммәтләре асларына яшел карандаш белән сызыгыз.

    - Һәр аермада кимүчене түгәрәк белән әйләндереп алыгыз.

     -Һәр аңлатмада кимүчене һәм аерманың кыйммәтен чагыштырыгыз.

     -Нинди закончылык күрдегез?                  

Натураль саннар эзлеклелеген линейка кулланып күзәтү.

1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   11   12   13   14   15              

– Бирелгән саннан 1 не алгач, нинди сан килеп чыга? Нәтиҗә ясагыз.

.Нәтиҗә: Бирелгән саннан 1 не алгач, тәртип буенча бу санга

кадәр килгән сан килеп чыга.

Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү
































































































Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

фикер алышуда катнашу,

җавапларны дәлилли белү.










V. Яңа белемнәрне һәм эш алымнарын куллану

Максат. Дәрестә эшнең эзлеклелеген билгеләү


Максат: Барлык мисаллар арасыннан кимүчесе 1 булганнарын аеру һәм аерманы мөстәкыйль исәпләү







Максат.1гә киметүгә туры килгән рәсемне аерып күрсәтү

Дәреснең планын бергәләп төзү



Төрле мисаллар арасыннан өйрәнгән мисалларны аеру.









Укучылар парлап эшлиләр, бер-берсенә аңлаталар


 Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү


Төрле мисаллар арасыннан өйрәнгән мисалларны аерып алырга ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү.







Укучыларның эшләрен күзәтә

  1. Алга таба эшләү планын  төзү
  2. .Дәреслек белән эш

4 б., №1,

- Биремне укыгыз.

- Бу номердагы аңлатмалар ничек атала?

- Киметүчесе 1 гә тигез булган аермаларны табыгыз. Алар ничәү? (6)

- Бирелгән саннан 1 не алу кагыйдәсен укыгыз.

- Бу кагыйдәне үзебез чыгарган кагыйдә белән чагыштырыгыз. Яхшырак аңлашылганын истә калдырырга тырышыгыз. (Укытучы битләрдә кагыйдәнең гадиләштерелгән вариантын тарата.)

4 б., № 2.

- Биремне укыгыз.

- Санны 1 гә киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Фишканы предметларның бергә кимеүе күрсәтелгән рәсем өстенә куегыз.

- Бу рәсем буенча хикәя төзегез.

- Чишелешне языгыз, яңа кагыйдәне кулланып, аерманың кыйммәтен табыгыз.

               6 – 1 =5

- Аерманың астына гади карандаш белән, ә аерма кыйммәтенең астына яшел карандаш белән сызыгыз.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: план төзү һәм эшнең эзлеклелеген билгеләү

Танып- белү универсаль уку гамәлләре: проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.





Танып-белү универсаль уку гамәлләре:,төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру,

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: фишкалар кулланып биремнәр үтәү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

VI..Үзләштергән белемнәрне йомгаклау һәм элегрәк үзләштергән белемнәр системасына кертү

Дәфтәрләрене алмашу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.


1. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү , 18 б. (тетрадь №2)

№1.

- Схемалар ярдәмендә алу гамәлен башкарырга һәм аерманың кыйммәтен  язып куярга

 №2. Мөстәкыйль эш (ахырдан бер-береңнең эшләрен тикшерү белән).

- Алу гамәлен башкарырга һәм аерма кыйммәтен язып куярга.

- Күршегез белән дәфтәрләрегезне алмашыгыз, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерегез, эшкә бәя бирегез

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия


Максат: дәрестә башкарган  эшләргә нәтиҗә ясау.

Мин      белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым.

Дәрестә сез нәрсәгә өйрәндегез?

     - Саннан 1 не алу кагыйдәсен әйтегез.

- Тоткан балыкларыгызны санап бирегез.

Укытучы һәр укучының эшенә бәя бирә, балалар тавыкларны һәм чебиләрне балык белән сыйлый һәм алар белән хушлаша.

- Ишек алдында яшәүчеләр сезгә бик рәхмәтле һәм сезгә сюрприз әзерләгәннәр. Алар сезгә гади булмаган йомыркалар бүләк итә. «Киндерсюрприз»ның контейнерларында индивидуаль кызыклы бирем яшеренгән. Аның чишелешен тәнәфестә яки өйдә уйларсыз.

VI.  Рефлексия

Һәр укучыга йөз чырае белән карточка бирелә. Аның авызын    .  ясарга кирәк

                дәрестә кызык булды, яңа кагыйдәне истә калдырдым.

                

                  дәрестә кызык булды, кагыйдәне истә калдырмадым,                      өйдә өйрәнермен.

             дәрестә кызык булмады, кагыйдәне истә калдырмадым.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенең технологик картасы “Бәйлек сүзләр”

ТемаБәйлек сүзләр(алдында,артында,янында,каршында,өстендә, астында)Дәреснең максатларыАлдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында сүзләр турында төшенчә бирү;балаларның уйлау, фикерләү сәләте...

«Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар» темасына татар теле дәресенең технологик картасы »

laquo;Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуда инновацияләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында.Хәзерге вакытта дәрес...

1г сыйныфында үткәрелгән ачык әдәби уку дәресенең технологик картасы

Дәреснең темасы:[п] авазы, П,п хәрефләре Максаты: Укучыларны тартык[ п] аваз ы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу,  фонематик ишетү сәләтен үстерү; ...