[д], [д'] авазлары, Д, д хәрефләре.
учебно-методический материал (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе.
Тема: [д], [д'] авазлары, Д,д хәрефләре.
1 класс.
Төзеде: Чат башлангыч мәктәбе укытучысы
Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызы
Тема: [д], [д'] авазлары, Д,д хәрефләре.
Максат: [д], [д'] авазлары, Д д хәрефләре белән таныштыру; [д] авазын дөрес әйтергә өйрәтү, д хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтеп уку һәм язу күнекмәләрен үстерү; телгә, туганнарга мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз: дәреслек, компьютер, плакат
Дәрес барышы
- Оештыру.
- Исәнләшү
- Уңай психологик халәт тудыру.
- Үткәннәрне кабатлау.
- Без узган дәрестә нинди хәреф белән таныштык?
- Е хәрефе белән.
- Е хәрефе нинди авазларны белдерә?
- Калын сүзләрдә [йы], ә нечкә сүзләрдә [йэ] авазларын белдерә.
- Әлифбадан 43 бит. Чылбырлап укыту.
- Уку максатын кую.
- Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.
А) Мыр-мыр мырлысы,
Бик каты икән борыны. (Дуңгыз)
Б) Төрән танау җир сөрә. (Дуңгыз)
- Дуңгыз сүзе нинди аваздан башлана? Ул безгә танышмы?
- Димәк, без бүген нинди аваз белән танышачакбыз?
- Без бүген [д] авазы белән танышачакбыз, алар белән сүзләр укырбыз.
III. Яңа белемнәр ачу.
-Укучылар, барыбыз бергә [д] авазын әйтәбез.
-[д] авазы сузык авазмы, тартык авазмы.
-Тартык аваз, чөнки аны әйткәндә һава агымы каршылыкка очрый.
-Ә хәзер колакларны каплап әйтегез. [д] авазы яңгыраумы, саңгыраумы?
-Яңгырау тартык аваз.
1. Кушылмалар укыйбыз:
Да дә ды ду де дү до дө ди
Ад әд ыд уд эд үд од өд ид
2. Дәреслектән сүзләр уку. 44 – 45 бит.
3. Ял итеп алабыз.
Бер, ике – без бастык.
Чат, чат итеп кул чаптык
Аякларны бер урында
Тып – тып – тып итеп бастык.
Утырдык, кабат бастык,
Бер утырдык, бер бастык
Инде бераз хәл алдык,
Тыныч кына утырдык.
4. Ә хәзер дәреслектәге текстны укыйбыз. (Текст буенча әңгәмә)
5.Тактадагы рәсемне карагыз. Предметларны белдергән сүзләрнең кайсында
[д] авазы ишетелә? Шул сүзләрне кертеп җөмләләр төзегез.
6. Сүзлек эше. Кассада сүзләр язу: дала, дару, дөя, дуңгыз һ.б.
7. Дәфтәрдә Дд хәрефләрен язу.
IV. Белемнәрне ныгыту.
- Мин сезгә предметлар күрсәтәм, ә сез предметларның исемнәрен атагыз. [Д] ававзының урынын билгеләгез.
- Тактада язылган сүзләрне берничә кабат укыгыз, истә калдырыгыз. Мин сүзләрне каплыйм, ә сез нинди сүзләр булуын әйтеге. (Кадак, үрдәк, дару, дәрес, дуслар.)
Динә | ||||
Динус | ||||
Динар |
Дилара |
Исемнәрне укып чыгабыз. Мин сезгә исемнәрне төрле җирдән укыйм, ә сез шул исемнәрне табып, кырыендагы шакмакны буягыз.
V. Рефлексия.
- Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
- [Д] нинди аваз?
- Үзегезнең белемнәрегезне ничек бәялисез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....
[җ],[ч] авазлары һәм җ,ч хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....
Сузык Яя хәрефләре һәм аның авазлары.
"Сузык Яя хәрефләре һәм аның авазлары" темасына әзерләнгән презентация...
[гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре
1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта...
Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.
Урок по татарскому языку в 1 классе....
Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.
Урок по татарскому языку в 1 классе....
[ц], [щ]авазлары. Ц, щ хәрефләре.
Технологическая карта урока по татарскому языку...