Технологическая карта по татарскому языку для 2класса по ФГОС.Тема: "Эш - хәрәкәтне белдергән сүзләрне кабатлау, ныгыту"
план-конспект урока (2 класс) на тему
Бу дәресне 2сыйныфта кабатлау дәресе буларак үткәрдем.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 186.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтнә муниципаль районы Иске Өҗем төп мәктәбе
Тема: Эш - хәрәкәтне белдергән сүзләрне кабатлау, ныгыту.
(татар теле дәресенең технологик картасы)
Дәрес тибы: кабатлау дәресе
Сыйныф: 2
Гайнетдинова С.Я., югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Максатлар | 1.Белем бирү : Нишли? Нишлиләр? сорауларына ярдәмендә эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне танып-белүне, җөмләнең баш кисәкләрен билгели белүне ныгыту. 2.Тәрбияви: укучыларда сөйләм теле культурасы һәм татар теле фәненә карата кызыксыну, мөстәкыйльлек, игътибарлылык,чисталык, балаларда үзара дуслык, иптәшлек хисләре,ялкаулык кебек начар гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү. 3.Универсаль эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру: Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру; Регулятив: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү; Танып – белү : кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү; Коммуникатив: үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү. |
Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет буенча: Эш- хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белү Метапредмет: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү. Коммуникатив: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү. Танып-белү: информация туплый, белемнәрне чагыштыра белү. |
Төп төшенчәләр | Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр, Җөмләнең баш кисәкләре. |
Предметара бәйләнешләр | әдәби уку, әйләнә- тирә дөнья,музыка |
Ресурслар: - төп: - өстәмә: | Татар теле. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары : И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова. Татар теле, методик кулланма,2нче сыйныф. Татар теле,мөстәкыйль эш дәфтәре,2нче сыйныф. Проектор, компьютер. презентация карточкадагы күнегүләр,тест |
Эшчәнлекне оештыру | Фронталь, группаара, индивидуаль. |
Дәрес нең этапла ры | Этапның максатлары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчән леге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ –шәхескә кагылышлы у у г РУУГ- регулятив у у г ТБУУГ-танып белү у у г КУУГ- коммуникатив у у г |
1.Белем алу эшчән леген мотива цияләү | Укучыларны эшчәнлеккә кертеп җибәрү. | -Укучылар , әйдәгез татар теле дәресен башлап җибәрик. -Кәефләрегез ничек укучылар? Әйдәгез,кәефләрегезнең ничек икәнен сыр уып күрсәтәбез.(Сингапур) | Укучылар үзләренең эш урыннарын тикшерәләр Үзләренең фикерләрен әйтәләр: -Кояшлы иртә кебек. -Анам телен,татар телен өйрәнергә дип килдек. Сыр уган хәрәкәт ясау “Отлично” | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
2.Актуа льләш терү | “Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу. | Дәфтәрләрне ачтык, число,сыйныф эше дип язабыз. -Бүген ничәсе? (ае язылган,көнен укучылар әйтә) -Атнаның ничәнче көне? -Атнаның 5нче көне ничек атала? - Матур язу өчен сүзлек диктанты язабыз.Бер укучы тактада яза,калганнар дәфтәрдә.
| 17нче февраль Бишенче Җомга,русча пятница Сүзлек диктанты язу:Йөри, оча,чаба,йөзә, ашый, кисә, юына, ярата, килә,бара,өзә, (2сүзне үзләре өстиләр) Тикшерәләр. Ә хәзер такта белән чагыштырабыз. (СЛАЙД 1–кушымта №3) -Нишли? | ТБУУГ: Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр турында кагыйдә формалаштыру РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
3. Дәрес нең темасын һәм максат ларын билгеләү | Укучылар белән берлектә дәреснең темасын һәм бурычларын билгеләү | Слайд 2 (кушымта №3) дәге биремне эшлибез. -Нокталар урынына нинди сүзләр куйдык? Димәк, бүгенге дәреснең темасы ничек булыр инде? -Кабатлау булгач,кабатлап,искә төшереп китик. Нишли? соравына нинди сүзләр җавап бирә? -Ничек сызабыз? -Алда эшләгән күнегүнең Нишли? соравына җавап биргән сүзләренә сызабыз. Нәтиҗә ясыйбыз. | Кем,нәрсә,нишли? Укытучы укыта. Көймә ........... Сандугачлар .......... Кар .............. Балалар ............ Куян .......... Нишли? соравына җавап биргән сүзләр. -Нишли? соравына җавап булган сүзләрне кабатлау. Эшне һәм хәрәкәтне белдергән сүзләр. = Сызалар. -Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр җөмләдә нишли? нишлиләр? сорауларына җавап бирәләр, аларга ике сызык сызабыз.СЛАЙД 3 (кушымта №3) | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
Физкультминутка(Микз Фриз групп)
| ||||
4. Яңа информа цияне кабул итүне оештыру. | Укучыларны кагыйдәне кулланып эш итәргә өйрәтү |
| Эш дәфтәрләрендә эшләү. 71нче күнегү: аңлату,язып эшләү. | ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
5.Укучы ларның алган белемнә рен беренчел ныгыту. | яңа белемнәрне дәреслек кулланып камилләштерү | 1)Яңа теманы аңлау буенча тикшерү эшен оештыру. | 1. 72 нче күнегүне язып эшләү. Эш беткәч, партадаш иптәшенең дәфтәрен алып тикшерәләр. Соңыннан бергәләп тикшерү, кирәк булса өстәмәләр кертү. 2.73нче күнегү (язып эшләү) Тәрбия моменты: чисталык турында әңгәмә. Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сыздыру. 3. Карточкадан(кушымта №1) күнегүне язып эшләү(вакыт калса гына) | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда дәреслекне куллану КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
6.Өй эше бирү. | Дәреслектән сайлап эшләргә (аңлату) 1.66нчы күнегү, 49нчы бит,хикәя төзеп язарга 2.65нче күнегү, 48нче бит. | |||
7.Яңа белем нәрне мөстә кыйль куллану һәм тикшерү | Укучыларның теманы аңлау дәрәҗәсен тикшерү | Тест эшләү (кушымта№2) | ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү | |
8. Билгеләр кую. | СЛАЙД 4( кушымта №3) тәге тестны тикшерү. Үзләренә билге куялар. | |||
9.Дәрес не йомгак лау. Рефлек сия. | Укучыларның рефлексиягә һәм белемгә карата үзбәяне оештыру. | Рефлексияне оештыру. Дәрес башында нинди максат куйган идек? Без максатка ирештекме? Димәк, нинди кагыйдәне истә калдырырга тиеш булабыз? | Сорауларга җавап бирәләр. -Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр җөмләдә нишли? нишлиләр? сорауларына җавап бирәләр,аларга ике сызык сызабыз. | ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Кушымта №1
Предметларның эшен,хәрәкәтен белдергән сүзләрне куеп язарга.
Эт ............................ ,мәче .......................,тавык ........................, бүре ........................, ат ........................., балык ............................, күбәләк .............................. , яңгыр ............................, кояш..........................
Кушымта №2
Ф.И.
ТЕСТ “Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр”
1.Нишли? соравына кайсы сүз җавап бирә:
А) эшли
Б) әни
В) матур
2. Эш- хәрәкәтне белдергән сүзнең соравы:
А) нәрсә?
Б) нишли?
В) кем?
3. Кош нишли?
А) кечкенә
Б) карга
В) оча
4. Алсу китап укый.
Кайсы сүз нишли? соравына җавап бирә:
А) Алсу
Б) китап
В) укый
5. Нишли? соравына җавап биргән сүзләргә ничек сызабыз:
А) ____________
Б)
В)
Кушымта №3
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Технологическая карта урока "Русский язык" 2класс "Звонкие и глухие согласные на конце слова"
Правописание парных согласных на конце слова....
Технологическая карта урока "Русский язык" 2класс "Звонкие и глухие согласные на конце слова"
Технологическая карта урока "Русский язык" 2класс "Звонкие и глухие согласные на конце слова"...
![](/sites/default/files/pictures/2014/02/13/picture-404268-1392296309.jpg)
Технологическая карта урока русского языка 2класс "Учимся заканчивать текст" УМК Школа 21 века
Технологическая карта помогает учителю как режессёру в кино спроектировать сценарий урока. Урок развития речи строится с учётом оптимальности выбора методов стимулирования и оптимизации учебно - позна...
![](/sites/default/files/pictures/2015/04/20/picture-625712-1429549752.jpg)
Технологическая карта урока татарского языка с использованием сингапурских структур
Данный урок татарского языка, рассчитанный для первого класса русскоязычной группы, по теме “ Ю.к. у.-в. килеше белән чагыштырып ныгыту. ”.Учитывая возрастные особенности и с целью повышения мот...
![](/sites/default/files/pictures/2017/01/11/picture-875636-1484133484.jpg)
Технологическая карта урока татарского языка
Дана технологическая карта урока по теме "Имя прилагательное"...
![](/sites/default/files/pictures/2013/11/03/picture-245021-1383488116.jpg)
Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".
Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...